Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Беренчеләр

Асия Хәйруллина һәм Халит Кумысниковка. Мин аларны Асия апа, Халит абый дип атыйм: бер театрда эшләп, якыннан аралашу мине коры рәсмилектән коткара. Алар, Мәскәүдә югары белем алып, Академия театры коллективына кушылган беренче студия әгъзалары. Асия Хәйруллина – хатын-кызлардан беренче Тукай премиясе лауреаты да әле...

Иҗатлары белән замандашларын беренчеләрдән булып куандырган шәхесләр республикабызда байтак. Мәсәлән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәриф Хөсәеновның беренчеләрдән булып Республиканың атказанган табибы дәрәҗәсенә дә иреште, икенче бер Хөсәенов республикада беренчеләрдән булып күпсерияле телевизион спектакльләр иҗат итте, тагын бер Хөсәенов, академия театры директоры вазыйфасын үтәгәндә, татар театрын беренчеләрдән булып БАМга, ерак Себер шәһәрләренә гастрольгә алып барды... Бүгенге язмам да әнә шундый беренчелеккә ирешкән иҗади шәхесләр турында.

Театр институтының татар студиясендә укып югары белем алган 25 яшь артистның Камал театры труппасына кабул ителүенә инде 70 ел булды. Кызганыч, бүген алар барысы да мәрхүм... Бу студияне тәмамлаучыларның сәхнә язмышлары төрлечә язылды. Язмамда мин аларның икесенә генә тукталырмын: Асия Хәйруллина һәм Халит Кумысниковка. Мин аларны Асия апа, Халит абый дип атыйм: бер театрда эшләп, якыннан аралашу мине коры рәсмилектән коткара. Алар, Мәскәүдә югары белем алып, Академия театры коллективына кушылган беренче студия әгъзалары. Асия Хәйруллина – хатын-кызлардан беренче Тукай премиясе лауреаты да әле. 

Халит абый Кумысников Татарстан телевидениесенең беренче режиссеры һәм артистлар арасында үсеп җитлеккән беренче фән кандидаты, күп шәкертләрне режиссерлыкка укытып чыгарган остаз, мәдәният институтының беренче профессоры. Өстәвенә, спектакльләргә иң үтемле телдә үз карашын белдергән беренче объектив тәнкыйтьче дә ул. Татар театры тарихының Халит абый язган өлеше – ышандырырлык дәлилле, объектив телдә, җиңел укылышлы. Театр тарихын өйрәнүчеләр өчен иң ышанычлы чыганак. СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов һәм Тукай премиясенә лаек булган башка артистлар хакындагы мәкаләләре бүген дә кызыксынып укырлык.

Беренчеләрдән Тукай премиясенә лаек булган артистлар төркеменә алардан соң бүләкләнүчеләрнең саны елдан-ел өстәлә барып, хәзер инде бүләкләнмәүчеләре бетеп бара. Анысы ярый инде, кирәкле һәм бик куанычлы күренеш булсын ди. Тик менә ул премияләрнең ни өчен бирелүен аңлаткан һәм аклаган мәкаләләр генә язылмый – шунысы үкенечле. (Хәтта шундый бер парадоксаль хәл булды. Дәрәҗәләре катлы-катлы булган бер артисттан «Тукай премиясен ни өчен алдың?» дип сорагач, ул, әллә уйнап, әллә уйлап: «Чиратым җиткәнгә», диде.) Кызганыч, сәнгать әсәрләре сыйфат буенча түгел, чират буенча бәһаләнә башлады. 

«Чират» дигәннән, Асия апаның да, Халит абыйның да кыскача тәрҗемәи хәлләре белән таныштыру чираты җиткәндер. 

...Асия апаның тәрҗемәи хәле һәм иҗаты турында үзе язган китабы бар. Ә инде аның сәхнә телен өйрәнү буенча язылган дәреслек китабы – татар театрында иҗат итүче күп артистларның өстәл китабы. Шуны укып яисә Асия апаның үзеннән дәресләр алып, кайбер артистлар бүген үзләре шәкертләренә дәресләр бирә. Бу юнәлештә дә Асия апа – беренче. Театрдан, сәхнәдән үзе теләп киткән артист юк. Ә менә Асия апа үзен сәхнәдә күрми башлауга, үзе теләп укыту эшенә күчә. Укытучылык – аның беренче һөнәре. Спас педагогика техникумын тәмамлап, күпмедер вакыт авыл мәктәбендә укыта. Театр училищесында ул инде гомеренең ахырына кадәр сәхнә теле буенча дәресләр бирә. Бүгенге артистларның күбесе аны, әйткәнемчә, остазым дип искә ала икән. 

Кумысников Халит Лотфулла улы... Түбән Новгород губернасындагы Медяна авылында 1926 елның 27 февралендә дөньяга килгән. Колхозлашу чоры башлангач, гаиләләре белән Мәскәүгә күченгәннәр. Балет театрында эшләүче абыйсы йогынтысында 1944 елда татар студиясенә укырга керә. Халит абыйның ул еллар турында кызыклы истәлекләре бар.

«1944 елда А. В. Луначарский исемендәге Мәскәү дәүләт театр сәнгате институтына – ГИТИСка керү өчен конкурс игълан ителде. Кабул итү имтиханнарында яттан берәр әсәрдән өзек, шигырь һәм мәсәл укырга кирәк иде. Әзерләнә башладым. Мишәрчә сөйлим, телдә чатаклыклар бар. Дусларым – художество училищесы студентлары Әмир Вәлиәхмәтов һәм Празат Исәнбәт миңа булыштылар: ике турны уңышлы гына үттек. Өченче турдан бик курыккан идек. Празат Мольерның «Тартюф» комедиясеннән өзек уйнарга тәкъдим итте. Әтисе Нәкый Исәнбәт аны татарчага тәрҗемә иткән булган. Безне кабул иттеләр... ГИТИС безгә – татар студиясе студентларына Мәскәү театр дөньясының әкияти патшалыгы тоела иде. Кемнәр генә укытмады безне!.. Бөек Станиславский шәкерте Ольга Ивановна Пыжова үзе генә дә ни тора! Руфина Нифонтова, Нонна Мордюкова, Надежда Румянцева, Вячеслав Тихонов, Леонид Куравлев кебек талантлы кино артистларын да ул укыткан... Ул һәрберебез белән аерым шөгыльләнә, талантыбызны, мөмкинлекләребезне ачарга тырыша иде...» 

Институтны 1949 елда тәмамлагап, рус театрында эшләп ала, берничә роль уйнарга да өлгерә. Бер елдан аларны академия театры составына кушалар. Биредә Халит Кумысников театрның әдәби бүлек мөдире, ягъни баш режиссерның репертуар сайлау буенча киңәшчесе булып эшли. Ә 1959 елдан, ягъни Татарстанда телевидение «күрсәтә» башлауга – Халит Лотфулла улы телевидениенең беренче татар режиссеры. Режиссерлык тәҗрибәсе туплагач, мәдәният институтына күчеп, режиссура буенча укыта башлый. Профессор дәрәҗәсенә күтәрелә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушы институтта эшли. «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була. 

Ул ГИТИСта укып, театровед, ягъни театр белгече һөнәренә ия була. Шушы профессиясе аның төп эшенә әверелеп, ул күп татар артистларының иҗаты турында монографияләр яза, театрларның юбилейларына багышлап альбомнар чыгара. Аның иң күләмле эше – татар театры тарихын язуда катнашуыдыр. Бу китапта ул театрның Бөек Ватан сугышы чорындагы эшләренә анализ ясый, үз бәһасен бирә. 

Студент Халит Кумысников һәм студентка Асия Хәйруллина 1949 елның 30 апрелендә туй ясап өйләнешәләр, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызларының олысы Җәмилә (инде мәрхүмә) – әтисе һөнәрен сайлый, кечесе Наилә бүген республикабызның танылган рәссамы, мөгаллимә. Наилә ханым әти-әнисе турындагы истәлекләрне кадерләп саклый. 

Сәнгать халыкка хезмәт итәргә тиеш дип лаф орган заманда, «сәнгать – хезмәт күрсәтү бюросы түгел» дип, үзләре аңа ихлас күңелдән хезмәт иткән сәнгатькәрләрнең якты исемнәре һәм иҗатлары онытылмый. Алар «без булдырабыз» дип түгел, «без тиешбез» дип яшәде һәм иҗат итте. Беренчеләр булды! 

 

Теги: Асия Хәйруллина Халит Кумысников

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар