Логотип
Проза

Яшьләр уены

Хикәя


Хикәя

Ләйсән беренче имтиханын «бишле»гә бирде. Шатлыгы ифрат зур иде. Зачеткадагы беренче «бишле» алдагы билгеләр өчен юл күрсәтүче маяк булып торачак. Чөнки кызны берсеннән-берсе дәһшәтле өч имтихан көтә... «Бишле» алу шатлыгыннан хәер бирергә кирәк булыр. Кемгә бирим дип аптырыйсы юк, кул сузып теләнүчеләр җитәрлек. Үзәк мәйдандагы җир асты юлында да бихисап алар. Ләйсән алар яныннан башын иеп йөгереп үтә. Һәр хәерчегә акча өләшә башласаң, үзеңә ач-ялангач кына утырасы. Әле кайберләре мескен дә түгел, имеш, юри генә кыланып утыра икән. Чөнки эшлиселәре килми. Казан кызлары шулай ди, алар беләдер инде.
Ләйсән җир асты юлында хәер сорашучылар яныннан башта читләтеп, күрмәмешкә салышып үтте. Аннары бер киоск янына елышып күзәтә башлады: боларның кайсы ышанычлы, чын мохтаҗ, кайсына хәерне тыныч күңел белән бирергә була икән? Сәләмә киемле әнә теге әбине, кесәсенә бераз акча керү белән, чатыр астына хәмер чөмерергә йөгерә, диләр. Кызлар үзләре күргәннәр, рәхәтләнеп эчә дә, тарта да, ди. Шуңа күрә йөзе дә көзге яфрак кебек саргаеп кибеп беткән. Азиядән кайтып тулган сумала чәчле, кара-чутыр бала-чагага гомумән дә ышаныч юк. Черки кебек, күзгә керәләр, үткән бер кешегә чат ябышалар. Вәт әрсезләр! Юк инде, Ләйсән аларга бер тиен дә бирмәячәк, эшләп ашасыннар!
Чү, карале, кара! Хәерчеләр арасында бер чибәр яшь егет тә бар түгелме соң?! Элек ул күренми иде бугай. Әнекәем, ничек оялмый. Кулларын чалбар кесәсенә тыккан да харап эшлекле кеше кебек кылтаеп басып тора. Өсте-башы, кием-салымы әле ярыйсы гына күренә, тузып таушалмаган. Бер дә мескен хәерчегә охшамаган бу үзе. Әле күкрәгенә язу да аскан. «Подайте безработному», имеш...  Аяк астында кар-яңгырны, җил-тузанны шактый күргән һәм акча белән тулырга «өметләгән» иске эшләпә ауный. Эре-тере торган белән түгел, берсенең дә яшь хәерчегә исе китми алай, үтәләр дә китәләр, үтәләр дә китәләр. Эшләпә төбендә мыскыл итеп күз кыскандай бердәнбер илле тиенлек кенә ялтырап ята.
Бераз күзәтеп торганнан соң, Ләйсән нәкъ менә шул егет янына килде. Юк, хәер бирер өчен түгел, әйтер сүзе булганга. Бик эре-эшлекле кыяфәт белән каршына басып, теләнче егеткә акыл сатарга кереште:
– Ничек оялмыйсың? Болай мескенләнеп торганчы эшләргә кирәк!
Моның ише сүзләрне беренче генә ишетүе түгел иде, күрәсең, егетнең исе китмәде:
– Эшлим түгелме соң, бәгырькәем.Көне буе стена терәтеп, аяк өсте тору җиңел дип беләсеңме әллә? Юкны лыгырдап торганчы, акча бирер идең. Ачлыктан эчем эчкә ябышкан, күрмисеңмени? Мохтаҗларга ярдәм итүчеләргә оҗмах ишекләре ачык булыр, ди.
– О-о-о! Харап икән сез! – диде кыз, йөзенә мыскыллау галәмәте чыгарып. – Оҗмахның нәрсә икәнен беләсеңме соң? Дога укый беләсеңме?
– Әле ничек кенә! Муллаларны да уздырабыз.
– Укып күрсәт! Аннары карарбыз.
Егет эшлекле генә тамак кырды, кулларын йөзенә китереп, нидер пышылдый башлады. Ләйсән колагына: «Таибәтин-галимәтин, бир, Ходаем, хикмәтин. Җәннәт капкаларын ачыйбин, бәхетләрен насыйбин. Амин!» – дигән сүзләр килеп иреште.
Егет битен сыпырганда, кыз да аны кабатлады.
– Йә, ничек? Ышандыңмы инде?
Ләйсән учындагы бишлекне егеткә сузды:
– Алайса, мә. «Имтиханнарын яхшы бирсен» дип телә.
Егет акчаны алырга ашыкмады. Бик акыллы кыяфәт белән кызга кисәтү ясады:
– Хәерне бисмилла әйтеп бирергә кирәк.
– Алайса, бисмилла, – диде Ләйсән, белмәгәне өчен уңайсызланып.
– Иншалла, Ходай бәндәсе, теләкләрең кабул булсын! Имтиханнарыңны «бишле»гә бирерсең, – диде егет.
Ләйсән аңа сәерсенеп карап торды.
– Алай догалар да белгәч, сиңа монда теләнеп тормаска, мәчеттә эшләргә кирәк.
– Мәчеттә кызык түгел.
– Монда кызыкмы?
– Әлбәттә, әнә нихәтле халык йөри.
– Йөрсә ни... Сиңа алардан ни файда? Берсе дә жәлләми әле үзеңне. Эшләпәң буш.
– Кичкә тула ул. Кара әле, кызыкай, син миңа комачаулыйсың гына. Бар, юлыңда бул. Синең аркада планны үти алмаячакмын югыйсә.
Ләйсән аптырады:
– План?! Синең планың да бармыни? Әкият сөйләмә инде!
– Бар, әлбәттә. Әле нинди генә, имтиханың бер якта торсын.Үтәмәсәң, эштән куалар.
– Соң, син болай да эшсез бит инде!
– Анысы сиңа кагылмый, апаем. Бар, юлыңда бул.
Ләйсәннең егеткә хәтере калды. Кызлар беләш шулай тупас сөйләшергә кем кушкан аңа? Үзенә хәер биргән кешегә бераз ягымлырак булса да ярар иде. Ул иренен турсайтып китә башлаган иде, егет кинәт йомшарып:
– Исемең ничек соң синең? Исемеңне белмичә, теләк теләп булмас бит? – диде.
– Сәхипҗамал.
– Ә?!
– Сәхипҗамал, – дип кабатлады Ләйсән, елмаюын чак тыеп. Егетне аптырашта калдыруына күңеле булды. – Ә синең исемең ничек?
– Марлен.
– Андый исем буламыни?
– Маркс белән Ленин бабаңны беләсеңме?
– Белсәм ни...
– Менә шуннан ясалган исем.
– Ә Энгельсы кайда алайса?
– Энгельс бабай оҗмахта алма ашап утыра.
Ләйсән яңгыратып көлеп җибәрде. Шаян егет икән бу.
– Сәхипҗамал, сиңа бер йомыш бар. Үтереп эчәсе килә, берәр шешә су алып кил әле миңа. Бик яхшылап дога кылырмын. Бөтен имтиханнарыңны «бишле»гә бирәчәксең. Әйтте диярсең.
– Чынлапмы?
– Минем теләк кабул була.
– Ә нигә үзең бармыйсың?
– Эш урынын ташларга ярамый.
– Әй, кем тикшерә инде сине.
–Ярамагач ярамый инде. Ярар, алай авырсынсаң, кирәкми.
– Марлен, син монда һәр көнне буласыңмы?
– Юк, безне төрле нокталарга куялар.
– Кем?
– Хуҗа. Ул безне машина белән таратып йөри. Кич белән килеп ала.
Ләйсән өчен болар яңалык иде.
– Ә син ник кешегә эшлисең?
– Алай тынычрак.
Ләйсән егеткә аптырап та, кызганып та арады.
– Юк, болай ярамый. Сиңа барыбер эшләргә... башка җирдә эшләргә кирәк. Гомер буе хәерче булмассың бит инде.
– Акча җыйгач, яхшырак урынга китәм.
– Кая китәсең, кем булып?
– Хәерче булып, билгеле. Иң яхшы, җиңел эш шул.
Ләйсәннең гаҗәпләнүе чиксез иде. Ачуы да килде. Бу егет үз акылында түгелдер, мөгаен. Йә юри башын тилегә саладыр. Әбисе әйтмешли, бер утыруда бер бозауны умырып атарлык, бер машина утынны кисеп-ярып, әрдәнәгә өеп куярлык сау-сәламәт егет, кыл да кыймылдатмый, кеше өстендә көн күрсен әле! Адәм көлкесе бит бу! Оятсызлык! Хәерче булам, имеш...
– Эт ялкавы икәнсең син! Ялкауларны җенем сөйми! – диде Ләйсән ачу белән.
Егетнең керфеге дә селкенмәде, мыскыллы елмайды гына:
– Сөймәсәң тагы... Бик кирәк иде!
– Эгоист!
Ләйсән шулай диде дә кырт борылып китеп барды. 

                        * * *
Әллә «хәерче» егетнең теләкләре күктәгеләргә барып ирешкән, әллә үз башы шулкадәр яхшы эшләдеме, тәки «бишле»гә бирде бит кыз имтиханнарын. Имтиханнан чыккан саен, җир асты юлына төшеп, Марленны эзләде. Никтер аны күрәсе, сөйләшәсе килә иде. Әмма хәерче булып эшләүче егет биредә башка күренмәде. Ул җир өстенә менеп югалган иде, күрәсең.
Ә алда – көтеп алган җәйге яллар. Алар Казанны да, укуны да, хәерчеләрне дә оныттырачак. Өзелеп авылын, әнисен, дусларын сагынган кызда алар кайгысы түгел инде. Ләйсән, сөенә-сөенә, кием-салымнарын, вак-төяк әйберләрен юл сумкасына тутырды, әти-әнисенә шәһәр күчтәнәче алды. Ниһаять, билет та алынды, туган якка илтүчнпоездга кереп тә утырды. Алда – кич, ятакка тәгәрә дә туйганчы йокла. Иртәгә чаба-чаба универга барасы да, калтырый-калтырый имтихан бирәсе дә юк. Рәхәт бит. Ә!
Ләйсән шулай итәр дә. Каршына утыручы менә бу егет кенә чыгып китсен. Әмма егет чыгарга уйламый да, күзләрен тондырып Ләйсәнгә карап утыра. Гүя каршында гап-гади адәм баласы түгел, аю басып тора. Ниһаять, ул телгә килде:
– Минем сезне кайдадыр күргәнем бар.
Ләйсән күршесенә игътибарлап карый, әмма, юк, танымый. Бу бәндәне гомерендә беренче күрүе. Тик егет үҗәт, кашларын җыерып, күзләрен кызга төбәп, һаман нидер исенә төшерергә азаплана.
– Кайдадыр күрдем бит мин сезне. Кайда соң?
– Мин сезне белмим, башымны катырмагыз.
Егетнең кашлары язылды:
– Әһә! Исемә төште! Тавышыңнан таныдым! Син теге кыз!
– Нинди кыз?
– Сәхипҗамал!
Бу исем белән бары теге «хәерче» егет кенә, Марлен гына дәшәргә мөмкин. Тик бу Марлен түгел ич, бөтенләй ят кеше. Каян белә ул Ләйсәнне?
– Вәт Сәхипҗамал! Үтердең син безне! Көлә-көлә хәлләр калмады. Таибәтин-галимәтин... Ну Шамил! Ну кызык та итте сине! Ха-ха-ха... Хәерләр биргән булып... Уф-ф... Тегесе дога укый, имеш.
Гомерендә беренче тапкыр күргән егетнең үзеннән көлеп, мыскыллап утыруы Ләйсәннең ачуын китерде.
– Каян беләсең син мине?
– Соң, үзем төшердем бит.
– Кая төшердең?
– Телевизорга.
Ләйсән катып калды, зиһене чуалды. Шуңа егетнең сүзләрен аңлый алмый азапланды.
– Ничек инде... Нинди телевизорга? Кайда? Кайчан? Ник?!
– Без әйтергә тиеш идек, ләкин син китеп бардың. Артыңнан кычкырдык, борылып та карамадың. – Егет башын чайкый-чайкый көлде: – Ну Шамил... Каян башыңа килде диген?! Ул сюжетны бөтенесе ошатты.
Ләйсән хурлыгыннан еларга җитеште:
– Сез мине телевизордан күрсәттегезмени?
– Син борчылма.Шаян тапшыру бит ул. «Яшерен камера» дип атала. Караганың бардыр инде.
Ләйсәннең ул тапшыруны караганы бар иде... Ул да башкаларның беркатлылыгыннан тәгәри-тәгәри көлә иде. Тик бу юлы бер дә көләсе килмәде. Киемнәрен дә алыштырып тормый, ятагына менеп ятты да, юлдашы ничек кенәкүңелен күтәрергә, сөйләштерергә тырышмасын, юл буе бер кәлимә сүз дәшмәде. Шул килеш йоклап та китте. Күзен ачканда, теге егет юк, аның урынында бер татар карчыгы тәмләп чәй эчеп утыра, ә поезд Ләйсәннең туган ягына якынлаша иде.   

фото: http://ru.freepik.com


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар