Логотип
Проза

Соңгы теләк-2

Ахыры.

Ахыры.

Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/sogy-telk

Җәмил килеп кергәндә, мулла Сафиулла абзый берничә авыл карты белән ни хакындадыр гәпләшеп тора иде.

– Исәннәрмесез, агайлар!

– Ә Җәмил улым, әле менә үзебез дә сезгә кереп чыгарга уйлаган идек. Ишеттек Сабирә турында... Бик авыр хәл... Әле кичә генә Харис картның хәлен белергә кергәч, сүз иярә сүз чыгып, Сабирә турында да сөйләшеп алдык.

– Гафу ит, мулла абзый, әнигә Харис абыйның ни катнашы бар ?

– Син алай, кызуланма, бар, бик бар! Кеше үләр алдыннан үзенең барлык гөнаһларын ярлыкауны Аллаһыдан сорый, шулай ук якыннарыннан да! Җәмил улым, сүз менә шул васыять хакында инде…

Мулла абзый беравык туктап торды. Мәчет картлары да хәзрәттән узып сөйләүне тәрбиясезлек дип санап, берни эндәшмәделәр.

– Харис нинди генә булса да, ул – синең әтиең! Кичә булдым мин аның янында. Хәле авыр иде. Үләсен белеп ята... – Мулла абзый тирән итеп көрсенеп, тамак кырды. – «Сафиулла абзый, каберемне пар каен янына казыттырырсың. Анда урын ике кешелек. Минем яныма башка кешене күммәгез инде. Минем янәшәдәге урын Сабирәгә торсын, бу минем соңгы үтенечем», – диде Харис. Мин аңа ризалык бирдем. Менә шул, Җәмил улым, бүген мәчеттәгеләргә җыеп әйттем, пар каен төбенә ике кабер казырга булыр иртәгә, – дидем.

Җәмил әнисенең мәете янында хатыннарның пышылдап сөйләшкән сүзләрен искә төшерде: мулла абзыйдан чыккан хәбәр икән бит бу!

Сафиулла мулла Җәмилгә икеләнеп торырга урын калдырмады:

– Бу Аллаһының әмередер, улым, әтиең белән әниеңә янәшә каберләрдә ятарга кушкан икән, без – кешеләрнең аңардан узарга хакыбыз юк.

Җәмил каршы сүз әйтмәде. Аның колак төбендә Зөбани Алмазиянең сүзләре ишетелеп киткәндәй булды: «Әтиеңнең сиңа дигән конверты-әманәте бар, килерсең бит туган нигезеңә?»

Мәчеттән чыккач, Җәмилнең аяклары күрше урамга атлады.

Менә кайчандыр әнисе килен булып төшкән йорт. Капка ачык иде. Йортның моңсу тәрәзәләре Җәмилне чакырып диярлек өйгә алып керде. Үз гомерендә сыңар тапкыр аяк басмаган бусага аша атлап кергәндә, әнисенең тавышы ишетелеп киткәндәй булды: «Кер, улым, кер, курыкма!» Кече якта Алмазия белән Сафура кулъяулык таслап утыра. Зал якта җиде-сигез карчык тәсбих тарта. Уртада бүлмәне тутырып Харис ята.

– Исәнмесез, – диде Җәмил өйдәгеләргә. Аның бирегә килүенә берәү дә аптырамады, киресенчә, аның әтисен күрергә килүен көткән иделәр булса кирәк.

– Җәмил, килдеңме, улым, менә рәхмәт, сүземне тыңлаган өчен, – дип, Алмазия үзе ир белән килеп күреште. – Әйдә, әйдә, кер әтиең янына. 

«Их, менә элегрәк мине шулай үз итеп чакырган булсагыз иде бит?!» – дип уйлады Җәмил.

Ир залга узды. Харисның битен ачып карады. Ни гаҗәп, Җәмилдә аны якын итү хисе уянмады. Шул чак Алмазия түрдәге комод тартмасыннан бер конверт чыгарды.

– Бу сиңа! 

Карчыклар кымшанып куйдылар. «Әллә атасы акча калдырганмы улына? –дип пышылдашып алдылар. – Булыр, булыр, гомер буе сыңар конфет та алып бирмәгән өчен калдыргандыр!»

Алмазия конвертны Җәмилгә тотыргач та:
– Конверт турында Сабирә белде. Иртән Харисның үлгәнен мин телефоннан әйттем аңа. Харисның васыятен дә җиткердем. Янәшә кабер урыны калдырырга кушканын да...

Җәмил бу өйдә бүтән кала алмый иде. Ул саубуллашып та тормыйча, йорттан чыгып китте. «Димәк, Алмазия апа чылтырату әнине соңгы чиккә җиткергән! Исән килеш үзенә Харис абыйсы янында урын калдыруларын йөрәге күтәрә алмагандыр?!»

Җәмил конвертны ничек кулына тоткан булса, шулай кайтып керде.

Ирне ишек төбендә хатыны каршы алды.

– Йә, ничек, мулла абзый белән сөйләштегезме, иртәгә үзе киләме? Башта кемне күмәләр, әйттеме?

Җәмилнең булган хәлләрдән агарып киткән йөзе Раузаны бераз борчуга салды, әмма хатын белә: хәзер аңа иң зур терәк –  ул! Ниһаять, ир тел әйләндереп, берничә җөмлә әйтә алды:

– Мин Харис абый янында булдым. Менә конверт. Әнине аның янына күмәләр.

– Конвертта ни соң, Җәмил?

– Ачмадым, йөрәгем җитмәде, Рауза... 

Хатын иренең кулыннан конвертны алып, учында әйләндереп карады, аннары зур хәрби задание үтәгән кеше сыман, конвертның читен ертты. Конверттан читләре киртләч-киртләч, азрак саргая төшкән бер фото килеп чыкты. Рауза фотоны кулына тотып, кычкырып ук җибәрде:

– Әстәге, бу Харис абый абый белән әни бит!

Җәмил хатыны кулыннан фотоны алды.

Фотодан нәкъ үзе төсле кара бөдрә чәчле, озын буйлы чибәр егет янына сыенып, башына калын толымнарын түгәрәк итеп ураган, матур күлмәге төсле үк кыр чәчәкләре тотып әнисе баскан. Артта олысын-кечесен төягән кәмит күренеп тора. Күрәсең, Сабантуй көнне фотога төшкәннәр. Хәтерли Җәмил, әнисенең сөйләгәне бар иде: «Әтиен мине Сабантуй көнне килен итеп төшерде», – дигәннәре кабат ирнең исенә төште, әмма өйдә әнисе белән Харис абыйсының сыңар фотосы да булмаганга, бу хәтирәне еллар тузаны каплаган иде.

– Җәмил, син бигрәк әтиең төсле икән – суйган да каплаган! Харис абый нишләп бу фотоны сиңа калдырды икән соң? Кая, артында язуы юкмы?

Җәмил фотоны әйләндерде. Анда «Без бергә» дигән ике сүз. Нәрсә, Харис абыйсы Җәмилнең әнисе белән бер көнне үләселәрен алдан белгәнме, багучылар әйткәнме? Әллә бу язмыш шаяруымы? Сабирә фотога төшәргә бик яратмый иде, улы гел әнисе белән бергә күпме төшәргә теләсә дә, гел каршы килә иде. «Улым, син матур кешеләр белән төш, мин бит кем инде?!» – дия иде. Андый чакларда Җәмил әнисен кысып-кысып кочаклый да: «Син –минем дөньядагы иң чибәр, иң акыллы, иң кадерле кешем!» – дип әнисенең битләреннән үбеп ала. Рауза да ул белән ананың мондый вакытларын сирәк булса да күргәли, иренең йомшак күңеленә таң кала.

Җәмил фотоны күкрәк кесәсенә салып куйды да өйгә керде. Әнисенең мәете янына килеп, кабат йөзен ачты.

– Әни, мин булдым аның янында... Син рәнҗемә инде, бармыйча булдыра алмадым...

Ирнең керфек очлары кабат дымланды. Бүлмәдә утыручы карчыклар эндәшмәделәр. Сорау биреп тә йөдәтмәделәр, Җәмилгә ничек авыр булуын сүзсез дә аңлыйлар, күрәсең.

Төштән соң Сафиулла мулла кереп, зираттагы әзерлек эшләре турында хәбәр итте. Сабирәнең баш очында утырып догалар укыды.

– Иртәгә җеназаларны бер үк вакытта алып китәрбез. Җомгага кадәр икесен дә бергә җирләрбез, Алла боерса. Сабирәгә укырга үзем килермен, Хариска районнан Мәхмүт мулланы чакырдым. Йә, Аллага тапшырдык, улым!

Төн никадәр озын булса да, бик тиз узды. Җәмил әнисенең йортта озаграк торуын теләсә дә, ашыгып таң атты. Тышта йомшак кына кар төшеп тора. Әнисе дә гомер бакый шундый сабыр, йомшак күңелле иде.

Ир көрәк алып йорт эчен, капка төпләрен кардан чистартты. Шушы матур ак дөньяны ничек ташлап китмәк кирәк?! «Их, әни, әни җаным!» – дип өзгәләнде Җәмил.

Сабирәне күреп калырга теләүче авылдашлар өйгә агыла торды. Якты күңелле иде шул әнисе. Беркем белән сүзгә килмәс, соңгы телемен дә сындырып кешегә бирә торган юмарт зат иде. Халык төркеме керә торды, Сабирәгә соңгы сәламнәрен биреп, хушлашып, чыга торды. Ишек алдында бер төркем авыл ирләре җыелды. Җәмилнең балачак дуслары да, укучыларының әтиләре дә, районда бергә дусларча хезмәт иткән коллегалары да... Һәркем Җәмилнең тирән кайгысын ихлас уртаклашты. Ялган, ясалма чырайлылар юк иде монда. Әнисен юарга тотынганчы, Җәмил үзе дә әллә ничә тапкыр кереп, әнисенең кулларыннан, битләреннән сөеп чыкты, хатыны Раузаны юатырга да көч тапты. Рауза балага бирәсе күңел җылысын да әнисенә бирде бит.

Сабирә улы белән килененең балалары булмауга бик кайгырды. «Улым, әллә балалар йортыннан тәрбиягә берәр бала алып кайтасызмы? Картайган көнегездә үзегезгә бер иптәш булыр иде», – дип гел әйтә килде. Җәмил белән Раузаның күренмәгән табиблары, бармаган имче әбиләре калмады. Табиблар икесен дә сәламәт дип таптылар, багучы карчыкларның берсе генә: «Арагызга бозым кергән», – дип шикләндерде. Ел артыннан еллар үтә торды. Күз карасы кебек көткән уртак мәхәббәт җимеше генә һаман өлгермәде. Әле ярый мәктәптә гел укучылар арасында, Җәмил аларны үз балалары күк яратты. Һәр балага аталарча кайгыртучанлык күрсәтте, һәр укучысы өчен вакытын да, ялын да кызганмады. Әнисе генә улының газиз парәсен күрмичә мәңгелеккә китеп бара.

 ..Урамдагы юлга халык сибелде... Сабирәне озатып баручылар сөйләшмичә , тын гына атлыйлар. Алда – Җәмил белән аның дусты Марат. Әнисен югалту ачысы ифрат авыр, Җәмилнең иңнәренә баса. Олы юлга чыкканда, күрше урамнан Харисны алып килүчеләр төркеме дә Сабирәнекеләргә кушылды. Аллы-артлы бер-берсен сөеп тә бергә яши алмаган ике йөрәк кайтмаска китеп бара...

Озатучылар арасында: «Зиратта ниләр булыр икән?» – дип кызыксынучылар да бар. Кайберәүләр арасында Җәмил әтисенең васыятен үтәрме дип уйлаучылар да юк түгел. Авылда хәбәр тиз тарала бит ул, Харисның соңгы теләген инде бөтен авыл белеп өлгергән.

Менә зират капкасыннан уздылар да пар каен янында Сафиулла мулла җеназаларны күтәреп килүчеләрне туктатты.

– Җәмәгать, вакыт буенча, Харис алданрак үлде, шуңа күрә иң элек аны җирлибез. Мәетләр өчен ике кабер дә әзер. Сез ризамы? – дип сорады.

Халык төркеме ризалыгын белдергәч, Харисны гүргә иңдерделәр. 

Шул вакыт кабер тирәсенә тезелгән ир-атлар бер мәлгә тынып калып, бар да Җәмилгә карады: «Әтиеңнең соңгы теләген үтәрсеңме, янәсе!?»

Җәмил Харис кабере читенә килде, иелеп, калтыранган куллары белән бер уч туфракны алып, кабергә сипте:

– Хуш, әти! Үз гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр «әти» сүзен әйтергә насыйп булды. Тыныч йокла!

Җәмилнең сүзләре ирләрне тетрәндерде. «Әти» булуның нинди зур җаваплылык икәнен аңлаган ирләрнең күзләрендә яшь иде. Харисның Мәскәүдәге улы Марс та кайткан икән, Җәмил артыннан ук кулына көрәк алып ул да әтисе өстенә берничә көрәк туфрак бәрде. Аннары ирләрне аралап, Җәмил янына килде дә:

– Кайгыңны уртаклашам, туган. Мин менә «әни» дип әйтергә тилмереп үстем. Безнең язмышлар уртак бугай, – дип ирнең кулын кысты.

Әтисез калган ике ир беренче тапкыр кабер өстендә туганнарча кул кысышты.

Харис кабере белән эшне бетергәч, Сабирәне җирләделәр. Әнисенең мәете өстенә туфрак өелә барган саен, Җәмилнең күкрәге кысты: «Китә, мәңгегә китә әнисе...» Кабер өстендәге баш баганага әнисенең исеме язылган тактаны кадаклаганда, Җәмилнең күкрәк кесәсеннән Харис калдырган фото туфрак өеме өстенә төште. Җәмил янында торган Марс җирдән фотоны күтәреп озак кына карап торды:

– Әтинең бу фотосын бер дә күргән юк иде, каян таптың моны, Җәмил? – диде ул аптырап.

– Әманәт ул, миңа калдырылган... Минем дә күргәнем булмады. Син аның язуын укы, Марс! «Без бергә» диелгән анда... Менә пар каен янында бергә яталар хәзер...
 
Соңгы сүз

Язмыш серле нәрсә... Сабирә белән Харисны күмеп, кырыкларын уздырганнан соң, Рауза үзендә әле бер дә таныш булмаган үзгәреш сизде. Кыш көнендә иреннән туктаусыз җиләк таптырды. Бер утырганда, савыты белән шул җиләкне ашап куя да, көннәр буе авызына башка ризык алмыйча рәхәтләнеп йөри, җир җимертеп эшли. Хатынындагы бу серле үзгәрешкә ире ни уйларга да белми аптырый. 

Ә Рауза балага узган иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар