Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Рөстәм Яхин тормышыннан кызыклы фактлар

Татар халкының атаклы композиторы, СССРның Халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Яхин 1921 елның 16 августында Казанда туа. 

Татар халкының атаклы композиторы, СССРның халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Яхин 1921 елның 16 августында Казанда туа. 

Музыка дөньясына кереп китүенә танылган җырчы, композиторның туганы Мәрьям Рахманкулова «гаепле». Аның киңәшен тотып, 13 яшьлек булачак маэстро Казандагы 1 нче балалар музыка мәктәбенә бара. Андагы җидееллык программаны өч ел ярымда төгәлли. Шушы ук мәктәптә аның белән бер чорда София Гобәйдуллина да укый. 

Музыка мәктәбе директоры Рувим Поляков ул вакытта талантлы татар балалары эзли. Яхинның сәләтен күреп алып, аны Мәскәүгә укырга җибәрә. Хәтта юлга дигән акчаны да мәктәп хисабыннан бирә. 

Композиторның беренче педагогы – Антонина Чернышева. Яхинны Мәскәүгә озатканда ул аңа мех бүрек бүләк итә. Рөстәм Яхин үзенең педагогына гомере буе рәхмәтле була, аның гаиләсен кайгыртып яши. 

Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыш вакытында зенит артиллериясендә хезмәт итә, «Мәскәүне саклаган өчен» медале белән бүләкләнә. 

Якыннан белгәннәр аның эстет булуын әйтә. Ул һәрвакыт матур киенеп йөргән, пальтолар яраткан, куртка кимәгән. Өйдә дә озын, затлы халаттан йөргән. 

Татарстан Мәдәният министрлыгы Рөстәм Яхинга гонорарны иң югары шкала белән түләгән. Бер җырның бәясе 50, 70 яисә 100 сум була алган. Яхинга гонорар еш кына икеләтә дә түләнгән.

Хатыны – Хәлимә Закировна Таҗетдинова. Композиторның дуслары һәм туганнары аны бик кабул итеп бетермәгән, диләр. Гаиләнең балалары булмый. 

Гомеренең соңгы елларында Рөстәм Яхин “Йосыф-Зөләйха” операсын язарга алына. Аның идеясе буенча халык шагыйре Ренат Харис  либретто яза. Тик Рөстәм Яхин бу әсәрен язып өлгерә алмый. Соңрак әлеге либретто буенча Леонид Любовский балет яза һәм бу балет Россия Дәүләт премиясенә лаек була.

Рөстәм Яхин –  300 ләп романс авторы. Аларның берсе – Рамазан Байтимеров шигыренә язылган “Туган ягым” Татарстан Республикасының Дәүләт гимны. Бу хакта республиканың Югары Советы карары 1993 елның 14 июлендә кабул ителә. Әлеге көй Татарстан гимны буларак тәкъдим ителгәч, аңа аранжировканы Казан Дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин ясый. Аранжировка ясарга рөхсәт алу өчен, Рөстәм Яхин янына Рубин Абдуллин Ренат Харис белән берлектә бара. 

Казанда Яхин исемен йөрткән урам бар. Казанның 3 нче музыка мәктәбе аның исемен йөртә.

2017 елны Казанда композиторга һәйкәл куела. Ул баштарак Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверга куелырга дип хәл ителсә дә, соңрак  урыны алыштырыла – Зур Кызыл урамына – Казан Дәүләт консерваториясе каршына куела. 

Рөстәм Яхинның рояле Татарстан Республикасының Милли музеенда саклана. Ә менә шәхси әйберләре сакланмаган диярлек.

Композитор 1993 елның 23 ноябрендә вафат була. Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән.

Теги: Рөстәм Яхин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар