Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Мәхәббәтле оя

Әти әнине ярата! Юк, алай түгел – алар бер-берсен яраталар! Безнең – киленнәрнең һәркайсы бу нигезгә аяк басып, бераз яшәүгә ачкан яңалык бу. Шулай бит ул: чит күз белән караганда гел күбрәк күренә...

Эльмира, Сәвия, Алинә САДРИЕВАлар
Кайбыч районы

Әти әнине ярата! Юк, алай түгел – алар бер-берсен яраталар! Безнең – киленнәрнең һәркайсы бу нигезгә аяк басып, бераз яшәүгә ачкан яңалык бу. Шулай бит ул: чит күз белән караганда гел күбрәк күренә... Әйе, безнең хәләлләребез ир-ат белән хатын-кыз арасындагы яратуның нинди булганлыгын күреп, гаиләдә яратуны тоеп үскән. Әни үзе әйтмешли – «мәхәббәтле оя»да! Сигезәү алар – алты ир бала һәм ике кыз. Һәркайсы берне алып, бергә барып – бер белән гомер итә. Әнинең яратуы безгә – киленнәренә дә мулдан. Аның белән һәркайсыбызны ихлас, эчкерсез мөнәсәбәтләр бәйли. Бу юлларга кушылып, биш килененең бишесе дә шулай дияр иде


Эльмира 
Мин – әнинең иң беренче килене. Без өйләнешкәндә Ринатка 28 яшь иде. Ирем генә түгел, калган туганнарының берсе дә ашыгып башлы-күзле булмады.  Башта эшләделәр, аякка бастылар, йортлар, машиналар алдылар, аннары гына әти белән әнигә кайтып: «Өйләнергә җыенам», – диделәр. Бу нигездә һәр туй турында шулай бер атна гына алдан белделәр.  Әти белән әнинең үзләреннән үк шулай башланган ул.

Сүз уңаеннан, кавышу тарихлары бик кызык – аларны... җырчы Усман Әлмиев таныштыра. Кайнатам Ризаэтдиннең армиядән кайткан көннәре генә була. Безнең Кошманда концерт куйганнан  соң, егетләр артистны олау белән Чәчкаб авылына озата китәләр. Әти дә аларга утырып бара.  Чәчкабтан ерак түгел бер авылда аның сөйләшеп йөргән кызы була: ул шуны күреп кайтырга ниятли. Усман Әлмиев исә Саимә әниләрнең күршеләренә фатирга керә. Әти белән әни шунда бер-берсен беренче тапкыр күрәләр. Үзе белән юл буе сөйләшеп килгән Ризаэтдин әтигә Усман Әлмиев ул чакта ниләр әйткәндер, әмма егет ул кичне Чәчкабта куна кала – концерттан соң Саимә әнине озата кайта. Ике атнадан инде алар өйләнешәләр, тагын бер атнадан туйлары була. Ул чакта гадәттә киленнәрне яртышар ел эшләткәннән соң гына туйлар ясаганнар әле... Үз әнием ул чакта бала гына булса да, аларның туйларын хәтерли. Әкрам бабамнар туйны чәйгә алганнар. «Мич башы кырына тезелеп, Риза абый нинди матур апаны алган, дип карап утырдык», – дип сөйли әни. Безнең әни үзе дә кайнанасы белән бер тапкыр сүзгә килмәде: әти үлгәч тә алар бергә яшәделәр. 

Бер авылдан булгач,  Саимә әни белән, әлбәттә, очрашкан-күрешкән бар иде. Әмма монысы башка бит аның... Иртәгә туй буласы көнне кичтән сеңлем белән Ринатларга өй киендерергә төштек: тәрәзәләргә яңа челтәр-пәрдәләр элеп менәргә. И-и, куркыта, каушата, оялдырта... Ишек бавына тотынган гына идем, ишек ачылып китте. Теге яктан әни чыгып килә икән. Кулында табак белән он. «Әйдә, кер, кер, иң яраткан киленем булырсың!» – диде ул шунда. Искә төшерсәм, хәзер дә күңелем тула.  Ят йортка аяк баскан кыз бала өчен шулкадәр дә җылы сүзләр булган бит болар...

Алар йортта унберәү иде, мин уникенче булып килдем. Шулкадәр тиз ияләштем! Беренчедән, Ринатның сеңлесе Миләүшә белән без классташлар – өйдә тагын бер якын кешем бар дигән сүз. Икенчедән, әни миңа карата беренче көннән үк бик җылы булды. Декрет ялына чыкканчы Казанда тордым әле. Бер атна эшлим, бер атна авылга кайтып торам. Үзебезнең Югары Кошманга борыласы юлны узып китәм дә, туп-туры Ринатларга барып керәм. Иремнең өйдә юклыгын дә беләм югыйсә – ул читкә, урман эшенә чыгып киткән чак иде. Туры алар капкасын ачып керүемә кайнанам бик сөенә иде... И-и, кайткан җиремә җыеналар: юалар, җыялар, пешерәләр-төшерәләр – миңа бер эш калдырмыйлар. Кечерәкләр өчен беренче көннән «дәү апа» булдым. Мин килгәндә Гүзәл 6 нчы класста укый. Гел онытылмый: икәү суга барырга чыктык шулай. Күршедәге дус кызына: «Синең дә шундый дәү апаң булсын идеме, Мәдинә?» – диде ул. Яратуы, якын итүе әллә кайдан сизелә! Әни аларны шулай көйләп куйган бит... Кайнанамның әнисе – дәү әни Ринатның зуррак энеләренә дә миңа «дәү апа» дип әйтергә куша иде, ә тегеләре көлә: «Ничек «апа» диик, ул бит бездән кечерәк», – диләр. 

Ярты елдан соң Марат «өйләнәм» диде. Аннары Миләүшә кияүгә чыкты, аннары Айрат өйләнде... Ике елга дүрт туй! Берсенә дә: «Азрак сабыр итегез», – димәделәр. Әни бик хәстәрле кеше ул, шуңа күрә атна эчендә туй ясау аңа берни тормый. Безнең туйга табынга куйган җебетеп әзерләгән алмаларын әле дә онытмыйлар. Кисмәк-кисмәк ясап куйган булган. 

Бала тугач та әниләрдә ун ай тордык әле. Бу вакытта Сәвия килендәш тә килгән иде инде. Безнең әни бик озак вакытлар гел шулай икешәр килен белән яшәде... Иртән торгач, әни белән өйдәгеләрнең бөтенесен кайсын-кая озатабыз, аннан ул: «Кызым, әйдә, иркенләп чәй эчеп алабыз», – дия иде. Шуннан соң гына эшкә тотынабыз. Гаилә зур бит – кунак табыны кадәр өстәл тора иде өйдә. Килгән һәр киленнең анда үз урыны булды, һәм ул урынга берсе дә утырмый иде. Әни беребезне дә аермый – һәммәбезне бертигез якын күрә. Киленнәр күп бит инде. Яңасы килгән саен, авылда: «Монысы ничек?» – дип сорыйлар икән. «Әйбәт!» – дип җавап биргән ул. «Сиңа гына гел әйбәтләр килә инде!» – диләр икән. «Улларым бәхетле икән – мин дә бәхетле», – ди әни. Аның кебек  кайнана булырга насыйп итсен: синең кәефең юк чакта дәшми кала белә. Ул һәрвакыт киленнәр яклы. «Бер сүз әйттермисең, алар түгел, без бит синең улларың», – дип ирләребез кайчак үпкәләп тә куя. «Килен-кияүләрегезгә карата йомшаграк булыгыз. Сүз ярасы салып, кешенең кадерле баласының хәтерен калдырмагыз. Кайчакта әйтәсе килгәнне дә әйтмәгез – шулай яхшырак булыр. Пәйгамбәребез дә дәшмәскә кушкан», – дип киңәш бирә ул безгә. Әни үзе нәкъ шулай яшәде! «Мин үзем дә кайчандыр килен булган кеше ләбаса», – ди. 

Уллары кемне сайлады – һәрберсен яратып кабул итте әни. Кайбер киленнәрен сорарга баргач кына күрде. Илшатның Эльвирасына 18 яшь кенә иде. Шәһәр кызы – күбрәк русча сөйләшә. «Кызым, мин русча белмим, син татарча өйрәнерсең инде, яме», – диде аңа әни җайлап кына. Ул килендәшебез татарча чын әдәби телдә генә сөйләшә хәзер әнә. Авылны да яратты – гел кайтып йөри.  Гөлфия килендәшебезне Айрат Мәскәүдән үк алып кайтты. Үзебезнең авыл кызы, әмма өйдән япь-яшь килеш чыгып киткән ул. «Мин әни янына кайтып кына эшкә өйрәндем», – ди Гөлфия.

Без бу йортка килгәндә дәү әни – кайнанамның әнисе дә исән иде әле. Кияве белән 27 ел яшәгән ул. Риза әти үзләренә бөтенләйгә күчеп килергә үгетләгәндә аңа әле 57 яшь кенә булган. Туганнарына кунакка барганда да: «Балаларны сагындым», – дип кире кайта торган булган. Безнең әни дә шулай: Алинә белән Илнурның өч баласы мәктәптән, балалар бакчасыннан кайтканны да сагынып көтеп тора. 

Әни кебек үк, әти дә безнең һәркайсыбызга «кызым» дип дәште. Нинди йомышыбыз төшсә дә, шунда ук үти иде ул. Әнигә дә һәр эшендә булышырга гына тора иде. Алар гомер буе бөтен эшне шулай бергә эшләгәннәр, барасы җиргә бергә йөргәннәр. Әти беркайчан әнигә авыр сүз әйтмәгән, тавыш күтәрмәгән. Илле елдан артык бик матур гомер иттеләр алар. Тату, дус булып! 

Сәвия 
Мин бу нигезнең бусагасын беренче тапкыр 1989 елның август аенда атлап уздым. Ирем Марат аларның икенче уллары. Без әни белән икебез дә бар авылдан – Чәчкабтан. Кошманга колхоз идарәсенә бухгалтер булып эшкә килгән идем. Менә шушы тырыш, булдыклы, тату нигезгә килен булып төшәргә дә насыйп иткән икән... Башка чыккан киленнәр арасында төп йортта иң озак яшәүчесе мин булдым. Әле үзебезгә күчкәч тә, баламны күтәреп көн саен әниләргә килә идем. Рәхәт җиргә генә киләсең бит ул... Килендәшләрнең үзара дус кызлар, хәтта бертуганнар кебек якын булуында әнинең өлеше бик зур. Мин килен булып төшкәнгә 33 ел була менә – ялгышып та сүзгә килгәнебез юк. Иң кече килендәшебез – төп йортта яшәүче Алинәне  кызыбыз кебек күрәбез. Безне бергә җыю, очраштыру өчен гел нинди дә булса сәбәп табып кына торды әни. Чакыра, һәм якын кунакларын көткән, кебек табын белән каршы ала иде. Килендәшләр бер-берсе белән якын булса, ир туганнар арасына да  киртә үсми бит...

Безнең әни бик зирәк хатын: балаларын эш белән тәрбияләгән. Аларның берсе дә гомерен әрәмгә үткәрми. Һәркайсы тырыш, һәрберсенең үз эше бар. Бездә, гомумән, бөтен кеше ике эштә эшли...  Тормышны алып баручы ирләр үстергән өчен без әнигә ничек рәхмәтле булмыйк ди?! Алар гомер буе әти белән әни сүзеннән чыкмады, бүген дә әни киңәше белән яшиләр. Бер борчуны да әнигә белгертмәскә тырыштылар. «Әнигә әйтеп тормагыз», – диләр иде. Әнинең сиксән яшьлек юбилеен да аңа бүләк итеп оештырдылар. Балаларга без дә шундый ук тәрбия бирә алсак иде дип хыялландым мин үзем. Хәер, алар барысын да күреп, сеңдереп үстеләр. Каядыр барырга кирәк булса – эш белән, ялга яки кунаккамы – әни безнең балаларны һәрвакыт берсүзсез алып калды. «Баланы кайда калдырып торыйм икән?» – дигән проблема беребездә дә булмады. 

Әни белән бөтен шатлыклар уртак безнең. Хәер, хәсрәт тә... Әти белән әнигә язмыш кайгыларны да тигез итеп бүлеп биргән. Әтисе белән энесе буранда адашып үлгәннәр әтинең. Әнинең әтисе сугыштан кайтмаган, бердәнбер энесе 19 яшендә сукыр эчәгесе шартлап үлеп киткән. Аларга уллары Рамил хәсрәте кушылды менә... Армиядән кайтканына бер генә атна иде. Сөлек кебек егет! Кеше кулыннан фаҗигале төстә гомере өзелде аның. Елый-елый әнинең күзләре начарайды. Әтинең йөрәге дә шул кайгыны күтәрә алмады...  

 Алинә 
Төп йортта яшәячәгемне белеп килдем, әлбәттә. Үз әнием дә бик озак вакытлар кайнана-кайната белән яшәде. «Алар каядыр китсә, өй буш кала», – дия иде. Бабай безне мәктәптән килеп үк ала иде, ә әби кайткан җиребезгә ашарга пешереп куя – әнигә дә рәхәт булгандыр. Өйдә олы кеше бар икән, балалар караулы дигән сүз. Менә без дә теләгән вакытыбызда концерт-театрларга да, кунакка да китеп бара алабыз – ул яктан җаныбыз тыныч. 

Әни әтигә: «Малайларның калганнары башка чыкты, Риза. Төпчеген дә көчләмик: торасы килгән кадәр яныбызда торырлар, чыгабыз дип әйтсәләр, каршы килмик», – дигән булган. Безнең Илнур белән андый теләгебез булмады. 

Килен булып төшкәч кабат укырга кердем – югары белем алдым. Рәхмәт, сессияләргә бер авырлыксыз чыгарып җибәрде әни.

Яшьли килдем бит – күп эшкә әнидән өйрәндем. Кияүгә чыкканчы ипи салып караган кеше дә түгел идем: ул елларда җир пайларына I сорт он бирделәр – ипине гел үзебез салдык. Элек һәрьюлы тугызарны сала идем, дип сөйли әни. Камырга бик уңган ул безнең.  

Төп йорттан кеше өзелми, авырдыр дип уйлый күп кеше. Мин авырлыгын тойганым юк. Бездә тәртип шулай куелган: бөтен эшне килендәшләр бергә җыелып күмәкләшеп эшлибез. Ул миңа кадәр дә шулай булган, мин килгәч тә үзгәрмәде. Язын өйне бергә юабыз, бәрәңге утыртабыз, чүпләрен утыйбыз, алабыз... Сөйләшә-сөйләшә эшләү шундый рәхәт безгә! Әти исән чакта ул көнне мунча яга иде, зур казанда аш пешерәбез, әни камыр куя... Балаларны да әни карап тора. Илнур белән безнең гаилә бизнесы бар – күп итеп сарыклар асрыйбыз. Элек сарык йонын да бергә ала идек, хәзер инде машинабыз бар  – үзем дә шактый остардым. 

Аш-мәҗлесләрне дә бергә-бергә үткәрәбез: килендәшләрем соңыннан  өстәлләрне чыгарып, савыт-сабаны юып, урнаштырырга да булышалар. Төп йорт килененә генә салыну юк бездә! Татулыгыбызга иң сөенгән кеше, әлбәттә, әни! 

Бездә бер матур гадәт бар: соңыннан бәйрәмне үз өйләрендә каршыласалар да, Яңа ел кичендә бөтен кеше төп нигездә – әни янына җыела. Бу – язылмаган бер кагыйдә кебек. Китапханәдә эшләгәч, мин генә клубка иртәрәк китеп барам: авылда Яңа ел чыршысын без үткәрәбез бит. 

Ураза, Корбан гаетләрендә дә шулай җыелабыз. Элек әти исән чакта абыйлар башта барысы да туры безгә килгән, аннан мәчеткә киткәннәр. Хәзер исә һәркем мәчеттә очраша да, гает намазыннан соң безгә кайта. Аларны зур табын әзерләп көтәбез. 

Кайнана белән яшәгән киленнән: «Ә сездә акча кем кулында?» – дип сорау гадәте бар. Без Илнур белән башта акчаларны әнигә кайтарып биргән идек. Аннан карыйм – ничек кайтарып биргән, акча шул килеш тора. Илнур кебек үк безнең абыйлар барысы да соң гына башлы-күзле булган. Өйләнгәнче алар акчаларын әнигә кайтарып бирә торган булганнар, ә өйләнгән көннән башлап үзләре тотканнар. Кем күпме кайтарган – һәрберсен аерым дәфтәргә язып барган әни. Банк кебек булган. Алар барысы да башка чыгасы кешеләр – үзләренә кирәк булачак, дип, ул акчаларның бер тиененә дә кагылмаган. «Терлек-туарны гомер-гомергә күп асрадык, үзебезнеке үзебезгә җитә иде», – ди. Марат абый бер җәйдә эшләп мотоцикл, икенчесендә машина алган. Аннан: «Әй, ашыктым, апалар янында йорт саталар – шуңа бик кызыктым», – дигән. Ә әни шулвакыт: «Синең акчаң бар бит», – дип, аңа үзе кайтарган акчаларны чыгарып биргән. Туйларында бөтен абыйларны шулай шаккатырган ул. 

Тагын бер нәрсә бар: безнең ирләребез беркайчан да балаларны тавыш күтәреп ачуланмыйлар. Әмма аларның һәрберсе: «Әти ни әйтер?» – дип тора. Илнур: «Әти дә безгә бер генә карый иде», – дип сөйли. Бу да әни тәрбиясе!  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы, мин гел эйтэм ойдэ олы кеше акыллы булса гына яшэу рэхмэт. Миндэ шушындый язмаларны укып, уземдэ шундый килен булырмын дип башыма сендереп ускэн идём. Кияугэ чыккач, кайнана андый булмады, кызганычка каршы. Мин эйбэт булсамда, мина эйбэт булмады. Ике килен без, икебезне болгатып тик Яши, но узе чиста кала ничектер. Гомергэ шулай дус булып яшэгез. Кайнанагыз алдында баш иям молодец! Шундый кайнаналар кубрэк булсын иде!

    Хәзер укыйлар