Логотип
Яңалыклар

«Балачак» берләштерә!

Казанда «Балачак» Халыкара вокал конкурс-фестиваленең бишенче сезонына гаризалар кабул итәргә санаулы көннәр калып бара. Бу чарада бөтен балалар, шул исәптән аз керемле гаиләләрдәге яки физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар да бушлай катнаша ала.

«Балачак» Халыкара вокал конкурс-фестивале – «Добро рядом» хәйрия фондының төп социаль проектларының берсе. Ул балаларның һәм яшүсмерләрнең, шул исәптән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның талантларын ачу аша Россиянең музыкаль мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән. Узган елгы фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән 1100 дән артык гариза кабул ителгән. Быел бу сан тагын да күбрәк булыр, ди оештыручылар. 
«Конкурс-фестивальнең юбилей сезонының беренче сайлау туры онлайн форматта 9-11 апрель көннәрендә үткәреләчәк. Гаризаларны 31 мартка кадәр кабул итәбез. Икенче тур Казанда уздырылачак. 4 майда «Пирамида» концерт залында финалистлар катнашында Гала-концерт оештырылып, җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Фестивальдә катнаштылар да бетте түгел. Балалар өчен дә, укытучылар өчен төрле мастер-класслар оештырылачак. Конкурс узгач та, алар белән элемтәне өзмибез», – диде «Добро рядом» хәйрия фонды директоры Радик Габдрахманов.
Конкурс Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучыларның күп булуы белән дә игътибарга лаек. Аны бу юнәлештә үстерү буенча Бөтендөнья татар конгрессы зур өлеш кертә. Бу елгы фестиваль-конкурска Кырым һәм Луганск якларыннан да гаризалар җибәргәннәр. Катнашучылар татар һәм рус телләреннән тыш, үз туган телләрендә дә чыгыш ясый ала. 
Быелгы фестивальдә нәфис сүз номинациясе дә булдырылган. Ләкин оештыручылар сәхнәдә яңгыраячак иҗат әсәренең тәрбияви әһәмияткә ия булуына һәм баланың яшенә туры килүенә, аны үз күңеле аша үткәреп, аңлап чыгыш ясавына игътибар бирергә киңәш итә. Шулай ук юбилей елында бәйгенең татар һәм рус телләрендә гимн барлыкка киләчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар