Логотип
Белгеч киңәше

Начар һәм яхшы кредитлар

Кредит тормышыбызга ныклап үтеп керде. Шул ук вакытта аны начар һәм яхшыга бүлеп карарга кирәген белеп бетермәүчеләр дә бар.


Ләйсән ХАЛИКОВА,
финанс белгече


– Кредит тормышыбызга ныклап үтеп керде. Шул ук вакытта аны начар һәм яхшыга бүлеп карарга кирәген белеп бетермәүчеләр дә бар.
Әгәр алган кредитыбыз нинди дә булса керем китерә икән, аны яхшы кредит дип карарга мөмкин. Ә юк-бар сатып алулар, күңел ачулар өчен алынган бурыч, киресенчә, начар дип атала. 
Бер үк кредитны яхшы яктан да, начар яктан да карарга була. Әйтик, кредитка автомобиль алабыз, ди. Әгәр машинаны модада булганга яки кешегә күрсәтү өчен генә алабыз икән, андый кредитны начар дип карыйбыз. Ә инде яшәү урыныннан еракта әйбәт хезмәт хаклы эш тәкъдим итсәләр,  бу очракта кредитка машина алсак, ул безгә керем китерергә ярдәм итә булып чыга. Шул автомобиль белән таксига эшкә урнашырга мөмкин, андый очракта да кредитны яхшы дип карый алабыз.

Фатир алуны да ике яклап карарга була. Бер яктан караганда, кредитка фатир алабыз икән, ул безгә ниндидер актив китерергә тиеш. Аны арендага биреп торырга уйласак, аннан керә торган керем чыгымнарыбызны, амортизацияне (әйберләрнең тора-бара тузуын исәпкә алып санала торган бәя), инфляцияне капларлык булырга тиеш. Әгәр фатирны «ун елдан баламның шәһәргә укырга керәсе бар», дип кенә алып куясың, кулланмыйсың да, арендага да бирмисең икән, аның үзкыйммәте һаман төшеп барачак. Моны инде яхшы кредит дип карап булмый. Өченче очракны да әйтеп китик. Яшь гаиләнең яшәр урыны юк, ди. Фатирны арендага алып торуга күп акча кирәк. Ә инде ипотека алсаң, процентлар түлисе. Берәү, мин банкка 20 ел ипотека түләгәнче, иң яхшысы арендага алып торам, дияргә мөмкин. Ә кайберәүләр, кешегә аренда түләгәнче, үз өем өчен түләп барам, ди. Шулай дип уйлап, ипотекага фатир алсаң, ул турыдан-туры ниндидер керем китермәсә дә, яхшы кредит булып саналырга мөмкин. Мондый очракта ничек кулайрак буласын һәр кеше үзе хәл итә. 

Ял итәргә бару өчен кредит алучылар күбәйде. Ял итеп кайттык, барысы да шәп, кәефләр күтәренке, ләкин кредитны түләргә кирәк бит. Отпускка барып кайтудан баерак булдыкмы, юкмы? Әлбәттә, рухи яктан баеганбыз, күңелебез тынычланган, эшләргә дәрт кузгалгандыр. Ләкин анда барып кайтканнан матди яктан баемадык. Шуңа күрә мин моны начар кредитка кертәм. Икенче яктан караганда, ялдан ниндидер идеяләр алып кайтып, аларны шундук тормышка ашырып, акча эшли башласак, моны, әлбәттә, яхшы кредитка борып куярга мөмкин.
Шулай ук туй уздырырга кредит алалар. Аңлашыла инде, матур итеп оештырасы килә. Ләкин туй үткәреп әле берәү дә баемаган. Бүләккә килгән акча чыгымнарның бер өлешен генә капларга мөмкин. Бу очракта кредитлар алып зурлап туй үткәргәнче, аягыңны юрганыңа карап сузу хәерлерәк.

Сәламәтлек, әлбәттә, иң беренче урында торырга тиеш. Әгәр мөмкинлегебез бөтенләй юк икән, сәламәтлекне яхшырту өчен кредит алуны яхшы бурыч дип карарга була. Яки тышкы кыяфәттә күзгә бәрелеп торган кимчелек булып, ул эшләргә, ягъни керем алырга комачаулый икән, аны төзәтү өчен кредиттан файдаланырга була, билгеле. Ләкин мавыгып китмәскә кирәк. Хәзер күпчелек салоннар бушлай процедурага чакырып, кимчелекләрне төртеп күрсәтеп, сезнең өчен уңай шартлы кредит, дип, бурычка ниндидер процедура алдыртырга ярата. Бу очракта да игътибарлы булырга кирәк. Сәламәтлек, тышкы кыяфәт белән бәйле очракларда ниндидер кредит алу яхшылап уйланган үз фикеребезме, әллә тыштан көчләп тагылган фикер генәме?

Зур процентлы кредитыбыз булып, башка банкта түбәнрәк ставка буенча акча алып, рефинанслау ясасак, ягъни беренче кредитны икенчесе белән капласак һәм анысының проценты кимрәк булса, моны да яхшы кредит дип карыйбыз.
Ә менә инвестициягә кертү өчен кредит алырга ярамый. Иң элек безнең «финанс мендәре»без, аннан тыш та күпмедер өстәмә акчабыз, иминиятләштерүебез булырга, башка бурычларыбыз калмаска тиеш – шуннан соң гына инвестиция турында уйланырга ярый. Икешәр-өчәр миллион сум кредит алып, аны берничә айда ике тапкырга күбрәк итеп кайтарырга ниятләүчеләр күп булды. Хәзерге көндә аларның кайберләре банкрот, кайберләре депрессиядә, ә кайберләре гомерләре белән үк хушлашты.

Финанс белгече буларак, гомумән, кредитлар белән бәйләнешкә керергә киңәш итмим. Алырга туры килгән очракта да, башта үзебез өчен билгеләргә кирәк: ул кредит яхшы, ягъни өстәмә актив китерә торганмы, әллә вакытлыча нәфес котыртуы гынамы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар