Логотип
Белгеч киңәше

Бала акча белән танышып үссен

Балаларыбызның киләчәге яхшы булсын өчен аларны финанс темасы белән кече яшьтән үк таныштыра башлау хәерле. Мин балага 2,5–3 яшеннән әкренләп мәгълүмат сеңдерә башларга тәкъдим итәм...

Ләйсән ХАЛИКОВА, финанс белгече

Балаларыбызның киләчәге яхшы булсын өчен аларны финанс темасы белән кече яшьтән үк
таныштыра башлау хәерле. Кемдер финанс грамоталылыгына өйрәтүне балага 2,5 яшь тулуга
башлый, ә кемдер, укырга кереп, математика дәресе белән таныша башласын, дип көтә. Мин
балага 2,5–3 яшеннән әкренләп мәгълүмат сеңдерә башларга тәкъдим итәм. Шунысын да әйтми калып
булмый: баланы өйрәтүдән түгел, үзебезне тәрбияләүдән башлау зарур. Баланы көннәр буе
өйрәтеп утырып та, үзебез акча белән эш итә белмибез икән, мәгълүматны тиешенчә җиткерә
алмаячакбыз.
Балага финанслар темасын уен форматында өйрәтү яхшы. Кибеттә «CashFlow», «Монополия»
кебек өстәл уеннары сатыла. Ниндидер махсус уеннар сатып алу мәҗбүри түгел. Без бала вакытта
«кибет-кибет» яисә «ресторан» уйный идек. Агач яфраклары акчалар ролен үтәде. Әйбер сатып
алгансың икән, аның өчен түләргә кирәген белеп үстек. Һәр уенда финанслар темасын тартып
чыгарырга була, моңа әти-әниләрнең фантазиясе генә кирәк.
Билгеле бер яшькә җиткәч, баланың кулына акча бирә башлыйбыз. Үсеп киткәч кенә бирә
башласаң, ул чаманы белмәскә мөмкин. Башта чикләп килеп, аннары кисәк бирәсең икән, бәйдән
ычкыну җиңел. Әлбәттә инде, бик кечкенә балага акчаны күп итеп бирергә ярамый. Нәрсә алырга
уйлыйсың, ул әйбер ничә сум тора, дип, бала белән сөйләшеп, шуннан исәпләп бирә башларга
була.
Хәзер балаларга да банк карталары ясату актуаль. Ул әти-әниләрнең картасына бәйләнгән була,
баланың бөтен сатып алулары аларга хисап булып килеп бара. Көненә яки аена фәлән сумнан да
күбрәк тотарга ярамый дигән чикләү дә куярга мөмкин.
Акча каяндыр күктән төшә дип уйламасын өчен, аңа акчаны эшләү турында да аңлатырга кирәк.
Каян килгәнен, чиксез түгеллеген белсен. Син эшлисең, сиңа шуның өчен акча түләнә, дип
гадиләштереп аңлатырга була. Әти яки әни кешенең эш урынына алып барып күрсәтү мөмкинлеге
булса да бик әйбәт. Бала кечкенә әле, барыбер аңламас, дип уйларга кирәкми. Хәзерге балалар
бик акыллы, тиз эләктереп алалар, өстәвенә, кече яшьтә кызыксынучан да булалар, барысын да
сеңдереп баралар. Бу урында психологик «установкалар» турында да әйтеп китик. Совет чорында
тәрбияләнгән кешеләрдән «акча юк», «бу әйбер бик кыйммәт», «җигелеп эшләсәң генә акчаң
була» дигән сүзләрне еш ишетәбез. Бу әти-әниләрдән безгә дә күчкән. Һәм шундый
«установкалар» безгә һәм бездән соңгы буынга бик зур зыян китерә. Шуңа күрә «Акча юк, моны
алмыйбыз», – дип хәйләләргә, шул рәвешле балада җитешсезлек, мескенлек хисләре тудырырга
түгел, бәлки, «Акчабыз булса да, аны экономияләргә кирәк, теләсә нәрсә алмаска, ниндидер
максат өчен җыярга», – дип, дөресен аңлатырга тырышырга кирәк.
Акчаның күктән төшмәгәнен, аны эшләп алырга кирәген балага эштә дә күрсәтсәң яхшы. Үзе акча
эшләп карасын. Кемдер әнисенә – идән, әтисенә машина юышкан өчен, ә кемдер мәктәптә әйбәт
билге алган өчен дә балага «премия» түли. Штраф системасын да кертергә була. Әйтик, идәнне
яки машинаны чиста итеп юмаган икән, штраф саласың – акчасын кисәсең. Бу балага стимул
бирәчәк, яхшырак эшләргә, тәртипкә өйрәтәчәк. Ата-ана белән бала арасында кулланучы
мөнәсәбәте барлыкка килмәсен инде. Эшләгән саен акча биреп торсаң, алга таба ялкауланып,
эшләми башларга, акча бирсәң генә эшлим, дияргә мөмкин. Шуңа күрә бу эштә дә чаманы белү
зарур.
Кайбер ата-аналарның бик зур хатасы: баланың үзе эшләп тапкан, әби-бабасы биргән, аш
мәҗлесләрендә җыелган акчаларын тартып алалар да яшереп куялар. Бала үземнең акчам бар,
мин түли алам, дип күреп өйрәнергә тиеш дигән фикердә мин. Бу анда җаваплылык хисе
тәрбияли. Әйтик, кибеткә барасыз. Бала аяк тибеп моны ал, тегене ал дип сорый. Аңа: «Аласың
килә икән, әйдә синең акчадан тотабыз», – дип әйтергә була. Шулай булганда, бала чынлап та
уйлана: ул әйбер аңа кирәкме, үзенең акчасын түгәргә ризамы, юкмы. Бәяләрне чамаларга,
акчасы җитеп бетмәсә, җыярга, экономияләргә дә өйрәнә.
Ата-ана баласына бөтен булган акчасын күрсәтеп, аны акчада коендырып яшәтергә тиеш түгел.
Беренчедән, алай эшләгәндә бала иркә булып үсә. Икенчедән, кечкенәләрнең уендагы – телендә.
Өендә күргәнен дуслары белән дә бүлешә, чит кешеләр дә ишетеп кала ала. Бу куркыныч
хәлләргә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар