Логотип
Язмыш

Таяныч

Ярты гасыр матур гомер иткән күркәм парларга хөкүмәтебез бирә торган «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә узган ел Татарстанда йөз гаилә лаек булды. 



Алар арасында – Кайбыч районы Мөрәле авылында яшәүче Асия апа белән Миңгалим абый Гыйбадуллиннар да бар. Алар алты бала тәрбияләп үстергән!


Көзнең кышка кереп барган көннәре иде әле ул. Бер туктап, бер көчәеп, көзге салкын яңгыр иртәдән-кичкә кадәр яуды да яуды. Нигәдер берсе дә онытылмый хәтергә сеңеп калган: әнә шул бертуктамаган яңгыр да, әңгәмәдәшләремнән күңелемә күчкән җылылык, аларга соклануым... Һәм... кайтканда юл буе: «Их, бу дөньяларын түм-түгәрәк итәр кеше яннарында булса икән!» – дип уйлауларым. Аннан ул көнне алар күп тапкырлар әйткән «язмыштан узып булмый...»ны кабат-кабат исемә төшерүләрем... Әйе, алар язмыштан уза алса, бу язма язылмас та иде. Хәер, ялгышам, язылыр иде, әмма эчтәлеге башкача булыр иде. 
Миңгалим абый озак еллар агроном булып эшләгән кеше. Туган авылы Мөрәле кырларында заманында бодайдан иң яхшы уңыш алып, Мәскәүдә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медаленә лаек булган. Бүгенге көндә авылның имамы – хөрмәтле, мөхтәрәм зат. Хатыны Асия апа белән ил-көн алдында ялгышып та ата-ананың йөзләрен кызартмаган алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Мөрәлегә командировкага җыенып йөргән көннәрдә киленнәре Гүзәлиянең: «Минем кайнанам-кайнатам кебек яхшы кешеләр башка юктыр», – дигән сүзләре килеп иреште. Ул аларны мактап туя алмый дип тә әйттеләр. «Нәрсәсенә шаккаттың, тату яшәүче килен-кайнаналар кайда да җитәрлек», диярсез. Шөкер, җитәрлек, һәм алар булсыннар, күп булсыннар. Әмма бу үзгәрәк очрак шул. 



...2003 елның 1 декабре була ул. Әлеге дүшәмбе иртәсе Гыйбадуллиннар өендә нәкъ башка көннәр кебек үк башлана. Рифат район үзәгенә – Кайбычка эшкә чыгып китә. Аның артыннан ишек ябылганда, Асия апа һәрвакыттагыча көн дә әйтә торган сүзләрен кабатлап кала:
– Карап кына йөр инде, улым! 
Бер атна элек кенә Кайбыч-Колангы юлында авария булып, андагы фаҗига әле җанга шом салып торганга, «карап кына йөр»е башкачарак яңгыраса да, ана күңеле берни сизми. 
Гүзәлиянеке дә. Ә кичке якта инде барысын да өнсез иткән куркыныч хәбәр капка шакый: «Ике авыл арасындагы борылышта Рифат машинасы белән капланган...» «Үзе шылтыратып әйтмәгәч...» – дигән уе йөрәгенә инде ук булып барып кадалырга өлгергән хатын авыз ачып бер генә сорау бирә:
– Үлгәнме?
– Хәле бик авыр... – диләр.
Мизгелләре – сәгатьләр, сәгатьләре көннәр, айлар булып сузылган ике көн була ул. Өмет, ышаныч белән могҗиза көтеп үткән ике тәүлек. Аны «Бәлки, бәлки...» – дип, Рифатның яныннан бер адым китмичә, ирнең аңына килүен, керфекләрен күтәрүен, күзен ачуын сорап Ходайдан ялварып уздыралар. «Кулдан килгәннең барысын да эшлибез», – диләр район больницасында. Казаннан табиб чакырталар. Тик ул да өметләндерерлек бер сүз әйтми.
Өченче тәүлектә Рифат өзелә...

Үлем гел үкенечле була. Үкенечләр аларда да җитәрлек. «Никләр генә Казанга алып китмәдек икән?! Анда, бәлки, алып кала алырлар иде!» – диләр дә, үзләренә үк каршы төшеп: «Урыныннан кузгатырга ярамады шул», – дип өстиләр. Машинаның нигә юл читенә тәгәрәвен белмәү дә хәзергәчә җанга тынгы бирми. Әллә берәр җире төзек булмаган, әллә...
 
Ул авыр чакта кем-кемгә күбрәк таяныч булгандыр — анысын әйтүе читен.


«Әллә»ләрне санап китәләр дә, кабат аяк астының ул көнне коточкыч бозлавык булганлыгын искә төшерәләр. Рифат шул көннәрдә бу машинасын сатып, яңаны алырга җыенган. «Якшәмбе көндез машинасын юып, сатарга әзерләп, тәртипкә китереп йөрде, – дип сөйли Миңгалим абый. – Аны җирләгәч кенә әнисе белән күрдек – машинадан догалыкларны да алып куйган булган. Асия белән сөйләшәбез дә: «Егылганда янында догаларның берсе дә булмаган, әгәр булган булса...» – дибез». 
Киткәннәр артыннан гүргә кереп булмый – исәннәргә яшәргә кирәк. Ул авыр чакта кем-кемгә күбрәк таяныч булгандыр – анысын әйтүе читен. Гүзәлия: «Рифатның кырыгына кадәр өйдән дә чыкмадым. Әти белән әни мине бер минутка да ялгыз калдырмады. Хәтта аш-су тирәсенә дә якын китермәделәр», – ди. 
Дөньядагы иң олы хәсрәт – бала югалту хәсрәтен кичергән ана белән ата исә: «Әле ярый яныбызда Гүзәлия, оныклар бар иде», – диләр. Өйнең бар ямен алып киткән уллары гына түгел, күз алдыннан килен, аяк астын тутырып йөргән оныклары Энҗе белән Алмаз да югалса... Әйе, болын кадәр йорт бер мизгелдә бушап, тынып, шыксызланып калса...
Авыл җирендә хәсрәтне халык бергәләп күтәрә, бергәләп кичерә. Йөзенә бәреп сорамасалар да: «Инде Гүзәлия нишләр, әнисе янына кайтып китәрме 
икән?» – дип, аның киләчәк язмышы турында борчылып уйлаучылар булмый калмагандыр. Әмма иманым камил, авылдашларының берсе дә: «Киленнәре артык кашыкка әйләнер инде», – димәгәндер. Моңарчы ничек яшәгәннәре уч төбендәгедәй күз алдында булгач соң... Ә бит ирен югалткан киленнәрнең кайната-кайнана нигезендә, чыннан да, «артык кашык»ка әйләнгән чаклары да аз түгел. Төрле хәлләр, төрле очраклар бар: мал бүлә алмый еллар буе суд юлыннан кайтып кермәүчеләр, соң чиккә җитеп тәмсезләшүче­ләр, мондый чакта тагын да ныгырга тиешле тоелган туганлык җепләрен башка ялганмаслык итеп өзүче­ләр... Моннан кем ота да, кем оттыра – аңламассың. Яшь буын – дәү әти-дәү әниләрнең назыннан, җылысыннан, өлкәннәр – балдай татлы оныкларына яратуларын бирә алмаудан нәүмиз, мәхрүм кала. Югалту өстенә югалту гына була түгелме соң?!



Гүзәлия Мөрәлегә Яшел Үзән районы Мамадыш авылыннан килен булып төшкән. «Мин үзем дә ятим үстем, – ди ул. – Кызым Энҗедә барысы да яңадан кабатланды менә: әтидән калганда мин дә аның кебек икенче класста гына укый идем. Әни толлык ачысын 45 яшендә кичереп, безне ялгызы аякка бастырды». 
Аның да тол калып яшәгән еллары ирле гомер кичкән чагы белән инде тигезләшеп килә. Ул якта да тугыз ел, бу якта да... 
– Рифатыбызны җирләгәннән соң Гүзәлия авызыннан бер тапкыр да «китәм» дигән сүз чыкмады! – Бу сүзләрне Асия апа белән Галим абый беравыздан кабатлыйлар. 
– Без аны килгәндә үк кызыбыз итеп каршы алдык, – ди Асия апа. – Туй вакытында кунаклар каршында: «Өч кызым бар иде, син дүртенчесе булырсың», – дип үзенә дә әйткән идем. Без, чыннан да, Рифат бар чагында да әниле-кызлы кебек яшәдек.
Аннан ул килен белән ничек тату булу серләрен ача:
– Йортта килен белән кайнана арасында тавыш күп вакыт, беләсезме, нәрсәдән килеп чыга? Акчаның кем кулында булуын хәл итә алмаудан! Рифат белән Гүзәлия дә өйләнешкәннең беренче айларында хезмәт хакларын миңа кайтарып бирделәр. «Нигә әле бу балаларның акчасын мин тотып ятыйм? Өйләнмәгән улыбыз, кияүгә чыкмаган кызыбыз бар. Акча миндә булгач, үзенекеләргә бирәдер дип, киленнең шикләнүе бар», – дип уйладым. Аннан бер юк кына нәрсә алырга кирәк булса да, нигә миннән сорарга тиеш ди алар? Үз акчаларына үзләре хуҗа булсыннар. Яшьләргә юл бирергә кирәк. Килен белән кайнана матур яшәсен өчен ирнең хатынны – хатын, ананы – ана урынына куя белүе мөһим. 
Безгә Миңгалим абый кушыла:
– Гүзәлия ике бала үстерә – эшләгәненә урын җи­тәр­лек аның. Кием-салымына гына да никадәр ки­рәк! Утка, газга, телефонга, Интернетка үзебез түли­без. Ит тә алабыз. Безгә, олы кешеләргә күп кирәкми. Икебезгә дә пенсия килеп тора. Нәрсәгә җыйыйк аны? Җыйган чаклар да булды инде... Ә Гүзәлия, чыннан да, үзебезнең кыз кебек. «Бу кемегез?» – дип белмәгән кеше сораганда, мин һәрвакыт: «Төпчек кызыбыз», – дип җавап бирәм. Үзе дә, рәхмәт яусын, «әти, әни», дип кенә тора. «Әти, әни, мин киттем!» – дип чыгып китә, «Әти, әни, мин кайттым!» – дип кайтып керә. 
Әйе, Гүзәлия бик яшьли калды. Әгәр берәр яхшы кеше килеп чыкса, кем белә, бәлки... Тик безнең татар хатыннары алай ашыкмый әле ул! 
Килен-кайнана мөнәсәбәтләре турындагы сүзне дәвам итәбез. 
– Мин үзем 25 ел кайнана белән яшәдем. Зурдан кубып сүзгә килгәнебезне белмим, – ди Асия апа. – Әниләрне җирләп 7 ел узуга инде үзем кайнана булдым. «Әниләрне» дим, чөнки соңгы елларда үз әнием дә безнең янда торды. Алар вафат булгач, өйдә ишек бикләргә моңарчы йозагыбыз булмаганы ачыкланды. Балаларга күз-колак, өйгә тере йозак булган ике әни. Әле дә сагынам үзләрен...
Ә Гүзәлия ни уйлый, ул ни дияр? Килен кешегә кайнана-кайната алдында сөйләшергә уңайсыз булыр дип, кече якка чыгабыз. 
– Рифатсыз калганда утыз икедә идем... Кемдер бу яшьтә әле тормыш кына кора, кияүгә генә чыга. Әни дә, абыйлар да: «Үзеңә кара, кайтам дисәң, туган йортыңның ишекләре сиңа һәрвакыт ачык», – диделәр. Ирем белән матур яшәдек. Акыллы, кулы һәр эшкә ятып торган булдыклы кеше иде ул. Башына кигән кепкасын быел гына юдым – аны сагынган саен, «Рифат исе килә» дип кулыма ала идем... 
Мин моннан китүне күз алдыма да китереп карамадым бугай. Балалар турында сүз чыкса, әти: «Безнекеләр!» – дип кенә тора. Башка җирдә тагын кем аларга шулай яратып дәшәчәк әле! 
Ирем нигезеннән кузгалсам, тормышым ничек буласын кем белә?! Мин балаларыма мондагы шартларны тудыра аламмы, юкмы? Ә беркөн килеп алар миңа: «Хәлеңнән килмәгәч, нигә алып чыгып киттең?» – дисәләр? 
Тол калуның ачылыгын берәүгә дә теләмим. Мондый чакта: «Күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәннәргә сабырлык бирсен», дип юкка әйтмиләр... Әмма мин барыбер башка бик күп толлар кебек нужа күреп яшәмим. Әти бар бит! Димәк, ышаныч, таяныч бар! Бакча сукалату, бәрәңге утырту, бәрәңге алу... кебек эшләрдә башлап йөрүче – ул!  
Әни белән алар минем ярты расходымны күтәрә. «Акчаң кая, күпме аласың?» – димиләр. «Бу әйберне нәрсәгә алдың?» – димиләр. Өстемә берәр яңа кием-салым сатып алган чагында да бөтен әйткәннәре: «Бик яхшы булган, үзеңә ярагач...» тан узмый.  
Авыл советында бухгалтер булып эшлим мин. Эш бит, төрле хәлләр була, отчет вакытында соңга да калып кайтасың. Әти белән әнинең ялгыш бер авыр сүз әйткәне, кыек караганы юк! Безнең әни үзе дә гомер буе диярлек клуб мөдире булган, китапханәдә эшләгән. Театрлар, кичәләр оештырып йөргән, җәйләү­ләрдән кайтып кермәгән. «Күпме лозунг кына яздым!» – дип сөйли әнә. Ә ул бит әле алты бала анасы да булган. Өендә – ике карчык, кайнанасы сиксән тугызга, үз әнисе туксан икегә җитеп үлгән. Әти читтән торып институтта белем алган... Алар өйлә­неш­кәч тә әти: «Монда якларлык, булышырлык кешем дә юк, читкә генә китеп урнашыйк», – дигәч, әни: «Минзифа бердәнбер малай үстерде дә, Асия аны алып чыгып китте», дип әйтерләр», – дип, Мөрәледән кузгалмаган. Ике кат йорт-җир генә күтәргән алар! Әни шуңа да эшләгән хатын-кызның хәленә керә белә ул.  
Икенче зур таянычым – Рифатның туганнары. Алар бар да мине зурлап, хөрмәтләп тора, Энҗе белән Алмаз үзләренең ятимлекләрен сизмәсен, башкалар янында кимсенеп үсмәсен өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр.
 
 Ирен югалткан киленнәрнең кайната-кайнана нигезендә «артык кашык»ка әйләнгән чаклары аз түгел.


Энҗе, әйткәнемчә, әтисе үлгәндә икенче класста укый иде. Рифат аңа ул елны: «Киләсе җәйгә, кызым, сиңа компьютер алам», – дип вәгъдә иткән иде. Бала бит, әтисенең җеназасында шуны искә төшереп: «Хәзер миңа компьютерны кем алып бирә инде?» – дигән сүзне әйткән. Алдагы җәйгә Рифатның энесе Марат безгә компьютер кайтарды... Аларның берсенең дә – үзләренең дә, балаларының да компьютеры юк иде әле ул вакытта... Телефон белән дә шулай булды: башта минекеләргә алып бирделәр, аннары гына үз балаларына...
Бәйрәмнәрдә без егермешәр кеше җыелабыз – Аллага шөкер, барысы да кайтып йөри: Ринат та, Ризидә дә, Марат белән Ләйсән дә. Борындыктан Алсинә килә. Эш вакытларында да шулай күмәктән тотынабыз. Һәммәсен каршы алам, озатам – караңгы чырай күрсәткәнем юк. 
Өйдә әти белән әни булгач бик рәхәт миңа: балалар ачык ишеккә, кайнар ризыкка кайтып керә. Эштә тот­карланасы булса да борчылмыйм – өйдәгеләргә шылтыратып әйтәм дә тынычлап эшлим. Әниләр берәр җиргә кунакка гына китсә дә, өй бушап кала, яме югала – кыен. Әле менә көтмәгәндә килендәшем – Ринатның хатыны үлеп китте, әни бик озак анда балалар карашып торды. И-и сагындык, юксындык үзен!..
«Өй буш кала»... Асия апа белән Миңгалим абый да нәкъ шулай дип әйттеләр:
– Гүзәлия балаларны алып Мамадышка, бер генә көнгә кодагый янына кунакка китсә дә, өй буш кала, – диделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар