Логотип
Язмыш

Мин курчак түгел!

Гаилә таркалауга акчасызлык, көнкүреш мәшәкатьләре, хәтта хыянәт тә китерми кайчак, ә хөрмәт булмау ике арадагы күперне җимерә. Бергә яши башлагач, ашарга пешерүдән битәр,  иң элек ир ихтирамын яуларга кирәк икән...

 Гаилә таркалуга акчасызлык, көнкүреш мәшәкатьләре, хәтта хыянәт тә китерми кайчак, ә хөрмәт булмау ике арадагы күперне җимерә. Бергә яши башлагач, ашарга пешерүдән битәр, иң элек ир ихтирамын яуларга кирәк икән...

Алар – көнләшерлек пар. Ул баһадир кебек, хатыны аның янында курчакны хәтерләтә: кечкенә генә, чибәр һәм һәрвакыт матур итеп киенгән. Тормыш рәвешләре дә күп әниләрнең кызларына теләгән теләге: ир – таба, өйгә алып кайта, хатын – гаилә учагын саклый, балалар тәрбияли. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк? Кирәк икән шул. Моны Наилә гаиләдә 15 ел яшәгәннән соң гына аңлый.

    Вилдан белән алар студент елларында танышалар. Наиләне аның бик «текә» егет булуы җәлеп итә. Яшь чак – җүләр чак, дип, тикмәгә әйтмәгәннәр. Эше юк югын, акчасы булмаса да, машинасы бар әнә. Ә ул машинада ничек итеп җилдерә! Казан егетенең үз артыннан йөрүе дә ерак авылдан килгән кыз күңелен эретми калмый, билгеле. «Мин аны бөтен барлыгым белән яраттым», – ди Наилә. Дәрәҗәле урында эшләгән егетнең әти-әнисе улларының хәерче кызны өйгә алып кайтуын кабул итә алмыйлар. Тик башбаштак малайлары бәлки акылга утырыр дигән өмет белән теш кысып риза булалар. Чынлап та, өйләнгәч эшләргә кирәк дигән уй керә гаилә башлыгына.

Суган ташырга йөкче булып урнаша. Чөнки тәҗрибәсе юк, гамьсез улын янына алып, әтисе дә кеше көлкесенә калырга теләми. Наилә исә институт дипломын алып кайта да шкафка тыгып куя. Эшлисе килми аның. Бар хыялы: балалар табып, гаилә җылысын саклап яшәү. Беренче сабыйларын алып кайтканда Вилдан да әтисе янына урнашкан була. Бала бит, төпләнеп киткәнен күргәч, проектлау берләшмәсенә гади хезмәткәр итеп алган улын, карьера баскычы буенча күтәрә башлый ата. Хирыслыгы да бар, җитмәсә. Акча, хакимлек тәмен шунда татый Вилдан. Кызларына 5 яшь тулгач, бәхетне түгәрәкләп, малай алып кайталар, зур фатирга күчәләр. Бу вакытта инде Вилдан җитәкче кәнәфиенә утыра. Наилә исә балалары белән кайнаша. Үзен дә онытмый: фитнес заллар, матурлык салоннары юлына тузан да төшерми. Ирем янәшәсендә һәрвакыт  матур булырга тиешмен дип уйлый ул.


    – Дуслары мактап туя алмый иде мине. Өйдә бар яктан уңган, чибәр хатының көтеп утырганда эшләрең гөрләп бара, әлбәттә, диләр иде. Ир-ат дәрәҗәгә ирешер өчен иң элек тылы яхшы булырга тиеш дип саныйм. Авыр эш көненнән соң кайтып ял итә алсын өчен бөтен шартларны тудырдым. Авызына гына карап тордым. Яраткан кешеңә изгелек кенә эшлисе килеп тора бит ул.


    Улларына 3 яшь тулгач та аны балалар бакчасына бирергә ашыкмый. Әти кеше илтергә кушса да, баласын чит-ятлар кулына тапшырасы килми. Иреннән кимегән назларны, улыннан алырга тырыша ул. Вилдан җаваплы эштә, арыйдыр, дип юата үзен. Биш баласы булган иптәш кызы да балаларын үзе генә тәрбияләргә теләвен әйтә. Икәүләп балалар үзәге ачарга ниятлиләр. Белгечлеге буенча да балалар психологы бит әле ул, җитмәсә.  Ире дә куәтләп тора. Бизнес ачарга акча бирә. Үзәк турында тирә-юньдә дә белеп алалар. Балалар күп килә, ата-аналар рәхмәтле. Наилә, ниһаять, үзе акча эшли. Тик ул канәгатьлек хисе тапмый. Гаиләм дигән уй аңа һич тынгы бирми. Үзен хыянәтче итеп тоя башлый. Бөтен көчен якыннарына сарыф итә алмавына эче поша.

Эшне дә, гаиләне дә бергә алып бару мөмкин түгел дип саный. Аның бит хыялы бизнесвумен түгел иде, күп балалы матур бер ояда яшәргә омтыла ул. Дус кызлары да итәк тулы сабыйлары белән көнләштерә. Өченче баламны табам да өйдә генә утырам, ял итәм дип уйлый ул.

    – Үземә тиешле мәхәббәтне туачак баламнан алырга теләдем. Улым итәктән төште. Ә минем кемнедер карау теләге көчле. Ирем белән аралар суынганнан-суына бара. Бала хакында ишеткәч, аның да күзләрендә очкын күрдем. Бәлки иремне үземә бәйләргә, назларын кире кайтарырыга  тырышканмындыр. Авырга узгач бик куандым. Үземне идеаль хатын дип санадым. Кызганычка, балам төште (хәзер аңлыйм, икең бер җан булып яшәмәгәннәргә Аллаһы Тәгалә бала бирми икән шул). Бу минем өчен котокычкыч фаҗига булды. Депрессия башланды. Дөньяга туа алмаган җан мине бәхетсезлектән саклап калыр төсле иде бит! Бәлки кабат эшкә чыгарга туры килүен уйлап та борчылганмындыр. Чөнки иптәш кызым белән эшләргә җаным тартмый башлады. Өйдә – ирем, эштә ул идарә итә минем белән. Бизнеска кире кайтмадым (ә үзәк – балалар үсеше белән шөгыльләнүче иң популяр  мәйданнарың берсе хәзер). Кабат өй кошына әверелдем.


    Ә мөнәсәбәтләр суынганнан-суына бара. Наилә сәбәпнең нәрсәдә икәнен аңлый алмый. Шулай аптырап яшәгәндә аның күзләрен ачалар. Бер ир-ат шалтыратып, аның хатыны белән Вилданның ике елдан артык очрашып йөрүен сөйли. «Хатыным ике бала белән өйдән чыгып китте. Без аерылыштык», – ди ул. Назларның азаюына да, икешәр-өчәр көнгә генә түгел, хәтта Яңа ел вакытында командировкаларга чыгып китүгә дә җавап табыла.
    – Ничек инде шундый матур, бар яктан булган хатын өстеннән йөрергә мөмкин, дип баш ваттым. Әллә күкрәкләрем кечкенә, тешләрем кыек микән дип тышкы матурлыгымнан кимчелекләр эзли башладым, – дип искә ала Наилә. 


Ә сәбәп бөтенләй көтмәгән җирдә «качкан». Иренең сөяркәсе – аның кул астында эшләгән хезмәттәше бик максатчан, өлгер, тәвәккәл инженер-проектлаучы ханым булып чыга. Әнә бит балалар да үстергән, эштә дә карьера ясаган, үзен таба алмаган ирен ташлап чыгып та киткән (Сөләйман патша хикмәтләрендәге игелекле хатын булмаган ул). Шунда гына аңлый: ире белән бергә рухи яктан үсмәгән бит! Аңа күтәрелергә ярдәм иткән, үзе хакында оныткан. Аның белән бер дәрәҗәдә сөйләшә ала торган шәхес булырга кирәклеген уйламаган. Ә аларның өйдәге аралашулары да балалар тирәсеннән узмый. Соңгы вакытларда икәүдән-икәү калудан кача Вилданы. Сөйләшергә сүз табылмагангадыр, күрәсең.


Ишекне шап итеп ябып чыгып китеп булмый, балалар бар. Аларга яра салудан курка Наилә. Соңгы вакытта дини китаплар укыган хатын Аллаһы Тәгаләнең кичерергә кушканын белә. Төннәрен кайнарлыгын жәлләгән ире дә, ни гаҗәп, тезләнеп гафу үтенә. «Бөтен байлыкны үзеңә яздыртам, тик китмә генә», – дип такмаклап елый. Мал-мөлкәт кирәкми шул, Наиләгә гаилә кирәк. Тешен кысып гафу итә. Борчулардан көндез булса да котылып торырмын дип, эшләргә карар кыла. Көндәше кебек уңышлы хатын буласы килү теләге дә көчле була анда. Һөнәри яктан үсәм дә иремнең хөрмәтен яулыйм дигән максат куя.

 Наилә, белемен кабат яңартып, психолог кабинеты ачып җибәрә. Гаебен «юу» өчен ире дә акчасын жәлләми. «Ниһаять, синең максат барлыкка килде», – дип мактап та ала. Балалар белән эшләү ошый аңа. Тик борчулары күп булгангамы, башкалар проблемаларын хәл итү бик авыр була аңа. Үзең борчулы килеш ничек кешене бәхетле яшәргә өйрәтәсең? Баласын алып килгән аналар аннан еш кына сез логопед та түгелме дип сорыйлар. Наилә ул һөнәрне дә үзләштерергә уйлый. Психолог кабинетын ябып, логопед булырга теләвен белгәч, ире бала-чага уены дип кабул итә. Балам еламасын гына, теләгән һәр уенчыгын алып бирәм дигән мәгънә белән  акча тоттыра (бәлки, хәзер ник биргәненә үкенәдер дә). Укыганда ук эшли башлый Наилә. Бу һөнәрнең бик кирәкле булуын аңлый. Иң ерак районнарга йөрүдән дә тайчанмый.


– Дәрес бирергә барганда зур мерседесым белән йорт каршына килеп туктарга ояла идем. Читкәрәк яшереп куярга тырыштым. Кыйммәтле машинадан төшеп, 300 сумга эшләп йөрүемне дөрес аңламаслар кебек иде, – дип сөйли Наилә. 


Клиентлар артканнан-арта бара. Логопед эше нәкъ менә аныкы булуын, бу эшкә сәләте барлыгын аңлый ул. Ничә еллардан соң үзенә ышанычы арта. Иң мөһиме: балалар ярата. Үзенә карата хөрмәт, ихтирам тоя башлый. Аңа исеме белән генә түгел, әтисенең исеме белән эндәшәләр! Авыр сөйләшкән балаларның ата-аналарыннан рәхмәт сүзләре ишетү ничек рәхәт икән! Өйдә боларның берсе дә юк иде бит!  Кичләрен, китап-уенчыклар тутырылган тартманы күтәреп, алҗып кайтып керсә дә, бүгенге көннән зур канәгатьлек хисе алганын тоя. Ире дә башкачарак карый. Күзләрендә кызыксыну чаткылары күрә. Бергәләп яшәрбез дип төзелә башлаган йортларын кабат тергезергә керешә. Ә Наилә генә үзгәрми менә!  Ул Вилданны гына түгел, кешеләрне дә ярата икән. Ирен башка яктан ача ул. Баксаң, акча дип агуланып беткән, шул кәгазьләр өчен дустын да сатарга риза икән бит аның яраткан кешесе. Яратамы соң ул аны? Аңа бит хәзер «текәлек» түгел, рухи яктан бай булу кирәк. Бәхетле дә булмаган ул. 15 ел бары тик бер кеше өчен генә яшәгән, аңа гына хезмәт иткән. Сине яратсыннар өчен башта үзеңне ярату мөһим. Ул һәрвакыт Вилданны беренче урынга куйды. Ә ирләр үзеңне корбан итүне бәяли белмиләр. Әни-хатын янында «үсәләр» дә, үзләренә тиң күрми башлыйлар, читтән эзлиләр икән. Гомер бер генә тапкыр бирелә, ул яңача – үзенчә яшәргә тиеш. Ныклы карарга килә: аерылам.


Суд залыннан чыгалар да, икесенә бүленгән бер түбә астындагы фатирларына кайтып керәләр. Вилдан балаларны калдырмыйм, чыгып китмим ди, Наиләнең барыр урыны юк. Аерылышырга үзең теләдең, инде ничек телисең шулай яшә, дип, бөтен банк карталарын җыеп ала Вилдан. Баш күтәргән хатыннан үч алуны шуннан башлый. Анысына уфтанмый Наилә. Хәзер бит ул үзе акча эшли. Күп түгел. Матурлык салоннарына да ишек ябылыр хәзергә, тик бәхет өчен никадәр аз кирәк булганын аңлый инде ул. Заказлар арта, тик күп вакыт юлда уза.  Кабат кабинет ачарга кирәк дигән уй килә башына. Шул вакыттагы тәвәккәллегенә хәзер торып-торып шакката. Моңа кадәр кигән күлмәген дә ире алып кайтып биргән. Наилә, Вилдан балалар белән диңгезгә киткәч, бердәнбер байлыгы булган мерседесын сатып, кечкенә генә фатир ала. Шушында яшәрбез дә, кабинетым да булыр дип уйлый ул.


– Ул фатирны сатып алганнан соң килгән җиңеллекне аңлата алмыйм. Шунда балалар кабул итүне күз алдыма китердем дә, елап җибәрдем. Үземне бөтенләй башка кеше итеп хис иттем. Хәтта сулыш алулар да җиңелрәк тоелды. Ниһаять, тормышны яратканымны аңладым. Ничә елдан соң якты киләчәгемә өметем уянды. Диңгездән ирем белән балалар да кайтып төште. Ял иткәнгәме, бик шат иде ул. «Әйдә, киредән матур итеп яши башлыйк әле», – ди. Ә мин машинаны сатып, фатир алуымны хәбәр иттем. Ул аны нигәдер минем хыянәтем итеп кабул итте. Минем бүләгемне сатарга хакың юк иде, дип үпкәләде.

Бүләк –  бер генә кешегә ясалган бердәнбер була ул. Казан урамында шундый ук маркалы, шундый ук төстәге машинада сөяркәсе җилдергәнен белеп яшәдем. Миңа кадәр аңа алып бирә ул бүләкне! Үзен кулга алып гафу үтенсә дә, бергә булырга кыстаса да, күңелем эремәде. Эремәячәк тә! Мин хәзер үземә нинди кеше кирәк булганын беләм. Вилданда булмаган бөтен сыйфатлар булырга тиеш анда. Ул кешенең очраячагына да шигем юк. Ышанам! Тагын берничә атнадан үз кабинетымны ачып җибәрәчәкмен. Шунда яшәрмен дә, эшләрмен дә. Яратмаган кешең белән бер түбә астында яшәүдән дә зур җәза юк икән ул. Мин шалашта яшәргә дә риза. Урамда калмаячакмын, чөнки эшем бар, һәм мин гаилә тормышында яшәп ала алмаган рәхәтлек алам. Өйдән чыгып китәргә көч туплыйм. Балаларым, әти белән калабыз, диләр. Аңлыйлар: әлегә мин аларга берни бирә алмыйм, ә Вилдан көн саен кыйммәтле бүләкләр күтәреп кайта.

Алар өчен дә артларыннан җыештыручы булып кына йөргәнмен икән. Иң җанга тигәне дә шул: иремә кол булып, балаларымның да хөрмәтен югалтканмын. Тик кайчан да бер бәхетнең байлыкта булмавын, дөньяда мәхәббәт, җылы мөнәсәбәтләрнең мөһимрәк булуын аңламый калмаслар. Шул вакытта әни кирәк булыр. Әлегә мин шәһәр буйлап җәяү йөрсәм дә, рестораннарга кереп ашый алмасам да, үземә затлы киемнәр ала алмасам да, бик бәхетлемен. Яраткан эшем белән бергә яңа матур тормыш башларга җыенам. Анда мин тәмле итеп ашарга пешереп, өйдә утырган курчак түгел, ә шәхес булачакмын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар