Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Синдә минем хакым бар № 1

Синдә минем хакым бар № 1

Нәбирә Гыйматдинова
Нәбирә Гыйматдинова
27 сентября 2016
6204 карау
Повесть
 

1

Ирләр төш күрә микәнни? Көлке, валлаһи. Йокының иң тәмле чагында сискәнеп уянып кит тә, нәрсәгә юрарга да белмичә, шомланып ят менә.
Аның куенына ап-ак елан шуышып керде, имеш. Елан салкын диләр, ә бу йөрәкне пешерерлек дәрәҗәдә кайнар, имеш. Кемдер үтерерлек итеп астыртын гына чага ахрысы. Аны хәйлә-мәкер белән җиңсәләр генә инде, болай ул беркемгә дә баш имәс. Ничек кенә аяк чалсалар да, ниятләгән эшен ахырына кадәр ерып барачак. Бирмәячәк Хафиз авылны әләм-әтрәкләргә!

 Йокы качты. Таң атканын көтәрлек сабырлык җитмәде: ир торып, ишегалдына чыкты. Анда да җан кысылгач, капканы киереп ачып куйды.
Аның кебек пырдымсыз тагын берәү бар икән: күрше Сәләхетдин үзеннән дә биегрәк тузан өере куптарып, юл себерә иде. Әллә ул да төшләр белән җенләнде микән?
 – Нишлисең, Сәләй абзый? – Хафиз аңа якынрак килде.
 – Эшлим.
 – Кем кушты?
 – Мин – Сәләхетдин үзе.
 – Көтү узса – пычрана бит барыбер. Син мине тыңлап бак әле, Сәләй абзый. Ир-ат халкы төш күрәме ул дигәндәй. Тик син шаярма, яме? Үләргә өч көн кала дип. Кешеләрнең өнен аласың шунда мәгънәсез сүзләр сөйләп.
 – Соң?
 – Ирләр төш күрәме дим?
 – Соң?
 – Елан керде куенга. Ак төстә.
 – Хе-хе, – дип кеткелдәде карт һәм себеркесенә таянып, өч тапкыр төчкерде. – Әптечи! Хак, кыз-катын бу синең еланың. Эләгәсең син, энем.
 – Әйтәм бит, телеңдә гел әшәкелек синең, Сәләй абзый. Үләргә өч көн кала җүләрләр урам себерә, ди.

Үртәлмәде карт, җитди генә:
 – Монда башта үлгәннәрне күмәсе әле, – диде. – Зиратка җеназасын безнең очтан илтәрләр дә, бигрәк азган-тузган Сәләхетдиннәр урамы дип, чәпчер, дим. Түрәләр белән чәкәләшеп ишетмәдең мәллә, энем? Давыл әбиеңне безнең Морасага кайтарып җирлиләр, ди. Васыяте шулай, ди.
Кабер казырга, бел. Көрәкләрең үткенме? Җир каты. Ы-ы, гыйшкым зерә көчле иде мәрхүмәгә. Ы-ы-ы...

Сәләй карт әллә ыңгырашты, әллә көрсенде, монысын аерырлык дәрәҗәдә түгел иде Хафиз. Бу хәбәр, колакны тишеп, йөрәккә кадалды.

Нәрсә инде син... Кортка ашыйсын ашаган, эчәсен эчкән. Аллаһы Тәгалә җир йөзенә беркемне дә мәңгелеккә китермәгән. Урынын җәннәттән әйләсен Ходай. Чү, Хафиз, үзеңне юатма, туган! Исән вакытта син аңардан гафу сорарга тиеш идең. Алдына тезләнеп! Җир читеннән эзләп, әйе.
Билгесез ара ераклыгы сылтау гына монда. Хәер, карчыкны син ул чакта ук үтергән идең. Биш ел буе тере мәет исәбендә йөргәндер, бичара. Ай-һай, гаебең зур иде, Каф тауларына тиң иде. 
Гаҗәп, эчтә Хафиз теле белән мыжык бәндә сукрана иде. Нишләп ул гына гаепле, ди, әле? Гаеп икән, аны бүләргә кирәк. Яртысы – карчыкныкы, яртысы – Хафизныкы. «Давыл әби юк бит инде, гаеп тулысы белән сиңа күчә. Ир бул, сыкранма!» – диде баягы бәндә, оялтырга маташып.

 – Карале, Сәләй абзый, туздырмасана тузан, – диде ул, кулы белән селтәнеп.
 – Энем, бар, өеңә шыл. Сине чакырган кеше юк. Картайса да, Миңлекамалга гыйшкым сүрелмәгән, ы-ы-ы... Каядыр качты җен карчыгы, хуш та димәде. Кайта-а, и Алла. Үз аяклары белән кайтса икән, ы-ы-ы...
Ир аңгыраеп капка төбендәге эскәмиягә чүкте. Тукта, тукта, нишләп ул гаеп ике генә өлешкә бүленә? Ә теге «сары чебеш» гөнаһсыз фәрештәме?
Теге... исеме кем соң әле? Сәрвәр! Әйе, Давыл оныгы – Сәрвәр! Бер көнлек хатыны...

Колгага беркетелгән ояда кош балалары чыркылдашты. Урыннары кысан булып этешәләр-төртешәләрме, берсе чирәмгә мәтәлде. Урам себерү дәрте кимегән Сәләхетдин карт шунда табан титаклады. 
 – Күктән таш бәрделәр, энем!
 – Юк ла, кош баласы егылды.
 – Кулың белән кагылма, энем! Әнкәсе адәм исе сиз­сә – авызына җим дә салмас. Чүпрәккә төреп кенә оясына күчерербез. Кая, баскыч апчык! 

Җиңел сөякле карт бик җитез иде. Коймага сөягән баскычтан мәче кебек өскә үрмәләде. Сөяге җиңел дә, теле авыр. Иртән үк яман хәбәре белән җебетте. Тиз уйлап, тиз карар кылган Хафиз, ике адым гына үлем сагалый дисәләр, Газраилдән котылу әмәлен эзләр һәм, һичшиксез, табар да иде. Ә монда ул чарасыз: Давыл – мәрхүмә, рәнҗү-үпкәләре белән «мәңгелек йорт»ка урнаша. Анысы дөньялыкта кем-кемне рәнҗетмәгән! 
«Ай-яй, Хафиз, ай-яй! Һаман үзеңне аклыйсың, ә! Миңлекамал карчык сине улыннан да артыграк ярата иде. Хәтерлисеңме, бервакыт...» 
 – Ак еланны якшыга диләр борынгылар, энем.
 – Ә?
 – Якшы кыз-катынга ишарә ул. Синеке әнәтерәк... – Карт таң  сулышыннан дымланган тәрәзәләргә ымлады. – Синеке әнәтерәк... 
Хәлеңне күрше бизмәнендә үлчә, диләр. Шәп үлчибез, энем. 
 – Нигәдер салкын, – диде Хафиз, ялангач беләген угалап. – Керик әле. 

 Бу сүз озайтмас өчен коры сәбәп иде. Картка кушылып теле белән хатынын «юып» кер бавына эләргә исәбе юк иде ирнең. Ул «кер» барыбер агармаячак. Күрше бизмәнендә үлчә, янәсе. Шуннан нәрсәдер үзгәрәме? 
Асылбикә аның икенче ялгышы иде. Ә беренчесе... Йә, иртән үк тиле башка күпме тиле уй! 

Ул абзар нүешендәге көрәкләрне барлады. Кабер казырга, димәк. «Ул-ым...» Әйтерсең кемдер аңа йомшак кына: «Ул-ым...» – диде. Болай итеп, сүзен ике иҗеккә бүлеп, Давыл гына эндәшә иде. Гүя егет исемсез зат иде. Хәер, бер мәртәбә «Хафиз» диде. Ул чакта үз исеме үзенә ошамаган иде Хафизның, чөнки карчык аны ачу белән әйтте. Тавышында тимер чыңнары чыңлатып! Кара, монысы да каләм белән йөрәккә язылган төсле. Язылмый ни! Бөтен язмышын бутап-болгатып ташлаган көн иде бит. Әй, узган эшкә – салават! Хатын-кыз шикелле вакланып, хәтереңдә казынма инде син, туган. Хәтер дигәннән, үгез мөгезеннән әҗәлеңне табасы малай идең син. Монысын да гамәл дәфтәреннән сызасыңмы? Бик җиңел котыласың икән, Хафиз. 
 Капка төбендә Сәләй карт мыш-мыш борын тартты. Ул да кәефсез. Давыл турында ул да уйлый булса кирәк. Әнә бит, гыйшкым зерә көчле иде, ди. Хафиз берьюлы дүрт көрәк сөйрәп урамга чыкты. Офык читендәге алсу тасмага текәлгән күршесе чепи күзеннән яшь агызып сыктый иде. 
 – Син инде бигрәк, балалар кебек, – диде ир, оялткандай, һәм кулын картның арык җилкәсенә салды. – Ярар инде, Сәләхетдин абзый, әрнемә. 
Миңа барыгызга караганда да якынрак иде Миңлекамал апа. 
«Алайса ник син дә сызланмыйсың, егет?! Ирләр төш кенә күрми, ирләр елый да. Их, таш бәгырь!»
 Сәләй карт җиң очы белән күзләрен сөртте.
 – Көрәкләрне колхоздан урлаган идеңме?
 – Ыржайма, яме?
 – Ыржаясы иде әле, энем. Миңлекамалны мәйтәм, кысып-кысып кочакладым, сөякләре шыгырдады, малай. Көтү көткәндә. Хәзер туп сымак чөеп ата дисәм, атмады кортка. Мәйтәм, мин тол, батчи. Әбием үлгәнгә биш былтыр, аркаларны җылытышырбыз, өйләнәм сиңа, мәйтәм. Уйлашырбыз, Сәләхетдин, диде, ә үзе тияна гына авылдан эз суытты. Ни хуш юк, ни сау бул юк. Безнең авылга кайлардан килгән дә, кайларга киткән – этем дә белми. 

Белә, Хафиз белә иде. Җәйләүләрдә бергә әзме төннәр уздырды алар! 
Миңлекамал үзе турында җәелеп сөйләргә яратмый, сөйләгәне дә, ком аша саркыган су тамчылары кадәр генә иде. Хәер, шул тамчылардан күл җыелгандыр инде ул. Яшь дусты Хафизга түгелеп беткәндер инде карчык. 
Авыл халкына исә саран мәгълүматтан гайре берни эләкмәде: «Морасага мал духтыры җибәргәннәр... Кыз-катын... Ул урамнан үткәндә итәк җиленнән тавыклар егылып кала ди...» Гадәттә, авылда кеше кушаматсыз ярты сәгать тә яшәми. Моңа да «Давыл» дип исем куштылар. Ун яшьләр чамасындагы Хафизга, башка малайлар кебек үк, мал духтыры килсә ни, килмәсә ни иде. Баксаң, аның күрәчәгендә Давыл аерым урын биләгән икән. Бая гына ул: «Хәтерлисеңме, бервакыт...» – дип үзенә зу-ур гына сорау бирде. Онытырсың, көт! Күмәк хуҗалыкка нәсел үгезе китергәннәр иде. Су коенырга барганда малай-шалай киртә эчендә күшәгән хайванны күреп, кызык тапты. Башта аны ярыктан гына үртәделәр, лач-лоч төкерделәр, йодрык «иснәттеләр». Беренче мәлләрдә үгез шаккатмады, «их сез, тилеләр» дигән сыман, тыныч кына боларның кыланмышын күзәтте. Аннан моның каны кыза башлады, күзләре акаеп, борын тишекләре киңәйде. Хафизның өстендә кызыл күлмәк иде, ул аны тиз-тиз генә салып, киртә башына менеп басты һәм байрак төсле уңлы-суллы болгарга кереште. Менә монысын хайван берничек тә кичерә алмады: мөгезе белән киртәгә китереп кадады. Нәзек жирдалар шартлап сынды... Ул арада малайлар борчаклар кебек каядыр сибелде, ә җиргә очкан Хафиз, аягы кысылып, ычкына алмады. Җене кузгалган үгезгә юл ачык иде: ул бәләкәй дошманына ташланды. Үзенә табан якынлашкан ике ут-бәбәк күрде Хафиз. Ут-бәбәк... Вәт каһәр, курку һаман үлмәгән, аяк табанын кымыр­җыта. Дөньяда куркыныч нәрсәләр күп, ә бу, ә бу, мөгаен, әбисенең әкиятләрендәге аждаһа күзләре иде... Шуннан ни булды соң әле? Каяндыр бер хатын-кыз атылып чыкты да, кан исе сизеп котырган үгезнең мөгезенә асылынды. Курку кинәт кенә эреп таралды сыман. Кызык иде Хафизга. Ахыры ни белән тәмам­ланыр? Кем-кемне җиңәр? Ләкин аның үз хәле дә хәл иде. Хәзер әлеге башбаштаклыгы өчен аңа җәза бирәләр. Йә борып колагын өзәләр, йә чалбарын төшереп, кычыткан белән өтәләр. Үгезгә ябышкан хатын бик усал кешегә охшаган. 

Малай, кысылган аягының авыртуыннан ыңгырашып, аксый-туксый өйләренә чапты. Ике тапкыр абынып егылды, кадак ярган аягына тузан тулып әрнетте. Әни­сенә күренергә ярамас, кичкә хәтле печәнлектә качып ятарга кирәк. Дусты Әнәс ферма янындагы тамаша ту­рында бакча артыннан гына кереп пышылдады. Менә сиңа мә! «Сыер патшасы»н Давыл-Миңлекамал тынычландырган икән. Дөньясын ишәргә чамалаган үгез юашланды да калды, ди, моның каршысында. Авылда инде Миңлекамалны йон итеп тетәләр иде: «Җен куәте, ди, үзендә... Ике култык астына икешәр бозау кыстырып ташый, ди... Сыерларны уң кулы белән егып аудара, ди...» Хафизның күңеленә икенче курку оялады: үгезне үртә­гән өчен Миңлекамал аны таракан урынына сыта икән... Ярый ла, малайлар сатмаса! Ярый ла, танымаса! 

 Ә Давыл, нинди генә теләкләр теләсә дә, өйләренә үк килде. Әлеге дә баягы – күрәчәк! Кара син, ике арага ничек оста гына җеп сузды! Шуннан бирле бер-берсенә бәйләнде бит алар... Ничәмә ничә төен белән. Кешеләр генә ботканы артык куерткан икән: Давыл бер дә куркыныч хатын түгел иде. Әйе, күзләрендә ниндидер дәһшәт бар иде һәм кулы... каты иде. Әнисе, көтелмәгән кунакны күреп каушады һәм шул каушавы аркасында көндезге «сугыш»ның сәбәпчесе кем икәнлеген аңлама­ды. Югыйсә, кибеттә хатыннар бу вакыйганы бик нык хупайтканнар, ди. Мал духтыры апа халат кесәсеннән кара май алып, аның аягына сылады, бинт белән урап, бәйләде. 

 – Күгәргән кадак кадалмаган, бәхетең, – диде. – Туйга хәтле төзәлер, – диде. 
 Давыл, хуҗалык рәисе дә кагылырга да шүрләгән айгырга атланып килгән иде. Бу инде сиңа серкәсе су күтәрмәгән үгез түгел! Кая аны үртәү, ди, аңа сәгатьләр буе сүзсез генә сокланып утырсаң да, күз туймый. Айгыр бер кешнәсә кайтавазы ерак Атау болыннарын дерелдәтә. Чаптар бик кыргый, адәмнәрне якын җи­бәрми, тибенә, шуңа күрә аны гел абзарда асрыйлар иде. Гаҗәп, ул бүген горурлыгын аяк астына салып таптаган, ак айгыр башы белән шушы кыз-катынга буйсынган иде. «Икесе дә бер шайтан казанында кайнаган ахрысы?» Бу – әнисенең сүзләре иде, ул вакытта ун яшьлек малайда мондый акыллы чагыштыру була димени!
 – Минем дә синең чамадарак оныгым үсә, – диде Давыл. 
 – И, син оялы каз икән, Миңлекамал апа? Ирең кем соң? Балаларың кайда? – дип, әнисе төпченә башлагач, дорфа гына: 
 – Күп белсәң – тиз картаерсың, – диде һәм баядан бирле ак айгырны күзләре белән «ашаган» малайга елмайды.
 – Йә, ул-ым, ошыймы сиңа Акболыт?
 – Эһе. – Хафиз көчкә төкереген йотты. Давыл капка баганасына бәйләгән йөгәнен чиште. 
 – Әйдә, улым.
 – Кая, апа? 
 – Ошый дисең лә. Фермага хәтле озат. 

Арык гәүдәне чәнчә бармагы белән генә күтәрде мәллә Миңлекамал? 
Нигәдер Хафизга шулай тоелды. Моңа йөрәк ашкынуы да өстәлгәндер. 
Малайларның хыялындагы Ак айгырның сыртына кош кебек очып кун әле син! «Мин кем!» дип үткәнсеңдер ул урамнан. Хәтта ки Давылның алдына утырып баруыңнан да оялмагансыћдыр... 
 Акболытны урта абзарга ябалар икән. Куанычы эченә сыймаган Хафиз иртәгәсен малайларны шунда әйдәде. Давыл ачуланмады, әле берсен, әле икенчесен ат сыртына кундырып алды. Ләкин тиздән дуслары бу шөгыльдән туйды, ә ул, киресенчә, чаптарга ныграк ияләште. Айгыр – тәмлетамак – сыйлаганны ярата иде. Ә Хафиз юмарт. Өстәлдә шикәр «эреде», бакчадагы түтәлләрдә кишер сирәгәйде. Инде шундый көн дә җитте: Хафиз ялгызы гына атта җилдереп карарга тиеш иде. Тик Давыл рөхсәт итәр микән? «Син әле кечкенә» дисә, тәгәрәпләр генә үл инде. Һаман ат койрыгы тирәсендә уралу егетлекме? Гаҗәп, Миңлекамал апасы бер дә икеләнмичә: «Мәйлең, ул-ым,» – диде. Ә менә хуҗалык рәисе – ботак очы туганы Гариф бөтен гәүдәсен калтыратып: 

 – Баланы үтерәсез! – дип акырды. – Әнкәсен акылдан яздырасыз! 
 Давыл да, үз чиратында өермә кузгатты: 
 – Үлмәс! Ир бала шулай ныгып үсә! 

 Аны ат караучы Сәләхетдин абзый да хуплады. 
 – Атасы, мәрхүм, бик кыю иде аның. Ут-су кичәр иде. Тимә, Гарифулла, элдерсен малай! 
 – Кысылма, Сәләй абзый. Синең белән такылдашып вакыт әрәм итмим мин, – диде хуҗалык рәисе. Моңа каршы «әрем тел»: 
– Эһе, үләргә өч көн кала вакытын әзсенә, ди, адәм, – диде. 

 Олылар бәхәсләште, ә Хафиз ак айгырга атланды. Чаптар алга ыргылды. Җил кисеп, күздән яшь бөртекләре чәчрәде. Рәхәт иде! Аңа табан гүя урман, кырлар, болыннар үзләре чаба иде... 
 Кич белән Сәләхетдин абзый әнкәсенә: 
 – Фатыйма килен, һай Миңлекамал малайны очындырды, һай, – дигән. – Хафизың сөйкемле дә сөяк икән, – дигән. 

 Тиздән моның сере дә ачылды. Кич белән күрше абзый әллә нинди гайре табигый хәлгә юлыккан төсле аларның тәрәзә төбендә сөрән салды: 
 – Хафиз, Хафиз энем! Давыл апаңның оныгы кунакка кайткан! Янәшә бастырсаң – сезне игезәкләр диярлек. Ул тач син! – диде.
 
Ятим баланың йөрәге тиз яралана икән. Әй гарьләнде дә соң Хафиз! Алайса оныгына була якын иткән икән Давыл!
 – Хәзер ак айгырга аны утыртыр инде, иеме, Сәләй абзый, – диде ул, көнләшүдән еламсырап.
 – Һи, аңа, ди, чаптар! Тавык кытакласа да өркә кыз балакай.
 – Кызмыни ул?! 

Ирексездән авыз ерылды. И беркатлы юеш борын. Ахырдан син аны ун малайга алмаштырырга әзер идең. Фермадагы атларны да көтүе белән аларга аткарырга әзер идең. Кыз түгел, авылга җәфа иңде һәм Хафизның дошманына әйләнде. Миңлекамал оныгы, Ходай хикмәте, игезәк сыңары кебек иде. Икесенең дә чәч сары, йөзләр ак, күзләр яшькелт... Әйтерсең, бер савыттагы буяуны икесенә тиң сылаганнар! Буйларына хәтле тигез. Шулардан кәмит ясап, дуслары Хафизга яулык бәйләтергә маташканнар иде дә, айгыр буйсындырган гайрәтле малай, бәргәләп-суккалап, тузаннарын бик тиз какты. Ә менә «койрык»ны кисеп ташларлык көч юк иде. Әйе, әйе, аңа койрык итеп шушы шәһәр кызын тактылар. Мал-туар җене суккан Давыл төнлә дә, көндез дә фермада иде. Моңарчы тигез юлдан үз җаена гына хуҗалык арбасын тәгәрәткән рәис Гариф өчен ул баш бәласе иде. Ничә бозау туган, ничәсе үлгән, ничәсе чирләгән, ничәсе терелгән – Давыл һәммәсен дә энәсеннән җебенә хәтле төпченә, алай гынамы, аерым дәфтәргә терки һәм гаеплеләрне утлы табада биетә иде. Хезмәт хакларын кистермәде, вәләкин эштә салмыш йөргән агай-энене чыбыркы белән яра иде, монысы хак. Тегеләр шунда ук айныйлар иде тагы. Хафиз белән «көрәшкән» үгезне Мићлекамал үзе белән илле чакрым җәяү алып кайткан, имеш. Кайткандыр. Чөнки «сыерлар патшасы» аңа гына буйсына, аны күрсә «тәти егет»кә әверелә иде. Озын юлда серләре килешкәндер, мөгаен.
Җитмәсә, «Яңа уку елына күлмәк-ыштан юнәтерсез», – дип, рәис малайны Сәләй абзыйга ярдәмче итеп билгеләгән иде. Сәрвәр дә әбисе белән «эш»кә килә дә, Давыл аны тизрәк Хафиз янына куа.

 – Бар, миңа комачаулама. Ул-ым, бергәләп уйнагыз инде, яме? 

 Әйтерсең, бу киң, иркен болын! Әйтерсең, алар чәчәк җыя! Фермада бигрәк «тәмле» хуш исләр аңкый шул. Шуңа күрә кыз кулъяулыгын кат-кат бөкләп, борынын томалый. Пырныган тирес исеннән кычыткан күзләрен уа-уа кызарта. Тәпиләренә элгән чүәкләре тизәккә буялгач, салам белән чистарткан итенә. Кермә инде син шакшыга, кач инде син моннан! Авылда яшьтәш кызлары буа буарлык! Ә ул көн саен аяк астында бутала. Сораулары исә һушыңнан яздыра.
 – Әй, Хафиз! Әнә теге кем ул?
 – Кайда? 

Малай озын ферма абзарыннан кеше эзли. Беркем дә юк! Давыл җәйләүдән бозавы белән бер сыерны бүлеп калдырды. Эчләре сыекланган. Кыз нечкә бармагы белән сыерга төртте.
 – Әнә-ә, сукыр! Ул үгезме?
 – Фи, надан. Сыер. Савалар бит аны.
 – Ә үгезне нишләтәләр?
 – Теленнән асалар! 

«Хуш исле болын»да икенче җан иясе – Сәләй абзый да кайнаша. Тик аны аптырату-тинтерәтү юк. Хуш, ябык бинада «койрык» әлләни комачауламый, ә менә су коенганда хәлләр мөшкелләнә иде. Малайлар элек-электән камышлык ягындагы борылышта йөзә, анда елга тирән, суы салкын, ә кыз-кыркын, чыпчыклар шикелле, сай җирендә канат юешләтә иде. Сәрвәр алар төркемендә пырхылдарга тиеш иде. Ә ул Хафизлар бүлеменә чыга! И шул чакта малайларның Хафиздан көлүләре! Тобага чум да, бүтән калыкма!

Көн саен, күз талдырып яр буенда сагалап утыра-утыра кызчыкның беләкләре кояшта янып, тиресе купты, ак йөзе тимгелләнде, чәче уңып, тагын да саргайды, тик «койрык» үҗәт иде, ни орыш, ни тиргә – һаман Хафизга тагылуын белде. 

Беренче җәй әнә шулай үртәлү-гарьләнүләр белән очланды. Август азагында Миңлекамал оныгын кире шәһәргә илтте. Әй урамнар иркенәйде, әй тын юллары киңәйде. Хафиз ирекле, Хафиз койрыксыз иде. Ә сентябрь урталарында хат ташучы аңа зәңгәр тышлы конверт тоттырды. Малай әнкәсеннән яшереп, аулакта гына хатны ачты һәм берни аңламады. Кәгазь бите вак-вак йөрәк рәсемнәре белән чуарланган иде. Һәрберсенә ук та кадалган. Мондый хатлар ай саен явып кына торды. Гәрчә, адресы күрсәтелсә дә, Хафиз җавап язмады... 
 

 2

Әле генә төн кочагында изрәгән таң елый... Аның күз яшьләре – чык тамчылары, чәчәк-үләннәргә коелган. Бу хәбәрне берничек тә: «Яшисен яшәгән» дип үткәреп җибәреп булмый икән шу-ул. Ул әкрен генә баса, баса, баса... 
Ярты юлдан кире борылды Хафиз. Тукта, өй хәстәрләрен Сәләхетдин картка йөкләргә кирәк. 
Күршесе, адашкан сарык бәрәне кебек, һаман турларында таптана иде. 
 – Сәләй абзый, без болай итик әле, – диде ир. – Морасада син дә, мин дә Миңлекамал апаның белешләре идек. Зираттагы эшләр – миңа, ә йорттагылар – сиңа. Килештекме? 
 Сәләй карт әмер генә көткәндәй:
 – Ярар, энем, ярар, – диде. – Ызбасында мәрхүмәгә дога укытырбыз, иншалла. Ачкычы кемдә икән? 
 Хафиз уңайсызланып кына: 
 – Миндә, – диде. – Сул тарафка ике тапкыр бор. Бер уңайдан Фәридә, Өммия, Асияләргә әйт. Килсеннәр, идәннәрен юсыннар. 
 Карт учына сонган ачкыч көлтәсенә чекерәйде. 
 – Ник синдә соң бу нәмәрсәләр? Ызбасын сиңа сатмагандыр мәрхүмә? 
 – Сәләй абзый, юлыңда бул инде!
 – Ызбасы һәйбәт аның. Ирләр андыйны салдыралмый. Гайрәтле иде Миңлекамал, их-ма! 
 
«Чит муен читкә каера», – дигәннәр иде, каермады Давыл, бөтенләйгә Морасада төпләнде. Аның йорт тергезүен тар күңеллеләр күпсенде. Кеше төсле кыланмый, янәсе. Ялгыз башына хан сарае тергезә, янәсе. «Килмешәк» хатын өен ике катлы иттереп, таштан өйдерде. Соңра, төнлә болында атлар саклаганда, четер-четер янган учак кырыенда Давыл аңа:
 – Мин аркылыга-буйга гизгән илләрдә гел таш иде. Таш чыдам, таш – мәңгелек, – диде. – Агач бурага кызыкма, ул чери, ул-ым, – диде. 

 Апакай нинди илләр гизгән – монысы бала Хафизга караңгы иде. Кайтарып сорамады, ул әле яшь иде. Сәләй абзый гына адым саен Давылны тинтерәтте:
 – Миңлекамал, син кайсы мәмләкәт кешесе? 
 – Миңлекамал, синең балаларың ничәү?
 – Миңлекамал, ирең исәнме?

Давыл ник шуның бер соравын колагына элсен! Аның шәхси тормышы бикле сандык иде. Җиңү бәйрәмендә, клуб янындагы митингка солдат киемнәрен киеп, күкрәгендәге орден-медальләрен балкытып килеп баскач авыл «аһ» итте. Миңлекамал фронтовик икән. Илләр аша үтә-үтә ул Берлинга кадәр барып җиткән. Менә сиңа таш диварның хикмәте! Халык алдында да Давыл ачылмады. «Сугыштык, җиңдек» һәм вәссђлам! «Ни аксамый, ни туксамый, артта гына йөргәндер әле», – дип пышылдашты көнләшүдән кара көйгән әби-чәби. Һай, хатын-кызның әрем теле! Кем-кем, әмма Миңлекамал артта йөримени. Кыз сугыш кырыннан яралы солдатларны ташыган икән. Бервакыт, ахрысы, күңеле нечкәргәндер, Миңлекамал хатирәләрен кузгатып, елап та алды. Әлеге дә баягы, болын иде, четер-четер учак яна иде, алар икәүдән икәү генә иде. Бераздан Сәләхетдин абзый килде, ләкин Хафиз каршында рәхәтләнеп күз яше түккән хатын кинәт кырысланып:
 – Ни йомыш, Сәләй? Ник постыңны ташладың? – диде.

 Сәләхетдин абзый җәйләүдә төнге каравыл сакчысын алыштырган иде.
 – Еракта ут җемелдәгәч, сукыр тычканнар мәҗлес җыйган мәллә, табыннарында сыйланыйм, дидем, – дип тел шомартты ул. 

Дөнья исе бик иртә борынын кытыклаган Хафиз күрше абзыйның уй-ниятен чамалый иде. Ялгызак Сәләй Давылга битараф түгел, ләкин «үгезне мөгезеннән эләктерергә» кыюлыгы җитми, шуңа күрә инде, дүртенче ел, мәгъшукасына сак кына, шыпан-шыпан гына якыная иде. Малай (малай микән? Үсмер! Хафизга ундүрт яшь) «атларны барлыйм» хәйләсе белән китмәкче иде, Давыл кискен генә боерды:
 – Утыр! Ә син, Сәләй, сыптыр моннан! Ике әйттермә!

Сәләхетдин абзыйны караңгылык йоткач, Миңлекамал авыз эченнән ишетелер-ишетелмәс кенә озын көй шыңшыды. Озак. Көлдә тәгәрәткән бәрәңге янып күмерләнде хәтта. 
 М-м-м... а-а-а...
 М-м-м... а-а-а... 
 – И каһәр суккыры, – диде ул аннары. – Ирсез хатыннарны җир җиләге диләр микән? Өз дә кап, өз дә кап. Ә без миләштән дә әче-е! Үт куыгыңны сытарлык әче... М-м-м... а-а-а... 

 Авылда берәрсенә: «Давыл вакыт-вакыт җырлый да, елый да» дип сөйлә әле син, валлаһи, шыттырма, диячәкләр. Мораса бер генә Миңлекамал белән таныш иде: каты куллы, усал, гаярь... Ә бит тора-бара аны шул килеш яраттылар, чөнки ул гадел һәм дөрес иде. Хайваннар телен аңлый иде. Давыл дәваласа, мал-туар могҗиза белән иртәгәсе көнне үк терелә иде. Ә инде аның мәзәк гадәтләре! Ул егылса йә яулыгының, йә күлмәк җиңенең очын ертып: 

Бакага күлмәк, 
Миңа исәнлек, – 

дип, чүпрәк кисәген шул урынга казып күмә иде. Хафиз Давыл белән беркайчан да авыз чайкамады. Әнисе: «Апаеңның ире-мазары булды микән?» – дип төпченгәндә дә, «белмим», дип алдашты. Белә иде, билгеле. Ул үсеп, буй тартканда, Миңлекамалның сер сандыгы бушап, төбе ялтыраган иде инде.
 – Минем туган җирем Сарытау якларында ир-ат үзгә холыклы, ул-ым. Эш дип үләр иде алар. Шуңа кыз-катынга сан юк иде. Өйләнергә дигәч кенә, анасы сайлаган кызга күз аталар. Авылда мине апа җаннар килен итәргә теләмәде. Явыз, диделәр. Сугышка кадәр хуҗалыкларның бигрәк хәле начар иде. Маллар ач. Әни өчен сыер сава идем. Берсендә кәкре кул Сәлимгәрәй абзый малларымның азыгын урлаган. Кул арбасына силос төягән. Менде дә утырды өстенә. Бушатмый. Мин арбасы ние белән аны көрткә аудардым. «Гомер кияү чырае күрмәсен», дип каргаган әнкәсе Газизәбану. Авылда бердәнбер Хәйдәр белән генә боткам пешә иде. Ул озын буйлы, бөркет карашлы, чибә-ә-әр... – Хәйдәр дисә, Давылның күзеннән очкыннар чәчри иде. – Без аның белән бер мәктәптә укыдык. Ул өч яшькә олырак иде, хәрби училищега китте, ә мин җиденче сыйныфтан соң – техникумга. 

Бу хикәятен Миңлекамал өч кисәккә бүлеп сөйли иде. Әйтерсең лә тукталыш белән тукталыш аралары меңәр чакрым. Мөгаен, Давылның йөрәгенә иң тирән һәм мәңге төзәлмәс яраны Хәйдәр атлы егет уйгандыр. Миңлекамал бит үз хисләреннән оялмый, гүя Хафиз аның сердәше иде. Югыйсә, тап инде Морасада үзеңә бер-бер «сер капчыгы», тутыр инде шунда эресен дә, вагын да! Әмма ни хәл, авылда ул бер генә хатын-кызга да илекмәде.
 – Фронтка мин ялына-ялына үзем язылдым. Унҗиде яшьтә. Башта туп кебек типтеләр, мал духтырына укыган кеше нинди шәфкать туташы, имеш. Безгә өстәп-өстәп укулар кирәкми хайванның чирен аерыр өчен. Аның теле юк адәм кебек, син бөтенесен дә күзеннән күрәсең сызлануын, бармак очы белән тоясың чирен. Сугышта атлы гаскәргә эләгермен дигән идем, кырдан яралылар чүпләттеләр. Ышанасыңмы, Хәйдәр белән без шунда очраштык! Ул командир иде. Егет минем белән бик коры гына күреште. Авылдаш юкса. Фамилиям белән генә эндәшә, устав буенча. Гаепләмәдем. Базарда ит сатмыйбыз ласа. Мин бит инде аңа мәктәп елларыннан ук гашыйк. Бүтән частька күчү юк инде хәзер. Күз-баш тонды. Кеше яшьлегендә бер җүләрләнергә тиеш, ул-ым. Анда ни кылансаң да килешә. Яратудан мин дә тилердем. Ходай аны үзе кулларыма китереп салды. Немецлар белән бәрелешкән таңда командир каты яраланды. Сул кулы чәрдәкләнгән, эче актарылган. Мин шуышып янына килеп җиткәндә аңында иде.
 – Фәррахова! Билдән пистолетны ал, – диде ул миңа. 
 Коточкыч хәлләрдәге солдатларны күргәнем бар иде. Беркайчан да каушамый идем, яраларын бәйли идем. 

Ә монда мәлҗерәдем. Хәйдәрем үлә, дигән уй миемне пешерде. Калтырана-калтырана пистолетын суырып чыгардым. 
 – Йөрәгемә төбәп ат, Фәррахова, – диде Хәйдәр. – Командир приказын үтәмәсәң – трибунал сиңа! Ат!
 – Есть, иптәш командир! – дидем һәм елый-елый чишенә башладым. – Яшисең әле, яшисең, бәгырем. Әле сиңа үләргә иртә, – дип тәкрарлыйм үзем. Эчке күлмәгем чиста иде, салып корсактагы ярага капладым. Өстемдә ни бар – шуның белән Хәйдәремне төрдем. Кыр госпиталенә бала кебек кулымда күтәреп кайттым. Авырлыгын сизмәдем, ул бит инде хәтәр йөк булгандыр. Ир-атның сөяге эре бит. Андый чакта үз-үзеңне белештермисеңдер, кирәксә – этеп танк кузгатасыңдыр, шәт. Егетне хирург өстәленә куйгач, аңымны җуйдым... Гомерең өзелмәсә – яшисең икән. Хәйдәрнең корсак куышлыгын теккәннәр, кулын инде рәтләрлек юк дип, кискәннәр. Терсәктән югары. Беренче көннәрдә мин аны кашыктан ашаттым. Ә ул: «Мин бүген адәм имгәге! Ник атмадың, Фәррахова?» – дип, җелегемне киптерде. Соң, кызларны акылдан шаштырган егет кулсыз ласа! Бу кимчелегем белән яратмаслар, дигәндер. Тик минем өчен ул элеккечә дөньяның бер мәһабәт бәндәсе иде. Аксакмы, сукырмы – ярата идем мин авылдашны. Ул савыкты. Шуның белән аның өчен сугыш та тәмам­ланды. Хәйдәр – тылга, мин – алга киттек. Киткәндә беренче мәртәбә сыңар кулы белән чәчемне сыйпады ул. «Исән-сау йөр, үзеңне сакла, мин сине авылда көтәм», – диде. 

 Өченче тукталышны Давыл чаптырып кына узар иде дә... Язмыш аты нәкъ шунда сөрлегеп туктый иде шул. Аның бу өлеше кызык та, кызганыч та иде. Хафиз ир-хатын мөнәсәбәтләрен аңларлык яшьтә, аңа бүген-иртәгә институтка юл тотасы иде. Кызык дип... Миңлекамал аны уйнап кына сөйләргә маташса да (янәсе ул нык хатын!), хикәяте тоташ фаҗига белән өртелгән иде.
 – Хәйдәрнең көтәм дигән сүзе мине үлемнән саклады. Әйе, ул-ым, син әле яратуның ни икәнен татымаган. Килер бер көн, кыш аенда алмагачлар чәчәккә бөре­ләнер, ә эссе җәйдә ябалак-ябалак кар явар. Син тиле, боларны чынбарлык дип уйларсың. Мин Берлиннарны әйләнеп кайтканда Хәйдәр колхоз рәисе иде. Өч елда егет ныгыган, госпитальдәге төшенкелек юк, киресенчә, алтын тәхет патшасы кебек тоя үзен. Хәрби хәрби инде, нык кеше, шуңа моның хуҗалыгында тәртип, ни боерса да карусыз гына эшлиләр. «Мин адәм имгәге» дип кимсенгән егетнең кызлар базарында да бәһасе зур икән. Монысын мин соңрак ишеттем, ул-ым. Беренче кичтә үк клубтан ул мине өенә алып кайтты. «Менә, әни, сиңа килен», – диде. Ә иртәгәсен аның «кыңгыравы шылтырады»: «Тол Нуранияләрдә кунган... Нурия белән «мә­хәб­бәт» уйнаган... Сәлимә тәрәзәсеннән кергән...» Кайнанам: «Моннан ары читтә себерелмәс, муенына камыт киде лә. Тавыш кузгатма, килен», – диде. Минем, билгеле, теш кысылган. «Җебемә, елама», дип, үз-үземне әзме камчыладым, әй. Хәйдәрнең бишекле мотоциклы бар иде. Сыңар кул белән дә оста йөртә иде. Берсендә ферма кырыеннан узып бара. Бишектә күршебез Оркыя. Аның ире сугышта үлгән иде. Өч сикерсәм, билләһи, икесен дә изә идем. Йөрәкнең дулавын басар өчен тимерне бөккәнмен икән. Әмма беркөнне сабыр җебем сүтелде. 
 – Исемлегең озынмы соң? Күрше авыл хатыннарын да чиратка язмыйсыңмы? – дидем. – Ирең сөйрәлә дип күземне ачырмыйлар әнә. 

Хәйдәр акланмады, ирен читләренә мыскыллы елмаю кундырып: 
 – Көнләшмә, Фәррахова, – диде. 
 – Нәфесеңне тыялмагач, ник миңа өйләндең? – дидем. 
 – Ба! – диде ир кисәгем. – Син мине үлемнән коткардың түгелмени, Фәррахова? Рәхмәт кенә аз, сөймәсәм дә, өйләндем менә. 

Йөз хатын белән чуалган тәкъдирдә дә мин Хәйдәрдән ваз кичмәс идем, тик аның «сөймәсәм дә» дигән сүзе бөтен җанымны актарды. Табигать шулай корылган ул-ым, кыз-катын яратмаса да, түзеп яши, ә ир-ат... ир-ат үзгә тукымадан тегелгән. Бала хакы дими, никах хакы дими ул. Мин җыендым да, әйдә, Миңле­камал, дүрт ягың кыйбла, дидем. Үпкәләмәдем, рән­җемәдем, каргамадым, киресенчә, Хәйдәргә бәхет теләдем. «И Ходаем, бу адәмеңне туры юлга күндер, ярата алу бәхете бир, азгынлык белән ике араларына пәрдә кор», – дидем. Минем белән бер табактан ашаган хыянәтче ахирәтләремә генә күңелдә таш укмашты. Алар Хәйдәрдән миңа тиеш җылыны урлады, имеш. 

И ахмак Миңлекамал! Кайда иде соң ул сиңа дигән җылы?! Авылга мин сирәк кайттым. Улым Илдар әтисе белән аралашмады. Мин теләгән бәхет әллә Хәйдәрне тапмады, әллә читләтеп үтте: өч тапкыр өйләнеп тә, хатыннан уңмаган, бахыр. Дүртенчегә ул янә мине ярәшмәкче иде. Кушылыйк, диде. Ах-вах итте, сине сагынам, ялгыштым, кичер, диде. И ул-ым, бәгыреңне мәңгелек боз катламы капласа, кояш җир ягалый тәгәри-тәгәри җылытса да, эреми икән. Хәйдәр күптән мәрхүм инде. Улым да якты дөньяларда юк. Ә мине Ходай яшәтә. Хайваннар белән кайнашып кына гомерем озынайды ахры. 

Оныгым – алтын бөртегем Сәрвәрем бар бит әле! Газиз баламны башлы-күзле итү минем бурычым ла. Димәк, безләргә үләргә ярамый да ярамый. 

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=3663
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com