Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Роза Мулланурованың тормыш кагыйдәләре

Йөрәк ярасына бәлзәм булырлык дару бар барын. Ул, әлбәттә, мәхәббәт.

(«Җан сөенече» китабы буенча)


Вакыт галиҗәнапларының бер сыйфаты гаҗәпкә калдыра: ул бер генә секундка да туктап тормый – алга әйди, ашыктыра, ашыктыра гынамы, чыбыркылап куа. Иртән уйлаганны бүген үк тормышка ашыру зарур, югыйсә тормыш арбасыннан төшеп калуың бик тиз. 

Авыл йортының мамыклы җылысы сагындыра. Ап-ак итеп акшарланган, затлы мебельдән затлырак булып өй уртасында кукраеп утырган мичкә арка терәп утырасы иде бер. Тәрәзәләренә челтәр кашага, бизәкле пәрдәләр элгән гади, ихлас җылылык сирпелгән йортта күңелгә тансык тынычлык табылыр күк.  

Йөрәк ярасына бәлзәм булырлык дару бар барын. Ул, әлбәттә, мәхәббәт.

Тормышта егет – кыз эзли, ир хатынсыз яши алмый. Әмма алар бертигез хокуклы. Икесе дә кеше. Әгәр ир – хатынны, хатын-кыз бүтән берәүне буйсындырырга омтыла икән, тигезлек бозыла. Ә кешелекнең бөтен бәхетсезлеге шуннан башлана да инде – адәм баласының кем өстеннәндер хаким, баш булырга омтылуыннан... 

Ир белән хатын бер-берсен тулыландырып, яратып, сөеп, һәркайсы үзендәге бар яхшыны, наз-иркәлек, сөю-сәгадәтне икенче яртысы белән тигез бүлешеп яшәгәндә генә, бәхет төшенчәсе чын, тулы мәгънәсендә ачыла. Бәхетле бала туа. 

Бәхетне аны берәү дә беркайчан, беркемгә әҗәткә биреп тормый.

Ярату хакына барысын да кичереп була. Дөньяныкы – дөньялыкта!

Беренче мәхәббәт шундый буладыр. Җавапсыз, нарасый. Яклауга мохтаҗ. 

Бәхет өчен күп кирәкми, кайчак: «Яшисе килә!» дип аваз салсаң, шул да җитә. 

Кыз-хатын гомерлек яр сайлаганда ялгышмаска тиеш: бөтен хатын-кыз ярата торган ир белән ул беркайчан да тыныч яшәмәячәк, хәер, бүтән бер хатын-кыз да яратмый торган ир белән дә бәхетле була алмаячак. 

Иртән торуга, уң як күршеңә сәлам бир, хәлен белеш. Ул да күршесенең хәлен белешсен. Изге теләкләр теләсен.  Шулай итсәң, тылсымлы түгәрәк хасил була. Шул тылсымлы көч ут-күздән, хәвеф-хәтәрдән саклый, дип ышанган безнең бабайлар. Без дә шуларча  – тылсымлы түгәрәк булып яшик әле.  

Бәхет ишекләре бер генә түгел бит, без шуны онытабыз: берсе ябылса, икенчесе ачылырга тиеш аның. Ябык ишектән күз алалмый ут йотып, кайгырып тору – хата. Ачылыр бәхет капкасы. Тик менә авыз ачып калмаска, бәхетең табыласына чын йөрәктән ышанырга кирәк. 

Хатын-кыз беркайчан да ямьсез була алмый. Ходай аны чибәр итеп яралткан. Ул – сер, чөнки хатын-кыз җаныннан җан ярала, бала туа. Баласы өчен ул һәрвакыт иң-иң матур, иң-иң яхшы.

Мәхәббәт күзләрне сукырайта, диләр. Сукырайта гынамы, бәйли – кул-аякны, уй-хыялыңны... Катырак бәйләнгәч, котылгысызлыгын аңлыйсың. 

Теләсә-теләмәсә дә, тол хатын иркә-наз, сөю-сөелү дигәннәренә битараф, кырыс булып күренергә мәҗбүр. Йөрәге тулы ут, ташып түгелергә торган мәхәббәт булса да, битарафлык битлеге кия ул. 

Беренче мәхәббәт беренче чәчәкләр кебек үк гади, әмма бик кадерле була икән. 

Үз-үзеңне кая куярга, ни кылырга белми изаланган чакларда сер сыярлык кемеңдер булу – бәхет бит ул. 

Сагыныр-көтәр кешең булмаса, ничек яшәргә кирәк бу дөньяда?!

Гадәттә, хатын-кыз үзеннән көчлерәкне ярата. Хәтта ки буе җитмәслекне. Үзен яратканга исе китми. Чөнки яратучы көчсезрәк. Һәм менә шулай мәңгелек каршылык бара. Тормыш чынлыкта шул бит инде. Хисләр тынганда, тормыш сулышы да тына. 

Җан тынычлыгы, гаилә бөтенлеге, балаң исән-сау булу – хатын-кыз хыяллана торган иң зур биеклек – бәхет мөнбәре шул түгелмени?! 

Мин күптән акыл утырткан, кемнең ни теләгәнен үтәли күрәм, дип, үзен ничек кенә ышандырырга тырышмасын, назлы сүз, вәгъдәләргә – хәтта ялганына да эреп китә шул кыз-хатын күңеле. Чөнки нәзберек, нечкә җан һәрчак җылы сүзгә мохтаҗ. 

Безгә кадәр дә меңнәр-миллионнар әйткән сүз бит ул – яратам! Бездән соң да әйтерләр... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч мегнеле язма.Рехмет

    Хәзер укыйлар