Казанда «Гаилә» мәчетендә XXIV Бөтенроссия «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дини-милли бәйгесе үткәреләчәк.
Бөтенроссия дини-милли бәйгесе 2025 елның 5 апрелендә уздырылачак. Соңгы җиде елда аны «Гаилә» мәчетендә уздыралар. Бәйгенең авторы – җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина аңа 1997 елда нигез салган. Бүген бу эшне Сиринә Шаһимәрданова дәвам итә. Бөтенроссия күләмендә оештырыла торган бәйгене зурлап уздыруда ярдәм итүче хәйриячеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде Сиринә абыйстай.
Бәйгенең төп максаты – яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам нигезләре белемнәрен ныгыту һәм милли тарихыбызны өйрәнүгә өндәү.
«Хәзерге көндә дини юнәлештә күп бәйгеләр үткәрелә. Безнең бәйге Коръән һәм дингә генә түгел, ә миллилеккә, тарихка, гыйбадәт кылуга юнәлдерелгән булуы белән әһәмиятле. Бала тулы рәвештә үсеш алсын һәм төрле секталар йогынтысына эләкмәсен өчен, мондый чаралар кирәк», – диде «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Дини, милли һәм Коръән кебек өч төркемгә бүленгән сораулар татар матбугатында, «Гаилә» мәчетенең интернет ресурсларында бастырылачак һәм мәчет-мәхәлләләргә җибәреләчәк. Барлыгы 264 сорау әзерләгән – һәр билетта өчәр сорау. Катнашучылар исә дүрт яшь категориясенә бүленәчәк: 3-6 яшь, 7-10 яшь, 11-14 яшь һәм 15-18 яшь. Җиңүчеләр 1, 2, 3 нче урыннардан тыш, 50 гә якын номинациядә бүләкләнәчәк. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, ә барлык катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Бәйге ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге, шулай ук Казан ислам университеты каршындагы Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлары үзәге ярдәмендә оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк