Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Фирдүс Тямаев: тормыш юлы, иҗаты, гаиләсе

Фирдүс Тямаев – татар эстрадасының популяр җырчысы, шоумен һәм автор-башкаручы.


Ул Татарстанның Нурлат районының  үбән Нурлат авылында 1983 елның 3 февралендә туган. Татар мәдәниятенә һәм традицияләренә тугры булып, бөтен иҗатын туган телендә алып бара.


Балачак һәм яшьлек еллары
Фирдүс Тямаев күп балалы гаиләдә үскән. Әтисе Фәрит 2001 елда вафат булган. Балачактан музыка ярата. 5 яшьтән үк сәхнәгә чыга башлаган.  Инде 12 яшендә туган авылында һәм тирә-як авылларда туйлар һәм башка бәйрәмнәр алып бара. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, 1998 елда Лениногорск шәһәренә барып, музыкаль-сәнгать училищесына укырга керә. Баянда, синтезаторда һәм курайда уйнарга өйрәнә. Укыган чакта КВНда катнаша.


Иҗат юлы
2002 елда училищены тәмамлап, Азнакай шәһәренә күченеп, автосервиска эшкә урнаша. Шул ук вакытта 40 тан артык җыр сүзләрен һәм көен яза. 2005 елда туган авылына кайтып, үзенең музыкаль төркемен оештыра һәм Татарстанның төрле шәһәрләрендә гастрольләргә чыгып китә. 2010 елда беренче альбомын чыгара. 2012 елда «Татар җыры» фестивалендә «Алтын барс» яулый. 2013 елдан башлап актив рәвештә гастрольләрдә йөри, концертларында «Мишәрләр, алга!» кличы белән тамашачыларны җәлеп итә. 


Шәхси тормышы
Фирдүс Тямаев 2010 елда җырчы Резеда Әхмәтгалиева белән таныша, 2013 елда гаилә коралар. Хатыны үзеннән 9 яшькә кечерәк. Раян һәм Кәрим исемле уллары, Мәрьям  исемле кызлары бар. Резеда белән бергә сәхнәдә чыгыш ясыйлар, иҗади хезмәттәшлек итәләр. Фирдүс Тямаев: «Гаилә өчен иң мөһиме: туган тел, дин һәм гаилә кыйммәтләре», – дип саный. 


Фирдүс Тямаев һәм Башкортстан
2021 елда Башкортстанда, татар артистлары өчен кертелгән катлаулы таләпләр аркасында, Фирдүснең чыгышлары проблемалар белән очраша. Киргиз-Миякә авылындада планлаштырылган концерты өзелә. Рәсми сәбәп итеп – мәдәният йортында электр утын сүнүне атыйлар. Имеш, бинаның подвалын су басу сәбәпле, кыска ялганыш куркынычы туган.
Әмма җырчы подвалны шәхсән тикшергәне һәм бу мәгълүматның ялган булуы турында белдерде. Сөйләшүләр барышында Фирдүснең кулында гастрольләр өчен маршрут кәгазе булмавы ачыклана. Бу вакыйга иҗат дөньясында дулкынлану тудыра. Башкортстанда танылган артист Элвин Грей (Радик Юякшин) Фирдүсне  үзенә реклама ясауда гаепли. Тямаев исә бу сүзләрне пычрак ялган дип кабул итә һәм, намусын яклау максатыннан, судка мөрәҗәгать итә. Тик ел ахырында артистлар үзара аңлашып, дусларча кочаклаша. 

Фирдус Тямаевның альбомнары:
 «Язмыш чәчәкләре» (2010);
 «Сөям, җаным» (2012);
 «Дусларга» (2013);
 «Сайра, әйдә, сандугач» (2014);
 «Гомер үтә» (2015);
 «Танцеваль альбом» (2015);
 «Барыбер яратам» (2016);
 «Иң яхшы җырлар» (2016;)
 «Белсәң иде». 


Мактаулар һәм бүләкләр
 2018 елда Татарстанның атказанган артисты исемен алган.
2024 елда Нурлат районының Почетлы гражданины исеменә лаек булган. 
 

Теги: Фирдүс Тямаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар