Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Сәгать

— Мансаф абый, чык әле капка төбенә. Сезгә хат бар, Владивостоктан ук килгән.

 Хат ташучының таныш тавышын ишетүгә, ихатасында ат җигеп маташкан Мансаф сагаеп калды. Владивостоктан диме? Нишләп аннан ук? Ул якларда бер туган-тумачалары, таныш-белешләре дә  юк ич. Тукта, әллә Закуан абый турында бер-бер хәбәр бар микән? Үткән кайтуында Алсу кызы “Ике туган абыйның җирләнгән урынын эзли башладым. Хатка сезнең адресыгызны яздым” дигән иде. Әллә шулардан җавып килдеме икән?

Мансаф беравык уйланып торды да, капка төбенә чыкты.

— Менә шушы хат, —  дип сузды хат ташучы корабль сурәте төшкән конвертны кулына тоттыруга. — Владивостоктан. Архив бүлегеннән килгән.

— Шулай укмыни? —  диде дә Мансаф карт,  калтыранган кулларын көчкә тыңлатып  хатны ачты һәм андагы юлларны игътибар белән укый да башлады. Анда акка кара хәрефләр  белән: “Сезнең абыегыз Закуан Абдуллин 1945 елның июлендә  Чхонджин шәһәрендә  вафат булган.  Шунда — туганнар каберлегендә күмелгән” дип язылган иде.

Бу юлларны укуга Мансаф дулкынланудан чайкалып ук китте. 70 ел көтте бит ул бу хәбәрне! 70 ел буена бертуган абыйсының кайда җирләнгәнлеген белми яшәде.

 Закуан абыйсын  исенә төшерүгә 1945 елда  аның соңгы әманәтен тапшырырга кайткан дусты Валерий Семчук Мансафның күз алдына килеп басты. Ул кулындагы төсе уңала төшкән сәгатенә күз төшереп алды да,  шул вакыттагы хатирәләрне күңелендә яңартты.


* * *

1945 елның җәй азагы иде. Көннәрдән бер көнне  Мансафларга Закуан абзыкае кулы белән язылган: ”Көтегез, озакламый кайтып җитәрмен!” дигән хат килеп төште. Хатны укып чыгуга,  әткәсе белән әнкәсенең йөзләренә шунда ук шатлык нурлары кунды! Мансафның да  шатлыгы эченә сыймады: җиде ел күрмәгән абыйсы кайта бит! Ул кайтуга Мансаф та  үзенчә  әзерләнергә булды. Көяз булып күренү өчен,  җиткән чәчен алдырмыйча,  вазелин белән майлап, артка таба тарап йөри башлады. Ә көннәрдән бер көнне башы үтереп кычыта башлады һәм ул түзмәде: “Башны кара әле”,  — дип әнкәсенә эндәште. Әнкәсе чәчен агач тарак белән бер генә сыпырды да: ”Бетләгәнсең бит, бар, әтәңнән тизрәк чәчеңне алдыр!” — дип кычкырып та җибәрде. “Абый кайтуга” дип майлап тарый-тарый үстергән чәчен пеләшкә алдырмыйча чарасы калмады Мансафның.

 Закуан абыйсы кайчан кайтып җитәсен төгәл әйтеп язган иде. Шуңа әткәсе белән әнкәсе ул кайтуга җентекләп әзерләнә башладылар. Бал койдылар, бер сарыкны суйдылар, чәкчәккә кадәр пешерделәр.  Ниһаять, көткән көн дә килеп җитте. Бу дөньяда кемнедер көтүдән дә авыррак бернәрсә дә  юк икән ул. Абзыкае кайтасы кичне Мансаф та чак түзеп көтеп алды. Ул кадәр үк көтмәс иде дә, бәлки, абзыкаеның бүләккә  ни алганлыгын тизрәк беләсе килү теләге көчле иде анда. Әкренләп көн дә кичкә авышты, абыйсы гына һаман бусагада күренмәде. “Бүген кайтмас микәнни инде?” дип уйлап бетерүе булды, өйгә хәрби киемдәге  таныш булмаган бер кеше килеп керде һәм:

— Валерий Семчук — Закуанның якын дусты булам, — дип, каршысына атлаган гаилә башлыгына күрешергә кулларын сузды.

Шулчак аның карашы түрдәге диварда эленеп торучы фотосурәткә төште. Закуан  белән икесенең бергә төшкән фотосын күреп алуга, ирексездән, күзләре яшьләнеп чыкты. Моны күреп, Сәлиха карчык түзмәде:

— Закуаным,  улым кая? Закуаным, — дип, хәрби алдына сыгылып төште. Шул мизгелдә Хәбир картның да  күзләренә яшь бөртекләре бәреп чыкты.

Өй эчендә авыр тынлык урнашты. Тынлыкны Сәлиха карчыкның: ”Балам-багалмам”, — дип сыктаган тонык тавышы гына бүлә иде.

Хәбир, хәрби киемле кеше алдында карчыгының балавыз сыгып басып торуын килештермәде:

— Шулкадәр ерак җирдән кайткан кешене ишек төбендә бастырып тормыйк. Бар,  Сәлиха,  самавырыңны чыжлатырга куй,  — дип,  ипләп кенә карчыгына  эндәште.

Сәлиха,  аш-су әзерләнә торган урынга — кәбәрткә артына кереп китүгә, Семчук, хром итекләрен салып,  түргә узды һәм  өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. Аннары сак кына кулындагы чемоданын алып өстәлгә куйды һәм әкрен генә аны ача башлады. Мансафның бүләк өмет итеп нәүмизләнгән күзләре туп-туры чемоданга төбәлде. Семчук, хәрбиләргә генә хас төгәллек белән, әйберләрне берәм-берәм чемоданнан алып, кемгә тәгаенләнгәнен әйтеп (анысы кәгазьгә язылып, һәр бүләк эченә аерым кыстырылган иде), тарата башлады. Чемоданнан башта Мөкәрәмәгә күзнең явын алырлык бизәкләр төшерелгән  шәлъяулык, Тәгълимәгә— ак йон кофта,  Усманга зәңгәр җирлеккә кара шакмаклар төшкән  күлмәк чыкты. Сәлиха белән  Хәбир дә  үзләренә  дип аталган бүләкләрне кулларына алды. Мансаф исә: “Барысына да бүләк  эләкте. Ә  миңа дигәне кая соң?” —  дип сабырсызланудан  шартлар чиккә җитте. Аның: “Абый мине онытканмыни?” дип,  бар дөньяга ишетелерлек итеп кычкырасы, үкереп елап җибәрәсе килде. Тик, чит кеше алдында уңайсызланып, ул боларның берсен дә эшләмәде. Күңеленең төпкел бер почмагында пыскып кына янган өмет уты: “Сабыр бул, сиңа да бардыр әле берәр бүләк”,  дип эндәшә кебек иде. Ул арада Семчук Закуанның шәхси әйберләрен — запас  шинелен, ике хром итеген,  сәгатен алып Хәбирнең кулына тоттырды. Шуннан соң чемоданын сак кына ябып, идәнгә алып куйды. Шулчак Мансафның миен: ”Абзыкай мине оныткан: бүләк алмаган!” — дигән әрнүле уй ярып үтте. Аңа карата күңелендә ачу һәм нәфрәт хисе уянды. Аның бу мизгелдә берсен дә күрәсе, сөйләгән сүзләрен ишетәсе килмәде һәм ул, протест йөзеннән, борынын мендәргә терәп, сәкегә  йөзтүбән капланды. Тын алмыйча озак торып буламыни, диварга таба борылып ятасы итте. Шулчак борынына төтен исе килеп бәрелгәндәй булды. “Нинди ис килә ул?”— дигән булып, игътибарларын үзенә юнәлттерергә тырышып, өйдәгеләргә эндәште. Хәбир,  тиз генә урыныннан торып, ис килгән якка — кәбәрткә артына кереп китте һәм бераздан: “Сәлиха самавырны су салмыйча гына чыжлатырга утырткан”, — дип, атылып килеп тә чыкты. Өй эчендә җиңелчә ыгы-зыгы булып алды. Үз-үзен һәм эрегән самавырны кызганудан Мансафның  күзләренә кайнар  яшь бөртекләре тыгылды, һәм ул, тавышсыз-тынсыз гына балавыз сыгарга тотынды. Үзе исә һаман эченнән генә абзыкаен тиргәп ятуын белде.

Күпме шулай үпкәләп яткандыр, белми, берзаман әтисенең: ”Мансаф улым, кил әле монда!” — дип эндәшүе  аны күңелсез уйларыннан айнытып җибәрде. Әткәй кешегә: “Юк” дип әйтеп буламыни, аякларын чак сөйрәп, авызын турсайткан халәттә,  өстәл янына килеп утырды.

— Улым, Валерий дәдәң хәзер Закуан абыең үләр алдыннан әйтеп  калдырган сүзләрне укыячак, абзыкаеңның соңгы истәлеген син дә игътибар белән тыңла, —  дип, Хәбир улын күтәреп  алдына утыртты.

 Әткәсенең йомшак итеп кенә эндәшүе Мансафның күңеленә сары май булып ятты. Ләкин моның шулай икәнлеген ул әткәсенә күрсәтмәде: “Ул дәдәй сөйләшкән телне мин аңламыйм бит”, — дип киреләнгән булды. “Һич кайгырма, мин үзем тәрҗемә итеп барырмын”, дип, йомшак кына итеп башыннан сыйпап куйды әткәсе.

Көндәлектә язылганнардан шул мәгълүм булды: чолганыштан чыкканда Закуан абзыкаеның җилкәсенә снайпер пулясы килеп  тигән.  Ләкин,  пуля тию белән үк аның гомере өзелмәгән: өч сәгать буе ул үлем белән тартышкан. Шул өч сәгать вакыт эчендә  телендә туган җире, газиз әткәсе белән әнкәсе, туганнары булган. Закуан сөйләгәннәрнең барысын да Семчук көндәлегенә хәрефен дә төшереп калдырмыйча терки барган. Иң  азактан Закуан: “Әтәйләрнең тормышлары җиңел түгел. Аларга ничек тә булса ярдәм итәлсәгез, җаным тыныч булыр иде”, — дип яздырып калдырган.

 Бу хакта ишеткәч, Хәбир түзмәде, Сәлихасы  янына — кәбәрткә артына кереп китте. Бераз тынычлангач, кабаттан урынына килеп утырды.  Семчук аңа каты алышлар барганлыктан башта Закуанны камышлар белән генә күмеп китүләрен, соңыннан, сугыш уты бераз тынганнан соң, яңадан шул урынга барып, гәүдәсен җир куенына тапшырулары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

Ерактан кайткан кунак аларда ун көн буена кунак булды. 

Аны озатырга бөтен авыл килде. Алар арасында Закуанның сугышка кадәр  вәгъдәләшкән яры Фәтхия дә бар иде. Ул,  халык агымыннан бер як читтәрәк, борынын мышык-мышык тартып, елап торды.

 Семчук, үзен озатырга җыелган халык белән саубуллашып торган арада, Хәбир, нәрсәнедер исенә төшереп, тиз генә өйгә  кереп китте. Бераздан Закуанның кул сәгатен күтәреп кире чыкты һәм: “Дустыңның якты истәлеге булсын!” — дип, Семчукка сузды. Моны күреп, Мансафның йөрәге чак урыныннан өзелеп төшмәде. Ни өчен дигәндә, ул сәгатькә аның да бик күзе кызган, хәрби китүгә, әткәсеннән:  “Шул сәгатьне миңа бүләк итегез   әле. Абыемның төсе итеп саклармын”, дип  сорармын” дип әллә кайчан  уйлап куйган иде. 

Семчук сәгатьне кулына алып бертын  карап торды да, капка төбенә җыелган халык арасыннан карашы белән кемнедер эзләргә тотынды. Мансафны  күреп алуга, эре-эре атлап аңа  таба килә башлады.

Мансаф янына килеп җитүгә Семчук башта  малайның  ялтыр башыннан сыпырды, аннары сәгатьне аңа таба  сузды да, урысчалап:

 — Бу сәгатьне мин сиңа бүләк итәм. Абыеңның якты истәлеге итеп сакла яме, югалтма, — диде.

Шул мизгелдә Мансафның бар җиһанны кочасы, мәгърур коштай күккә очасы килде. Ләкин ул боларның берсен дә эшләмәде: авызын ерып тора гына бирде.

 Аның йөзенә язылган шатлыкны Семчук абыйсы да күреп алды:

— Син үскән егет инде хәзер. Әткәең белән әнкәеңне сакла һәм аларга ярдәм ит,  яме, —  дип урыныннан кузгалды.


* * *

Бу дөньяда Мансаф аннан соң да бик күп бүләкләр алды. Әмма менә  шушысы —  Семчук дәдәсе бүләк иткәне аның  өчен иң кадерлесе булды. Әле дә ул кулына тотып торган хатка карап: “Сәгатеңне төсең итеп гомер буе сакладым, абыкаем”, дип пышылдады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар