Россия Герое, капитан, Дәүләт Советы депутаты Рәсим БАКСИКОВның тормыш кагыйдәләре
Нәрсә генә булмасын, кечкенә чакта алган тәрбия үзгәрергә ирек бирми. Мин әтисез үстем, әмма әнием Розия кырыс, каты куллы иде. Әтисез гаиләдәге әни башкача була алмыйдыр инде. Төпчек булуыма карамастан (апам миннән сигез яшькә зуррак), тәртип бозсам, эләктереп алырга да күп сорамады. Әнидә совет тәрбиясе иде, мине дә шулай тәрбияләде.
Мәктәптә укыганда (1992 елда Казакъстаннан Аксубай районына әбиләренә күченеп кайталар. Биләрдә төпләнәләр – Ч. Г.) «Юнармия» түгәрәгенә йөрүем патриотик тәрбиямә нык тәэсир ясады. Миңа хәрби эш, тарих ошый иде, теләсә нинди корал кызыксыну уятты. Хәрби техникага мөкиббән идем. Түгәрәк җитәкчесе Андрей Чугуров, тарих укытучыбыз Елена Михайловага рәхмәтлемен. Бала күңеленә өйдә – гаиләдәгеләр, мәктәптә укытучылар бик нык тәэсир итә.
Авыл халкында ватанпәрвәрлек көчлерәк. Анда, бигрәк тә без кечкенә чакта, «чит фикерләр» ишетелми иде. Мин беренче тапкыр андый фикерне телевизордан ишеттем. 90 нчы елларда алар теләсә кайсы яктан ишетелә башлады.
Бандитлык чәчәк аткан чакта түгәрәк җитәкчебез, элекке гадәт буенча, хәрби уеннар уйната иде. Бу яшь буынның дөньяга карашы формалашуында, алдагы тормышында зур роль уйнады. Күп малайлар үзләрен хәрби көчләргә багышларга теләде. Мәктәпне тәмамлагач, берьюлы биш классташым белән Казанга танк училищесына имтихан бирергә киттек. Әмма, кызганычка, беребез дә узмадык. Әйе, мин икенче тапкырдан гына керә алдым. Хәрби булырга теләгем зур иде. Теләк булса – максат бар, бирешмичә максатка бара белү генә кирәк. «Армиягә баруга офицер булачаксың, укы хәрби учили-щеда», – диде әни миңа ул чакта, табиб булуымны теләсә дә.
Буй озын булу танкистларга комачауламый. Без танк училищесында укыганда бөтенебез дә озын буйлы идек. 1972 елда чыгарыла башлаган Т-72 танкларының рычагы артына утыра алабыз. Наводчик-оператор урыны гына безнең кебекләр өчен кыенрак.
Без һәрвакыт сайлау алдында. Миңа да дәүләт эшендәге ике мөһим тармактан – Хәрби көчләр һәм закон чыгару өлкәсе – берсен сайларга туры килде. Депутат булып сайлангач, Оборона министрлыгы мине хәрби хезмәттән вакытлыча туктатты. Хәзерге хәрби дәрәҗәм белән карьера ясау мөмкинлеге зур иде.
Кайсы солдат үзен генерал итеп күрергә теләми инде! Тик хәрбиләр һәм алар гаиләсен социаль тәэмин ителү мәсьәләсе хәл ителгәндә Россиянең Кораллы көчләр системасында булуның да, генералның да вәкаләтләре җитеп бетми. Ә закон чыгару өлкәсендә моңа тәэсир итеп була.Дәүләт Советында канун һәм хокук тәртибе комитеты урынбасары булсам да, социаль сәясәт комитеты белән бергә закон проектын әзерлибез. Мин шушы юл белән хәрбиләргә һичьюгы үземнең якташларыма ярдәм итәргә теләдем.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү мөһим. Без бит киләчәктә илне аларга тапшырачакбыз. Туып-үскән илләрен әрәм-шәрәм итеп бетермәсеннәр иде. Иң мөһиме: сатылмасыннар иде. Безнең менталитет шундый инде: алдасалар да ышанабыз. Тик һәрвакыт ышанырга ярамый. Көнбатыш илләренә карата Россиянең хәзерге сәясәте мине бик шатландыра. Безнең ниһаять күзебез ачылды. Сине хөрмәт итмәүчеләр белән сөйләшүләр алып барып бер фикергә килү мөмкин түгел. Бер алдаган, тагын алдаячак, алдап кына калмый – сатачак.
Мин – милитарист. Махсус хәрби операция күпкә алданрак башланып, безнең танклар Украинаның көнбатыш чигендә басып торырга тиеш иде. Ә без барысын да сөйләшеп кенә хәл итәргә теләдек.
Нигә хәзер актив рәвештә патриотик тәрбия белән шөгыльләнәмме? Чөнки махсус хәрби операциядә төрлесен күрдем. Җәмгыятьтә генә түгел, көрәш кырында да фидакарьләр бик күп! Андыйлар «лента»ны үтүгә, бик тиз тәҗрибә җыя. Минем наводчигым якут егете Миша иде. Безнең беренче бәрелештә танктан беренче тапкыр атты. Ул шуның кадәр тиз тәҗрибә җыйды: профессиональлегенә бер дәгъва да белдереп булмый иде.
Безнең илдә идеология, патриотик тәрбия буенча озак шөгыльләнмәделәр. Элек, советлардан калган гадәт буенча, укытучылар гына моңа игътибар бирә иде. Бигрәк тә авыл укытучылары бу юнәлештә нык эшләде. Баланың акылына тәэсир итә алган укытучы күпне бирә ала, күпкә өйрәтә.
Әнием штукатур-маляр иде. Укудан, хуҗалык эшләреннән буш вакытымда аңа ярдәм итә идем. Тарих укытучым берчак: «Үзеңне кулга алып, укый башламасаң, гомерең буе әниеңнең өйрәнчеге булып калачаксың», – диде. Син хөрмәт иткән кешенең киңәше кайчак бөтен тормышыңны үзгәртеп куя.
Хәрби көчләрдә хезмәт иткәндә кайнар нокталарга китәсем килгән иде, әмма җибәрмәделәр. Хәрби операцияләрдә катнашмавым өчен уңайсызландым. Алайса Россиянең Кораллы көчләренә нәрсәгә килдем соң, дәүләт мине нигә укытты, нигә офицер булыр өчен әзерләндем дип уйлый идем. Ватан өчен кирәк икән, һәр офицер хәрби бәрелешләрдә катнашырга, үз гамәлләре, карарлары белән туган илен сакларга тиеш.
Хәрби гаскәрләр арасында да төрле интеллектуаль дәрәҗәләр бар. Иң югарысы – атом ракеталары белән идарә итүче стратегик юнәлештәге ракета гаскәрләре һәм фәнни рота. Анда бик акыллы кешеләр генә эләгә, һәм алар бик аз.
Кырыс шартларда эшләү мине куркытмый. Хәрби шартларга якын булган тәрбия дә, училище да миннән талымсыз кеше ясады. Россиянең кораллы көчләреннән китеп, төзелеш компаниясендә инженер булып эшли идем. Хәрби операция игълан ителүгә үк «кайтырга кирәк» дигән карарга килдем. Кайту юллары эзли башладым. Офицер битараф кала алмый. Без бу операцияне, дөресен генә әйткәндә, 2014 елдан бирле көтә идек. Күп офицерлар гражданкадан армиягә кире кайтты.
Үз дигәнеңдә нык торсаң, башкара алмастай эш юк. Үҗәт булсаң, күп нәрсәгә ирешеп була.
Мин йомшак әти. Улымның сәламәтлеге бераз чикләнгән, ә кызга ничек кырыс буласың инде, ул бит кыз бала! Үземне яхшы әти дип тә санамыйм. Кызганыч, әти бурычын үтәргә вакыт та, мөмкинлек тә җитеп бетми.
Ир-атка ныклы тыл кирәк. Мин бик озак еллар ялгызым яшәдем. Ышаныгыз: ирләр мизгеллек кенә мөнәсәбәтләргә кызыкмый, алар беркайчан да аңа омтылмый. Нәселенең дәвам итүен тели. Аларның һәрвакыт гаиләле булып яшисе килә. Өйгә кайтасы килеп тору үзе бәхет бит ул! Ә кем бала табачак, кем нәселеңне дәвам итәчәк, фамилияңне яшәтәчәк? Ир-ат өчен фамилиясе бетүдән дә куркынычы юк.
Ир-егеткә дөрес тормыш кыйммәтләре бирелеп, ул ата-бабалары алдында җаваплылык хисе тоя икән, гаилә корырга, нәселен
дәвам итәргә, ир бала тәрбияләп үстерергә бурычлы.
Тормышымдагы иң зур уңышларымның берсе – хәрби белем алуым. Бу минем шәхси җиңүем дә! Ә тормышта алга барыр, үз-үзеңне раслар өчен шәхси җиңүләр кирәк. Ул юк икән, кеше үсүдән туктый.
Курку – ул үз-үзеңне мобилизацияләргә, хәрәкәт итәргә этәргеч. Аны җиңә аласың икән, ул синең фикердәшеңә, хәтта дустыңа әйләнә, сиңа эшли башлый. Курку баш мие эшчәнлеген, организм эшчәнлеген көчәйтә. Стресс хәлләрдә оешканлыгым югары дәрәҗәгә җитә. Гомумән, гадәти тормышка караганда, хәрби бәрелешләрдә мин тизрәк фикер йөртәм, карарларны бик тиз кабул итәм. Курку ул – хәрбиләрнең юлдашы. Курку булмаса да куркыныч, димәк, озак уйлаячаксың. Ә тиз элдереп алып, фикер йөртә алмаганнар хәрби бәрелешләрдә озак яши алмый.
Россия Герое исеме – ул зур горурлык! Җаваплылык, бурычлар да артты. Ватанпәрвәрлек хисләре тагын да артты дип әйтә алмыйм. Ул хис миндә кечкенәдән бар иде.
Илне саклау – һәр ирнең бурычы. Һөнәри хәрбиләр булу яхшы, әлбәттә, алар менә шушы минутта һәм сәгатьтә илне ничек сакларга кирәген өйрәтә ала. Һәр ир-егет үзенә җавап бирсен иде: кем булырга тели ул – чит ил кешесенә эшләүче колмы йә үз иленең ирекле кешесеме?
Нинди генә хәлдә булсаң да, беркемгә дә тупас эндәшмә. Әдәплелек – безнең хәрбиләрнең сөйләшү стиле. Дөрес, бу гражданкада булучыларга кагыла. Ә үзара үзебезчә сөйләшәбез. Аңлыйсыздыр инде: безнең тел сезнең колакны ярачак.
Чыгырдан чыгасың икән, йөрәк белән түгел, баш белән уйла. Хәрбиләрдә һәрвакыт салкын акыл. Йөрәк белән эш итү бервакытта да яхшылыкка китерми. Милитарист булсам да, гадәти тормышта тыныч кеше мин, конфликтларны яратмыйм.
Ватанпәрвәрлек – ул ярату һәм саклау. Туган җиреңне, туган илеңне, әти-әниеңне, телеңне, традицияләреңне, гаиләңне ярату һәм аны саклау...
Әйе, хәрбиләрне хәзер бик хөрмәт итәләр. Ә яшьләргә шуны әйтәсем килә: без булмасак, кем? Бу бит безнең дәүләт, без монда яшибез. Безнең ата-бабалар шушында гомер иткән. Киләчәгебез дә шушы җирдә. Илне, аның мәнфәгатьләрен сакларга кирәк. Без сакламасак, аны кем саклар?!
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк