Логотип
Яңалыклар

9 Май – Җиңү көнендә Казанда узачак чаралар

9 май – Җиңү көнендә Казанда узачак чаралар

9 Май – Җиңү көнендә Казанда узачак чаралар

8.00 – Архангель һәм Арча зиратларында хәрби каберлекләргә чәчәкләр салу тантанасы.
13.00 – Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә «Үлемсез полк» акциясенә җыелу.
15.00 – «Үлемсез полк» акциясе башлана (Карл Маркс, Лобачевский урамнары, «Черек күл» паркы яныннан Кремль урамы буйлап узачак).
15.00 – Бауман урамында 1945 елгы Җиңү парадының иммерсив тамашасы.
22.00 – бәйрәм салюты.

Меңьеллык мәйданында 
10.00 – Казан гарнизоны гаскәрләренең узуы, моторлаштырылган колонна үтүе.
19.00 – концерт программасы, «Җырлый торган Казан» мең кешелек хор чыгышы (Дмитрий Дюжев катнаша, халык караокесы форматында).
Көн дәвамында хәрби техника күргәзмәсе эшләячәк.

 Җиңү паркында 
9.00. Мәңгелек ут, Тыл хезмәтчәннәре, Аналар һәм толлар, Совет солдаты һәйкәлләренә чәчәкләр салу.
11.00. Яшь армиячеләр парады, «Җиңү фанфаралары» балалар тынлы оркестры фестивале.
Көн дәвамында 19.00 сәгатькә кадәр тематик чаралар узачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар