Логотип
Язмыш

КОҢГЫР БОГА ҺАУ-ҺАУ! № 2.

Башы: http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=4012

ИКЕНЧЕ ДӘФТӘР
Ниһаять, 1947 ел килде. Көннәрдән бер көнне Манарит каяндыр патефон алып кайтты. Бу мин күргән нәрсә түгел иде. Шушы кечкенә авылга каян килеп чыккандыр ул байлык? Патефонлы кешенең нинди зур «бай» икәнен аңлар өчен аны узган гасырның җитмешенче елларындагы машиналы кеше белән чагыштырырга мөмкиндер. Анда Фәридә Кудашева, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Усман Әлмиевләрнең пластинкалары бар иде. «Идел», «Шомыртым», «Уел», «Салкын чишмә», «Фазыл чишмәсе», «Озата барма» һәм башка шундый киң билгеле җырлар... Минем моңа кадәр мондый да көчле татар халык моңнарын ишеткәнем дә, тыңлаганым да юк иде. Җидегән авылы табигатьнең оҗмах кебек җирендә урнашкан. Аның матурлыгын бары тик шагыйрьләр генә сурәтләргә сәләтле. Күз алдыгызга китерегез: биектәге Кралов урманнарына менеп кунаклаган кояш батуга бара. Бар тирә-якны алтын шәфәкъ нурлары күмгән. Әлегә кадәр дөньяны яңгыратып аккан «Аюлы Кул» чишмәсен Фәридә Кудашеваның сихри моңнары баскан. Ятимлек, ачлык, ялангачлык. Әмма моң исән, моң яши!..

Идел ярларына басып,
Карап тордым Иделгә.
Минем кайгыларымны да
Илтеп сал дип диңгезгә...


Бу җырларны, бу кадәр моңнарны йөрәгемнән үткәреп, мин шушы минутларда шушы җырлардан аңлы, моңлы, мәгънәле, сабыр һәм түземле булырга өйрәндем кебек. Квч тъ. батырлык, тәвәккәллек тә алардан килде кебек. Алар мине кимсетелү тойгысыннан, вакчыл үчтән, буш гайбәттән, кеше хакын чәйнәү гөнаһыннан тартып чыгарды. Шушы кечкенә авылда, әле мин кагылып-сугылып яшим дигән гаиләдә күзгә күренеп үстем. Бәлки миңа шулай тоелгандыр. Мин ялгыз түгел икәнмен дигән уй килде миңа. Мондый үлемсез кәйләр бар чакта кеше ялгыз була алмый икән, дип уйладым. Без бик зур икән. Без - халык икән!..

Күңелемдәге кара борчуларым агара, иңемдәге йөгем җиңеләя иде бу моңнар белән моңланганда. Мин ул җырларны әле дә җырлыйм. Патефон бездә өч кенә көн торды. 

Әмма ул миңа гомерлек бәхет тойгысы бүләк итте. Кыска гына вакыт эчендә шушы көйләрне, көйләрнең сүзләрен отып алуым белән бик канәгать идем. Кайчакта кыерсытылуларым белән бу гаиләгә үпкә сакласам да, шушы патефонны алып кайтып, миңа мәнгелеккә моң тойгысы бүләк иткән Манарит абзыема бүгенге көнгә кадәр рәхмәтлемен. (Шушы урында әйтеп китү урынлы булыр: Рәхилә әби һәм аның улы Хәниф абзый күптән инде вафат.  Урыннары җәннәттә булсын. Миңзыя апа исән - Копейскида, Манарит абзый исән - Җидегәндә, Венера, минем классташым һәм яшьтәшем, исән - Уфа янындагы совхозда яши. - А. X)
Беркөн кичке ашны ашаганда Манаритка тагын теге кара нәрсә чыкты. Мин барысының урыннарыннан торып китүен көтеп тормыйча, тышка чыгып киттем. Аягымда оек, өстемдә күлмәк кенә, башымда бернәрсә дә юк. Аның каравы, шунысы хәтердә калган: кап-караңгы төн; баш өстемдәгә күк гөмбәзе якынлашып килгән язның тәлгәш-тәлгәш йолдызлары белән тулган иде. Беркая барыр урыным юк. Бары абзарым гына бар. Әмма ярлы булсам да, буем гарьле  иде. Мин аш күрмәгән ата баласы да түгел. Мин маллы бала. Абзарда мине аңлаган җан иям - Марусям - Коңгыр Богам бар. Ул күптән түгел бозаулаган иде. Маруся ятып тора иде. Ул шулай яткан килеш арткы сул ботын миңа утырырга җайлаштырды. Ә уң аягын мине кочаклагандай итеп куйды.

Җылы, үзе мыш-мыш тын ала, күктәге йолдызлардан төшкән яктылык аның күзләрендә нур булып айкала иде. Мин бу юлы еламадым. Миңа күктән ниндидер аһәң килде. Ул Аллаһым иде. Миңа белгән догаларымны укырга кушты. Абзар эчендә бер кат күлмәктә белгән догаларымны укып җылындым мин. Тынычландым. Инде бәгърем ныгыган иде.
Тынычлангач, уйландым. Кая китәргә? Нишләргә?
Миңа бит әле нибары ун гына яшь!.. Мин үземнең артымнан чыгуларын көттем. Чыкмадылар. Абзар ярыгы аша тәрәзәләргә карыйм. Ут сүнде. Яттылар. Тагын беразга биредә калырга булдым. Бәлки йокла-маганнардыр, мине эзләрләр, дип көттем. Маруся әкрен генә минем кулларымнан ялады. Мин аны күзләреннән сыйпап яратырга иттем. Кулларым чыланды. Сыерның күз чокырлары яшь белән тулган иде.
Шактый вакыт үтте. Төн таңга авыша башлады.
Өши башладым. Керергә булдым. Ишек бикле түгел иде. Песи кебек, сиздермичә генә урыныма менеп яттым. Җылына алмадым. Дер-дер калтырый идем. Шулай, өшеп, таң аттырдым. Икенче көнне мәктәпкә бара алмадым. Ут кебек яна идем.

Шуннан бер кичне алар мине Марусям белән бергә Мәгузә апаларга илтеп бирәбез, диделәр. Әтиемнең иң кечкенә сеңлесе Мәгузә апам Башкортостанның күрше Федоровка районында Болгар дигән кечкенә авылда кияүдә иде. Моны ишетеп, бик сөендем. Мин аны бәләкәй чагымнан ук күреп үстем. Без Александровскийда торганда ул безгә утырмага килеп, озак-озак кына торып та китә иде. Минем китәсемне ишетеп булса кирәк, бер як күршедә яшәүче Ямалетдин абзыйның хатыны Кәримә апа улы Рим белән безгә керделәр. Кәримә апа, мине бераз сөйләндереп-сөендереп, башымнан сыйпап-сыйпап ала иде. Бу миңа чынлап та рәхәтлек бирә иде. Бу кешеләр Манаритларның әтиләре ягыннан туган иделәр. «Без сиңа шундый өйрәнгән идек, киттем диеп, безне онытма, үскәч тә килеп тор, биредә синең якын кардәшләрең яши. Без барыбыз да сине көтәрбез, син тиздән зур булып үсеп, искиткеч яхшы кеше булачаксың, кайгырма», - дип, күңелемне күтәрергә тырыштылар.
Ә күңелем минем болай да күтәренке иде. Миңа шунда әллә каян әллә нинди кыюлык килде. «Хәзер мин сезгә үземнең патефонымны уйнатып ишеттерәм», - дидем дә, башымны иеп, әкрен генә җыр башладым:

Әрәмәләргә керсәм, үлән сирәк,
Сәхрәләргә чыксам, җир җиләк.
Эчемдәгенә минем утлар яна,
Ник җилкенә икән бу йөрәк?


Бу «Уел» иде.
- Тагын! Тагын! - диделәр болар.

Икенчесен, «Гөлъямал»ны башлагач, җырыма Рим дә кушылды. Ул миннән бер генә яшькә бәләкәйрәк, без бер сыйныфта укый идек. Тирә-яктан күршеләр дә җыелып өлгерде. Кемнәрдер мышык-мышык елый иде. Мин әле ул чакта һәркемнең сугышта ирен, абыйсын, туганнарын югалтканын, безне тыңлаганда, аларның шул кадерлеләрен искә төшереп елаганлыкларын аңлап җиткерми идем. Җидегәннән чыкканда мин еламадым. Ә менә сыерым Маруся: «Бозавым кала!» дип елагандай күренде. Аның күзләреннән, кешенеке кебек, чөгермәкләп яшь акты.

...Миңзыя апа, икене кунганнан соң, кайтып китте. Ул киткәч, Мәгузә апа белән җизнәм мине ничек итеп яңадан өченче сыйныфка укуга бирү турында киңәштеләр. Укытучыбызның исеме Мөнәвәрә апа икән. Өйләгәчә өченче-дүртенче, өйләдән соң беренче-икенчеләр укый. Менә бит ничек: унике йортлы авылда да дүрт сыйныфлы мәктәп бар!.. Нинди зур бәхет!.. Мин өченчене «бишле»гә генә тәмамладым. Чишмә шактый еракта иде. Җизнәм: «Әле бәләкәйсең, сөягең катмаган, сиңа көянтәләп су ташырга иртәрәк», - дип, суга җибәрми иде. Әмма мин сыерым Марусяны үзем карарга - ашатырга, үзем ташып су эчерергә тырыша идем. Ун яшемнән мин аны үзем сава башладым.
Алар мамык кәҗәләре асрый иде. Бик оста итеп шәл бәйләргә өйрәндем. Бу якта хатын-кызлар, бигрәк тә кияүгә чыкмаган кызлар, беренче кар төшү белән күрше авылдагы туганнарына утырмага барып, сәке өстенә менеп кунаклыйлар да, җырлар җырлап, шәл бәйләү, чигү чигү белән шөгыльләнәләр иде. Миякә, Стәрлебаш, Федоровка тирәләре - барысы да шәл бәйләү һәм асалы палас сугу осталары яшәгән төбәкләр. Мин дә бу һөнәрләрне тиз үзләштереп алдым. Апа мамыкны эрләп бирә. Мин унбер яшемдә дүрт читле-урталы мамык шәлләрне үзем башлап, үзем бетерә идем.

Менә май ае килде. Бәрәңгене йорт янына гына түгел, яланга да чәчтек. Ул вакытта минем Мәгузә апама нибары унтугыз гына яшь булган. Ул 1928 елгы иде. Җизнигә килгәненә ике ел булган. Балалары юклыкка икәүләп ачыктан-ачык кайгыралар иде. Яландагы бәрәңгеләрне утау-күмү минем өстә булды. Мин бу эшне яратып эшли идем. Йорт янындагысын апам карый, мин - яландагысын. Сәгать иртәнге алтыда ук килеп җитәм, чык кипкәнен бераз көтәм дә, көн эссергәнче, җырлый-җырлый, кара туфракны тәпәлим генә! Урман ягыннан олы юл үтә иде. Аннан авыл яшьләре гармун уйнап, җырлап колхоз эшенә бара... Саф һава. Мине кимсетүче-кыерсытучы юк. Яраткан эшем бар. Урман. Җырчы яшьләр. Бу минутларда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Тик миннән аерылып Байтимердә калган әниемне, Җидегәндә калган бозавымны сагынып кына елый идем...

Көзен дүртенчегә киттем. Өйгә эшләремне укытучы өйгә эш биргәндә үк чишә, еш кына мәктәптә үк эшләп кайта идем. Кайткач, баш күтәрми шәл бәйли идем. 1948 елның март ае килде. Беркөнне Мәгузә апам миннән олырак Мәдинә дигән кыз белән икебезгә аяклары бәйләнгән ике каз биреп, шушы казларны Айтуганга тапшырып кайтырга кушты. Төштән соң, казларны күтәреп, юлга чыктык. Тәтер бездән дүрт чакрым чамасында. Аннан Айтуган юлына чыканчы бер чакрым чамасы барырга кирәк. Тәтердән Айтуганга сигез чакрым. Җәмгысы унөч чакрым чамасы юл булып чыга.
- Тәтергә җиткәнче тау гына төшәсез, аннан авыр булмаячак, - диде Мәгузә апам юлга чыкканда.
Аны-моны уйламыйча, бисмиллаларыбызны әйтеп, юлга чыктык. Бераз гына себертеп тора иде. Авылдан чыккач, җил көчәеп, безгә каршы исә башлады. Ишелеп кар яварга тотынды. Тирә-якны безнең таулы якларда була торган караңгылык биләп алды.

Аяклары бәйләнеп, капчыкка салынган, капчыктан томшыклы башлары гына күренеп торган казларыбызны кочаклап, атладык та атладык. Безгә башта урман эченнән, аннары тигез кыр буйлап барырга кирәк. Буран шулкадәр дә көчәйде ки, без алдыбыздагы агачларны да күрми, авып-түнә итенәбез. Моңа кадәр түзеп килгән казларның да табигатькә һәм аларны җәфалап килүче - безләргә ачулары кузгала башлады. Каз, аягын аякка куеп, баса, кагына, башны, битне чукый. Бер караганда, башын артка каратып, култык астына тыгып барырга мөмкин булган да бит, бу минем зиһенемә килмәгән, аннан, авыр каз күтәреп килергә көчем җитми, ибен-җаен дә белми идем шул. Каз минем бер йомшак ягымны белеп алды: бишмәт эченнән шәлемне тартып чыгара да, башымны чукый, битне кыйный, талый, канатлары белән суга. Каз белән көрәшеп хәлләр бетте. Мәдинәгә: «Әйдә, кире борылыйк», - дим. Ул, шуны гына көткәндәй, бер сүзсез риза булды.
Әле генә түшәлеп өлгергән көрттә юлны югалттык. Аяк астындагы каты юк булды. Кая телибез, шул тарафка атлыйбыз, кая телибез, шунда басабыз. Килгән ягыбызга кире борылдык.

Бераздан бездән ерак түгел арадан җемелдәп утлар күренә башлады. Ул утларга юнәлеш тотсак, безгә сулга таба барырга кирәк иде. Бара торгач, бу утлар югалды да куйды. Нәрсәләргәдер абынабыз да егылабыз, абынабыз да егылабыз. Хәлебез бетте. Казларны күтәрү түгел, үзебезне күтәртә башлады. Җитмәсә, казлар тик тормый, сугыш чукмарларына әйләнеп, гайрәтләрен арттыра гына баралар. Кинәттән җылы булып китте. Җил дә әкренәйгәндәй, буран басылгандай тоелды. Тирә-ягыбыз да ачыграк куренә башлады. Карасак, инәкәйгенәм, без зур зират эчендә - кабер ташлары арасында утырабыз икән...

Инде ерак та түгел чын утлар да күренде сыман. Каршы барырга хәлебез генә юк. Казларны чак-чак  кына тыеп торабыз. Без Мәдинә белән алмашлап кычкыра башладык. Читтән тыңлап торган кешегә бәлкибу минутта улаган бүре балаларына охшаган булганбыздыр. Безнең тавышка казларыбыз да га-га-галап сөрән салырга тотынды. Безне кулларына утлар-фонарьлар күтәргән кешеләр килеп тапты. Алар кичкырын салам эскертләрен фермага тарттыручылар булып чыкты. Өч үсмер егет.
- Зиратта нишләп утырасыз? - дип сорыйлар болар шаркылдап көлеп. - Кияү эзләргә монда килдегезмени? Курыкмыйсызмы?
Берсе сөйли, калган икесе авызларын ерып көлә.  Без, ун-унике яшьлек үсмер кызлар, чынлап та куркуга калдык.
- Курыкмагыз, курыкма, әйдәгез, теләсәгез, безнен арттан! - дип, алар китеп тә барды.
Без бик барыр идек тә, хәлебез калмаган. Җитмәсә, минем аякларымны пималар кырган, атлый алмыйм.  Таланган, телгәләнгән битләрем ут кебек яна. 
- Калмыйк! Калмыйк! - дип, Мәдинә казының муенын борып тотты да, аларның артыннан атларга тырышты. Күп тә үтми бер үсмер кире борылып килде.

Мин чынлап та атлый алмас хәлдә идем. Оялсам да, шушы хакта үсмергә әйттем...
- Болай булгач, син бәлане дә казың белән бергә күтәреп барырга туры килә инде... - диде ул уфырып. Аннан аркасын куеп җиргә чүгәләде. - Мен, Сөембикә-ханбикә!..

Мәдинә көлә генә!.. Ул арада егетебез нәрсәгәдер абынып егылды. Мин исә казымны кочаклаган килеш башым белән көрткә кереп чумдым. Күрәм, ниндидер эскертләр, һәм тәрәзәсеннән ут төшкән кечкенә өй. Ишекне ачтылар. Биредә бер кыз да бар иде. Өй эче төтен. Тын алып та булмый. Салам ягалар. Мич иске бугай, төтенне кире кайтара. Түрдә сәке һәм эскәмия. Бу Тәтер-Арыслан фермасының малчылар йорты икән. Егетләребез: «Әйдәгез безнең белән бергә клубка биергә!» - дип чакырып азапландылар да, безнең нинди биючеләр икәнлегебезне үз аркаларында татыган кеше буларак, кул селтәп, авылга төшеп киттеләр. Бераздан малчылар сәке өстенә бер чиләк көлдә пешкән бәрәңге, өч агач савытта кайнаган су куйдылар. Ашыйсың килгәч, бәрәңге төтен аша да яхшы күренә. Эреп туңган кардан йомшап, бераз эри башлаган килеш, почмактагы бәйле каз кебек күзләрне инде йокыга да чалшайган идем. Бит каздан алган яралар тоз сипкән кебек төтендә, караңгыда йөземне юньләп күрмиләр.

Тор, бераз бәрәңге капкалап, кайнаган су эч, - дип айга-вайга куймыйча кыстагач, килешмәс дип, торып утырып, Мәгузә апа биреп җибәргән янчыктан бер ипи, бер йомарлам май һәм бер шакмак шикәр чыгарып бирдем. Барыбызга да тигез итеп бүлделәр.

Күпме йоклаганбыздыр, ишек шакыган, казлар  каңгылдаган (аяк тавышын беренче булып казлар  сизә!) тавышка уянып киттем. Ишектән тышкы салкынның аклы бураннарын ияртеп, җизнәм һәм  күрше Мансур абзый килеп керде. Алар безне төн буена агач төбен калдырмый эзләгәннәр. Без үзебезне кемнәр һәм ничек коткарулары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирдек. Җизни минем аягымдагы чиләнеп беткән яраларны күреп бик бетеренде. «Вәт бит, балдыз! Вәт бит, балдыз!» - дип кабатлады ул туктаусыз. Мәдинәне, бераз яктыргач, Болгарга алып кайтырга дип Мансур абзый белән калдырып, мине толыпка урап, атта Айтуганга алып китте. Үзебез белән чанабызга казларны да алдык. Казлар да арыган, инде алар гаугалашмый һәм канатларын да какмый иделәр. Ат леңгер-леңгер йөгертә. Чана чалулый. Мин толып эчендә җылынып, йокыга киткәнмен. Җизнинең кем беләндер сөйләшкәненә уянып киттем, толыптан башымны чыгардым. Инде ярыйсы ук яктырган. «Яшерган аермасы»н узганбыз икән. (Яшерган дигән авыл, «Яшерган аермасы» - юл чаты атамасы - А. X). Чанабызда таныш түгел юлаучы утыра. «И-и-и, бу кыз төне буе ире кыйнаган хатынга охшаган бит, - ди ул минем йөземә карап. - Кайда бу кадәр тукмалдың?» Җизни миңа карады да телсез калды. Теге төтенле, караңгы мал йортында йөземә дә карамаган җизни: «Вәт бит, балдыз! Вәт бит, балдыз!» - дип, яңадан чана тирәсендә өерелә башлады.

Гарьлегемнән елап җибәрдем.

дәвамы: http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=4573

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар