Логотип
Проза

Сәфәр

Бу сәяхәтне Гүзәлия бер ел буена көтте. Яшьрәк чакта бер-ике тапкыр Кара диңгезгә барганы булса да, гаилә корып, балалар үстергәндә сәяхәтләр кайгысы калмаган иде.

Бу сәяхәтне Гүзәлия бер ел буена көтте. Яшьрәк чакта бер-ике тапкыр Кара диңгезгә барганы булса да, гаилә корып, балалар үстергәндә сәяхәтләр кайгысы калмаган иде. Кая калсын, алар чоры бала үстергән вакыт туксанынчы елларга туры килде. Ә ул елларны үзегез беләсез, эшләгән акчаң ашарыңа җитсә, шунысына бик шат булырлык иде бит...
Инде менә ничә еллардан соң, ниһаять, тәвәккәлләп, диңгез буйларыннан бер урап кайтырга булды. Кырымга кадәр үзе генә барырга кыюлыгы җитмәс иде, элек бергә эшләгән дус хатыны Сәвия «котыртты». Инде билетлар кесәдә, чемоданнар гына тутырасы калды. Менә анысы өчен бераз баш ватасы булыр – нәрсәне алырга, нәрсәне калдырырга, җылы кием кирәк булырмы, ансыз да ярап торырмы? Ярар, шимбәгә кадәр әле вакыт бар, уйлыйсын уйлап бетерер...
Чәршәмбе кич кызы шалтыратты. 
– Әни, иртәгә балаларны сиңа китереп торыйк әле? Төркиягә «яна торган» путевка бар икән, Динар белән барып кайтмакчы идек... Тагын кайчан җай чыга әле...
 – Кызым, оныттыңмыни, бу атнада үзем Кырымга китәм бит... – диде Гүзәлия. Кызының хәтерсезлеген күр инде син, оныткан, күрәсең.
Телефонның теге очында бер мәл тынлык урнашты. Кызының ачуы кабаруын шушы тынлык аша да сизеп торды ул. 
Оныкларын бик ярата Гүзәлия. Моңа кадәр карамады түгел, карады. Ял көннәрендә дә, авырсалар да гел аның янында булдылар. Эшләгән кешенең «больничныйга» чыгуын кем яратсын?! Хәзер бит әнә нәрсә диләр: хатын-кыз өйдә эшен онытып – балаларын карарга, эштә балаларын онытып, эшләргә тиеш, диләр. Ярый Гүзәлия инде пенсиядә, кирәк вакытта оныклар белән утырырга җае бар. Әбиләре булмаган гаиләләр нишлиләрдер? 
Дөресен әйткәндә, оныкларын карашасы булмаса, Гүзәлия әле үзе дә бераз эшләр иде. Пенсия акчасын гына җиткерүе, ай-һай, кыен. Инде ничә еллар фатирына ремонт ясатырга кызыга. Ләкин анысы шул хыял булудан аша алмый. Бераз җыйган акчасы бар иде дә, әнә бит әле, сәфәргә җыендылар.
– Ә без хәзер нишлибез инде? Мин инде ул путевканы сатып ук алган идем, – дип уфтанды кызы. – Аны кире кайтарып та булмый, иртәгә үк китәсе...
Кара инде син бу хәтерсез кызны?! Соң, Гүзәлия аңа үзенең китәсен әле ай башында ук әйтеп куйды бит. Нәрсәләр алыйм икән дип дә киңәште. Ничек шулай башсыз булып була соң ул?
– Кодагыйлар... – дип сүз башлаган әнисен ярты сүздән бүлде кыз:
– Ярый син өйдә утырасың да, алар эшли бит. Минем алар алдына баш итеп барасым килмәгәнне бик яхшы беләсең... Кемгә калдырырга соң инде балаларны? Бәлки, син билетларны тапшырып, бер атна соңракка алырсың, ә?
– Без җыендык ич инде... Сәвия апаңның отпускасы да бетә аннары. Бергә барырга ышандыргач, хәзер кире уйлавы әллә ничек. Кешене алдалаган шикелле килеп чыга. 
– Әни, синең кешедә ни эшең бар? – дип кызды кызы. – Кеше турында түгел, безнең турында уйла син, балаларың турында. Синең өчен беренче урында без булырга тиеш. Гомергә бер тапкыр шундый җай килеп чыкты, безнең өчен сөенәсе урында киреңне сөйләп торасың карт башың белән...
Кызының бу сүзләреннән соң Гүзәлиянең башына суккан кебек булды. Ни сөйли ул? Гүзәлияме балалары турында уйламый?!
– Кызым, син үзеңнең ни сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы? Ничек миңа бу сүзләрне әйтә аласың? Нәрсә, картайды дип, бер тапкыр ял итәргә барырга да хакым юкмыни инде хәзер? 
Кызы артыгын әйтеп ташлавын үзе дә аңлады ахрысы. 
– Гафу ит, әни. Баш катканнан гына инде бу. Шундый арзанлы путевка әле тагын буламы, юкмы, бер дә әрәм итәсе килми иде. Кирәк бит, синең дә китәсе бар. Белмим инде, ул балаларны кем белән калдырырбыз икән соң? Биш кенә көнгә инде ул үзе...
Кызына берничек тә ярдәм итә алмаганына чарасыз булып, телефонны куйды Гүзәлия. Инде нишләргә хәзер? Газиз баласы болай өзгәләнгәндә тыныч кына ял итә алачакмы? Аптырагач, Сәвиягә шалтыратып карарга булды. 
– Син нәрсә?! – дип, авызын да ачтырмады анысы. – Гомер буе шул балалар дип яшәдең бит инде. Инде бер тапкыр үзең турында уйласаң да ярыйдыр сиңа да. Балаларын кем белән калдыру – кызыңның проблемасы, путевканы алганчы уйласын иде. Синең Кырымга барасыңны белгәндер бит.
– Әйткән идем дә, оныткан бит... – дип акланды Гүзәлия.
– Бармый калырга уйлама да, ишеттеңме! – дип боерды Сәвия. – Без бит инде килештек синең белән.
Кызының сүзләреннән соң уйга калды әле Гүзәлия. «Синең өчен беренче урында без булырга тиеш», диме? Алтмыш өч яшенә җитеп, моңа кадәр беренче урында кем булды соң әле Гүзәлия өчен? Ул бит әлегә кадәр гел кемдер өчен яшәде. Башта – әнисе өчен. Аңа кыен булмасын, аңа булышырга кирәк, диде. Кияүгә чыккач, ире өчен. Иренә уңайлы булсын, кайтышына ризыгы әзер, киеме чиста булсын, диде. Аннары кызлары туды. Гүзәлиянең үзе өчен уйларга, гомумән, вакыты калмады. Үзен уйлый, үзен кайгырта торган буын баласы түгел дә иде ул. Гел якыннары, гаиләсе өчен, аларга рәхәт булсын дип яшәде. Пенсиягә чыккач, теләгән җиремә барырмын, теләгән эшемне эшләрмен дигән иде дә, пенсиядә дә үз вакытыңа үзең хуҗа була алмыйсың икән. Гүзәлиянең бөтен яшәешен хәзер оныклары биләде. Берсен бакчадан барып алды, берсен мәктәптән каршылады. Музыка мәктәбенә, түгәрәкләргә йөртте, дәресләрен әзерләште... Авырыксынып башкармады ул боларны, кызына ярдәм итә алганы өчен сөенде генә. 
Бала үстергәндә аның үзенең булышыр кешесе юк иде. Ире дә, үзе дә эштә. Ә бала авырмый гына тормый. Эш калдырмыйм, дип, температуралы килеш кызын үзе белән эшкә алып килеп утырткан вакытлары да булмады түгел. Шуларны искә төшерә дә, оныкларының янында әбиләре булуга тагын бер кат сөенеп куя. 
Каян гына барырга уйлады шул Кырымга. Сәвия котыртмаса, утырыр иде әле шыпырт кына өендә. Менә ничек җайсыз килеп чыкты бит. Кызын да аңлый, яшь кеше, ире белән икәүдән-икәү генә барып ял итәсе килгәндер шул инде... Әллә, чынлап та, билетларны тапшырырга микән? Җәй әле озын, өлгерер Кырымына да. Сәвия дә аңламый калмас...
Билетларын тапшырып кайтып, кызын сөендерим дигәндә генә, телефоны үзе телгә килде. 
– Әни, без хәл иттек, балаларны да үзебез белән алып барабыз. Син рәхәтләнеп ял итеп кайт! – дип сөенче алды кызы.
Гүзәлиянең күзләрен әчеттереп, яшь элпәсе каплады. 
– Рәхмәт, кызым, дип кенә әйтә алды ул. Билетларны тапшырганын әйтеп, кызының шатлыгын бозасы килмәде. Насыйп булса, барыр әле Кырымына да... Соңгы җәе булмас. Сөенә-сөенә тутырган чемоданын бушатканда Гүзәлия үзен әнә шулай юатты.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар