Логотип
Проза

Соңгы теләк

Кышкы иртә. Тирә-яктагы каеннар, миләшләр бар да ак челтәр шәлгә уранган...

Кышкы иртә. Тирә-яктагы каеннар, миләшләр бар да ак челтәр шәлгә уранган. Төз чыршылар, наратлар асфальт юлның ике ягында горур гына басып, Җәмилгә сәлам биреп калалар. Ир, машинасыннан төшеп, сихри матурлыкка сокланып, бераз карап торды. Ярата ул кышны, әллә үзе дә кышын тугангамы, әнисенең дә, хатыны Раузаның да туган көннәрен кышын гел билгеләп үтәргә гадәтләнделәр, бәлки шуңа да кышны бер бәйрәм шикелле көтеп аладыр?! Бу атнада әнисенә дә бүләк карарга булыр, якшәмбе көн иң кадерле кешесенә җитмеш тула бит! Мәҗлесне зурлап уздырырга әнисен һич күндерә алмады Җәмил. «Тирә-күрше карчыкларын чакырып, Коръән генә укытырбыз, улым», – дигәч, Җәмил әнисенә каршы сүз әйтмәде.

Иртән улы белән килене терлек-туарны карап кергәнче, Сабирә карчык чәй өстәлен әзерләгән була инде. Бүген дә бергәләп чәй эчтеләр дә, улы белән килене эшкә кузгалдылар. Сабирә:

– Балалар, төшке ашка вакытында кайтыгыз, озак көттермәгез, ашның тәме китә, – дип озатты үзләрен.

– Ярар, ярар, әнкәй, бер минут та соңармабыз, – дип Рауза каенанасын тынычландырды. 

Әнисе белән хатынының ике дистә елдан артык торып, сүзгә килмичә, дус, тату яшәүләренә гел сөенә ир. Гаиләдә ызгыш-талашның чыкмавы Сабирә карчыкның зирәк акылыннан да килә торгандыр?! Лаеш шулпасын күп чөмергән шул әнисе, ризыкның, малның кадерен белә.

Җәмил машинага кереп утырган гына иде, кесәсен дерелдәтеп, телефоны чылтырады. Таныш түгел номер.

– Алло, Җәмил балам, әтиен үлде, – дип үксеп елап җибәрде телефондагы тавыш.

– Алло, алло, бу кем әле?

– Алмазия апаң...

Тавыш беразга тынды.

Җәмил дә ни дип җавап бирергә белмичә, аптырап, тынып калды.

– Минем әтием юк бит, беләсең, Алмазия апа! Мин бит әтисез үстем... Минем үз гомеремдә сыңар тапкыр да «әти» дип әйткәнем булмады.

– Җәмил, улым, алай димә әле, ничек инде әтиең булмасын, Харис энем кем алайса сиңа?

Телефоны Җәмилнең учын пешерде, ул әти тиешле кешесенең апасына ни дияргә дә, ачуланып телефонын куярга да, уңай җавап бирергә дә белмичә, руль артында бер мәлгә өнсез калды.

– Алло, Җәмил улым, тыңла әле сүземне, әтиеңнең иртән хәле бик авырайды. Бәхиллеген алганда, мин дә сезне бәхетсез иткән өчен гафу сорадым энемнән... Гафу итте ул мине, тик... тик... соңгы теләген дә үтәүне сорады.

– Нинди теләк?

– Харис өстенә килсәң иде син, балам! «Каберемә беренче туфракны Җәмил улым салсын!» – диде ул. Сиңа дип аталган хаты да бар. Ачмадым конвертын, үзеңә тапшырырга кушты. Килерсең бит туган нигезеңә?

Җәмил Алмазиягә җавап бирмичә, телефонын сүндерде.

Бу чылтырату, бу шомлы хәбәр аны әтисез кимсенеп үскән балачагына алып китте.

...Мәктәптә әтиләр бәйрәме булганда, иптәшләренең әтиләренә атап бүләкләр әзерләгән чагында, классның иң алдынгы укучысы Җәмил үзе ясаган бүләкне кемгә бирергә дә белмичә, аптырап басып торганнан соң, мәктәп директорына илтеп биргән вакытларын, йорт тирәсендә ир-ат кулы сораган эшләрне әнисе белән икәү генә башкарган көннәрен бер-бер артлы искә төшерде. Юк, еракта түгел иде аның әтисе, күрше урамда гына яшәде ул. Өч-дүрт тапкыр өйләнде, йортка килен булып килгән хатын-кызлар Харисның кияүгә чыкмый сазаган апасы Алмазиянең теленә түзә алмыйча тарала тордылар. Әнә бит, үлгән чакта энесеннән бәхиллек сораган! Әнисеннән сорасын ул гафу! Сабирәне бер атнадан кудыртып җибәргән кеше дә шул Алмазия бит!

Машина кузгалды. Җәмил күрше авыл мәктәбендә директор булып эшли. Коллектив сабыр, тыйнак, заман белән бергә атлый торган креатив фикерле директорны бик хөрмәт итә, «Җәмил Харисович» дип кенә торалар укытучылар да, укучылар да. Мәктәбе дә алдынгылар рәтендә.

Җәмил Алмазиягә уңай җавап бирмәсә дә, әтисе турында уйланды. «Йә, ни кырды инде картлач?» Җәмил кабинетының урам якка карый торган тәрәзәсенә карап озак уйланды. Кеше күңеле дә тәрәзә сыман: аны һәрчак пакъ тотарга кирәк шул! Уйлары кабат туган авылына очты. Үләр алдыннан булса да, улын искә төшергән бит әле!

Ничә тапкыр өйләнеп тә бәхете булмады Харисның. Йортта бар эш белән Алмазия идарә итте, бертуган энесен эттән алып эткә салып сүкте, аннары стакан тутырып аракысын салып биреп, хатыннарына каршы котыртты. Нигезнең бәрәкәте китте. Әти-әниләре Харис Сабирәгә өйләнгән елны бер-бер артлы дөнья куйдылар. Алар үлгәч, нигезгә туган-тумача килүләрен сирәкләтте. Харисның өченче хатыны Фирдания генә бу йортта озаграк тора алды. Әмма баласын табып, ел да тулмагандыр, Алмазиянең озын теле белән каты куллары Фирданиягә дә җитте. Бер яшендәге Марсны үзләрендә алып калып, киленне тоташ гайбәткә күмеп, өйне ташлап китәрлек иттеләр. Авыл Алмазиягә «Зөбани» дигән кушамат такты, тирә-күршеләре хатын белән бик аралашмаска тырыштылар. Кечкенә малайны апалы-энеле шулай карап үстерделәр, Харис башка өйләнмәде. Марс авылга сирәк кайта, армиядән соң бер марҗага өйләнеп, Мәскәүдә яшәп калды. Соңгы вакытта Харис карт күпме чакырса да, туган нигезенә аяк басмады улы.

Җәмил Харисның үз әтисе булуын белсә дә, кайчак урамда, мәчеттә очратса да, иргә сыңар тапкыр да «әти» дип әйтә алмады. Әнисен бәхетсез иткәнгәме, әллә гомер буе тормыш нужасын үзләре генә тарткангамы, ул Харисны кичерә алмады. Харис та улы яныннан дәшми-тынмый гына узып китә торган булды. Карт соңгы елларда биреште, эчүен ташлап, мәчеткә йөри башлады, гомер буе кылган гөнаһларыннан шулай арынырга теләде, күрәсең. Бер юлы гает намазыннан соң сәдака өләшкәндә, Җәмилнең учына мең сумлык акча салып: «Анаңа бирерсең, улым, нигез хәере бу! Безнең нигездә аның да өлеше бар!» – дип, Җәмилне таң калдырды. Ир гаеттән чыгып, өйгә кайткач кына, әнисенә бу сәдаканы башта ничек тә бирә алмыйча газапланды, аннары аш табыны артына утыргач, әйтми булдыра алмады:

– Әни, мәчеттә сиңа да хәер бирделәр бит әле. Менә мең тәңкә, – дип, Сабирәгә Харис биргән меңлекне тоттырды.

 Карчык бу көтелмәгән хәлгә аптырап:

– Каладан кайткан берәр бай адәм өләштеме, авыл җирендә меңәрлек хәер өләшмиләр иде ләбаса! – дип, улына карады.

– Башыңа да килмәс, кем бирде дип беләсең бу меңлекне? Харис абый!

Шулчакта Сабирәнең генә түгел, Раузаның да кузләре зураеп, аптыраулы карашлар Җәмилгә төбәлде.

– Ие, ие, Харис абый бирде. Нигез хәере дип. Башкаларга унарлык кына өләште ул, миңа менә меңлек тоттырды. Сиңа бирергә кушты.

Сабирә учындагы яшел акчаны алай әйләндерде, болай әйләндерде, бу эшкә һичничек төгәл җавап таба алмады.

– Харисның, мәйтәм, әйткән нәзере-фәлән булдымы икән әллә?! Бер бәхетсез җан инде ул да! Ни хатыннардан, ни малаеннан уңмады...

– Әни, син аны кызганасыңмы? Ул бит сине кызганмаган. Син корсаклы килеш кеше өендә яшәгәндә, кая булган соң ул? Мин тугач та, нишләп безне кире өенә алып кайтмаган, мин нәрсә, аның улы булырга хакым юк идемени?! Башка малайлар кебек минем дә әтием белән мактанасым килгән чакларым бик күп булды. Кышкы суыкларда, ягарлык утын беткәч, синең белән икәү бер юрган астында дерелдәп чыккан төннәрдә әллә нинди татлы хыялларга чумып, үземне тынычландырган чакларым да аз булмады. Менә-менә, шул салкын өебезгә, әти килеп керер дә: «Җыеныгыз, үземә алып китәм, туңып ятмагыз!» – дип әйтер төсле тоела иде.

– И улым, узган эшкә салават инде, гомерләрне кире кайтарып булмый, – дип куйды Сабирә.

Җәмил тәрәзә каршында тагын күпме басып торган булыр иде, директор кабинетына төсе качкан Рауза килеп керде.

– Җәмил җаным, анда... әни!

– Ни булган әнигә, кан басымы күтәрелгәнме? Иртән безне бик матур озатып калды ич!

– Әни... әни... үлгән! 

Рауза үксеп, иренә килеп сарылды.

– Туктале, Рауза, син ни сөйлисең, кем әйтте бу начар хәбәрне?

Рауза сүзләрен әйтә алмыйча, үкседе дә үкседе.

– Күрше Сафия апа телефоныма чылтыратты. Безгә сөт алырга керсә, әни залда диванда үлеп ята ди. Кулында телефон трубкасы ди.

– Җыен, китапханәңне бикләп китәргә онытма! Мин урамда машина кабыза торам.

«Әни! Ни генә булды икән синең белән, газизем? Кулыңда телефон трубкасы булгач, нидер әйткәннәр бит инде сиңа?! Әллә сиңа да Алмазия апаның теле җиттеме икән, бәгырькәем?!»

Җәмил кабинетын бикләде дә тиз-тиз атлап урамга чыкты. Аны артыннан ук хатыны да куып җитте.

– Соң, Рауза, безне елмаеп эшкә озатып калган кеше шулай тиз үлеп китәр өчен бик җитди сәбәп кирәк ләбаса?! Әле бит өйдән киткәнебезгә дә нибары ике генә сәгать!

– Җәмил җаным, әнигә инфаркт булдымы икән әллә? Соңгы арада йөрәген тоткалап йөргәнен күрдем мин аның, безне борчымас өчен генә авыруын әйтмәгәндер ул!

– Иртән үк шомлы хәбәр ишеткәч, начарга юраган идем аны! – дип куйды ир.

– Нинди хәбәр тагын? Тикшерү киләме? Кемгә? Кайчан, бу атнадамы?

– Юк ла инде, тикшерүдән кем курыккан монда?! Иртән Алмазия апа чылтыратты миңа.

– Зөбанимы? Сиңа ни эше төшкән аның?

– Харис абый үлгән. Каберенә килергә кушты.

– Менә сиңа! Әллә?..

Ир белән хатын бу вакытта икесе дә берүк кеше, бер үк хәл турында уйлыйлар иде, әмма бераз сөйләшмичә бардылар.

Җәмилләр өйгә кайтып кергәндә, Сабирәне төзәтеп караватка салган күрше хатыннары каршылады.

Җәмил әнисе яткан карават янына тезләнде. Иртән генә улын аркасыннан кагып, елмаеп озатып калган ана күзләрен мәңгелеккә йомган.

– Әни, бәгырькәем, шул арада ниләр генә булды соң сиңа? Әле бит кичә генә бәйрәм уздырырбыз дип килешкән идек... 

Җәмил әнисенең салкын бармак очларын кайнар учына кысты. Аның күз яшьләре бөтен гомерен улына багышлаган Сабирәнең кулындагы көмеш беләзегенә тамды. Җәмил әнисенең беләзеген сыйпап куйды. Узган ел шул беләзекләрне алып кайтып кигезгәч, и шатланган иде әнисе, и мактаган иде Җәмилне! «Каян белеп алдың, улым, гомерем буе шундый бизәкле көмеш беләзекләр кияргә хыялланган идем бит! Яшьрәк чакта алырга акчасы булмады, аннары йорт җиткерәсе булды, менә бит картайган көнемдә киленчәкләр кебек йөрим әле пар беләзектән! Улым бүләге дип ахирәтләргә дә мактанырмын», – дип, сабыйларча, беләзекне бер киеп, бер салган иде...

Өйдә Сабирәне юуу, күмү турында сөйләшеп алдылар. Җәмил әнисенең битенә ябылган яулыкны ачып, агарып калган битләреннән үпте. Бу битләрне ничәмә-ничә мәртәбәләр үбеп, әнисенең битләре болай салкын, җан өшеткеч булуын белмәгән ир бер мәлгә югалып калды. Урамнан туңып кайтып кергән чакларында Сабирә улының учларын гел үзенең битләренә куеп җылыта иде бит. Нинди кайнар иде әнисенең битләре! Ә хәзер? Җәмил озак итеп әнисенә карап торды. Белә: башка бу газиз йөзне ул инде күрмәячәк, бу йомылган күзләр улын елмаеп, каршыламаслар, бу кысылган иреннәр улына җылы сүзләр әйтмәс... «Әни!» – дип, ир әнисенең маңгаена башын куйды. Шул чак Җәмилнең колагына өйдәге хатыннарның сөйләшкән сүзләре керде:

– Менә бит Аллаһы тәгаләнең язмышларны кушуы! Бер көнне үлеп, бер көнне кабергә куелсыннар инде!

– Җомгага кадәр күмәргә дигән мулла абзый.

– Син аны әйтәсеңме, ахирәт кенәм, әле бит янәшә кабергә диген!

– Соң бит Харис үлгән чакта Алмазиягә: «Минем яндагы урынны Сабирәгә калдырыгыз, башка кешене күммәгез анда. Дөньялыкта бергә була алмадык, хет зиратта бергә ятыйк!» – дигән ди.

– Теге Зөбани әллә Сабирәкәемә шуны чылтыратып әйттеме икән? Бер дә юктан гына болай үлеп китмәс иде...

– Харисны әйтәм әле, гомер буе яраткан икән Сабирәне... Үлгәндә дә үзе белән алып китте менә, адәм ышанмаслык хәл бу!

Җәмил карчыклар белән сүз көрәштереп тормады, әнисенең йөзен яулык белән каплады да бүлмәдән чыгып китте. Раузага әнисен күмү-кирәк-яракларын карчыклар белән киңәшергә кушып, мәчеткә юнәлде.

Ахыры: http://syuyumbike.ru/news/proza/sogy-telk-2

Фото: www.pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Голнур,гафу утенэм,мин башын укымаган идем,ахырын укыганмын,анладым инде хэзер.РЭХМЭТ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Голнур ханым,зур рэхмэтлэр сезгэ!Сезнен эсэрлэрегезне бик яратып укыйм.Менэ эле дэ бер тын белэн елый-елый укып чыктым.Афэрин!

      Хәзер укыйлар