Логотип
Камыр ашлары

Балык сумсалары

Татар кухнясы ул – үзенә хас тәме булган борынгы кухняларның берсе. Дөньядагы күп кенә кухнялар иттән, яшелчәләрдән әзерләнгән ризыкларны һәм камыр ашларын, тәм-томны нәкъ менә татар кухнясыннан отып алган. Мин үзем дә татар ашларын еш һәм яратып әзерлим. Сезгә төче камырдан бик тиз әзерләнә торган искиткеч тәмле балык сумсалары пешереп карарга тәкъдим итәм.

Кирәк: 

Ризыклар 10 сумсага исәпләп бирелә:
* 250 г югары сортлы бодай оны;
* бер чеметем тоз;
* 1/2 чәй кашыгы камыр күперткеч (разрыхлитель);
* 125 г атланмай;
* 2 аш кашыгы кибет каймагы.
 
Эчлек өчен:
* судак яки башка берәр төрле балык филесы;
* 3 баш суган;
* бер тотам петрушка;
* 1 чәй кашыгы эре бөртекле тоз;
* тәменчә кара борыч;
* 30 г атланмай.
 

Эш барышы:

1. Җамаякка он иләп, йомшарган атланмай салабыз, тоз, камыр күперткечне кушабыз, каймакны өстибез дә камыр басабыз. Әлегә аны суыткычка тыгып торабыз.

2. Эчлек әзерләү өчен балык филесы белән суганны бик вак итеп турыйбыз, тоз, борыч өстибез.


3. Петрушканы да ваклап турап, балык янына салабыз да, барысын бергә бик яхшылап болгатабыз.


4. Суынган камырны кечкенә тигез кисәкләргә бүлеп, бик юка итеп җәябез. Җәемнең уртасына эчлекне салабыз.


5. Эчлек өстенә кечкенә генә бер кисәк атланмай куеп чыгабыз.

6. Сумсаларның читен күтәреп, үзегез белгән ысул белән бөреп чыгабыз. Уртада пар чыксынга тишек калдырабыз. Аннары аларны пергамент кәгазе җәелгән табага тезәбез.


7. Cумсаларның өстенә күпертелгән йомырка ягып, алдан ук җылытып куелган мичкә тыгабыз. Алар 200 градус кызулыктагы мичтә 30-35 минут чамасы пешә. Мичне сүндергәч тә, сумсаларны тагын 10 минут алмый торабыз, алар шунда парланып, тәмам йомшап пешеп җитә.


Кайнар сумсаларны лимонлы чәй яки балык шулпасы белән табынга бирәбез.
 
фото: Марина Дмитриева

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар