Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Рәхмәт сиңа, кайнанам-әнкәем!

Йортка килен булып төшкәч иң беренче ишеткән сүзем: – Рәхим ит, балам! – дигән сүз булды.

Гөлфидә МӘРДАНОВА, 
тарихчы, педагогика фәннәре кандидаты, 
Удмуртиянең атказанган мәгариф хезмәткәре, 
Россиянең мәгариф отличнигы. 


Килен булып төшкәчтен дә, 
Әйтте минем кайнанам:
«Баллы-майлы тормыш телим,
Рәхим итче әй, балам!»
Шушы сүзләр йөрәгемә
Май кебек сыландылар,
Туганнарым шул мизгелдә
Кояштай елмайдылар.
Әни белән бала кебек
Яшәдек без бу җирдә.
Бөтен кеше соклангандыр,
Тимәде миңа җил дә.
Зиратларга кайткан саен 
Сине күргәндәй булам.
Бакыйлыкка иртә киттең,
Шуңа күрә борчылам. 
Мин үзем дә олы яшьтә,
Ничә ел синсез яшим.
Кемгә соң элекке кебек:
«Әнкәем!» – дип эндәшим?

Минем тормыш юлым аерым китап язарлык. 

Ни өченме? Чөнки мин – югары белемле укытучы, озак кияүгә чыкмадым. Ниһаять, 35 яшемдә генә гаилә корырдай үз насыйбымны таптым. Ул бик тә матур, озын буйлы, дулкынланып торган чәчле, СССРның десант гаскәрләрендә хезмәт иткән гади авыл егете иде. 

1984 елның 20 февралендә без кавыштык. Йортка килен булып төшкәч иң беренче ишеткән сүзем: 
– Рәхим ит, балам! –  дигән сүз булды.
– Саумы, әнием! – дип җавап бирдем.

Юк, болай дәшү бер дә авыр булмады, киресенчә, шатлык кына өстәде. Шул көннән башлап минем ике әнием – күз нурым кебек ике якын кешеләрем белән тормыш башланды. 

Минем икенче әнием – кайнанам Мәрданова Нәгыймә Гатаулла кызы Әгерҗе районы Бәркләт (Әрем) авылында яшәде. Тормыш иптәшем Зөфәр өч сеңлесе арасында бер малай. Алар гаиләсен Иж елгасы буенда урнашкан якын-тирә авылларда яшәүчеләр яхшы белә иде. Чөнки кайнанам гомер буе терлекчелектә эшләп, Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсенең алтын медаленә лаек булган кеше. 

Эш сөючән, тыйнак, сабыр кайнанам белән искиткеч матур яшәдек. Язмыш сукмаклары безне авылдан аерса да, арада элемтә өзелмәде. Гаиләбезнең матди ягын яхшырту нияте белән, дүрт ел Төмән өлкәсенең Нижневартовск районында, Радужный шәһәрендә яшәп эшләдек. Ике кызыбызны тәрбияләп үстерүдә үземнең әнием белән беррәттән, кайнанамның да күпме көч куйганын гомеремдә дә онытасым юк. 

Икенче балам Альбина туар вакыт җиткәч, декабрь аенда, алтмыш градус салкында (!) олы кызыбыз Эльмираны карап торырга авылдан кайнанам килде. Ул безнең балаларны шулкадәр яратты ки, аның кызларымны ике тезенә утыртып: «Бәбекәйләрем, матурларым, бәхетегез, тәүфыйгыгыз күп булсын!» – дип теләк теләүләре бүгенгедәй колагымда яңгырый. 

Ижау шәһәренә кайтып урнашкач, без иремнең туган авылы Әремгә гел кайтып йөрдек: бакча эшләрендә булыштык, өй юдык, хәтта әнкәй өчен колхозның сарык көтүенә дә чыктык. Әнкәй исә шуның өчен рәхмәт укыды, сөенеп бетә алмады. Без кайтуга өстәлдә һәрвакыт тәмле мич ашлары, хуш исле чәй, бал-май булды. Кызларым әбиләрен бик яратып, икесе дә «әбием» дип дәштеләр. Пөхтә, ак яулыклы кайнанам мине үз кызы кебек күрде. 

Ләкин тормыш без дигәнчә генә бармый шул... 

59 яшендә әнкәй кинәт авырып китте. 1989 ел бу. Әгерҗе үзәк хастаханәсендә дәваланганда аңа дөрес диагноз куелмаган булып чыкты. Баш табиб алырга кушкан даруларның күбесе даруханәләрдә сатуда юк – мин аларны танышларым аша эзләп таптым. Әмма әнкәебезнең хәле җиңеләймәде, киресенчә, начарая гына барды. 

Мин иремә әнкәйне Ижауга алып килеп, күренекле һәм абруйлы табиб-рентгенологка – исеме бөтен Россиягә билгеле булган Фәтхуллин Илгиз Шәрәфи улына күрсәтергә тәкъдим иттем. Әгерҗедән әнкәйне таксида яллап алып килеп, нефтьчеләр хастаханәсенең дүртенче катына ирем күтәреп алып менде. Әнкәйне бик озак тикшергәннән соң, Илгиз абый безнең янга чыгып, (анда Зөфәрнең сеңлесе Роза да бар иде) болай диде:

– Балалар, яшермим, әнкәегезне дөрес дәваламаганнар. Аңа сез тапкан дарулар ярамаган, чөнки алар барысы да бавырны дәвалау өчен. Ә сезнең әниегезнең үңәчендә яман шеш. Казанга алып барсагыз, яхшырак булыр. 

Табиб бу сүзләрне әйткәндә үземне шундый начар хис иттем, хәтта күзләремнән бертуктаусыз аккан яшьне дә тоймадым...

Ирем шул ук көнне эшендә гариза язып, ял алды да, әнкәйне Казанга алып китте һәм республика онкология клиникасына салды. Анда әнкәйгә операция ясадылар. 

Мин һаман аның терелеп чыгуын көттем. Без бакча яшендәге кызларыбыз белән ун көн эчендә Казанга өч тапкыр бардык. Кызларым әбиләренең баш очына басып, аның чәчләреннән сыйпыйлар, әнкәй исә алардан күз яшьләрен яшерергә тырыша... 

Өченче тапкыр баруда бераз гына хәлләнгән кебек булган әнкәй ике баланың башыннан сыйпап, безгә карады да, болай диде: «Кызым, сиңа бик зур рәхмәт, авыр сүз ишеттермәдең, үз кызым кебек булдың. Улым, гаиләңне сакла, мондый хатының булу – зур бәхет ул. Балаларны тәүфыйклы итеп үстерегез». 
Кайтып җитеп, дүрт сәгать үткәч, безнең өйгә телеграмма килде. Анда: «Әниегез үлде, кайгыгызны уртаклашабыз», дип язылган иде...

Ул елны туктаусыз яңгыр яуды, октябрь аенда бик пычрак һәм суык булды. Әнкәйне Казаннан авылга алып кайттылар. Өйгә алып кертеп салгач, кечкенә булганга, күп нәрсәне аңламаучы кызларым: «Әбием, тор... Нигә әбием озак йоклый?» – дип, аның баш очыннан китмәделәр. 
«Мәет өстендә еларга ярамый», дигәч, без барыбыз да тешне кысып көчкә түздек, ә күңелдә бертөрле авыр таш утырган кебек иде. Көн шундый суык, ә әнкәйнең баш очында кинәт күбәләк пәйда булды. Ул беркая да китмичә, гел әнкәйнең тирәсендә генә очты. Җеназага килгән дин әһелләре: «Нәгыймә изге кеше, бу күбәләк шуңа аны сәламли, зурлый», – диделәр. Кайберсе исә: «Бу күбәләк – аның җаны, якыннары белән хушлаша», – диделәр. Ничек кенә дисәләр дә, әнкәй минем өчен изге булды... Аны өйдән алып чыгып киткәч, күбәләк тә юкка чыкты. Без исә, бер төркем хатын-кыз догаларыбызны укып, капка төбендә әнкәйне соңгы юлга озатып калдык... 

Шул елдан башлап бүгенге көнгә кадәр без авылга зиратка кайтып йөрибез, догалар укыйбыз. Әнкәйнең ягымлы карашы, зифа буе күз алдымнан киткәне юк.

Гомер бик тиз узып китте. Мин үзем дә инде 73 яшьтә. Ике кызым үсеп җитеп, үзләре дә икешәр балага әни булдылар. Кияүләрем минем өчен улларым кебекләр. Ничә еллар яшәп, алар белән бер тапкыр да сүзгә килгәнем юк. Кайнанамны һәм үземнең әниемне ничек хөрмәтләгән булсам, балаларым да миңа карата шундый игътибарлы һәм ихтирамлы. Шуңа күрә дә үземне иң бәхетле кеше итеп саныйм.

Мин үзем бумеранг законы булуга ышанам: «Ни чәчсәң, шуны урырсың», ди бит халык мәкале дә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшыга яхшы туры килгэнсез

    Хәзер укыйлар