Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Төпчек абый

Гөлгенә төп-төгәл алтыда будильник тавышына уянып китте. Шимбә көнне таң сарысы белән баш калкытуы  бер дә юктан түгел,  Хәлим абыйсы янына дәваханәгә хәл белергә барып, бер уңайдан аны яраткан камыр ашлары  белән сыйлап кайту иде теләге.  

Тәбикмәк камырын изеп куйганнан соң, вакыт бик иртә булса да,  кире йокларга ятып тормады: тагын  бер камыр ризыгы — йөзем бәлеше пешерергә уйлады. Гөлгенә бер стакан йөземне юып, дуршлагка саркытырга куйды да, җәһәт кенә базга төшеп китте һәм, бераз вакыт үтүгә, өч литрлы чия суты күтәреп, кире менде. Өстендәге тузаннарын юеш чүпрәк белән сөртештереп, кибетнекенә караганда өйнеке мең кат тәмлерәк булыр әле дип, сутлы банканы дәваханәгә барасы кәрзиннең бер кырыена салып куйды. Аннары дөгене юып, газ өстенә бүрттерергә утыртты. Ул бүрткән арада бәлешнең камырын җәеп алды. Йөзем бәлешен ким дигәндә  атнасына бер тапкыр пешерә Гөлгенә. Шуңа кулларына күз дә иярми. Менә әле дә бәлеше  ярты сәгать дигәндә ясалып бетте һәм газ куенына кереп тә утырды.

“Булды бу!” дип уйлап бетерүе булды, йокы бүлмәсеннән улының: “Әни, әни, син кая ул ?” —  дип эндәшкән тавышы ишетелде. Онлы кулларын юып, йокы бүлмәсенә килеп җиткәнче, улы апасын да  кытыклап уятырга өлгергән иде.

— Йокларыегыз, бәбекәччәйләрем. Ял бит бүген. Иртән-иртүк торып утыра торган көн түгел,  — дип, әниләренең иркәләвен көтеп яткан балаларының әле берсенең, әле икенчесенең битеннән чуп иттереп үбеп алды Гөлгенә.

Ул арада:
— Бу хәтле үзеңә  охшамасалар. Таң сарысы белән торып утыралар. Эшкә барасылары бардыр. Ял көне булса да иркенләп йоклатмыйлар, — дип, ире Данил, бу өчәүнең иртә торуына шелтә белдереп алды.
— Ура-ура, әти дә уянды! — дип, кызы белән улы, үзе янына —  җылы юрган астына кереп чумуга, Данил да бераз йомшара төште һәм, Гөлгенәсенә таба борыла биребрәк:
— Нигә бүген болай  иртәләдең? Әллә берәр җиргә барасың бар? — дип  сорады.
— Хәлим  абыйга йөрәк өянәге булганлыгын әйткән идем бит.  Дәваханәгә керүенә ун көн була бүген. Әйтергә дә оят, әле булса, вакыт табып,   хәл белергә бара алганым юк. Пешерәсе ризыкларым уңса, әллә янына барып килерменме дигән идем. 
—  Алай икән. Бик хуп, бик хуп, — дип хатынын җөпләп куйды Данил.

Соңгы вакытта вакыт җиткерәлми мәш килә Гөлгенә. Кайчагында көннең минутлары гына түгел, сәгатьләре дә поезд кебек томырылып алга чабадыр кебек тоела. Иртән төп-төгәл җиденче яртыда йокыдан тора. Балаларын ашатып-киендереп берсен — бакчага, икенчесен мәктәпкә илтеп кайтканчы иртәнге тугыз җитә. Аннан җәһәт кенә аш салып җибәрә. Көн дә аш кайнатып азапланмас, кайбер  көннәрдә җиңелчә генә  ризыклар  пешерер иде дә, булдыралмый: ихаталарында бер түгел, өч оста эшли. Ә аларга, көнгә бер тапкыр булса да, кайнар аш пешереп ашатырга кирәк. Ашның туртасын алып, аңа салынасы  әйберләрне хәстәрләгәнче сәгать унбер җитә. Ашны салдың да, эш бетте түгел шул әле. Мис янында сәгатьләр буе басып торып, карап-тәрбияләп пешерсәң генә ул тәмле чыга. Шунысы күңеленә сары май булып ята,  пешергән ризыкларын осталары мактый-мактый ашый. Осталарны ашатып чыгарганчы көндезге икенче яртылар була. Алар чыгып китүгә, табак-савыт юу эше башлана. Анысы да, ким дигәндә, ярты сәгать вакытын ала. Төшке белән кичке аш арасында кибеткә чыгып  керә. Ярый әле, башы эшләп, “тимер ат”та йөрергә өйрәнде. Җәяүлисе булса, тагын  ярты көне узып китәр иде. Ә болай бер сәгать дигәндә урый да кайта. И-и, барын да саный китсәңме, хатын-кызның  эше тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел инде ул. Остага ашарга пешерүдән тыш,  кер әйләндерү, тузан сөртү, идән юу, бакча карау да хәттин күп вакытын ала.  Ярый әле эшкә йөрми. Анда да йөрсә, кырыкка ярылыр иде, билләһи. Юк,    һич кенә дә  зарланмый ул. Киресенчә,  боларның барысын да авырсынмыйча, зур канәгатьлек белән башкара. Шулай булмыйча, башың сау, тәнең сәламәт булганда, эш күп дип зарлану яшь кешегә бөтенләй килешә торган эш түгел лә!   

Соңгы арада Гөлгенә көн дәвамында җыелган аруны басуның бер бик әйбәт юлын уйлап тапты: гөмбәгә йөри башлады. Әллә елы килеште, әллә җире, белмәссең, әмма шунысы хак, урмандагы гөмбәне җыеп бетермәле түгел. Дөрес, Гөлгенә аларның күбесенең исемнәрен дә белми,  танымый да. Опята дигәнен генә җыя. Анысын да танымас иде, бәлки, бәләкәй чагында ук әнкәсенең төпчек энесе — Хәлим абыйсы танырга өйрәтте ул гөмбәне.


* * *
Шул мизгелдә Гөлгенәнең  күз алдына дәваханә палатасы һәм анда — тар гына караватта яткан төпчек абыйсы килеп басты. Шулчак  башына: “Бу көздә Хәлим  абый   гөмбә җыялмый кала ләбаса. Тозлы гөмбә алып барырга кирәк әле үзенә ”, дигән уй килде.

* * *
— Әни, нинди тәмле ис килә ул? — дип кызы сорау бирүгә, Гөлгенә йөгерә-атлый аш-су бүлмәсенә юнәлде. Караса, йөзем бәлешенең камыры матур  булып кына кызара башлаган.
— Бәләкәчләрем, барыгыз, тизрәк бит-кулларыгызны юыгыз! Йөзем бәлеше пешкән, мичтән сикереп төшкән. Сезне генә көтеп утыра, — дип, Гөлгенә өйдәгеләрне иртәнге ашка чакырды.

Чәй эчкәннән соң Данил эшенә китте, балалар аның артыннан ук урамга уйнарга чыгып чаптылар. Гөлгенә табак-савытны юып алды да,  тәбикмәк пешерергә тотынды. Беренче тәбикмәк таба буйлап җәелеп китүгә үк ул аның уңачагын аңлады. Әнкәсе тәбикмәктә бер генә тишек хасил  булса да ул уңган булып санала, ди. Аллаһка шөкер,  аныкында  бер түгел, йөз тишек барлыкка килде әнә. “Ризык та кызык әйбер шул ул. Кайвакыт, уңуы тәгаенләп пешергән кешесенә дә бәйле була. Күз тимәсен, Хәлим абый ризыклы кешегә охшаган”, дип уйланды ул, тәбикмәк камырын чажлатып табага салган арада.

        Бер сәгать дигәндә  кояш кебек түгәрәк йөзле тәбикмәкләр пешеп беткән иде инде. Эше бетүгә,  Гөлгенә дивардагы сәгатькә күз төшереп алды. Унбер тулып килә. “Уникеләргә дәваханәгә барып җитәргә кирәк”, — дип,  ул анда алып барасы әйберләрен тиз-тиз генә кәрзиненә тутыра башлады. Тәбикмәкләрне башта кургаш кәгазьгә төреп, аннан берничә  кат сөлге  белән урап  салды. Аннары йөзем бәлешен  яхшылап төреп тәбикмәкләр янына урнаштырды. Кәрзиндәге өч литрлы чия суты янына  тозлы гөмбә дә  кереп кунаклады. “Тагын нәрсә онытылды икән?”,  дип кәрзин белән пакетларга карап торганда Гөлгенәнең кесә телефонына шалтырау килде. Данил икән.

— Гөлгенә, син кайда әле ул? Дәваханәгә китеп өлгермәдеңме әле?
— Юк иде әле. Чыгып китәргә генә тора идем.
— Кара әле, син бер җиргә тиз генә барып киләлмәссеңме икән?
—  Кайда?
—    Бишкурайга — ышаныч кәгазе  яздырып алырга.
— Ниткән ышаныч кәгазе? Нигә үзең бармыйсың?

Барыр идем дә, урманда “КамАЗ”ым белән батып калдым шул.  Хәзер трактор килеп җитәргә тиеш.  Бу баткактан исән-имин чыга алсам, кич  белән Магнитогорскига юл тотарга иде исәп. Ышаныч кәгазьсез озын юлга чыга алмыйм: ансыз йөкне төятмиләр. Кыен булса да барып кил инде, Гөлкәем-Гөлгенәкәем.
Хәлим абыйга әйберләрне генә илтеп киләм дә, барырмын, яме, — диде Гөлгенә, Данилының “ Гөлкәем” дип эндәшүенә күңеле булып.

 — Алайлар  итеп йөрсәң — соңга каласың,   хәзер үк барып килергә кирәк шул. Хуҗалык рәисе уникегә кадәр генә урында булам, диде.
— Соң, төпчек абыйга  дип пешергән тәбикмәкләрем суына бит! Осталарны да ашатасы бар.
— Шулайдыр ла ул. Монысына да бармый калып булмый шул. Бар инде, бар. Кирәк бит.
 — Кирәктер  дә ул...

Гөлгенә, барысын да бергә башында кайнатып,  бераз уйланып  торды да: “ Ярар, шылтырата тор. Чыгып китә күрмәсен. Хәзер барып җитәм”, — дип,  трубканың кызыл төймәсенә  басты.

“Кирәк, кирәк”, диеп уза шул бу  гомер. Нишләмәк кирәк, ирен дә тыңламый чарасы юк. Ул да бит уйнап йөрми. Тормышлары җитеш-бөтен булсын өчен тырыша. Алы да, ялы да юк бахырның. Көне берөзлексез чабудан гына тора. Эшкуарларның шул инде аларның. Чапмасалар, бер урында гына таптансалар, эшләре бармый башлый. “Эшкуар” юктан гына “эш куа” дигән сүздән алынмаган шул”.

Гөлгенә шулай уйлана-уйлана  машинасына чыгып утырды. Балаларын үзе белән алып барып тормаска  булды. Күршеләренә генә калдырды. “Бишкурай — район үзәгеннән 50 чакрым ераклыкта урнашкан. Барып җитәргә кимендә 40 минут вакыт кирәк. Юлда ни булмас. Бала-чага утыртып, хафалана-хафалана йөргәнче, үзең генә урап кайтуың   хәерлерәк”.

Гөлгенә трасса буйлап бераз барды да, Бишкурайга илтүче юлга —  уңга  борылып кереп китте. Машина аз йөри торган юлга кереп китү  белән тирә-якны күзәтеп бара башлады. Көне соң бүген, көне нинди! Зәңгәр күктә ник бер болыт әсәре булсын! Көзге көн дә димәссең.  Кояшның саргылт-саран нурларын гына кара син! Күзне чагылдырыпмы-чагылдыруларын гына әйт. Гөлгенә түзмәде, бардачоктан кара күзлеген алып киде. Киде дә, “Агачларның чагу төсләре моның аша матур күренми икән”, — дип,  кире салды.

Машинада  барганда юл тирәли тезелеп киткән агачларның   язларын — яшәреп, җәйләрен — ялбыр яфракларын җай гына шыбырдатып, көзләрен  — алтынсу төскә  манчылып, кышларын ак бәскә күмелеп утыруларын күзәтеп барырга ярата ул. Күзәтүләреннән чыгып ул шуны әйтә ала: Җир йөзендә Табигатьтән дә остарак рәссам юк.  Чаган агачларын гына күр әнә. Бер түгел, мең  төсмер бар  бит үзләрендә! Өсләрендәге төсләрнең очы-кырыена чыкмалы түгел. Килер бер көн, яфраклар әкрен генә җиргә түшәлерләр. Кайсыдыр яфрак  беренче булып җир куенына төшеп ятар. Кайсыдыр иң соңгысы булып өзелеп төшәр. Кеше гомерләрен дә Гөлгенә еш кына әнә  шул көзге  агач яфракларына охшата. Кемнәрнеңдер гомере бик иртә өзелә, кемдер бик озак яшәп якты дөньядан китә. Агач яфракларының өзелеп төшәр мәле тәгаен билгеле булса,  гомер агачларындагысының кайчан  коелып бетәрен   Ходай Тәгалә бер үзе генә белә....

Шулчак Гөлгенәнең карашы урман кырыена туктаган машиналарга төште. “ Кемнәрдер гөмбә җыялар!” — дип уйлап куйды ул,  урман эченә кызыксынулы караш ташлап. Аның да гөмбә җыясы килеп китте. Их, вакыты булсамы! Машинасыннан сикереп кенә төшәр иде дә, күңеле кинәнгәнче гөмбә җыяр иде. Вакыты гына юк шул. Шул мизгелдә Гөлгенәнең  күңеленең  бер читен ниндидер корт кимереп куйгандай булды. “Гөмбә корты!” — дип, үзалдына елмаеп куйды ул.

Беренче тапкыр гөмбәгә барган  мизгеле бүген дә хәтерендә әле Гөлгенәнең.

Ул туып-үскән  авылдан чак кына читтәрәк  — Агыйдел елгасының текә яр башында “Имәнлек” дигән урын бар. Ишелеп  уңа шунда  опята атлы гөмбә. Озайлы яңгырлар артыннан кояш көлеп килеп чыккан бик матур бер көзге көндә, төпчек абыйсы, автобуска утырып, район үзәгеннән алар авылына килде. Чәйләп алуга: “Караңгы төшкәнче берәр кәрзин булса да гөмбә җыеп кайтыйм әле”, — дип, урманга җыена башлады. Аның артыннан  Гөлгенә дә тиз-тиз генә киенергә тотынды. Моны әнисе дә күреп алды һәм:
— Кая барасың, кызым? — дип, тып итеп каршысына килеп басты. Гөлгенә дәшмәде, бары тик  соры күзләрен мөлдерәтеп абыйсына текәлде. Абыйсы аның ялварулы карашын шундук аңлап алды һәм:
— Гөлгенә зур кыз — 1нче сыйныфта укып йөри бит инде. Барсын инде минем белән. Укытучы апалары гөмбә танырга да өйрәткәндер әле үзләрен, — дип, апасына текәлде. 

Моны ишетүгә, Гөлгенәнең иреннәре, ялгыш идәнгә түгелеп киткән су  кебек,  үзеннән-үзе җәелә башлады һәм ул, әни кире уйлаганчы дип, тиз-тиз генә киенергә тотынды.

Кәрзин күтәреп урамга чыгып басуга аларга тагын бер көтү бала иярде. Шаулашып урманга килеп керделәр. Хәлим абыйсы иң башта: “Әһ, һавасы да һавасы, үпкәләргә сары май булып ята”, — дип, күкрәген тутырып, тирән итеп сулыш алды. Аннары: “Сау гынамы, карендәш!” —  дип, көр тавышы белән урманга дәште. Моны күреп, юктан да  кызык табып чыркылдашырга гына торган балалар да тын калды. Абыйсының урманга “карендәш” дип эндәшүе Гөлгенәгә дә бик тә сәер тоелды. “Ничек инде урман карендәш булсын? Ул бит кеше түгел”  дип,   баш ватты. Тик бу хакта абыйсының үзеннән сорарга кыймады.

 Исәнлек-саулык сорашуга, абыйсы, кулындагы таягы белән имән агачы төпләрен актара-актара, гөмбә эзләргә кереште. Бер уңайдан балаларга да киңәшләрен бирде:

— Гөмбә җыйганда  күккә түгел,  җиргә карап йөрегез. Җиргә карасагыз, гөмбәләр: “Без монда!” — дип, әллә каян үзегезгә сәлам биреп торырлар. Чын опятаның эшләпәсе астында боҗралары була, иң беренче шуңа игътибар итегез. Гөмбәләрне, берүк, төпләре-тамырлары белән  өзеп ала күрмәгез. Югыйсә,  киләсе елга үсмәсләр! Карагыз  аны, гөмбә белән мавыгып, миннән ерак китмәгез. “Хәлим абый!” — дип дәшеп кенә торыгыз!

Балалар “ярар” дигәнне белдереп баш кагып куйдылар да, Хәлим абыйлары үрнәгендә,  җирдән кечкенә бер таяк кисәге табып алып, соры эшләпәле гөмбәләрне эзләргә керештеләр.

Гөлгенә, башкалардан аерылып, бер чокырга таба китте. Чокырга төшүе  булды, җиргә егылган, өсте вак кына опяталар белән капланган каен агачын күреп  алды һәм,  шатлыгынннан, бар урманны яңгыратып кычкырып җибәрде:

— Хәлим  абы-ы-ый,   киләлү-ү-ү, гөмбә оясы тапты-ы-ым!

Мин үзем дә таптым. Андагыларын син үзең генә җыеп ал, яме, Гөлгенә-ә-әү!

— Ярар, Хәлим абый, шулай итәрме-е-ен.

Гөлгенә, кабалана-кабалана калын кәүсәле, тар эшләпәле опяталарны кәрзиненә өзеп сала башлады. Оясына килеп эләккәнгә күрә,  кәрзине күз ачып йомган арада тулды да куйды. Һәм ул:

Минем кәрзин тулды, синекенә бушатыйммы? — дип,  авызы колагына җитеп,  Хәлим абыйсы янына йөгереп килде.

— Һай, маладис та инде үземнең туганым.  Минем кәрзиннең әле әнә төбе дә капланмаган,  ә синеке тулып та чыккан. Кая әле, бушатыйм әле. Синең ярдәм белән минеке дә тиз генә тулмас микән?  — дип, Гөлгенәне аркасыннан кагып алды.

Мактау сүзеннән  Гөлгенәнең түбәсе күккә тия язды. Шунда ул төпчек абыйсы янына килгәндә күреп калган тагын бер чокырлы урын турында исенә төшерде һәм: “Мин хәзер урап киләм”, — дип, шул якка йөгерде.

Гөлгенә ялгышмаган булып чыкты: бу чокырда да аны коба  эшләпәле, калын кәүсәле вак кына гөмбәчекләр көтеп тора иде. Ун минут үттеме- юкмы кәрзине тулды һәм ул тагы   Хәлим абыйсының дәү кәрзиненә үзе җыйган гөмбәләрне бушатырга йөгерде. Абыйсы кызны янә мактау сүзләренә күмде. Бала кешесенә күп кирәкмени? Гөлгенә аның саен тырышып-тырышып гөмбә оялары эзләде. Ул арада аларга ияреп килгән балалар да пакетларын гөмбә белән тутырып өлгерделәр. Сәгатьтән артык вакыт үтүгә, алып килгән кәрзин-капчыкларын гөмбә белән шыплап тутырып,  алар кайтыр юлга чыктылар.

* * *

Төгәл бер атнадан, көзге кояш  дымлы җирне саргылт-саран нурлары белән җылытып булашкан бер көнне, Хәлим  абыйсы, кәрзинен күтәреп, янә Гөлгенәләрнең йортына килеп керде. 

— И, иренмисең дә инде, кайнеш. Шул гөмбәнең ни тәмен таба торгансыңдыр? — дип, каршылады аны Гөлгенәнең әтисе  Фәһим.
— Һи-и , җизни, җир йөзендә опятадан да тәмлерәк берни юк бит ул. Син генә белмисең аның тәмен, гөмбә диюгә борыныңны җыерган буласың. Килер бер заман, сине дә гөмбә ашарга өйрәтербез  әле. Шулай бит,  Гөлгенә сылуым? — дип, сеңлесе күрерлек итеп кенә сул күзен кысып алды Хәлим. Гөлгенә моңа каршы елмаеп кына җавап бирде.
— О, юк. Монысы ук булалмас, кайнеш. Мин бит Зәлифә апаң белән синең кебек кала белән сала арасында урнашкан район үзәгендә  туып-үскән бала түгел, авыл җирендә аваз салган кеше. Без бит бәләкәйдән үк күсәге белән ит  ашап үскән балалар. Шуңа күрә,  безнең тамакны гөмбә белән генә туйдырып булмый. Урманыңа син,  әнә, Гөлгенә атлы бәләкәй гөмбәчене  алып бар инде. “Иртәгә Хәлим абый  килер микән, гөмбәгә алып барыр микән ?” — дип, кичә үк сабырсызланып йөри башлаган иде.

Моны ишетүгә, Гөлгенә канатланып:
Барам,  барам! — дип, урыныннан ук сикереп торды. Моны күреп, әнкәсе Зәлифә шунда ук аның теләгенә каршы төште:
—  Кызым, күрәсеңме,  тау артында   кара болытлар куерып тора. Яңгыр яварга җыена торгандыр. Көзге көн кияүгә китәсе кыз кебек нечкә күңелле була бит ул. Бер сыктый башласа, һич туктый белми. Яңгырда калып чылансаң, я  өшерсең. Йөрмә бүгенгә, башка юлы барырсың. Төпчек абыең озак көттермәс, икенче атнага да килер әле.

Барыйм инде, әни.  Мин бит анда тик кенә йөрмим, төпчек  абыйга   гөмбәле урыннарны  табарга булышам. Ул хәзер аларны табалмый йөдәсенме? Теге юлы да кәрзинен мин генә тутырып бирдем, — дип, Гөлгенә әнисенә ялварулы карашын төбәде.  Кызының ялварулы карашына Зәлифә “юк” дип җавап бирә алмады.

Бу юлы урамда, нишләптер, чатыр чабып йөрүче бала-чагалар күренмәде. Гөлгенә белән Хәлим икәүләп кенә Имәнлеккә юл тоттылар. Урман авызына килеп керүгә,  имәннәр өстендә асылынып торган кургаш болытларга карап, Хәлим: “Озакламый ява башлар инде”, —   дип әйтеп куйды. Аның шулай дип әйтүен генә көткәндәй, яңгыр коеп ява да башлады. Мизгел эчендә икесенең дә өсләре лычма су булды. Гөлгенәнең дер-дер килеп калтыранган иреннәре  буйлап шәмәхә дулкыннар йөгереп узды. Ул арада:
— Мәле, ябын әле менә монауны, — дип, төпчек абыйсы үзенең өстендәге курткасын салып кызга бөркәде һәм алар, җитәкләшеп, авылга таба йөгерделәр.

      
* * *

Кайту белән  йөз грамм “зәм-зәм” суы  эчеп куеп, эссе мунча кереп чыккан абыйсына берни дә булмады. Ә менә  Гөлгенә ай буе авырып түшәктә ятты. Төпчек абыйсы, җәмәгате Фәридә белән улы Алмазны да ияртеп,   икенче атнага да  гөмбәгә килде. Күчтәнәчкә тозлы гөмбәләр дә алып килгәннәр иде. Алар килеп кергәндә Гөлгенәнең әнкәсе мичкә тәгәрәткән бәрәңгеләрне алып маташа иде. Суган белән көнбагыш мае салып болгатылган гөмбә салаты белән шул буы чыгып, ярмаланып  торган бәрәңгенең тәме Гөлгенәнең бүген дә тел очында тора әле.

Шул хәлдән соң төгәл утыз елдан соң гына гөмбә җыярга барды Гөлгенә. Анысында да бармас иде, көзге матур көннәрнең берсендә  туган  авылына кунакка килгәч, урман һавасы сулап кайтам дип, Имәнлеккә менеп киткән иде, ике пакет  гөмбә күтәреп кайтып керде. Өйгә кайткач,  бәләкәй  чагында абыйсы өйрәткән рецепт буенча, аларны бик яхшы итеп тозлап куйды. Ике көннән кабып караган иде, телен чак йотып җибәрмәде: гөмбәләр шулкадәр тәмле булып тозланган иде. Күңелендә тагын гөмбәгә бару теләге нәкъ шул мизгелдә уянды. Шул теләк аны  икенче, өченче көнне дә  Имәнлеккә  тартып китерде. Менә шулай ике ел дигәндә чын гөмбәчегә әйләнде ул. Балалары да: ”Без дә барабыз!” — дип кенә торалар. Урманга баргач, и уйнап рәхәтләнәләр. “Иһ-һа-һай, Һи-һа-һай”, — дип,  төрле авазлар чыгарып, яфракларны кыштырдата-кыштырдата чабулаган булалар. Кайчагында гөмбә дә җыешалар. Кәрзин-кәрзин  гөмбә җыеп,  утыз чакрым ара үтеп кайтканчы, аларны эшкәртеп йокларга ятканчы  төнге уникеләр-берләр җитә. Аның каравы, туган ягы туфрагында үскән шул гөмбәне җыеп эшкәртүдән  Гөлгенәнең күңелен әйтеп аңлата алмастай  канәгатьлек хисе биләп ала.

 
* * *

Эшен бетереп, Бишкурайдан кайтып килгәндә Гөлгенәнең  кесә телефонына шалтырау килде. Әнисе икән.

— Сау гынамы, кызым? —  дип башлады сүзен Зәлифә.
— Әйбәт кенә әле, әни. Үзең ни хәлдә?
— Бер көе генә әле.   Машина гүләгән тавыш килә. Әллә рульдәсеңме?
— Данилның бер эше буенча Бишкурайга барган идем. Шуннан кайтып килешем иде.
— Бәй,  төпчек абыең  янына бүген дә баралмадыңмыни, кызым?
— Бүген, Аллаһы боерса, барам, әни. Өстән таш яуса да барам. Алып барасы әйберләрем дә әзерләп куелган. Хәзер кайтып кына  җитәм дә, барам.
— Бар, кызым, бар. Төпчек абыең  гомере буе сиңа әйбәт мөнәсәбәттә булды. Укырга кергән чакларыңда күпме ярдәм итте,  туеңны да  күтәреште. Авыру  кешенең хәлен белергә кирәк. Үзең беләсең, йөрәк чире  — шуткы түгел.

Әнисе белән сөйләшеп бетерүгә Гөлгенә карашын юл кырыендагы агачларга төшерде. Юл буйлап имән агачлары тезелеп  киткән.  Сары-коба буяуга манчылган  башларын талгын җилдән сыйпаттырып, көзге моңга чорналып, җай гына җиргә  яфракларын коеп утыралар. Күңелләрен моңсулык басса да,  мәгърурлыкларын җуймаганнар  үзләре. Төп-төзләр, нык гәүдәлеләр. Нәкъ аның Хәлим абыйсы кебекләр. Ул да бит шул имәннәрдәй төз гәүдәле, нык бәдәнле ир узаманы.   Тукта, әллә ялгыш күрәме, юл кырыенда гына үсеп утырган  бер имәннең гәүдәсе, бөкресе чыккан кешенекедәй, нәкъ урта бер җирдән сыгылган түгелме ? Әйе, нәкъ шулай шул. Сыгылуын сыгылган, әмма корып җиргә аумаган үзе. Тамыры нык булгандыр инде, күрәсең. Шул мизгелдә Гөлгенәнең күз алдына янә Хәлим абыйсы килеп басты. Ирексездән, аның бүгенге халәтен  ул гарипләнгән имән агачыныкына охшатты. Төпчек абыйсы аңа бик тә, бик тә кызганыч булып тоелды. “Имәннең тамыры   корымаган бит әле. Шулай булгач, минем төпчек абыкаем да терелер  әле”, дип күңелен  юатырга тырышты. 

Җилдәй җилеп алга бара-бара Имәнлек тә артта калды. Тик,  гариплегеннән кыенсынган кебек    башын  түбән иеп утырган теге имән агачы гына Гөлгенәнең  күз алдыннан китмәде. Күңелен сораулар өермәсе биләп алды: “Нишләп йөзләгән имәннең нәкъ берсе генә мондый хәлгә төшкән? Кем аның мәгърур гәүдәсен сыгылдырган? Утыртканда имгәткәннәрме, әллә узган елгы кырлач суык аны шулай бөгеп ташлаганмы?

 

* * *
Гөлгенә Бишкурайдан кайтып җиткәндә төш үтеп  килә иде инде. Төпчек абыйсына  дип әзерләнгән ризыкларын тиз генә алып чыгам дип, йортлары янына килеп туктаган иде: “Эчтә ач бүреләр улый. Чәй эчереп булса да чыгар инде безне, Гөлгенә”, — дип, каршысына осталары килеп басты.

— Чәй дә, пешкән  аш та бар да ул. Төпчек абый янына дәваханәгә  барып киләсем бар иде бит әле. Ярты  сәгать кенә көтеп торалмассызмы икән? — дип, Гөлгенә аларга ялварулы карашын төбәде.
— Эчтәге бүреләр тышка чыгачак икән алай булгач. Ашыңны бүлеп, чәеңне ясап китсәң, калганын үзебез карар идек, —  дип, аның саен үзләренекен талкыды осталар.

Бу сүзләрне ишеткәч, Гөлгенә осталарын ашатмыйча булдыра алмады.  Аларны ашатып чыгарганчы тагын  ярты сәгать вакыты үтте.  Төпчек абыйсына  алып барырга дип әзерләп куйган тәбикмәкләрен кабаттан җылытып тормады Гөлгенә. Кат-кат төрелгән булгач,  суынырга өлгермәгәннәрдер әле, дип уйлады һәм, машинасына чыгып утырып, дәваханәгә  карый юл алды.

* * *
Дүртенче катта урнашкан терапия бүлегенә күтәрелүгә, биредәге ыгы-зыгыны, коридор буйлап тыз-быз йөгерешкән ак халатлыларны күреп, Гөлгенәнең йөрәге жу итеп китте. Миен: “Хәлим абыйга берәр нәрсә булмагандыр  бит” дигән куркыныч уй ярып үтте. “Юктыр ла, ул бит монда берүзе генә ятмый. Башка берәүгә  ашыгыч ярдәм кирәк булгандыр” дип, үзен тынычландырырга ашыкты. Борчылулары йөзләренә чыккан ак халатлылар җил-җил  атлап яныннан үтеп китә тордылар, тик берсе дә башка вакыттагыча: “Сез кемгә килгән идегез?” —  дип тукталмадылар. Ишек янында туктатучы- нитүче булмагач, Гөлгенә җәһәт кенә Хәлим абыйсы яткан ундүртенче палатага юнәлде. Әнисе төпчек абыйсының тәрәзә буенда гына ятканлыгын әйткән иде. Шуңа, ишекне ачып җибәрүгә, иң беренче карашын тәрәзә буендагы караватка төшерде. Һәм ...аның буш икәнлеген күреп, дертләп китте. Күңеленнән: “Әллә төпчек абыйга ул-бу булганмы?” —  дигән куркыныч уй йөгереп үтте. Ул.... телен чак әйләндереп,   палатадагылардан:

 —  Хәлим абый кая? — дип сорый алды.

Биш минутка  соңардың, кызым, — дип уфтанып җавап бирде ишек төбендә яткан авыру бабай.

“Соңардың” дигән сүзне ишетүгә, Гөлгенәнең тәне буйлап эсселе-суыклы дулкын йөгереп узды. Күңеленә, каяндыр гына адашып: “Үлде микәнни?”— дигән куркыныч уй килеп керде.  Шулай уйлап бетерүгә, палата чайкала, аяк астындагы идән  убыла башлагандай тоелды. Гөлгенә, егылып китмәскә була, аркасы белән диварга сөялде һәм әкрен генә идәнгә таба шуыша башлады. Ак башлы бабай шундук аны  култыклап алып караватка утыртты. Ул арада кемдер шәфкать туташы янына чыгып йөгерде. Анысы нашатырь спирты күтәреп килеп җитте. Нашатырь иснәгәннән соң хәле бераз әйбәтләнә төшүгә, бая үзенә ярдәмләшкән бабай:

Йөрәкне алдың, кызый, Хәлим  абыең артыннан үзеңне  дә реанимационныйга алып кереп китәләрме, дип торам, — дип, йөрәген тотып, Гөлгенә  янына  килеп утырды. 

— Әйбәтләп аңлатыгыз әле, зинһар, ни булды Хәлим абыема? —дип,  Гөлгенә ялварулы караш белән картка текәлде.
— Сөйләшеп яткан җирдән генә  йөрәк өянәге башланды үзендә. Биш минут  элек кенә реанимация бүлегенә алып төшеп  киттеләр.    Операция ясыйлардырмы, башка төрле ярдәм күрсәтәләрдерме, белгән юк.

 Бу сүзләрне ишетүгә Гөлгенә җиңел тын алып куйды. Баягынак күңеленә кереп оялаган курку тойгысы да иртәнге томандай эреп тарала башлады. Зиһене дә ачылып киткәндәй булды  һәм ул сак кына Хәлим абыйсы яткан карават янына барып басты. Шулчак ишек ачылды да, палатага юан гына гәүдәле, ак халатлы бер ханым килеп керде һәм төбәп карап:

—  Син алай Гөлгенә түгелдер бит?  — дип сорады. 
—  Әйе, шуннан, апа? — дип, Гөлгенә, апаның нинди хәбәр әйтәсен тыны белән тартып алырдый булып, ишектән керүчегә текәлде.
— Сине көткән иде ул, кызым, яңгыр яуган саен тәрәзәдән күзен дә алмады, — диде.

Бу сүзләрне ишетүгә, Гөлгенәнең күзләренә яшь бөртекләре тыгылды. Аның түгелеп-түгелеп  елыйсы килде. Палатадагылар алдында уңайсызланып кына ул бу адымыннан тыелып калды: эченнән генә  сыктады.

Апа аның  күңел халәтен шундук аңлап алды һәм сак кына иңнәренә кагылып,  юатырга тотынды:

— Елама, кызым, елап кына авыруны җиңеп булмый ул.   Табибларыбыз Хәлим абыеңның гомерен саклап калу өчен  кулларыннан килгәннең барын да эшләрләр. Аннары ярымпышылдауга күчеп, Гөлгенә генә ишетерлек итеп,  дәвам итте:

— Табибларның куллары алтын булса да, әлеге минутта туганыңның гомере  бер  Аллаһы Тәгалә кулында гына. Шуңа күрә син эчеңнән генә белгән догаларыңны укы, белмәсәң,  “Абыем тизрәк савыксын иде”, — дип телә.  Чын күңелдән теләнгән теләкләрне Аллаһы Тәгалә  кабул кыла ул, кызым. Менә күреп торырсың, терелер Хәлим  абыең, терелер, иншаллаһ. Яшьнәп яшәр чагы гына бит әле аның, яшьнәп яшәр чагы гына...

Декабрь, 2013.

чыганак: http://kalebtatar.ru/creative/3934/3272

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Артык сузляр бар.Укырлык.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тормышчан.Кайвакыт донья куып якыннарыбызны онытабыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ун кон буе туганын хэлен белергэ вакыт тапма инде..

        Хәзер укыйлар