1 мартта Камал театры яңа бинасында беренче тамашачыларын каршы алып, беренче спектаклен куя. «Тукай Казанга кайткан» спектакленә инде билетлар күптән сатылып беткән. Бүген журналистлар өчен уздырылган матбугат очрашуында театрның яңа төр эшчәнлеге турында сөйләделәр. Ул бик күп юнәлешләрдән торып, бина үзенә берничә резидентны да сыендыра.
«Аллага тапшырдык», – диде театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Язның беренче көнендә яңа бинаның дүрт залының берсендә спектакль күрсәтеләчәк. Март аенда тагын берничә спектакль планлаштырылган. Дөрес, инде аларга да билетлар сатылып беткән диярлек. «Тантана» республика театраль бәйгесенең йомгаклау өлеше дә яңа бинада узачак. Театр җитәкчелеге әйтүенчә, спектакльләр әлегә ике бинада да күрсәтеләчәк.
Театрның яңа директоры Илгиз Зәйниев журналистларны яңа бинада барачак эшчәнлек белән таныштырды. Ул берничә юнәлештән тора.
Камал – традиция. Традицион татар спектакльләре куела. Алар театр эшчәнлегенең дә, сәхнәләрнең дә иң күп өлешен алып торачак.
Камал – белем бирү. Әлеге юнәлештә артистлар, театр хезмәткәрләренең белемнәрен күтәрү һәм тамашачылар өчен лекцияләр, мастер-класслар уздыру каралган. Актерлык осталыгы буенча да дәресләр булачак. Шулай ук драматургия мәктәбен ачу хыялын да чынга ашырачаклар.
Камал – музыка. Ул ике юнәлештән тора. Театр оркестры составын тагын да зурайтачаклар. Оркестр концертлары куелачак. Классиклар белән бер рәттән, хәзер иҗат иткән композиторлар музыкасыннан торган концертлар әзерләячәкләр. Икенче юнәлеш – альтернатив музыка. Yummy Music лейблының өе дә шушында була. Лейбл җитәкчесе Ильяс Гафаров әйтүенчә, инде музыкаль программа әзерләнә. Мәсәлән, апрель аенда яңа бинаның универсаль залында Malsi Music концерты, майда GAUGA төркеменең акустик концерты көтелә.
Камал – кино. Татар киносының да яңа бинада үз почмагы булачак. Татар киноларын күрсәтү, алар турында фикерләшүләр оештырыла. «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестиваленең ачылу һәм ябылу тантаналары да Камалның яңа бинасында узар дип көтелә.
Бинаның тагын бер резидентлары – «Апуш» балалар студиясе. Алар да репертуар әзерли.
«Булганны саклап, алга барачакбыз. Театр бүгенге көн тамашачысы таләпләренә туры килердәй итеп тә эшләячәк», – диде Илгиз Зәйниев.
Камаллылар яңа сәхнә өчен премьералар да әзерли. Мартта Гюнгер Дильменның «Сары елга» спектаклен чыгаралар. Аны төрек режиссеры Мостафа Курт куя. Көнчыгыш залда күрсәтер өчен Данна Афаунова «Мең дә бер кичә» спектаклен әзерли.
Камал театрының иске бинасында «Башмагым» музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк