​Үрдәк бәлеше

Бәлеш – татар халкының милли ризыгы. Аның эчлеге төрлечә булырга мөмкин – сыер ите белән дә, каз ите белән дә, балык белән дә. Бәрәңгеле дә, кабаклы да хәтта баланлы да була ала ул! Ләкин без бүген үрдәк бәлеше пешерербез.
Үрдәк ите бик йомшак, аз гына майлы – безнең бәлешкә нәкъ шундый кирәк тә. Бәлешкә дигән камырны әллә ничекләр итеп басып караганым булды. Ниһаять, үземә туры килә торган рецептны таптым: пешкәннән соң катлы камыр сыман кетердәп тора торганын. Тагын бер үзенчәлеге – бәлешнең өстен матур итеп бизиячәкбез. Болай ул бәйрәмчә килеп чыга. Карап торышка да матур, тәмгә дә тәмле, ә исе-е-е! Искиткеч!

 

Кирәк: 

(камыр өчен)
* 300 г он;
* 90 г атланмай;
* 100 мл сөт;
* 2 данә йомырка;
* ярты чәй кашыгы тоз;
* ярты чәй кашыгы шикәр комы;
* ярты чәй кашыгы камыр күперткеч.


Эчлек өчен:
* үрдәкнең түш ите (яртысы җитеп торыр);
* 4 баш суган (уртача зурлыкта);
* 5-6 данә бәрәңге;
* тәменчә кара борыч;
* 1 чәй кашыгыннан чак кына азрак эре бөртекле диңгез тозы;
* ярты чәй кашыгы укроп орлыгы;
* 100-120 мл шулпа;
* 20 г атланмай (бәлеш өстен майлар өчен).
 

Эш барышы:

1. Атланмайны эретеп, салкын сөткә кушабыз. 2 йомырка сытып, тоз, шикәр комы салып, яхшылап күпертәбез.

2. Онны кунага тау кебек иләп, камыр күперткеч белән бутыйбыз. Онның уртасын чокырлап, шунда йомыркалы сөтне агызабыз. Йомшак, үзле камыр басабыз. Камыр яхшы булсын өчен, аны 10 минуттан да ким басмаска кирәк. Басып бетергәч, полиэтилен элпәгә төреп, суыткычка куеп торабыз.

3. Үрдәкнең түш итен сөягеннән аерып, ваклап турыйбыз. Кабыгы әрчелгән бәрәңге белән суганны да вак шакмаклап турыйбыз. (Бәрәңгегә кагылышлы бер искәрмә: бәрәңгене кабыклы килеш бик яхшылап юабыз да, әрчеп тураганнан соң, башкача юмыйбыз.) 

4. Ит, бәрәңге, суганны бергә кушып, тоз һәм борыч, укроп орлыгы салып, яхшылап болгатабыз.

5. Эчлекне юеш тастымал белән каплап торабыз.

6. Камырны өч кисәккә бүләбез: берсе зуррак, икесе кечерәк.

7. Зуррак камырны уклау белән тәгәрәтеп җәеп, төбе майлы табага салабыз. Камыр таба читенә үк чыгып торырга тиеш. 

8. Ике кечкенә камырны да бертигез зурлыкта итеп җәябез. Берсендә уртадан 8 кисем ясап, берсе өстенә икенчесен куеп, читләрен ябыштырабыз. Бу – бәлешнең капкачы була.

9. Табадагы камыр өстенә эчлекне бушатып, тигезлибез. 

 
Эчлек өстенә ике катлы бәлеш капкачын каплап, аскы катламы белән кырыйдан чеметеп тоташтырабыз. Бәлеш читен матурлап бөрәбез. Капкачтагы кисемнәрнең читен берсе  икенчесе белән чеметеп ябыштырабыз. Чәчәк сыман килеп чыгарга тиеш. 

 

10. Капкачның уртасын тишеп, камырдан бөке ясап томалыйбыз. 

11. Бәлешнең өстен күпертелгән йомырка белән майлап, 200 градуска кадәр кызган мичкә тыгабыз. Бер сәгать тыныч кына пешсен шунда.

12. Бер сәгатьтән соң бәлешнең бөкесен ачып, ярты стакан кайнар шулпа өстибез. Бөкесен томалап, бәлешне кабат 30-40 минутка мичкә тыгабыз. Аннары мичне сүндереп, бәлешне ярты сәгать кайнар мичтә тотабыз. 
13. Мичтән алгач, бәлеш өстен эретелгән атланмай белән майлыйбыз.

14. Табынга кайнар килеш, шулпа белән бергә бирәбез.

фото: Марина Дмитриева

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    7474
    2
    51
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    4340
    0
    34
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    2254
    0
    33
  • Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде... 
    3039
    1
    31
  • Бергә булырга язмаган безгә... Хәзер аңлыйм: мин бик тырыш, яхшы укучы бала булганмын. Һәм шуның өстенә соң өлгергәнмен. Мәктәптә кайберәүләр бишенче класстан ук егетләр белән аралашып, егет сөйгәнгә исләрем китеп карый идем. Артык хисләнеп тормыйча гына дөньяны җигелеп тартучы әти-әни үрнәге дә шул булгандыр. Алар артык мәхәббәт маҗараларыннан башка гына, димләп өйләнешкән кешеләр иде. Егет сөю бер оят эш төсле тоелган миңа.
    2555
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда