Логотип
Проза

Әти

– Әни, ә минем әти кайда? Нишләп безнең белән яшәми ул? – Балачагында Раушания әнисен шулай дип аптыратып бетерә торган иде.  Әнисе аннан яшереп-нитеп тормады, дөресен сөйләде.

– Әни, ә минем әти кайда? Нишләп безнең белән яшәми ул?
Балачагында Раушания әнисен шулай дип аптыратып бетерә торган иде. 
Әнисе аннан яшереп-нитеп тормады, дөресен сөйләде. Студент вакытта бик чибәр егеткә гашыйк булган иде ул. Казан егете иде сөйгәне. Күңеленнән генә кыз үзенчә беркатлы план да корды әле: моңа кияүгә чыксам, кеше почмакларында тилмереп яшәүдән котылыр идем. И беркатлы авыл баласы! Ул вакытта егет әти-әниләре белән яшәгән хәерче барак әллә нинди оҗмах почмагы булып тоелган инде аңа. Югыйсә аларның авылдагы йортлары бу барактан күпкә яхшырак та бит... Берничә тапкыр шул баракта кунак та булгалады әле кыз. Әти-әниләре авылга хәл белергә кайтып киткәннәр иде, егетнең кызны үзеннән җибәрәсе килмәде. Тимер сиртмәле тар караватта икесе төн кундылар – табигать үзенекен итте. Әнисенең биргән үгетләрен җилләр себереп түкте кызның башыннан. Югыйсә алай җилбәзәк, бозык фигыльле дә түгел иде. Шул, фатирлы егетне үземнеке итәм, дигән планының бер өлеше итеп карады ул моны. Имеш, тәртипле, намуслы егет җаваплылыктан качмас дип уйлады. 
Сөендерим дип әйткән хәбәргә куанмады сөйгәне. «Мин әле әзер түгел... Нигә баштарак чарасын күрмәдең...» – дип, ык-мык килде. Икенче көнне институт баскычында үзен көтеп торган егетне күреп, кызның күңелендә янә өмет яралган иде дә... Егетнең саубуллашырга килүе булып чыкты. Китәр алдыннан куен кесәсеннән акча алып, кызга тоттырды. «Беренче мәлләрдә яшәп торырыңа...» – диде башын күтәрмичә генә. «Рәнҗемә...» – дип тә өстәде әле. «Борылыр, акылына килер, кичерү сорар», – дип көткән иде кыз, егет борылмады да, кичер, дип ялынмады да – ничек киткән, шулай китте дә барды. Үртәлсәң дә, үрсәләнсәң дә, буласы эш булган инде...
Шул көннән егет югалды. Аның әле укыйсы, еракларга китеп эшләп карыйсы килә иде. Бала үстереп, гаилә камытын кию аның якын киләчәккә корган планнарына керми иде. Кыз моны бераз соңга калыбрак аңлады. Бу уй башына барып җитеп, өметләре өзелгәндә дөньяга киләсе кешегә инде җан иңгән иде. Язмыш алдында бергә – бер калды кыз. Кеше көлдереп, авылдагы әти-әниләренә кайтып егыласы да килмәде. Ярый әле ул вакытта заводка урнашып, тулай торактан бүлмә алырга мөмкинлек булды. Кичке бүлеккә күчеп, кыз тизрәк эшкә урнашты. Бала тугач, аны ашатырга, киендерергә бераз акча тупларга кирәк иде.
Теге таныш баракка барып, егетнең әнисе белән дә сөйләшеп карады ул. «Ыштаныңны салганчы, ахырын ник уйламадың соң?» – дип ачуланды аны әни кеше. Кыз аңлады – барысына да ул үзе генә гаепле булып калды. Ирсез генә бала үстерү перспективасы аның үзенә дә бик күңелле түгел түгелен дә, ләкин хәзер инде ни хәл итәсең? 
Аларны больницадан дус кызлары каршы алды. Ярый шулар булды, бик авыр чакларында бергә укыган, бергә эшләгән дусларына таянды ул. Советлар чорының тагын бер уңайлылыгы – ул вакытта баланы яслегә биреп, эшкә чыгарга мөмкин иде. Яшь әни дә кызын алты айдан яслегә урнаштырып, заводка эшкә чыкты. Ялгыз әниләргә дәүләттән дә ярдәм булды, ничек тә тырышты, кызын ач та, ялангач та итмәде. 
Әти-әнисе кызларының ирсез килеш бала табуын мәңге дә гафу итмәсләр шикелле иде. Бер кайтуында, кыздагы үзгәрешләрне күреп, әтисе аны өйдән куып ук чыгарды. Башка кайтып, монда күренеп йөрмәскә кушты. Шулай да, бала тугач, җаннары түзмәде, үзләре килеп, онык белән танышып киттеләр. Бала – бала шул инде, үз бәгыреңнән өзелгән. Гафу итмәм дисең дә, әллә нинди гафу итмәслек тоелган нәрсәләрне дә кичерәсең. 
Раушания матур, акыллы кыз булып үсте. Җәйләрен әби-бабайсы янында авылда уздырды. Әтисез булуына кимсенде, билгеле. Балалар миһербансыз бит алар. Хәер, балалар гынамы? Җае килсә, зинадан тууы турында олылары да исенә төшереп кенә торды. Әнисе мондыйларга игътибар итмәскә, үртәлмәскә сабый чагыннан ук өйрәтте аны. 
Бик тә әтисен көтте ул. 23 февральдә бөтен бала әтисенә бүләк ясаганда, аның да ак кәгазьгә ябыштырган яшел танкны үз әтисенә бүләк итәсе килде. Әмма ул танклар бары бабайсын гына куандырдылар. Мәктәпне тәмамлап, кулына аттестат алганда да ишектән бер ят абый килеп керер дә кулындагы чәчәкләрен Раушаниягә сузар дип хыялланды.  Барысы да: «Бу кем булды соң? Әллә Раушаниянең әтисеме?» – дип пышылдашырлар. «И әти, мин сине күпме көттем. Син кайларда булдың соң?» – дияр Раушания. «Тиз генә кайтып булмады шул, кызым, кичер мине», – дияр әтисе. Алар, кочаклашып бер елар да, җитәкләшеп Раушанияләргә кайтырлар. Менә куаныр әнисе! Ул, әлбәттә, яшьлек мәхәббәтен гафу итәр, йөрәгендә аңа урын бирер... Күпме хыялланды Раушания бу турыда. Ләкин... 
Аттестат алганда да, аннары дипломлы белгеч булгач та көткән кеше күренмәде. Аннары Раушания аны көтүдән бөтенләй туктады. Күңеленнән әтисе белән мәңгегә бәхилләште.
Эштән уңды Раушания. Гади генә хезмәткәр булып башлаган иде, инде бүлек җитәкчесе итеп билгеләделәр. Иң беренче булып килә эшкә, иң актыккы булып китә. Ярата ул эшен. Аның үзен дә хөрмәт итәләр монда. «Раушания Илгизовна» дип кенә торалар. Фамилиясе бабасыныкы булса да, отчествосы үзенеке Раушаниянең. Аңа тормыш башлангычы биргән кеше Илгиз исемле булган. Әтисенең адашларын очратса, йөрәге урыныннан чыгардай булып тибә башлый иде. Ул һәрбер Илгиздән үзенең әтисен эзләде. Бер Илгиз ул эшләгән оешмада да бар. Ишегалдын җыештыра. Ләкин монысы берничек тә аның әтисе була алмый инде. Бер аягына аксап, интегеп кенә йөрүче бу абыйны кызгана Раушания. Ничә яшьләр икән аңа? Мөгаен, бик карттыр – йөзләрен тирән-тирән җыерчыклар ермачлаган, чәчләре дә ап-ак, куллары да калтырый... Ахрысы, яшьлегендә бик үк дөрес яшәмәгәндер бу абзый, эчкәндер. Кием-салымына карасаң, гаиләсе дә юкка охшаган. Җаен китереп, бәйрәмнәрдә гел берәр бүләк бирми калмый аңа Раушания. Кышкы салкыннарда тишек свитердан йөргәнен күреп, Яңа елга җылы свитер алды. Перчаткасыз икәнен белеп, 23 февральгә перчатка бүләк итте... Әнисе ачулана инде: «Бөтен дөнья сукбаен син генә карап бетерә алмассың», – ди. Нишләтәсең инде, йөрәге йомшак шул кызның. Мескен, мохтаҗ кеше яныннан тыныч кына карап уза алмый. Кечкенәдән шундый, ни хәл итсен?!
Бүген Раушаниянең туган көне. Аларның эшендә күптән шундый бер традиция бар – берәрсенең туган көне көнне чәй өстәле әзерләп сыйланалар. Раушания хезмәттәшләрен ел да әнисе пешергән бәлеш белән сыйламый калмый. Иртән кызы эшкә киткәнче үк өлгертеп куя аны әнисе. Быел менә иртән утны өзделәр дә, бәлешне өлгертеп булмады. «Кибеттән берәр торт кына алам, әни, борчылма», – дигән иде дә Раушания, әнисенең барыбер дә үзенчә пешерәсе, кызын куандырасы килде. Кайнар бәлешне табасы-ние белән төреп алып, кызының эшенә китте. Болай аның эшенә барганы юк иде әле. Ярыйсы гына матур җир икән. Ишегалдында әнә бер карт сары яфракларны кыштырдатып, себеренеп йөри. 
Кайсы ишектән керергә белми торган ханымны күреп, карт башын күтәрде. Ханым да аңа таба берничә адым атлады да тукталды. Күз алдына яшьлегенең үзәк өзгеч вакыйгасы килде. Ул көнне дә җил шулай сары яфракларны кыштырдата иде бит... «Рәнҗемә», – дип, баскычтан төшеп киткән егет артыннан ул яфраклар саубуллашу вальсына бөтерелде. «Тукта! Китмә!» – дип кычкырды кызның җаны. «Япа-ялгызым ничек күтәрим бу йөкне?» Егет аны ишетмәде... Никадәр вакыт узган диген, ә? Ничә еллар көтте бит ул шушы очрашуны. Зәңгәр бантиклы Раушаниясен җитәкләп урамнан барганда гел каршысына Илгиз килеп чыгар кебек иде. «Бу матур кыз минем кызыммы?» – дип гаҗәпләнер. Юк, бер тапкыр да очрамады шул ул... Менә хәзер каршысында басып тора. Ничек картайган! Ничек бетерешкән! Бу тешсез карт шул теге Илгизме??? Ай-яй, язмыш аңа үзенә караганда да мәрхәмәтсезрәк булган, ахрысы... Әйттем исә кайттым, юк-юк, тормышыннан канәгать ул. Әнә нинди кыз бүләк итте бит аңа язмыш.
Матур пәлтәдән, пәлтәсенә иш килешле эшләпә кигән затлы ханым каршысындагы картка карап, шуларны уйланды. Таныды, Илгиз дә аны таныды... 
«Әни!» – дигән ягымлы тавышка икесе дә башларын борды. Бу тарихи очрашуны тәрәзәдән күзәткән Раушания әнисен каршы алырга чыккан иде. Бәхетеннән балкыган ханым, иргә бер сүз әйтми, кызына таба омтылды. Аның артыннан сары яфраклар тантаналы биюгә күтәрелде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ерак киткэн Илгиз, зур кеше булган. Донья куласа, эйлэнэ дэ, Бер баса...

    Хәзер укыйлар