Логотип
Яңалыклар

Гастрономик фестивальдә күп балалы гаиләләргә 30-50 процентлы ташламалар булачак

4 июнь көнне Казанның атаклы Аккош күле буенда гастрономик фестиваль узачак.

4 июнь көнне Казанның атаклы Аккош күле буенда гастрономик фестиваль узачак. Аның инициаторлары – Казанның шәхси эшмәкәрләр берләшмәсе.
Фестиваль 10.00 сәгатьтә башланачак. Кунакларны берничә мәйданда оештырылган бәйрәм көтә. Аның иң зурысы – утыздан артык food-зона, BBQ-мобиль, gastro-катнашучыларны берләштергән фудзона, әлбәттә. Көн дәвамында Казан рестораторлары бәйрәм кунакларын төрле традицион җәйге һәм милли ризыклар, сусыл стейклар, бургерлар, шәп кулинар идеяләр, нәзакәтле десертлар, авторлык эчемлекләре белән сыйларга җыена. Фермерлар һәм җитештерүчеләр үз продукциясеннән авыз итү мөмкинлеген бирәчәк. Хәләл ризык әзерләүче рестораннар – шулай ук катнашучылар исемлегендә.
Аккош күлендә видсерфинг осталары катнашында башәйләндергеч трюклар, фонтаннар белән шоу һәркемгә ошар. Анда әле төрле спорт уеннары да оештырылачак. 
Бәйрәм кәефе тудыручы иҗат коллективлары да фестивальгә ямь өстәр. Шулай ук Россия эстрадасы йолдызы да  үз чыгышы белән кунакларның кәефен күтәрәчәк дип көтәләр.
Оештыручылар киңәше буенча, Аккош күленә җәмәгать транспортында килсәгез, яхшырак булыр. Бәйрәм мәйданы буенча шатллар йөрер дип планлаштырылган. Күп балалы гаиләләргә, таныклык күрсәткән очракта, 30-50 процентлы ташламалар да ясарга сүз бирәләр. 

Бәйрәм кичке 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар