Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Тормыш хәзер фейерверк»

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм АСАЕВны татарның Магомаевы, диләр. Сирәк очрый торган бас тавышы өстенә, ул әле озын буйлы чибәр ир-ат та. Үтә тыйнаклыгы, затлылыгы, төгәллеге белән аерылып тора. Йөзендә һәрвакыт шаян елмаю, юмор хисле. Егет сүзе бер була дип яшәүчеләрдән ул. 


Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм АСАЕВны татарның Магомаевы, диләр. Сирәк очрый торган бас тавышы өстенә, ул әле озын буйлы чибәр ир-ат та. Үтә тыйнаклыгы, затлылыгы, төгәллеге белән аерылып тора. Йөзендә һәрвакыт шаян елмаю, юмор хисле. Егет сүзе бер була дип яшәүчеләрдән ул. 

Рөстәм Асаев

Рөстәм, син Татарстанда иҗат итүче Башкортстан татары... 
– Башкорстанда тууым, Татарстанда яшәвем белән горурланам. Ике тугандаш республиканың мәшһүр җырчыларын тыңлап үскән кеше бит мин. Әмма Уфа сәнгать училищесына җырчы дип түгел, гармунчы булам дип килдем. Баян белән җырлап утырганымны күреп: «Баянчылар болай да күп, безгә озын буйлы җырчылар кирәк», – дип, вокал бүлегенә керергә киңәш иттеләр. Аннан соң Уфа сәнгать институтына укырга кереп, Башкорт опера һәм балет театрына солист булып урнаштым. 

Авыл баласы өчен опера буй җитмәслек сәнгать кебек югыйсә...
– Чынлап та, фортепиано да күргән юк иде. Укытучыларыма рәхмәт. Алар югары сәнгатькә мәхәббәт уятты. Беренче тапкыр опера театрына баргач, шундый зур залда ничек микрофонсыз җырлыйлар икән дип аптыраган идем. Берничә елдан соң үзем дә җырлый башладым.

Рөстәм Асаев

Уфада – опера, Казанда – эстрада. Ни өчен?
– Казанга килү максатым опера түгел, уку иде. Җитмәсә, Ринат абый (Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессының элеккеге рәисе. – Ч. Г.) чакыруы буенча Казан шәһәр филармониясенә эшкә алдылар. Казанга гашыйк булдым. Бөтенләй икенче дөнья! Казан Казан инде ул! Операны ташлап Казанга килгәнеңә үкенмисеңме дип сорыйсың киләдер инде синең. Юк! Бер генә секундка да үкенмим. Алга барырга кирәк. Юл кешене бәхетле итә. Ә ул төрле, әмма уйлап яшәгән кешене бәхеткә алып бара. Уфа–Казан юлы минем өчен әнә шундый юл ул. 

Иҗатыңны күптәннән күзәтеп киләм инде. Син эстрадада тормыш алып барыр өчен, ә күңелең опера сорый дигән тәэсир туды. Мин хаклымы?
– (Бераз уйланып торганнан соң.) Әйе, син хаклы. Мин Татарстанга килгәндә Казан опера һәм балет театрының сәясәте башкачарак иде. Кирәк булмадым. Дөрес, хорга чакырганнар иде, әмма солисттан соң хорда җырлап йөрүне кирәк дип тапмадым. Операда урта кул җырчы булу гына җитми, беренче булырга кирәк. Аннан соң эстрада да үзенә тартты. Без бит, ни әйтсәк тә, авыл малайлары. Халкыма хезмәт итәсем килде. 

Рөстәм Асаев

Партияләр җырларга чакырсалар, барыр идеңме? 
– Әлбәттә. Мин һаман үз өстемдә эшлим. Арияләр җырлыйм. Операда иҗат итәргә бүген дә соң түгел. Минеке кебек бас тавышлар 45 яшьтән соң ачыла гына әле ул. (Үтә дә бас тавышы белән әйтә.) «Борис Годунов»та – Борис, «Князь Игорь»да Кончак партияләрен башкарыр идем. Бас тавышлы артистлар өлешенә, гадәттә, патша, юлбасар, картлар роле төшә. Мәхәббәт геройлары бас тавышлы түгел инде. Шуңа да бит: «Не родись счастливым, а родись тенором», – диләр. (Көлә.)

Рөстәм Асаев

Мин шәхсән сине кумирың Мөслим Магомаев кебек патриотик җырлар башкаручы итеп кабул итәм...
– Әйе шул, патриотик җырлар минеке. Төрле спорт ярышлары алдыннан җырларга чакыралар. Гимн җырлаганда чиксез горурлык хисләре туа. Эчтәге кичерешләрне үзем генә беләм. 

Җыр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәсең? 
– Соңгы арада репертуарны үзгәртәсем килә. Хәзер бит профессиональ яктан камил җырларны табу бик авыр. Шуңа күрә ретро җырларны башкарырга тырышам. Алар – күңелне баета торган җырлар. Заманча җырларның тәмен таба алмыйм, шуңа тамашачыга да җиткереп бетерә алмыймдыр. Андый җырлар башкарганда озын арбалы КамАЗга бер бидон сөт салып барган кебек кенә хис итәм үземне. Аңлыйсыңмы? Тавыш потенциалын да кулланып бетереп булмый. Әмма хәзер халыкка ике нота арасында адашып йөргән җырлар күбрәк ошый. Тирән җырлар популяр түгел. 

Рөстәм Асаев

Нигә шулай икән ул? 
– (Уйга калып торганнан соң.) Хәзер тормыш фейерверк, салютка әйләнде. Ә мин үземне дә, ретро җырларны да багана утына тиңлим. Фейерверк ул бик кыска була. Дөрес, ул вакытта бөтен кешедә бәйрәм рухы, аһ итәләр, ун минутлык эйфория һәм бер-ике сәгатьтән соң ул онытыла да инде. Ә багана уты һәр төнне кирәк. Әмма аңа игътибар аз. 

Менә шул фейерверк дөньяда суда балык кебек йөзгән Гөлназ Асаеваның әтисе дә бит әле син. Кызыңның үзеңнән популяр булуын ничек кабул итәсең? 
– Ата-ана өчен зур бәхет инде ул! Балалар ата-анасыннан камилрәк булырга тиеш. Дуэтлар җырладык, концертлар оештырдык. Хәзер аның үз тормышы, үз юлы. Гөлназның зәвыгы, үзенә хас тембры, моңы бар, җырны җиткерә белә. «Кызым, син җырларга тиеш!» – дим. Аңа бар җырлар да килешә. 

Рөстәм Асаев

Сәхнәдә затлы, үзен үтә тыйнак тоткан Рөстәм Асаев тормышта нинди?
– Әйе, тыйнак шул. Әрсезлек җитми миңа. Безне шулай калыпларга кертеп тәрбияләгәннәр инде. Артык дөрес кешеләр без. Басып тор шушында, дисәләр, кымшанмый да басып торам инде мин. (Көлә.) Бу заманда менә шул яшәргә комачаулый. 40–50 ел элек туасы калган. Тормышыбыз матур, бай, әмма рухи хәерчелек көчле. Шайтан туена өстенлек бирелә. Патриотик бәйрәмнәрдә дә сәхнәдә ни кыланганнарын аңламыйлар. Ә бит үзенә бер горурлык хисе, күтәренке кәеф, тантана белән башкара торган патриотик җырларыбыз да бар безнең. Оныттылар! Әдәп-әхлак тәрбиясе җитми, романтизм, энтузиазм җитми. Шуңа йөрәк әрни. Зыялылык, тәрбиялелек икенче планда калды. Җырлар да, тамашачы да башка хәзер.

Рөстәм Асаев

Форто: Анна Арахамия

Видео: Фәнис Садыйков

 

Галерея

Теги: Рөстәм Асаев Рустам Асаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар