Логотип
Язмыш

Йолдызларга йолдыз атылганда...

«Галия белән Заһир» җыры
(«Галия» спектакленнән)
Әнгам Атнабаев сүзләре
Рим Хәсәнов көе
Йолдызларга йолдыз атылганда, 
Очрашканнар көннәр төн белән. 
Бу дөньяны белгәнемнән алып, 
Синең барлыгыңны мин беләм. 
           Кушымта:
Син кайда, мин шунда, Галиям, (Заһирым), 
Шатланам, елыймын һәм көләм.            
Мәхәббәт алдында баш иям, 
          Син кайда, мин шунда, Галиям (Заһирым)! 


Йолдызларга йолдыз атылганда, 
Йөрәгемә кунды ялкыны.
Бер ялкыны дөнья балкытырлык
Сөю булгандыр ул, ахыры.

Кушымта. 
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Гомерләре янып югала. 
Ә мәхәббәт гомерләрдән озын, 
Мәңге яна, мәңге җырлана. 
Кушымта.



«Йолдызларга йолдыз атылганда...» Кем икән соң бу Галия белән Заһир? Гади җир кешеләре түгел һәрхәлдә. Йолдызлар таган атынып уйнаган мәхәббәт дөньясыннан алар. Әле дә шундадыр кебек. Галия белән Заһир. Нурия белән Фидан. 

Бу ике шәхес башкорт театры сәхнәсендәге дәверне гәүдәләндерәләр. Әле узган елның декабрендә генә РСФСРның, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артистлары Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаров берсе – 80, икенчесе 70 яшьлек юбилейларын бәйрәм иттеләр. 
– Нишләп «Галия» спектаклен кабатлап куймыйсыз? – дип, тамашачылар еш сорый. 
– Аның өчен яшь Фидан белән яшь Нурия юк... – диләр режиссерлар. 
Чыннан да «Галия» спектаклендә бүтән артистларны күз алдына китерү, кабул итү кыенрак икән шул әле. 

Рифкать Исрафилов Таһир Таһировның (Башкортстанда 60-70 елларда популяр язучы, озак еллар КПССның Башкортстан өлкә комитеты өченче секретаре буларак та танылган шәхес – авт.) «Галия» повестен радиоспектакль итеп әзерли башлагач, композитор Рим Хәсәнов Галия образы өчен җыр язды. «Галия» радиоспектакль буларак та берничә ел яшәде әле. Аны 9 Май – Җиңү  көненә куялар иде. Халык яратты аны. Шуны күрептерме, Рифкать (ул чагында Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының баш режиссеры – авт.) «Галия»нең сәхнә вариантын эшләргә булды. Без дә бик теләп ризалаштык. Ул вакытта, узган гасырның җитмешенче еллар ахырында халыкта романтик рух көчле иде, ә «Галия»дә нәкъ шундый романтик мәхәббәт тарихы бирелә. Нурия Ирсаева ул чорларны бүгенгедәй хәтерли: 
– Җырның көе башка иде әле ул вакытта. – Нурия Ирсаева җырлап күрсәтә. Матур көй булган икән анысы да. Кызганыч, журнал битләре аша тыңлату мөмкинлеге юк. – Иске көе гади иде, ул салмак кына агып, колакка ягылып бара иде. 

...Репетицияләр башлана. Рим Хәсәновның әлеге Гафури театрында эшләгән чагы. Килгәләп йөри. Күңеле тыныч – көй язылган, эше беткән. Исрафиловның спектакльне көнкүреш диалогларыннан арындырып, көндәлек тормыштан өскәрәк күтәрергә тырышып йөргән көннәре. Күрәсең, бу шаукым композиторга да йога: ул аңа яңа көй яза. 
– Тегесе дә матур бит, кирәкми, – ди артистлар. Ә менә яңа көйне ишеткәч...
– Ул безне Галәмгә алып менеп китте дә йолдызлар арасына чәчте. Анда бернинди көнкүреш авазы юк иде. Спектакль дә искиткеч килеп чыкты. Без дә башкача уйный башладык. Җыр спектакльдән легенда ясады. 
Шуннан соң аны радиога яздырырга баралар. (Элек җырларны радиода гына яздыралар иде бит. – авт.) Ялгышсалар, өр-яңадан башлыйлар, хәзерге кебек туктаган җирдән башламыйлар. Төнге өчкә генә тәмамлыйлар.
– Шундый җырлар була: җырлый-җырлый да, тыңлый-тыңлый да туясың. Ә менә монысы, күпме кабатланса да, биздермәде мине. Ике генә җыр бар ул шундый: берсе – «Галия белән Заһир» җыры, икенчесе – Фидан башкаруындагы «Кышкы романс». Икесе дә Рим Хәсәновныкылар. Ул безнең театрда дәртләнеп, рухланып эшләде, бер-бер артлы шедеврлар тудырды. Бик күп спектакльләргә матур җырлар язды.

Кызганыч, театрдан киткәч, ул андый ук кимәлдә эшләмәде инде... 
Театр репертуарында «Галия» спектакленә кадәр дә җырлы спектакльләр бар иде. Әмма бу спектакль чыккач, бөтенесен каплады да куйды. Без кая гына гастрольләргә барсак та, Фидан белән Нурия теге җырын җырлар микән, дип сорыйлар иде. Спектакльне карар өчен авылдан авылга ияреп йөргән тамашачылар  күп була иде. 

«Миңа үз гомеремдә ике Галияне уйнарга туры килде. Берсе – Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ындагы Галия. Икенчесе – Таһир Таһировның «Галия» повесте буенча Рифкать Исрафилов куйган спектакльдә. Тамашачым мине шул ике образ аша аеруча яратты. Миңа әле дә Галия дип эндәшүчеләр бар», – дип яза Нурия Ирсаева үзенең 80 яшьлегенә чыккан буклетында. Галияне озын гомерле иткән яраткан артистыбыз бүген дә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә йолдыз булып яна. 





 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар