Хикәя
Зинаида ЗАХАРОВА
Шәмсия, иртәнге эшләрен тәмамлагач, ашыкмый гына тәрәзә янына килде. Урамнарга сафлык, аклык өстәп, күбәләк кебек кар ява. Иртә булса да, шәһәр инде уянган: кемдер ашыга-кабалана эшкә бара, яшь әниләр, балаларын җитәкләп, бакчага чаба. Укучы балалар мәктәпкә ашыга. Аның да бит, таңнан торып, шулар кебек чаба-чаба йөргән чаклары бар иде. Танышлары очраса: «Шәмсия, кая барасың?» − дип түгел: «Кая йөгерәсең?» − дип сорыйлар иде. Хәзер менә беркая да ашыгасы юк. Әле кайчан гына, кызларын балалар бакчасында калдырып, яраткан мәктәбенә ашыга иде. Кызлары укыганда бергәләшеп мәктәпкә барулары ничек күңелле иде... Мәктәптә эшләгән чаклар иң рәхәт, иң бәхетле еллар булган икән.
«Һөнәремне бик дөрес сайлаганмын, бәхетле гомер кичердем», − дип уйлап куйды Шәмсия. Дөньяны яхшы якка үзгәртеп булуына ышаныч белән яшәде ул. Тырышкан бушка китмәде: шәкертләре арасында аның эшен дәвам итүчеләр дә никадәр! Тик соңгы вакытта татар дөньясындагы вазгыять борчый аны. Шәмсия җаны-тәне белән яраткан, хезмәт иткән татар теленең кирәге калмаган, имеш. Туган телебез белән горурланып, зур өметләр баглап яшиләр иде югыйсә... Туган теле аңа дөньяның ямен ачты. Кызларының теле дә татарча ачылды, чөнки гаиләдә гел ана телендә сөйләштеләр. Инде оныклары татар телендә сөйләшә.
Шәмсия тәрәзәдән күккә карады. Күкне иңләп кар болытлары йөзә. Бүген алар диңгездәге дулкыннарны хәтерләтә. Эх, шул дукыннарга утырып, еракта калган балачагына, яшьлегенә барып кайта алса икән?!
...Әтисен дә, әнисен дә хәтерләми. Бөек Ватан сугышы башланырга бер ел кала дөньяга килә ул. Әтисе Фин сугышыннан бик каты яраланып кайта. Сугышка кадәр мәктәп директоры булып эшли, физика фәнен укыта. Апасы Наҗия белән абыйсы Шамил − әтиләре сугышка киткәнче туып калган балалар. Шәмсия − әтиләре Фин сугышыннан кайткач туган кыз. Сугышта алган яралары әтисен якты дөньядан иртә алып китә. Әниләре туган авыллары Көектә өч бала белән торып кала. Авыру сәбәпле, ул да укытуын ташлый. Авыр тормыш, кайгылар эзсез калмый – инсульт кичереп урынга егыла. Авыруы көчәеп, ул да вафат була. Әтиләренең өч сеңлесе авылда яшәсә дә, тормышлары авыр булганлыктан Шәмсияне тәрбиягә алучы табылмый. Кызны балалар йортына илтеп бирәләр. Лаештагы балалар йорты − аның үскән җире. Ятимнәр йорты аңа ныклы белем, яхшы тәрбия бирде. Андагы тәрбиячеләр, укытучылар аның өчен иң кадерле, якын кешеләр иде. Шау-гөр килеп уйнаганда, Шәмсия кызларга: «Әйдәгез, бәхетле булып уйныйбыз», − дия иде. Баланың гаиләдә генә бәхетле булуын кечкенәдән аңлап үсте ул. Аның өчен «әти-әни», «гаилә» сүзләре иң татлы да, газаплы да булды. Шул уеннарда гына татыды ул гаилә бәхетен.
Җиденче сыйныфны тәмамлап чыгуга, балалар йортыннан китәргә кирәк. Тәрбиячеләре 14 яше тулган Шәмсиягә Казанга тегүчеләр училищесына барырга киңәш итә. Энә-җепкә кулы ятып торган кыз өч имтиханны уңышлы тапшыра алса, бәхет елмаячак. Шәмсия иптәш кызы белән Казанга тегүчеләр училищесына китәргә карар кыла. Балалар йорты директоры аларны, колхоз машинасына утыртып, Казанга кадәр озата бара. Бик иртә барып җитәләр. Әле училище ачылмаган да. «Ачылуга килеп җитәрмен», − дип ышандырып, директор кызларны калдырып каядыр китеп бара. Ләкин салырга яраткан директор алар турында бөтенләй оныта. Училище ачылгач та, соңрак та эз-сыны күренми. Документларын тапшыру өчен, кызлар кабул итү комиссиясенә чират алалар. Ярый әле белем турындагы таныклыклары, укытучылар язган характеристикалары кулларында була. Тик комсомол секретаре язган характеристика кирәк икән бит тагын! Шунсыз алмыйбыз, диләр. Кызлар кычкырып елый башлый. Чөнки документларны тапшырмый торып, тулай торакта урын бирмәячәкләре көн кебек ачык. Фатирга түләү өчен акчалары да юк. «Урамда төн кунарга туры килмәгәе», − дип, куркудан да елый кызлар. Имтиханнар да килеп терәлгән. Училищеның тарих укытучысы Диләрә ханым аларның күз яшенә битараф кала алмый. Аның дежур торган вакыты була. Кызларның белем турындагы таныклыгында барлык фәннәрдән «биш»лелеләр булу, балалар йортыннан икәнлекләре дә тәэсир итми калмагандыр. Бүлмәсенә чакырып кертә дә икесенә дә бик шәп итеп характеристика язып бирә. «Күрәм, сез бик акыллы кызлар», − ди. Укытучы апалары урнашырга да ярдәм итә. Тулай торак хезмәткәрләрен: «Кызлар документларын тапшырырга өлгермәде», − дип ышандыра. Икенче көнне инде документларын берсүзсез кабул итәләр. Училищеда укый башлагач, Диләрә апалары иң яраткан укытучыларына әйләнә.
...Шәмсиянең уйларын бүлеп, ишектә кинәт кыңгырау шалтырады. Ишекне ачуга, укучысы Алсуның борчулы йөзен күреп каушап калды.
− Апа, сезнең киңәшегез кирәк. Килгән өчен ачуланмагыз инде...
− Нинди ачулану? Сине күрүемә мин бик шат, − дип, Шәмсия Алсуны кочып алды. Шәкертенә урын тәкъдим итеп, чәй куеп җибәрде.
− Соңгы вакытта мәктәп хәлләре борчый. Сез дә ишетми калмагансыздыр, апа? − дип сүз башлады Алсу.
− Ишетмәгән кая, телевизордан сөйләп торалар, телебезгә күсәк күтәрделәр, бала, − диде Шәмсия, уфтанып.
− Күп мәктәпләрдә сәгатьләрне кискәннәр. Эштән китүчеләр дә бар... Апа, сезнең дәресләр һич онытылмый, кызыклы итеп үткәрә идегез. Дәрестән соң никадәр чаралар уза иде. Барысына да ничек өлгергәнсездер? Дәрескә әзерләнү күп көч сорый. Башкасына вакытым да калмый минем, − дип, яшь укытучы мәктәп хәлләрен сөйләп китте.
− Син яшь әле, Алсу, син эзләнүдә. Тәҗрибә туплагач, вакыт табылыр, борчылма, − диде Шәмсия, касәләргә чәй ясап. − Әйдә, кайнар чәй эчеп алыйк. Эчеңә җылы керер, − дип кыстап, Алсуның алдына хуш исле үлән чәе куйды, тәм-томнар тезде.
Алсу, тартынып кына ризыкка үрелде.
− Әле дә хәтеремдә: әниләр бәйрәменә шигырь язган идем. Классны бизәп, әниләрне чакырдык, тәмләп чәйләр эчтек. Килгән кунаклар шигырьне бик яраткан иделәр, вәт алкышладылар! Бигрәк тә әнием шатланган иде. Сез бит, апа, дәрестән соң да гел безнең белән кайнаша идегез. Күпме спектакль куйдык. Шуңа да безнең сыйныфтан иҗат кешеләре чыккандыр, − диде кыз, елмаеп. – Хәтерлим әле, Иванов Олег безнең төркемдә укыды. Рәхәтләнеп татарча сөйләшергә өйрәнде.
− Әйе, үз теләге белән минем төркемгә күчте шул ул. Андыйлар бер Олег кына түгел бит, Алсу. Саный китсәң, күп алар.
− Үз ана телен өйрәнергә теләмәгән татар балалары күп хәзер. Ата-аналар үз телләреннән ваз кичә. Татар телен ата-ана ризалыгы белән генә укытачакбыз икән. Адәм көлкесе, безгә суд белән яныйлар, − диде Алсу.
− Үзләре утырган агач ботагын кисәләр, шул гына. Төшенкелеккә бирелмә, бу − вакытлы күренеш, узар, бар да яхшы булыр.
− Шәһәр мәктәбен күреп тә бик үртәлдем әле. Балалар өчен бассейнга кадәр бар бит. Безнең авыл баласы шәһәрнекеннән киммени? Безнең мәктәптә шундый ук балалар укый югыйсә. Шәһәр мәктәбендәге интерактив такталар, төрледән-төрле проекторлар, компьютерлар авыл баласына кирәкми дип уйлыйлар, күрәсең. Бездә укыту бүлмәләрендә такта белән акбурдан башка берни юк бит, апа.
− Шәһәр мәктәбенә күчәсең килмиме соң? Син бит шәһәр кызы, − дип, укытучы сынап шәкертенә карады.
− Юк инде, мин авылда җаныма якын дуслар таптым, − диде кыз, битенә кызыл йөгергәнен үзе дә сизенеп.
− Ә-ә, аңлашылды. Әллә берәр авыл егетенә гашыйк булдыңмы? − дип серле елмайды апасы.
− Әйе, бик акыллы, тырыш егет белән дуслаштым.
− Мин синең өчен шат. Эшеңнән китү турында уйлама да. Синең икенче белгечлегең тарих фәне бит. Бераз тарих дәресләре алырсың. Мәктәптә синең кебек сәләтле укытучылар эшләргә тиеш, − диде Шәмсия.
− Директор да нәкъ шул сүзләрне әйтте, − дип елмайды кыз. – Борчуларын төяп килгән, дип, зинһар, ачуланмагыз. Сәламәт булыгыз, − диде ул саубуллашып.
− Шәһәргә килгәндә керми китмә. Туеңа чакырырга онытма, − дип шаяртты Шәмсия.
Алсу киткәч, озак тынычлана алмады ул. Ни кызганыч, телебезне кисмәкчеләр... Укучысын тынычландырса да, борчулары күңел түренә, тирәнгә үткән иде аның.
Ходай Шәмсиягә сынауларны җитәрлек бирде. Күңел күгендә бер бөртек бәхет шәйләнсә, күп тә узмый, җаны-тәне белән михнәт диңгезенә кереп бата иде. Нинди генә авырлыкларга тарыса да, зарлануны белмәде. «Бар да яхшы булыр. Баш бәласе түгел, үтәр», − дип, үзен үзе тынычландырды. Шәмсиянең гомер юлында яхшы кешеләр күбрәк очрады.
Әйе, аның гомер юлы бизәкләргә бик бай булды. Нинди генә төсләр юк анда. Ак, кызыл, алсу, зәңгәр, яшел, сары һәм тагын бик күп төсләр. Кайсы күбрәк булды икән соң төсләр чылбырында?
Училищены «биш»кә генә тәмамлауга, аңа алтынчы разрядлы тегүче дипломын тапшырдылар. Анда укыган еллары ак төсләргә бай булгандыр. Җәйге каникуллар гына, шул ак төсләрне пумаласына мул ягып, сары таплар сылый иде. Сары − сагыш төсе, диләр. Шул каникуллар аның күңелен кызган пычак белән тырный, эчкә яшерелгән яраларын яңарта. Шул каникуллар аның күңеленә кешедә булмаган сабырлык иңдерә. Каникуллар җитүгә, иптәш кызлары, шатланышып, өйләренә кайтырга җыена. Шәмсия тулай торакта кала: аны берәү дә көтми, аның сагынып кайтыр җире юк. Туган авылында яшәүче әтисенең сеңелләренә хатлар язса да, җавап килми. Кызны сагынып көтеп тормыйлар. Артык кашык кемгә кирәк? Шамил абыйсы, өйләнеп, Урта Азия якларына китеп барды.
Училищедан соң юллама белән Башкортстанга килгән кызга ательеда озак эшләргә туры килми. Сәләтле тегүче икәнен аңласалар да, тегүче апалары никтер Шәмсияне укытучы итеп күрәләр. «Син укытучы булырга тиеш», − диләр. Күңел түрендә йөрткән хыялы йөзенә чыккан булгандыр, мөгаен. Юк! Кызның үз-үзен тотышы, сөйләме − бөтен булмышы «мин укытучы» дип тора. Тамырларында укытучылар каны ага. Кан хәтере бар, дигәннәргә дә ышана Шәмсия. Әйе, бар ул!
Башкортстанда эшләгән чоры яшел төсләргә байдыр. Яшьлек үзе яшел төстә, диләр бит. Беренче эшләп алган акчаларга шатланулар дисеңме! Яңа дуслар табу, киноларга, кичке уеннарга йөрүләр... Бәхетле мизгелләр!
Керү имтиханнары якынаюга, ике дә уйламый, Шәмсия документларын Минзәлә педучилищесына илтеп тапшыра, студент булу бәхетенә ирешә. Ерак Себердә, Иркутск өлкәсендә яшәүче бертуган апасы Наҗиягә: «Сагындым, бик күрәсем килә», − дип хат язып сала. Апасыннан чакыру хаты килүгә, Усолье-Сибирск шәһәренә ерак сәфәргә чыгып китә. Апасы яшәгән бистә ул шәһәрдән ерак булмаса да, Весляна елгасын кичәргә кирәк икән. Бистәләр арасында халык телендә «самоходка» дип аталган, агач төягән баржалар йөреп тора. Ул баржалар белән күбрәк төрмә тоткыннары эш итә. Алар шунда «поселение»дә була. Киселгән агачларны баржаларда ташыйлар икән. Елганың ике яры да иксез-чиксез тайгадан тора. Апасы яши торган бистәгә су юлы белән барасы. Пристаньда озак көтәргә туры килми, шул якка баручы баржа килеп тә җитә. Кызганыч, баржада бер генә хатын-кыз да булмый, бар да ир-атлар. Кыз, ут йотып булса да, баржага утыра. Йөзен сакал-мыек баскан, үзе карачкыны хәтерләткән ир кеше дә аның белән бергә кереп утыра. Урыны да кызның каршысына туры килә. Йөзләре мазутлы, пычрак, сәләмә киемле бу ир-аттан шикләнә Шәмсия. Шулай да куркуын сиздермәскә тырыша. Ә ул никтер кыздан күзләрен алмый: карашы белән ашардай булып бара. Кеше-мазар күренмәгәндә, пышылдап кына:
− Ты моя дочь, тебя зовут Маша. Я Николай, − ди.
Чибәр кыз күргәч, баржадагы башка ирләр дә кыза. Күзләрен майландырып, сөйләштермәкче булып сүз ката башлыйлар. Ике ир ике ягына килеп утырып, кызны култыклап ук ала.
− Красавица, куда путь держишь? – дип кызыксынган булып, мыскыллы елмая бака күзлесе.
Каршысында утыручы мазутка баткан пычрак киемле рус абзые:
− Маша, кызым, туңасыңдыр? − дигән булып, мазут исе аңкып торган сәләмә сырмасын Шәмсиянең иңнәренә сала.
− Синең кызыңмыни? – ди бака күз.
− Әйе,− ди Николай.
Шул сүзләрне ишетүгә теге адәмнәр өреп очыргандай юкка чыга. Шулай итеп, бер белмәгән рус агае Шәмсияне фаҗигадән коткарып кала. Ирнең киемнәре иске, пычрак булса да, күңеле чиста, саф икән.
Кызның бу сәфәрендә кара төсләр шәйләнсә дә, алар җиңү яулый алмый. Авыр минутларда күпне күргән Шәмсиягә Ходай һәрчак ярдәм итеп тора. Бу ирнең дә очраклы юлчы булмавын кыз яхшы аңлый. Николай, баржадан төшеп җиргә аяк баскач та, кыз балага бу якларда ялгыз йөрүнең куркыныч икәнен аңлата. Төрмәчеләр баржасына утырып елга кичкән бик күп кызларның югалуын сөйли.
Апасы белән күрешү, ачылып сөйләшүләр яшь кызның күңеленә гомер буена җитәрлек җылы сала. Абыйлары Шамил турында да озак сөйләшәләр. Аны бик күрәселәре килә дә, язмыш тормыш сукмакларын үзе сырлый шул.
Апасының тупырдап торган малае үсеп килә. Наҗия бәхетле. Ире яхшы кеше, бер-берсен аңлап, яратышып яшиләр. Алар өчесе бергә балалар йортында үсә. Наҗия белән Наил бер сыйныфта укыйлар. Яшьләр, туган җирләрен калдырып, акча эшләргә дип Себер ягына күчеп китәләр.
Бер карыннан туган апасының үзен өзелеп яратуын, якын итеп «сеңлем» дип дәшүен мәңге күңелендә саклый Шәмсия. «Студент кызга матур киенергә кирәк», − дигән булып, апасы модалы күлмәкләрен, кофталарын, туфлиләрен бүләк итә.
− Син әниебезгә охшагансың. Сиңа карыйм да әнкәебезне күргәндәй булам, − ди апасы. Шәмсиянең уңышларына ихлас сөенә, мактый.
− Молодец, сеңлем, әти-әни һөнәрен сайлагансың, бәхетле бул, − ди. Сеңлесенә акчаны да кызганмый, мул итеп бирә. − Ераграк яшер, юлда төрле кеше очрый. Кысыбрак тотсаң, озакка җитәр, − ди. − Безне онытма, хат язып тор, − дип, аркасыннан сөеп кала.
Җизнәсе кызны поездга кадәр озатып куя. Шәмсия апасы белән җизнәсенә Николай турында сөйләми кала алмый. «Ул кешене сиңа Аллаһ җибәргән», − ди алар бертавыштан.
Шәмсия Николайга гомер буе рәхмәт укый. Шушы вакыйга үрмәкүчтән дә шүрләгән кызны кешеләрдән куркырга өйрәтә. Ул бу дөньяда кешеләрдән сакланырга кирәк икәненә төшенә. Кабахәт булудан куркырга кирәген аңлый. «Беркайчан да кешегә әшәкелек эшләмәм», − дип, үзенә сүз бирә. Бу аның тормыш кагыйдәсенә әверелә.
Шәмсияне ательедан Минзәләгә бик зурлап озаталар. Җитәкчесе бер чемодан йомырка бирә.
− Үзебезнең тавыклар салган, авыл йомыркасы, чемоданыңны нык сакла, ватыла күрмәсеннәр. Алар сине ачлыктан коткарыр, − ди елмаеп.
− Тырышып укы, без синең өчен бик шат, − ди тегүче кызлар.
Минзәлә педагогия училищесында укыган еллары гел ак төсләрдән генә торды дияргә була. Уку да җиңел бирелә, ул анда чын дуслар да таба. Хәзер дә аралары өзелеп тормый, телефон аша булса да аралашалар.
Беренче курсны тәмамлагач, бүлмәдәш кызлары Шәмсияне каникулга бар да үзенә чакыра. Шәмсия исә Зәй ягына, Лилияләр авылына кайтырга була. Курсташ кызының авылда әти-әнисе, әбисе, сеңлесе белән энесе яшәгәнен белә иде ул. Лилиянең ихлас булуы ошый аңа. Ялгышмаган, дустының әти-әнисе үз балаларыдай каршы ала аны. Бигрәк тә Рауза әбисе үз баласыдай якын итә. «Кызым» дип өзелеп тора. Табын артында баштарак тартынып, оялып утырса да, кыз бу яхшы күңелле кешеләргә тиз ияләшә.
Әнисенең тегү машинасы барлыгын Лилия күптән, Минзәләдә үк сөйләгән иде. Гаиләдәге хатын-кызларга Шәмсия искиткеч матур, зәвыклы күлмәкләр тегеп кигертә. Лилиянең әнисе кызның осталыгына исе китә. «Син профессионал тегүче икән бит, балам», − дип, кызның күңелен күтәрә.
Ательеда тегүче булып эшләмәсә дә, тегү эшен гомер буе ташламый Шәмсия. Үзенә дә, кызларына да күлмәкләр тегә. Сокланмаган кеше булмагандыр. Ул әле дә бик сылу гәүдәле. Яшь чагында бигрәк чибәр иде. Озын толымнарга үрелгән алтындай сары чәчләр, диңгездәй зәңгәр күзләр, озын керфекләр. Сирәк хатын-кызларда гына була торган сөйкемлелек...
Шәмсия яраткан кешесен – Мансурын Әлмәт районына эшкә кайткач очрата. Беренче мәхәббәте гомерлек яры була. Шәмсияне аңлап, хөрмәт күрсәтеп яши. Ни кызганыч, ирен яман чир алып китә. Ире авырып ятканда, Шәмсия аңа: «Үкенерлек яшәмәдек, Мансур, тормышыбыз якты төсләргә бай булды», − ди. Мансур, аңа җавап итеп: «Тормыш бизәкләре − безгә язмыш бүләге ул, кадерлем», − дигән иде. Ирен югалту хәсрәте Шәмсиянең бөтен дөньясын кара төсләргә мана. Кара бизәкләр гомер көзенә калган булган икән.
Алсу килеп киткәч, Шәмсия тынычлыгын тәмам югалта. Кызның «Яратып сайлаган һөнәрем кирәксезгә чыгамы инде?» дигән соравы колагында озак яңгырап тора. Укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлаган бер Алсу гына түгел, күп бит алар.
Шәмсия, Минзәлә педучилищесын тәмамлап, дистә елга якын башлангыч сыйныфларны укыта. Читтән торып университетның филология факультетын тәмамлый. Тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып таныла. Лаеклы ялга киткәндә укыту кабинетын яшь укытучы Фәридәгә калдыра. «Иҗат лабораториям, югары бәя алган укыту бүлмәм ышанычлы кулларда», − дип сөенә. Сәләтле укытучы Фәридә − үз укучысы.
Алсу китеп берничә көн үтүгә, Фәридә шалтыратты: «Апа, безгә нишләргә инде? Татар теле дәресләрен кыскарталар дигән сүз йөри. Телне саклап калу өчен нәрсә генә эшләргә инде?» – дип өзгәләнә.
− Төшенкелеккә бирелмә, юкны сөйлиләр, ышанма, Фәридә. Телебез яшәде, яшәр дә!
− Яшәвен яшәр инде ул. Бүген менә нишләргә белгән юк. Эшсез калырбызмы инде? – дип, сорау арты сорау яудыра Фәридә.
Телефон аша кызның дулкынлануы сизелә. Еламый гына. Бәлки, елыйдыр да. Хәлләр еламаслык түгел шул. Ул да Алсу әйткән коточкыч сүзләрне кабатлый: «Сәгатьләрне кисәләр, дәресләрне киметәләр».
Киләсе буыннарга тылсымлы дөньяны ачкан, мәшһүр акыл ияләре, бөек әдипләре булган татар телен телемнәргә телмәкчеләр. Юк, ышанмый Шәмсия, берәүнең дә моңа көче җитмәс! Ата-аналарга туган телне сайлау иреге булырга тиеш, имеш. Татар телен мәктәпләрдә көчләп укыталар икән бит. Татар теленә ихтыяҗ юк, имеш. Әкияттәге кебек килеп чыга түгелме? Алмагач, зинһар ашагыз, дип, үзенең кып-кызыл сусыл алмаларын бүләк итмәкче. Кеше, алмадан авыз итми торып: «Ачы, ачы», − ди. Ачы түгел. Татлы, баллы, бай, нәфис, ягымлы, бөек безнең татар телебез! Бөтен дөньяда сөйләшер өчен иң уңай саналган унбиш тел арасында бит ул.
− Күңелем сизә, бар да яхшы булыр, Шәмсия апа әйткән иде, диярсең.
− Директорыбыз Флера Фатыховна, дәресләрне кыскарту булмаячак, дип, безне тынычландырды.
− Туган телен яраткан, тел сагында торган җитәкче җаен табар, − дип өметләндерде Шәмсия укучысын.
Бөек Тукай теле иң биек мөнбәрләрдән яңгыраган, яңгырый, киләчәктә дә яңгырар. Фәридә дөрес әйтә, бүгенгесе авыр. Шуны онытмасын иде түрәләр: «Көш, дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр», − диләр.
Шәмсия тәрәзәдән күккә карады. Күк йөзен кара болытлар каплап алган. Офыкларга кадәр җәелгән болытлар гүя аның күңеленә үтеп керделәр. Сугыштан соңгы авыр елларда күп кыенлыклар кичергән Шәмсия «тормышымда кара буялар булмады», дип яшәгән иде бит...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк