Логотип
Психолог киңәшләре

Психосоматик авыруларга кем ешрак бирешә?

Хәзер төрле авыруларны кешенең психологик халәтенә бәйләп карау “модага” кереп китте. Сүз дә юк, без борчулы заманда яшибез. Бертуктаусыз тамак авырту, арка сызлау, дару эчеп тә басылмый торган баш шаулавы безнең күңел халәтенә дә бәйле булырга мөмкин. Ләкин интернеттан укып, дуслардан сорап, үз-үзебезгә диагноз кую аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Психология фәннәре магистры, психолог, арт-терапевт Чулпан Фидаил кызы Нигъмәтҗанова-Гарәфиева белән физик һәм психик сәламәтлекнең бәйләнеше турында сөйләшәбез.

Иң башта укучыларыбызга психосоматиканың нәрсә икәнен аңлатып китик?
– Психосоматика ул – психологик, эмоциональ, социаль күренешләрнең тән авырулары белән бәйләнешен өйрәнә торган фән. Әгәр психосоматик авырулар турында сөйләшәбез икән, ул эчке органнарның күңел халәтенә бәйле рәвештә авыртулары. Без, психологлар, теләсә кайсы авыртуның башта аңда, аннары гына тәнгә күчкәнен аңлыйбыз. 


Безнең психика чынлап та сәламәтлегебезгә йогынты ясый аламы?
– Әлбәттә, психик халәтебез, ягъни үпкә, борчылу һәм үз-үзеңне гаепләү, хәтта эчтән ашау, физик яктан ни дәрәҗәдә сау-сәламәт булуыбызга зур йогынты ясый. Еш борчылулар, авыр хәлләр, депрессия төрле йөрәк авырулары һәм иммунитетның төшүе белән бәйле күп кенә авырулар китереп чыгара. Психологик авырулар безнең баш мие тискәре эмоцияләр, күңелсез хатирәләр һәм йөрәкне яралый торган вакыйгаларны кабул итә алмый башлагач барлыкка килә.
 

Психосоматик симптомнарга нәрсәләр керә?
– Кайвакыт табиблар кайбер авыруларга диагноз куя алмый. Теге яки бу авыру көчәя генә, ә физиологик яктан бернинди сәбәп тә юк. Медицина ягыннан берничек тә ярдәм итеп булмаса, бу вакытта инде тәҗрибәле табиблар кешенең психологик халәтенә игътибар итәләр. Әйтик, авыру кеше табиб биргән дәвалану курсын ала, бераз терелгән кебек була, ләкин симптомнар тиз арада яңадан кабатлана. Пациент, үзенең хәлен аңлап, психологик яктан булган борчулары белән уртаклаша, терапевтка да, психологка да мөрәҗәгать итә икән, бу тиз арада авыруның төп сәбәбен һәм дәвалау юлларын табарга ярдәм итә. Психосоматик симптомнар физик яктан да чагылыш табарга мөмкин: калтырану, артык тирләү, күңел болгану, баш әйләнү, зур йомыш бозылу, тын кысылу. 
 

Бу диагнозга күбрәк нинди кешеләр дучар була?
– Статистик мәгълүматлар буенча, хатын-кызлар ир-атларга караганда мондый авыруларга ешрак дучар була. Чөнки гүзәл затлар психик тайпылышларга ешрак бирешә. Бу хатын-кызларның нечкә күңелле булуы белән генә түгел, ә ир-атларның психологка сирәк мөрәҗәгать итүе белән дә бәйле булырга мөмкин. Бездә бит ир-ат көчле булырга тиеш, аңа еларга, мескенләнергә ярамый дигән язылмаган кануннар бар. Шәхсән мин ир-атларда да, хатын-кызларда да психосоматик авырулар бертөрле дәрәҗәдә очрый дип уйлыйм. Шулай ук кешенең характерына да бәйле булырга мөмкин. Эмоциональ, тиз кызып китә торган, хөсетле яки үз эченә бикләнгән, үзенә карата артык тәнкыйть белән карый торган, негатив хис-кичерешләрне тыеп кала торган кешеләр еш авырый. Балалар һәм яшүсмерләр дә психосоматик авыруларга еш бирешә. Аларның нерв системасы ныгымаган һәм эмоцияләре ташып тора.
 

Мондый авырулар белән кемгә мөрәҗәгать итәргә?
– Психосоматик авыруларның психик халәткә бәйле булуын исәпкә алсак, берничә белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу терапевт, невролог, кардиолог, эндокринолог һәм, әлбәттә, психолог, психотерпаевт кебек белгечләр. Хәзер нәкъ шушы юнәлеш буенча эшли торган белгеч – психосоматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул психосоматик авырулар белән эш итә. 
 

Бу проблеманы үзеңә хәл итәргә буламы?
– Мин үзең дәвалану белән шөгыльләнергә киңәш итмим. Һәрвакыт “кешегә кеше кирәк” дигән девиз белән эшлим. Тәҗрибәле психолог башта авыруның төп сәбәпләрен табып, дәвалау юлларын тәкъдим итәчәк. Менә теш сызласа, үзебезчә дәвалап, кайнар әйберләр куеп, йә башка ысуллар белән дәвалап карыйбыз да, ахыр чиктә, стоматологка барабыз һәм соңга калганга үкенәбез. Бу очракта да шулай ук. Тагын бер сәбәбе: хәзер күп кеше үзендә психосоматика дип уйлый, чөнки ул нык популярлык алды. Кызганыч, үз авыруларын шул дип уйлыйлар. Хәтта мин дә шундый күренешләр белән еш очрашам. Андый пациентларны табибларга җибәрәм. Кабатлыйм: үзең дәвалану аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Психосоматик реакцияләрне психосоматик авырулардан аера белергә кирәк. Беренче очракта алар тәннең тышкы хәлләргә турыдан-туры мөнәсәбәте. Мәсәлән, нинди дә булса мөһим очрашу яки вакыйга алдыннан эч борып ала. Бу вакытта без үзебезне тынычландыра алабыз. Ә икенче очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 

Ни өчен психосоматика шулкадәр популярлык алды?
– Классик медицина кайвакыт көчсез, шуңа күрә яңа алымнар, юнәлешләр кирәк. Медицина белән психология бергә эшләгәндә, бик яхшы нәтиҗәләр китерергә мөмкин. Мәсәлән, хәзер онкологияне психологик яктан да дәвалау уңыш китерә башлады. Үз күзләрем белән күргән очраклар бар: үпкәләрен, борчуларын табып, алар өстендә эшләгән авырулар терелә яки гомерен озайта. 
 

Салкын тиеп авырмас өчен витаминнар эчәргә киңәш ителә. Ә психологик авыруларга бирешмәс өчен нишләргә кирәк?
– Үз организмыңны тыңларга өйрәнергә кирәк. Ул һәрвакыт билгеле бер сигналлар бирә, арый. Ул робот түгел, аңа да ял кирәк. Тормышта баланс булырга тиеш. Йокы тую, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү, уңай эмоцияләр бирә торган төрле чараларга йөрү безнең психик халәтебезне яхшырта, уңай эмоцияләр белән тукландыра. Начар эмоцияләрне, уйларны җиңә белергә өйрәнергә, психологка мөрәҗәгать итәргә курыкмаска, шул юнәлештәге китаплар укырга, төрле психологик күнегүләр ясарга да киңәш итәр идем. 
 

Теги: хатын-кыз психологиясе киңәш психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар