Логотип
Яңалыклар

Авыл киләчәге – эшмәкәрләр кулында

Шушы көннәрдә Казанда XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасының Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы булды.

Утырыш башланыр алдыннан, Рөстәм Миңнеханов Россиянең төрле төбәкләрендә җитештерелгән продукция: милли киемнәр, аш-су, сувенирлар, махсус хәрби операциягә багышланган кирәк-яраклар, татар брендларыннан торган күргәзмә-ярминкәсе белән танышты.
Җыенда Россиянең 46 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан барлыгы 900 татар эшмәкәре катнашты. Иң өлкән делегат – Башкортстан Республикасыннан 84 яшьлек Рәфкать Әхмәт улы Фәйзуллин, иң яше 18 яшьлек Самара өлкәсе вәкиле Региль Ренат улы Искәндәров булды.
Төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр чыгышларында, үз эшчәнлекләре белән таныштырудан тыш, үзләренә алмаш әзерләү үзенчәлекләре, авылларны саклау һәм үстерү кебек мәсьәләләрне яктыртты.
«Биредә милләтебезгә, телгә, гореф-гадәтләргә, динебезгә битараф булмаган кешеләр җыелган. Без сезгә рәхмәтле! Эшегезне дә алып барасыз, башкалар өчен эш урыннары да булдырасыз. Әгәр дә эшмәкәрләр булмаса, авылның киләчәге юк. Сездә булган үрнәкне бер-беребезгә тапшыра алсак, без бик шат!» – диде Татарстан Республикасының Рәисе.

 

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар