Логотип
Проза

Синдә минем хакым бар № 4

Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=3087

Иртәгәсен аны хаким чакыртты.
 – Син, Галиев, чамадан арттырдың, – диде ул, битәрләп. – Картларың шарт-шорт кешеләргә ата, ызначит. Үзара гына чәкәләшсәк – бер хәл, ник журналист катнаштырасың, малай актыгы? Барыгыз да язарга остардыгыз теге!
 – Нинди журналист? – Хафиз җилкәсен җыерды. 
– Ике күзле, ике аяклы! Башыңны җүләргә салма, ызначит. Кичә таныклыгын борын төбендә селки-селки минем урынбасарларны кем биеткән, йа, Галиев? Сезнең белән көрәшеп исемемне буйыйсым юк. Яшәгез утрау булып, тик ахырдан авыр дип шыңшымагыз, ызначит. 
Шыңшымаслар, боерса. «Дошман» тозагыннан ничек җиңел генә ычкынды икән алар? Күңел ышанмый, валлаһи. Мораса – ирекле! Кыр-басулар – ирекле! Халык – ирекле! Журналист катнаштырасың, янәсе. Кем соң ул?
 Чүпрә кабартып ташыткан Сәләй карт юри үзәктәге фронтовик дустында корсак майлый иде. Кичкә табан гаебен таныган күршесе шыпырт кына капкасыннан кереп югалмакчы иде, озын торыклы Хафиз өч сикерүдә аның үкчәсенә басты. 
– Әһә, эләктеңме, кызыл партизан! 
– Чү, энем, олы йомышка кыстала идем, батчи.
– Түз, кызыл партизан. Йә, ни диярсең икән? 
– Кызма, энем. Синең шыпан-шыпан гына тракторларны урманга ташыганыңны сизмәдекме, җә? Без дә төн йокламыйбыз, энем. Әһә, мәйтәм, эшләр хөрти. Авыл кулдан ычкына, мәйтәм. Давай, батыр сугышчы Сәләхетдин Мифтахетдинов, атакага күтәрел, мәйтәм. Аттык, гөрс-гөрс һавага аттык. – Карт кых-кых көлде. – Берсе, бик төксе чырайлысы, Казаннан ук иде, ахрысы, куркудан ыштан төбен юешләтте, кых-кых... 

Хафиз чыдамады, үзе дә шаркылдап җибәрде. Аннан җитди кыяфәт ясап:
 – Мәзәккә борма әле син, Сәләй абзый, – диде. – Кайсыгыз журналист чакырды?
 – Син Сәрвәрне әйтәсеңме, энем? 
– Журналист дим.
 – Ә-ә, шул бит инде, Сәрвәр үзе бит. Язам мин, бабай, ди. Икенче кат язу-сызуга укыдым, ди. 
– Алай икән, – диде ир, йөрәген угалап. Авырта-а... Ник? Нигә? Исемен ишетсә дә – әллә нишләтә. Сәрвәр... Сәрвәр... 
– Мораса миңа якын, ди. Яклыйм мин аны, ди Давыл оныгы. 
– Алай икән...

Бу хәтле авыл дип җан аткач, рәхмәт әйтергә кирәк. Нибарысы шул гына. Әллә Хафиз күрешү хәйләсе белән йөриме?! Нокта куелды инде... 
Урамнан кәс-кәс атлап Сәрвәр килә иде. Җилкәсенә салган яулыгы кош канатыдай җилферди, ә чәчләре... сары чәчләре, җил иркендә таралып, иңбашларында уйнаклый. Кара, дөнья ничек яктырды! Йа могҗиза! Тәкәббер аны үзе эзләп килә. 
 Ир урамның икенче ягына чыкты. Күлмәк сәдәфлә­рен чиште. Кызу иде. Сындың син, Сәрвәр. Димәк, мә­-
хәббәтең исән, димәк, һаман яратасың, сары чебешкәем. 
Ләкин хатын аны бөтенләй искәрмәгәндәй Сәләй картларга борылды. Әле генә шәбәйгән Хафизның кик-риге шиңде. Нәрсә бу?! Нәрсә?! Ул капкага кадәр аның белән барды.
– Карале, Сәрвәр, исәнләш, ичмасам! 
– Исәнләштем... 
– Ишетмәдем, Сәрвәр. Әбиеңә бүтән таш сайлыйсы иде. Ачыграк төстәгесен.
– Миңа монысы да ошый. 
– Хәрефләрен тигез уйдылар микән? Әйдә, үзәккә барып тикшерик, Сәрвәр. 
– Син осталарга тел-теш тидерерлек түгел, дидең. Мин сиңа ышанам. 
Сәрвәр җилкә аша гына сүз ыргыта иде.
– Карале, ни... Син хәзер язасыңмыни? 
– Язам.
– Ниләр?
– Язмалар.
– Берәрсен укыт әле. Уртаклаш әле хыялларың белән, ә, Сәрвәр? 
Шунда хатын маңгаен капка баганасына терәп ялварган-үтенгән тавыш белән: 
 – Зинһар, аптыратма, Хафиз, – диде. – Минем ятлар белән уртаклашырдай бернинди хыялларым да юк! 
– Ә кем ят, кем?! – диде ир, бугазы өтелеп. – Син бит минем... 
Ишегалдында Сәләй карт усал гына тамак кырды...


7

«Син бит минем никахлы хатыным!» – диде ул, эчтән иңрәп. Йодрыгы белән капкага төюдән әз генә тыелып калды. Тыкрыкта бер-берсенә таянган өч салмыш егет чайкала иде, Хафизны күргәч, алар тиз генә кире элдертте. Асылбикә шыпырт кына яшьләрне эчерә-ә... Шайтан тәүбә итәмени! Их, дөньяның бер башын гына рәтлисең, ә ул көтмәгәндә икенче яктан ишелә. Инвес­тордан котылып, иреккә тиенеп эшлә һәм яшә, югыйсә. 
Хатыны бакчада керләр элә иде, кызарып-бүртенгән иренә акаеп:
– Лыкындың мәллә? – диде. 

Чынлап та, ул исерек, Сәрвәр аның кан тамырларына агулы шәраб агызган иде. 
– Шатлыгыңнан кәктеңме? Инвесторның артына типтең, имеш. Хәзер районда син герой инде, әйеме? 
– Мин айнык, Бикә. Сине икенче тапкыр кисәтәм, өченчесен көтмә. Туктат аракы сатуыңны! – дип тузына башлаган ир колагын сагайтты. Урамда кемдер чыркылдый иде. Чырык-чырык... Таныш чыркылдау... Урман... Арбада яфрак өеме селкенә... «Кайсыгыз шаяра?» – ди егет, уңайсызланып. «Мин», – ди яфраклар арасыннан күренгән шәүлә... Хафиз табылдыкны зыр-зыр кулында әйләндерә. Алар белән бергә агач-куаклар, үлән-яфрак­лар әйләнә... Ә артта каһкаһә белән еллар көлә. Саташ­ма, туган! Биш ел элек Сәрвәрне зар елатып калдырган ур­-
мандагы мизгелләргә бәхет төсмере өстәп ни отасың син? 

Ул капка ярыгыннан урамга карады. Сәләй абзый абзардан кыргый биясен кузгаткан. Давыл атланып чапкан Акболытның иркә оныгы дип, аны җигеп ул ярты уч печән ташымый, тәм-том гына ашата һәм әкрен генә үзе белән картайта иде. Адәм ышанмаслык хәл, карт «иркәсе»нең биленә Сәрвәрне утыртып маташа! Тегесе кытыклангандай чырык-чырык көлә. Ниһаять, Сәрвәр атка менеп кунаклады. Ябылуда асралган малкай, күрәсең, ирек тансыклаган иде, тоягыннан тузан очыртып, алга томырылды. 
Аранда солы кимергән атын Хафиз шыпырт кына ишегалдына чыгарды. Бакчада хатын җырлый. Нигә­дер җырының көе юк... Тормышларының да көе юк... 
Сәрвәрнең аты кыр уртасыннан теркелди иде. Ир аларны «ә» дигәнче куып җитте. Баягы күңелле чыркылдык ярым иелгән килеш чытырдап йөгәнгә ябышкан. 
– Якын килмәгез! Хәзер ул мине селкеп ата-а!

Ике ат та берьюлы кешнәп җибәрде. Чынлап та, Хафизга алар белән тигезләшмәскә иде, ләкин соң иде инде. Сәләй абзыйның «иркәсе», кисәк кенә алгы аякларын һавага томырды да, Сәрвәрне туп кебек өстеннән чөйде. Хатын җиргә тәгәрәде. Кызганыч та, көлке дә иде бу минутларда ул. Чәче, йөзе, авызы туфрак кына. Хафиз күлмәген салып, аның битен сөртмәкче иде, Сәрвәр яшь бала сыман ыңгырашты: 
 – Ы-ы-ы... Аягы-ым... 
– Юк, юк сынмаган. Бездә җир мендәр төсле йомшак. 
– Ы-ы-ы... Кулы-ым... 
 – Анысы да сынмаган.
– Ы-ы-ы... Атлар кыр таптап солы ашый... 
 – Ашасын, алар ризыгы ул. Кай төшең авырта? 
– Авыртмый ла. Болай урамнан ничек кайтыйм хәзер? – диде Сәрвәр, өс-башын каккалап.
 – Әнә бит, ике каш арасы хәтле генә ераклыкта урман. Анда чишмә бар, – диде Хафиз, канатланып. – Телисеңме, күтәреп илтәм. 
– Илтмә. Чишмә корымадымыни? 
– Ник корысын ди икән. Әйдә, юынып кил. 

Сәрвәр, ни гаҗәп, һич ялындырмыйча аңа иярде. Тансыкка гына чи солы авыз иткән атлар, бер-берсенә сыенып, аягүрә йоклый иде, җәяүле икәү басу читеннән генә урман юлына борылды. Хафиз, артык сүз ычкындырып, эшне бозмыйм дигәндәй, телен тешләп кенә атлады. Ә күңел җүләрлекнең соңгы чигенә әзер иде. Каршымда тезлән дисә – тезләнер иде. Шуышып аяк астыма ят дисә – ятар иде... 

Чишмә кырыен канлы үлән сарган иде, Хафиз шуның берсен өзде дә: 
– Кая әле, колак яфрагың сыдырылган, сөртик, – диде. 
Карышмады Сәрвәр, аңа табан авышты. Ә аннары, һич уйламаганда, ирнең күкрәгенә сыенды. Табигать сәерләнде: агач-куакларның яшел яфраклары алсуланды, нарат очларына орынган болытлардан кар бөртекләре очты... Ул җавап итеп хатынны кочакларга тиеш, тик кулын көзән җыерды. 
– Хафиз, мин чишенеп юынам, син урманга кер әле, – диде Сәрвәр.
 – Эһе... – Баядан бирле чынбарлыкка кайталмаган ир көчкә генә чирәмнән аякларын куптарды. – Син, ни... юынгач, эндәш. Мин монда гына, эһе. 

Наратлар, гүя, чигенеп аңа юл бирде, кар бөртек­ләре, гүя, битенә кунып эреде. Ярата-а-а... Сәрвәр дә ярата-а-а... Хатын-кыз кәбестә төсле катлы-катлы шул. 
Минутларны саный-саный ирнең тәкате корыды. Озак, һай, озак. Әллә аңа гына шулай тоеламы? Ул чүгәләгән җиреннән торып чишмә ягына күз салды. Анда җан иясе юк иде. Башта аны өметле уй җылытты: «Качкан!» Менә «ау-у» дип чыркылдар. «Ау-у, мин монда, Хафиз!» Сиңа кем ялынган соң әле дигән битараф кыяфәт белән өч тапкыр аланны әйләнде ул. Ә йөрәк яна, аның ялкыны үлән-чәчәкләрне көйдерә иде.

Сәрвәр табылмады... Юынмаган ул, чишмә тирәсендәге канлы үләннәргә тамчы да су чәчрәмәгән. Аты да ялгыз иде. 
– Нәрсә, туган, син дә ямансулыйсыңмы? Сәләй абзый­ның аты кыргый инде, әйе. Аның Сәрвәре дә шундый, икесе пар инде. Качка-ан... Син бит, кызый, инде йөрәк белән шаярасың. Их, бахбай, белсәң иде хәлләремне! 

Хафиз өч көн хуҗалыкта кайнады. Урмандагы тракторлар яңадан паркка кайтты, исәп-хисап кәгазьләре тәртипкә салынды. Тик тынычланырга иртәрәк иде. Хаким урынбасары, бик бәйләнчек адәм, бер гөнаһсыз Сәрвәргә каныкты.
 – Теге таныклыгын болгаткан каләм әһеленә әйт, авылдан үкчә ялтыратсын.
– Ничек «ялтыратсын», Фәрит Шәрипҗанович?
– Морасада ботка пешермәсен.
 – Пешерсә ни! Аның үз авылы.
 – Күзгә төтен өрмә, Галиев! Әгәр яхшылык белән озатмасаң – милиция белән очыртырбыз. Кеше чит җирдә өч тәүлек пропискасыз яши икән, закон боза дигән сүз. 

Агымны дөрес бормады Хафиз, аңа «ярар» дип килешергә иде. Ә ул бәхәсләште, чөнки Сәрвәр берничек тә авылдан китә алмый, ул аныкы иде.
 – Куркытмагыз, яме, Фәрит Шәрипҗанович! Сәрвәрнең Морасада да теләсә күпме яшәргә хокукы бар. Мин бит анда теркәлгән. 
– Шуннан ни, Галиев?
 – Шуннанмы? – Ирнең күз алдыннан әллә ничә төрле күренеш чагылып үтте. Давыл карчык нигезендә укылган никах, кызның капка төбенә хәтле беләгенә асылынып йөгерүе, егетнең атналар буе качып йөрүләре... Йә, ничек болар белән шыплап тулган капчыкны урынбасарга селкеп түгәсең?!
 – Шуннан – шул, – диде ул. – Сәрвәр – минем кунагым. Димәк, берегезнең дә миндә эше юк! Үз өемә мин үзем хуҗа, иптәш абзый! 

Хакимият бинасыннан чыкканда ул Зөфәрне очратты. Элек бу егет Сәрвәрнең мәгъшукасы иде шикелле. Бәлки алар бүген тагын мәхәббәт яңарткандыр, бәлки алар үзәктә очрашалардыр?
 Көнләшүдән Хафизның бавыры әчеште. Зөфәр кыз артыннан ук туган якларына – Әлкигә тайган иде.
 – Исәнме-саумы? – диде ир, укытучы егетнең җилкәсенә шапылдатып. – Таныдыңмы? 
– Хафиз?! Ни хәл, туган? – Зөфәр күзлек аша аңа чекерәйде. 
– Күрше район егетләре бездә нишли икән? 
– Мин яңадан бу төбәктә укытам. Син яхшы белгеч, дип чакырдылар, – диде «күзлек», дөньяда иң зур шатлыгы белән бүлешкәндәй. Тик аның мактануы Хафизга ошамады. Сәрвәр учагында кабат ут үрләтә мәллә, малай кисәге! 

Хафизның шикләре куерды.
– Морасадан ник киттең син? 
– Соң, ник дип... – Егет маңгаен уды. Кызарып, тиресе уела язды. – Фаҗигагђ тарыдым мин, туган. Давыл әбинең оныгын хәтерлисеңдер? Сәрвәр исемле иде. Мәр­-
хүмә икән карчык, сезнең зиратка җирләгәннәр икән. Сәрвәрдә иде өмет. Өйләнмәкче идем аңа. Ә ул тияна гына акылга җиңеләйде бит, ирем бар дип саташты. Аннары алар авылдан югалды. Өченче көн үзәктә күрдем... 
– Йә, йә, – диде ир, буылып. 
– Оныталмыйм, Сәрвәр, дим...
 – Йә, йә! 
– Кузгатма, Зөфәр, ди. Минем яраткан кешем бар, ди.

Хафиз, авызын өскә күтәреп, һава сулады. Ул «күз­лек»тән мең кәррә бәхетле иде. «Яраткан кешем бар!» дигән икән, бар инде ул. Хафиз атлы инде ул, әйе. 
– Маңгаең тишелә, – диде ир, күңелле сызгырып. – Әйбәт кенә укыт! Хуш иттек! 

Алар Сәрвәр белән өч көн күрешмәделәр. Бу бик озын тәнәфес иде. Тимерне кызуында сугарга кирәк! Хатынга авылдан китү юк, ул – Хафизның сыңар канаты. 
Давыл йортына ир чын хуҗа кебек килеп керде.
 – Башта ишеккә шакырга иде, – диде Сәрвәр, аның әрсезлеген өнәмичә.
 – Чит кеше түгел әле, – дигән итенде Хафиз.
 – Чит, – диде хатын, усал гына. 
– Түгел! Исбатлыйммы? Син, киребеткән, көт! Мин ике-өч сәгатьтән әйләнеп кайтам. 

Аларга никах укыган күрше авыл мулласы исән иде. Тик ул Чистайдагы малаенда кунакта икән. Хафиз иренмәде, эзләп китте. Йөремсәк карт, билгеле, ирнең йөзен хәтерләми, ул чакта күрә карау иде. Давылны искә төшергәч кенә: 
 – Бәрәкалла, Миңлекамал гүр иясемени? – диде.
 Мәрхүмә рухына дога кылынгач, Хафиз туп-туры сорады. 
 – Ә аның оныгына никах укыганың истәме, мулла абзый?
 – Истә ки, улым. Бәрәкалла, кияү егете син идеңмени? 
 – Мин идем шул. Биш ел аеры-чайры яшәсәк тә, ул миңа әле дә хәләлем буладыр бит, мулла абзый?
 – Өч тапкыр талак әйттеңме?
 – Юк, мулла абзый. 
– Хәләлең була ки, улым.
 – Минем аңарда хакым бар бит, мулла абзый?
– Бар ки, улым. 
– Мулла абзый, никахыбызны раслап кәгазь язып бир инде, ә? 

Кәгазь язылды, имза куелды. Ул тагын өенә сугылып, кияү егетләре кебек киенде. Турларында чирәм себергән Сәләй карт нигәдер аның белән исәнләшмәде.
 – Телеңне йоттың мәллә, Сәләй абзый? – дип шаярткач: 
– Мин телемне йотсам, сезне җир йотар. Хатының аракы саткан бүген, авыл тутырып исерек, – диде.
 Ирләрнең дә очынган чагы, хисләр өермәсендә бө­терелгән чагы була. Сирәк кенә. Хафиз нәкъ менә шундый халәттә иде. (Язу кесәдә, Сәрвәрне сюрприз көтә!) Шуңа күрә ул картның үпкәләвенә илтифат итмәде. 
– Эчең поша, ахрысы, Сәләй абзый, – диде. – Атышып уйнадыгыз да теге, сакаллы сабыйлар! 
– Хатының аракы эчертеп, яшьләрнең миен сыегайта, энем! – дип, һаман үзенекен тукыды карт. 
– Ярар инде, Сәләй абзый! Аннары син Бикәне артык та яратмыйсың. Бүтән эчү әйбере сатмыйм дип, ант иткән иде ул, валлаһи, дим. Кемдер Морасага ягадан агу ташый. Тикшереп, юлларын ябам мин аларның.
 Карт иреннәрен генә кыймылдатып тагын нидер мыгырданды, тик ир аны тыңламады, шашынган йөрәге ярсулы ат кебек Сәрвәрләргә табан чаба иде. 

Ә анда мәктәп директоры Фәридә сукрана-сукрана капка бикләп маташа иде.
– Әй, тимере кыска, ачкычы кәкре! 
– Нишлисең? – диде Хафиз, бермәлгә аңгыраеп. Югыйсә, күрә: бикли. 
– Әй, булыш инде син дә! 
– Сәрвәр кайда?
– Кемнәрдер кайтты артыннан. Өчәү. Дусларым, ди. Фәридә Ихсановна, ачкычларны Хафизга тапшырсана, ди. Үзендә сакласын, ди. Син ышанычлырактыр инде. Келәтен, мунчасын, сараен – барсын да бикләдем. Мә! 

Көлтәсе белән ачкыч шылтырады, көлтәсе белән йөрәккә ут чәчрәде... Ул кая басканын белмәде: әллә җиргә, әллә түмгәккә... Кибет баскычына борыны белән бульдозер терәлгән иде. Бу җәфа ник монда туктаган? Иртән үк Сәлим, убылган елга ярын төрттереп, таш түшәргә тиеш иде. Ул руль артында йокы бүскән лаякыл исерек егетне уятып тормады, сөйрәп кенә төшерде. Куркудан Сәлим дүртаякланып юл кырыена табан үрмәләде. Хафиз әз генә аның арт чүмеченә типмәде. 
– Кем эчерде? 
Теле көрмәкләнгән егет: 

– Асыл-би-кә ап-а аракы ящ-никла-ары бушат-тыр-ды да, сый-ла-ады-ы... Ал-ар хәз-ер ел-га буй-ын-да-а бәй-рәм итә-ләр, – диде. 

Хафиз җәһәт кенә бульдозерга менде. Тимер «җанланды». Кибетнең баскычы тәгәрмәч астында уалды, тимер ишек җимерелеп, диварлар шытырдады... Бүтән болай яшәп булмый. Нәрсәдер үзгәртергә кирәк. Ул кабинадан аска сикерде, уңлы-суллы каранды. Аннары түш кесәсеннән мулла биргән язуны кат-кат укыды. Аңарда хакы бар, әйе, бар... Төшләрен күр син, ә! Елан куенга елышты да елышты. Ак елан! Сәләй карт: «Кыз-катын бу», – дигәч, көлгән иде. Көлмә икән... Утырып елар көннәреңне уйла икән...

Баш очында жуылдаган җил, кинәт кенә көчәеп, хәлсезләнгән бармаклардан кәгазьне суырып алды да әле һавада бөтергәләп, әле җирдән тәгәрәтеп урам буйлап очыртып китте...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар