Гаджетлар хәзерге заманда балалар тормышының да табигый өлешенә әйләнде, аларны бөтенләй тыю да ярамас. Әмма күп кенә ата-аналар планшетны сабыйны тынычландыру яки аның игътибарын читкә юнәлтү чарасы итеп куллана. Бу гадәт исә балаларда игътибар бозылуына, сөйләм үсешендә тоткарлыкларга, эмоциональ киеренкелеккә һәм үз-үзен гаджетларсыз шөгыльләндерә алмауга китерергә мөмкин.