Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Көндәш. № 2.

Башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/tvorchestvo-chitateley/?id=4761

Подъезддан чыгып, Ирек ”тимер аты”н туктата торган җиргә килеп җитүгә, Сиринәнең күзләре шундук яшьләнеп чыкты.  Тик үзенең бу халәтен каенапасына сиздерәсе килмәде, читкә карап, тиз генә күз яшьләрен кул аркасы белән сөртеп алды.

Гомердә болай иткәне юк иде,  ике капчык кием сатып алдылар Сиринәгә. Күтәренеп кайтып килгәндә каршыларына  көндәше Нәзирә очрады. Әллә тәрәзәдән күреп калып, махсус йөгереп чыкты, белмәссең. Аны күрүгә, Рәсимәнең йөзе болытлы көндәй сытылып куйды. Сиринә, көндәшенең үзенә төбәлгән утлы карашын тоеп, башын түбән иде. Эндәшми-нитми генә яныннан узып китәргә теләде. Менә аралар якынайды, шул минутта Сиринә йөрәгендә утлы давыл купканын тоеп алды, ерткыч җәнлектәй Нәзирәгә ташланасы, ике куллап чәчләрен йолкыйсы, битләренә тырнакларын батырасы килде. Ләкин Сиринә боларның берсен дә эшләмәде, тешен кысып, алга баруын белде. Ә менә Нәзирә эндәшмичә кала алмады. Кызыл иреннәрен үзенә хас булганча гына бөреп алып:
—  Ни хәлләрең бар, күрше? — дип, Сиринәгә төбәп дәште.   Бу юлы Сиринә түзәлмәде: нәфрәт тулы карашын  көндәшенә төбәде. Нәзирәнең шатлыктан балкып торган яшькелт-соры күзләрен күреп, күңелендә ачу бураны күтәрелде, бар йөрәген ачыдан-ачы көнләшү хисе  биләп алды. Йөрәге: ”Кемгә алыштырдың син мине, Ирек?”— дип,  читлегеннән чыгардай булып, тибәргә тотынды.  Күзләре исә шул минутта ук көндәшенең кимчелекле якларын эзләргә кереште. Иң беренче Сиринәнең карашы Нәзирәнең ут кебек янып торган кызыл иреннәренә төште. Ирегенең шушы иреннәрне суырып-суырып үбүен күз алдына китереп, тәне чымырдап куйды. Аннан соң карашы Нәзирәнең  җеп кебек нечкә итеп йолкынган кашларына барып төртелде. “Никадәр ясалмалылык!” — дип,  үзенчә нәтиҗә дә ясады Сиринә. Иңнәренә  тузгып төшкән җирән чәчләрен дә ошатмады.  “Өскә җыеп куйса, матуррак булыр иде”,  дип уйлады.

Бераздан Сиринә карашын көндәшенең гәүдәсенә күчерде. Бүлтек-бүлтек майларын күрсәтеп торган  топик белән бот төбеннән генә торган ап-ак шортыларны күрүгә, күңелендә җирәнү тойгысы уянды. “Бу бүрәнә юанлыгы ботка шорты киерлекмени инде?”  — дип,  эченнән генә көндәшеннән мыскыллап көлеп тә алды. Йомры имиләрен күрсәтеп торган челтәрле кызыл топик исә аны бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Менә ничек карата икән Нәзирә ирен. Сиринәнең ачуыннан лач итеп көндәшенең битенә төкерәсе килде. Ләкин ул алай итмәде,  чөнки каяндыр ерактан нәнәсе: “Сабыр бул, балам, сабыр бул. Бу тормышта сабыр канатларсыз булмый !” — дип эндәшә кебек тоелды.

Өйгә кайткач, килен белән каенапа чөкердәшеп чәй эчтеләр. Кайтырга кузгалганда Рәсимә Сиринәнең кулына бер китап тоттырды һәм:
— Эчең пошкан чакларда шушыны укы, — дип, үзенең киңәшен бирде.

Сиринә ялт кына китапның тышына күз ташлады:  “Көндәлек тормышта укый торган догалар”. Ул, берни аңламавын белдереп, Рәсимә апасына карады.
— Бер дә икеләнмә, укы  син бу китапны. Шундагы догаларны укысаң, һичшиксез,  күңелеңә тынычлык табарсың. Читкә алып куйма, мин китү белән үк укый башла, — дип Рәсимә кайтыр якка кузгалды.

Сиринәнең ни ди булса уйларлык хәле юк иде. Ул,  кулыннан китабын  төшермичә генә, диванга килеп утырды. Теләр-теләмәс кенә китапның беренче битен ачты һәм  авыз эченнән генә укый башлады: “Бисмиллаһи иррахман иррахим”. Бу сүзләр Сиринәгә яхшы таныш лабаса. Нәнәсе йокыдан торуга кабатлый торган сүзләр ич бу!  “Әлхәмдүлүлләһи раббил галәмин”. Кара әле, болары да таныш, балачактан ук хәтеренә сеңеп калган юллар! 

Битләр бер-бер артлы ачыла, догалар укыла торды, Сиринәнең дә күңеле бераз  тынычлангандай булды. Китапның азаккы битләрен укыганда, тамагы кибүен тоеп, чәй куярга аш-су бүлмәсенә юнәлде. Чәй куйганда тәрәзәгә дә күз салып алды. Көндәше Нәзирә иреннәре кебек кып-кызыл машинасын гаражыннан чыгарып маташа иде. Сиринә ялт кына дивардагы сәгатькә күз төшереп алды. Дүрт тулып киткән. “Тукта, көндез бит  алар сәгать биштә “Сарманай”да очрашырга сүз куешканнар иде. Димәк, бу шунда барырга җыена. Әллә артларыннан барыргамы икән?” Шулай уйлауга, Сиринәнең чигә тамырлары сулык-сулык килә, йөрәге читлегеннән чыгардай булып дөп-дөп тибә башлады, тәне буйлап эсселе-суыклы дулкыннар йөгерде. Шулчак, каяндыр гына адашып күңеленә: “Әллә балта алып барып,  икесен дә чапкалап ташларгамы икән?” — дигән куркыныч уй килеп керде.  Шулай уйлап, Сиринә тиз генә кладовкада яткан балтаны барып алды. Аннары, җәһәт кенә киенеп, ишек янына килеп басты. Ишекне бикләп булашканда эчтә телефон шалтыраган тавыш ишетелде. Сиринә, “Кире керсәм, юлым уңмас инде”, “ Кермәсәм, тагын ярамас, я балалар шалтыратадыр, авылда бит кесә телефоны тотмый”, —  дип,  бер мәл икеләнеп басып торды да, туфлиләрен салып тормый гына  телефонга таба  атлады. “Әни, әни, әникәем,  апай ут кебек яна. Тиз генә килеп җит. Иркә абый белән иркә апа әле печәндәләр”, — дип кызы эндәшүгә: “Хәзер, хәзер килеп җитәм, балакаем”, — дип, балталы пакетын ишек төбенә ташлап, тышка атылды.
 
* * *
— И, улыкаем-сылукаем, чирләп  коткаемны алдың бит.  Башка беркая да җибәрмим мин үзегезне генә, беркая да җибәрмим, — дип, ике баласын ике яктан кочаклап,  диванга килеп утырды Сиринә.

Шулчак улы, коңгырт-кара күзләрен мөлдерәтеп карап: “Әни,  әти кая, нигә кайтмады ул? Мин бит аны нык итеп сагындым”, — дип сорап куйды.  Сиринә ни дип әйтергә дә белмәде.  Күз алдына кызыл “Фиат”ына  утырып булашкан көндәше Нәзирә, көндез саубуллашмыйча да чыгып киткән Иреге килеп басты. Тиз генә  телефонындагы сәгатькә күз төшереп алды: тугыз тулып килә. “Әллә кайчан очрашканнардыр инде, җирбитләр, берәр җирдә күңел ачып утыра торганнардыр”,  дигән әрнүле уй Сиринәнең йөрәген  яндырып үтте. Күзләренә әкрен генә яшь бөртекләре тула башлады. “Чү, тукта, нигә елыйм әле? Еласам, балаларым сизәчәк бит. Үч алу да дөрес түгел. Үч алып кына кая барып була  инде? Төрмәгәме? Шуннан балаларымны кем карар? Балалар йортына алып китәрләрме? Үзең гаеплесең, диде бит инде Рәсимә апа. Димәк, гаеп үземдә дә бардыр. Ярар, иртәгә үк булмаса да, үзгәрермен әле. Рәсимә апа кушканча эшләргә тырышырмын. Ир йөри дип кенә балаларны әтисез калдырып булмас инде. Аларга бит әни генә түгел, әти дә бик кирәк. Нәнәкәем әйтмешли, сабыр итәргә кирәк инде бу очракта, тешне кысып булса да сабырлар итәргә кирәк дип, бу  хакта уйламаска тырышты.  “Хәзер кайтып җитә әтиең. Юлда бит ул.  Ул кайтканчы, әйдәгез, бергәләшеп телевизор карый торабыз”, — дип, пультны  алырга өстәл янына килде. Каналларны күчергән арада БСТ каналыннан барган “Яңалыклар” программасындагы сюжет күзенә чалынып калды. 

“Ашыгыч хәбәр җиткерәбез. Бүген көндезге  биштә М-7 трассасында, “Сарманай” кафесы тирәсендә  коточкыч юл фаҗигасе  булды. 38 яшьлек хатын идарә иткән “Фиат” машинасы, каршы як юлга чыгу сәбәпле,  “Вольво” йөк машинасы белән бәрелеште. Нәтиҗәдә, шофер хатын фаҗига булган урында һәлак булды”, дип сөйләп китте диктор.

Шулчак Сиринәнең башына кемдер күсәк белән тондыргандай булды. Кызыл “Фиат”, “Сарманай” кафесы. Тукта,  Нәзирә түгелме  соң бу?
Тораташтай катып  телевизорга текәлеп карап торган арада Сиринәнең кесә телефоны шалтырады. “Рәсимә  апа” дигән язу калкып чыгуга,  Сиринә, каударланып,  телефонның яшел төймәсенә басты. Каенапасының “БСТдагы сюжетны карадыңмы?”  дигән соравын ишеткәч кенә айнып киткәндәй булды.
— Карадым, — диде  Сиринә ишетелер-ишетелмәс кенә.
— Мешә шулай шул  ул, киленкәем. Һәр уенның бер азагы була,  — диде Рәсимә апасы авыр сулап. Аннары, бераз уйланып торды да дәвам итте:
— Кеше рәнҗетүдән  бик нык сак булырга кирәк шул ул, киленкәем, бик нык сак булырга кирәк. Рәнҗеш ул, бүген булмаса иртәгә башыңа килеп төшәргә мөмкин. Аннан беркая да качып котылып булмый.
— Мин ни... мин... рәнҗемәдем бит аңа, Рәсимә апа. Каргамадым да, — дип,  Нәзирәнең үлемендә үзенең гаебе юклыгын исбатларга тырышты Сиринә.
— Үзең рәнҗемәсәң дә күңелең рәнҗегән синең. Күңел рәнҗешеннән дә катырак берни юк шул бу дөньяда, киленкәем, берни юк.

 Сиринә әле генә ишеткәннәреннән айный алмыйча, лап итеп диванга утырды. Шунда карашы үзеннән-үзе Рәсимә апасы калдырып киткән китапның ачык битенә төште. “Үлем хәбәрен ишеткәннән соң укыла торган” дигән язуны күрүгә, дертләп үк китте һәм эченнән генә көйләп доганы укый башлады: “Инна лилләһи вә инна иләйһи раҗигун. Вә иннә илә раббинә ләмүңкалибүн. Аллаһүммәктүбхү фил-мухсининнә вәҗгаль китәбәһү фи гыйллиййинә вәхъләфһү галә гакыйбиһи  фил-габирин. Әллаһуммә лә тухәрримнә әҗраһү вә лә тәфтиннә бәгъдәһү вәгъфир ләнә  вә ләһү”. ”И, Раббым, мәрхүмәнең  әти-әнисенә, туганнарына сабырлыклар бирсәңче. И, Раббым, Ирегемә аек акыллар биреп, туры юлларга бастырсаңчы. И, Раббым, хыянәтсез парлы  гомерләр бирсәңче. И, Раббым, теләкләремне кабул кылсаңчы, кабуллар гына кылсаңчы...”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч!!!Дэвамын укыйсы иде тизрэк!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Румия,Дәвамы булмаска ошаган))) Венера ханым, укып беткәч тә ,2-3 көн дәвамын үзеңә уйлап йөрерлек итеп яза шул ул...

      Хәзер укыйлар