Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Җырчы Рөстәм Закиров турында кызыклы 10 факт

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров тормышыннан кызыклы фактлар тупладык.

Җырчы Арча районының Урта Пошалым авылында 1967 елның 11 маенда туа. Гаиләдә өч малай үсәләр. Бер абыйсы фаҗигале төстә вафат була. Җырчы булам дип хыялланып үсми, чөнки артистлар турында авыл халкының начар фикердә булуын белә. 

Әтиләре ике каз сатып, улларына гармун алып бирә. Башта ике рәтле шушы гармунда, аннары баянда уйнарга өйрәнә. 15 яшендә инде авылда туйлар алып барырлык гармунчы булып таныла. Үзе дә җырларга яраткан һәм матур тавышка ия булган әтиләре улының бу шөгыленә каршы килми.

Мәктәптән соң тракторчы-механизаторлар әзерли торган училищены тәмамлап, колхозга эшкә кайта. Тракторда эшли. Аннары инде армия хезмәте. Германиядә хезмәт итә. 

Казан сәхнәсендә беренче тапкыр 1988 елны «Татар җыры» конкурсында чыгыш ясый. Моның өчен ул Югары Пошалым авылында яшәүче Фәрит Гатауллинга рәхмәтле. Конкурска Рөстәмне ул җитәкләп дигәндәй алып бара. Асаф Валиев, Зөһрә Шә­рифуллина, Венера Ганеева белән бер сәхнәгә күтәрелеп, җиде дипломант исемлегендә Закиров фамилиясе дә яңгырый. 

1989нчы елны Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетына укырга керә. Вокал буенча укытучысы – Татарстанның халык артисты Миңгол ага Галиев. 

1993 елда «Иске Карурман» һәм«Агыла да болыт агыла» җырларын башкарып, «Татар җыры» конкурсында Гран-при яулый. 

Популярлыкны 1993 елда Илсур Хөснетдинов сүзләренә Ганс Сәйфуллин язган «Ташлама син мине, ташлама» җыры белән казана. 

Хатыны Люция Мусина үзеннән 9 яшькә яшьрәк. Тәнәфесләр белән алты ел очрашканнан соң, 2000 елда өйләнешәләр. Айрат исемле уллары, Милүшә исемле кызлары бар. Балалары икесе дә музыка дөньясында. Уллары Айрат саксофончы. 


2004 елдан башлап, һәр елны дип әйтерлек, кыш уртасында «Пошалым чаналары» җыр фестивале уздыра.  Бәләкәй авыл клубында башланган чара тора-бара район дәрәҗәсенә үсеп, соңрак Казанга килде. Җырчы үзе әлеге бәйгене эшкә сәләтле, әмма кая барырга юнәлеш бирүчесе булмаган авыл балаларына талантларын ачарга булышу, үз-үзләренә ышаныч арттыру максатыннан оештыруын әйтә. Күпләр уйлаганча, ул чана шуу фестивале түгел, ә җыр фестивале. 

2014 елның 6 маенда җырчыга Татарстанның халык артисты исеме бирелә. 

Хоббие – бәрәңге үстерү һәм бәрәңге сату. Авылындагы туган нигезенә гел кайтып йөри, 30 сутыйлы бакчаларында ел да бәрәңге үстерә. 

Теги: җырчылар татар эстрадасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар