Логотип
Проза

​Кичке кунак


(хикәя)

     Рауза, кызы белән улына чәй ясап бирде дә, эштән арып кайтып,  олы якта  ятып торган иренә дәште: 
– Әтисе, дим, чәй ясыйммы? Әйдә, кыстыбый да суына.
Хәбирнең кузгалганын   ишетеп, Рауза тизрәк кайнар чәй агызды. Ире,  авызын пешерә-пешерә булса да, пар бөркелеп торган сөтле чәйне кайнар килеш ярата. Инде җиде ел бергә яшәп, Хәбирнең   холык-гадәтләрен өйрәнде булса кирәк Рауза.  Өстәл артына килеп утырган иренә: “Әйдә, кыстаганны көтмә, кунак түгелсең. Үзең хуҗа”, – дип, күгәрчендәй гөрли-гөрли, җылы кыстыбыйны ире алдына этте.  Балалары ашап  туйдылар да, рәхмәт әйтеп, олы якка чыгып киттеләр.  Пешергән сыеның ошау-ошамавын Рауза ире дүртенче кыстыбыйга үрелгәч  кенә аңлый. Кайчак үпкәләп тә куя – ник бер күңелне күтәрерлек итеп мактап куйсын!  Шундый да аз сүзле булыр икән кеше дигәнең!  Ниләр йөртә ул күңел түрендә, белмәссең!
     Ишек алдында  эт өргән тавыш ишетелде. “Үзебезнекеләрне Сарбай таный, өрми генә кертә. Кем булды бу?” –   Рауза  уйлана-уйлана тәрәзә чыбылдыгын тартып карады.  Тик  соңлап килгән кунакны болытлы көзнең караңгы кичендә шәйли алмады. Ишектән: “Саулармысыз?” – дип,  көр генә тавышлы, шәһәрчә киенгән, әлегәчә чибәрлеген югалтмаган   апасы Миңниса кергәнне  күргәч, Рауза,  сораулы карашы белән иренә карап алды да, ни кунакны каршы алырга, ни исәнләшергә белмичә, аптырап калды.    Хәбир,   бераз кырысрак күренгән йөзен күтәреп ишек төбендә басып торган Миңнисага карады да,  авызына яртылаш капкан азыгын кире куйды. Бер мизгел алдындагы чәенә төбәлеп торды да, кунакның сәламен  дә алмыйча, өстенә җиңелчә бишмәтен ташлап, өйдән чыгып китте.   Миңниса,  үзен шулай салкынча каршы алачакларын алдан  белгән кебек, йөзенә борчылу-мазар чыгармыйча гына, чакырганны да көтмичә, түргә узды. Рауза, соңлап булса да апасының сәламен алды да, чәй эчәргә  чакырды. Миңниса хуҗаларча йортка күз йөгертеп чыкты,  уйнап утырган балаларга күз ташлады. Йөзенә әллә ни соклану чыгармый гына: “Ару гына яшисез”,– дип куйды. Апасының бу сүзләрендә мактаудан бигрәк көнләшүме, башка тискәре тойгымы тоемласа да, Рауза күңелендә күтәрелә башлаган рәнҗү хисен басарга тырышты. “Ятабыз инде шунда. Булганына ризабыз”,– диде ул,  кунакка  сөтләп куе чәй ясый-ясый.  
    Кара-каршы утырып чәй эчсәләр дә,  апа белән сеңелнең әңгәмәләре юньләп килеп чыкмады. “Нигә килгән апа тагын?” – дигән шомлы уй Раузаның миен суырса да, Миңниса бик ачылып бармады. Хәл-әхвал сорашып, бер ике җөмлә әйткәч, тагын тындылар. Бу киеренке тынлык эчен пошырса да, Рауза апасы белән ни турында сөйләшергә белмәде. Туганнар   бер-берсенә күптән чит-ятлар иде. Рауза, тәрәзә аша үрелеп, ишек алдына карады. Иренең караңгыда йөзе-гәүдәсе күренми, тик тәмәкесенең кызыл уты гына аның өелгән агач өстендә тартып утырганын белдерә иде. “Өши күрмәсен. Тышта җылы түгел хәзер...”, –   уйлап куйды Рауза. Аның уйларын сизгәндәй, Миңниса: “Кайгырасыңмы? Туңмас, туңса керер”,  – дип куйды. Раузаның апасына: “Нигә килдең син? Бар, тизрәк кит инде”,–  диясе килде. Тик теле әйләнмәде. Миңниса,  сеңлесенә бераз карап торды да, сорау алгандай: “Кайчан яратып өлгердең әле син аны? Аңа чыкканда мәхәббәтегез юк иде бит”, – дип,  Раузаның авырткан җиренә кагыла башлады. Рауза, ничек кыен булса да, дәшмәде. Күкрәгендә дөп-дөп кага башлаган йөрәген тынычландырыр өчен, олы якка балалар янына чыгып, бераз сөйләшеп килгән булды.  Миңниса тынмады. Ул,  сеңлесенең дәшмәвен үзенчә аңлап, тагын кереште: ”Син теге вакытта  аңа чыкмаган булсаң, арабызга кермәсәң, бәлки,  мин монда яшәр идем”, –дип,  җайлабрак утырды.   Моңа хәтле үзен кулда тота алган Рауза ишекне киереп ачты да, өзгәләнеп кычкырды: “ Үзең гаепле түгелме соң? Бар күземә күренмә моннан соң! Тормышыбызны бозарга йөрмә!”.  Миңниса,  сеңлесенең ике ягына килеп асылынган  ике балага бераз карап торды да,   мин теләгәнемне үтәдем, дигәндәй, ишекне каты ябып чыгып китте. “Әни, ни булды? Ни булды? Нигә елыйсың?”, – дип  үзен юаткан балаларына сыенгач кына Рауза бераз тынычлана алды. 
      Үзен кулга алып, бераздан ишек алдына чыкканда ире һаман тәмәке көйрәтеп утыра иде. Рауза,  өй алдында эленеп торган  фуфайканы иренең иңнәренә ташлады да, аның янына терәлеп  килеп утырды. Хатынның    ире  белән  ачылып сөйләшәсе, күңелен бушатасы  килә иде. Тик ул Миңниса турында сүз башласа да, ире, аңа, бар кереп ят, өшерсең, диюдән башка сүз әйтмәде. Рауза Хәбирнең тавышыннан аның кәефен аңларга тырышты. Ни уйлый ул бу чакырылмаган  кичке кунак турында?  Әлегәчә йөрәге янамы Миңниса өчен? Раузага иренең күкрәгеннән тәмәке очкыннары түгел, ә йөрәк утының  кузлары коела кебек тоелды... Ни уйлыйсың син, Хәбир? Нигә дәшмисең?  Йөрәгең әле дә янамы?.. Ничек аңларга сине?..   Хатын,  баш очындагы болытлар каплаган күккә бераз карап утырды да,  авыр көрсенеп, өйгә атлады. 
      Балаларын чишендереп, назлый-назлый  урыннарына яткырганда Раузаның күңеле урынына кайтты кебек. “Әлдә сез бар, бәбкәчләрем! Йөрмәсеннәр безнең күктә бәбкә алырга йөргән козгын кебек...”
      Хатын, кече яктагы утны гына калдырды да,  иренең тыштан кергәнен көтә-көтә, урын җәйде. Апасы килеп кәефен кырып киткәнннән соң,  аның күзенә йокы кермәде. Хәтеренә үткәннәрдән,  кино кадрлары кебек,   бер-бер артлы мизгелләр калкып чыкты...
     ...Әтисе-әнисеннән качып кына бер ел очрашып йөргән Миңниса белән Хәбирнең туйлары фәлән көндә була икән,  дигән хәбәр чыккач, авыл халкы бер тын  гөрләп алды. Кемдер, күптән вакыт, бик пар килгәннәр, диде. Кемдер  тыныч  холыклы, аз сүзле Хәбирнең  бу тирә-яктагы бар егетнең дә башын әйләндергән чибәр, чая кыз белән ныклап тормыш корачагына икеләнде. Ни булса, шул булды, ата-ана, үзара килешеп, туйга әзерләнделәр. Сандыктан  бирнәләр чыгарылды. Чигүле мендәрләр, кукраеп, түр башына кунаклады.  Чакырыласы кунаклар чакырылды.  Суясы мал суелды.  Сый-хөрмәтләр әзерләнде. Бүләкләр алынды.  Никах кылыр өчен, күрше авылдан мулла бабай алдан белешеп куелды.  Гармунчы егет, гармунының телләренә баскалап, аны тикшереп, әзерләп  куйды. Кияү егет, алдан барып, килен төшерергә тарантас белеште. Уйнаклап торган акбузатның ялларына эләргә чигүле тастымаллар хәзерләнде. Бәйрәм тансыклаган авыл халкы,  яхшырак киемнәрен чыгарып, тузанын какты.
      Күңелләрне җилкендереп,  көткән туй көне  килеп тә җитте. Тик кызын бирергә әзерләнеп мәш килеп йөргән   Рәхилә генә   иртән сәндерәдә  Миңнисасын  тапмады...  Апасы белән бергә йоклаган Рауза,  борынын мышык-мышык китереп, Миңнисаның төнлә  бер егет белән чыгып качканын сөйләде.  Чәчләре үрә торган Рәхилә, курка-курка гына кереп бу хәбәрне иренә әйткәч, Мәснәви карт ак ыштаннан гына  үзе  сәндерәгә менеп карады. Миңниса беркайда да юк иде. Күп кенә егетләрнең башын әйләндереп йөргән чая Миңнисаның башын туй алдыннан егетләрнең берсе тагын да ныграк әйләндерде, булса кирәк. Ул, күрше авылның бер  чибәр егетенә ияреп, Казахстанга чыгып киткән иде. 
      Аптыраудан, оялудан  ушы китеп, җир тишегенә керергә әзер йөргән  Рәхилә Раузаны тизрәк кияү йортына йөгертте: “Килсен тизрәк. Сөйләшәсе сүз бар!”. Рауза барып кергәндә, Хәбир,  иртән иртүк торып,  җиңелчә киемнән генә,  ишек алларын җыешырып, туйга әзерләнеп  йөри иде. Булачак балдызын күреп,  аның аяктан егарлык яңалыгын белмәгән егет  киң елмайды: “Әә, балдызкай, килдеңме?”. Кызның күңелендә  бу пәһлевандай биек, киң  җилкәле, күндәм йөзле егеткә карап, кызгану тойгысы уянды. Ничек апасы шундый  егетне ташлап китә алды?! Җитмәсә, туй көнендә! Нигә аңа чыгарга теләге булмагач, алдан әйтмәгән? Нигә алдап йөрткән? Ничек әйтергә инде бу яман хәбәрне җизни санап та, җизни булмаячак кешегә?! Хәбир  чырае качкан кызга бераз гаҗәпләнеп  карап торды да, аны: “Ни булды? Әйдә сөйлә”, –  дип,   үзе янына болдырга тартып утыртты.  “Апа качты...”.  Хәбирнең мөлаем елмаюы сыпырып алгандай эреп юкка чыкты. Ул, ышаныргамы-юкмы дигәндәй, алдына бераз тын гына карап утырды да, кинәт сикереп торды.   Егет, яраланган ерткычтай тавыш чыгарып, бар көченә   селтәнеп, бала башыдай йодрыгы белән койма тактасына китереп сукты. Киң генә такта шартлап ярылды. Болдыр идәненә сеңәрдәй булып, башын куллары белән кысып утырган Рауза  егеткә  карашын күтәреп карарга курыкты. Никтер ул Хәбир алдында үзен дә гаепле тойды. Апасын сакламаган өчен... Шушы яман хәбәрне китергән өчен... Ничек чыгып китәргә белмичә торган Рауза күз кырые белән генә Хәбирнең башын койма баганасына терәп, тын калганын күрде. “Үз-үзенә бер-бер хәл кылмагае!..” – шикле уй йөгерде Раузаның башына. Тик унҗиде  яшьлек кызның зиһененә  Хәбирне  юатырык бер сүз дә килмәде.  Ул әле  алданмаган, үзе дә беркемне дә алдамаган садә күңелле кыз иде. Кыз,  курка-курка гына урыныннан торып,  капка ягына борылды.  Аның аяк тавышын ишетеп, Хәбир, йокысыннан уянган кебек башын күтәрде. Ул апасы артыннан бастырып үсеп килгән  зифа буйлы Раузага текәлде. Сагышмы, ачынумы, тагын әллә ниләр чагылган күзләрендә бу минутта үзенә генә билгеле булган катгый   карар  туды.  Капка биген күтәргән Раузаны кысып беләгеннән тотты да: “Ә туй булачак! Син риза булсаң! Чык миңа...”,  – диде. Рауза, егеткә төбәлеп, телсез калды...
     Шулай, апасы өчен хәзерләнгән туй Рауза белән  Хәбир  туена әйләнде.    Кеше,  гайбәт белән гыйбрәтне кушып, сөйләде-сөйләде дә тынычланды. Рауза белән Хәбир  бергә яшәп киттеләр. Җизнәсе  санаган кешегә шулай көтмәгәндә тормышка  чыгып куйганына Рауза кайчак үзе дә аптырады. Дәртле, яшь күңелендә үзенең тормышын икенчерәк күзаллый иде ул.  Моңа хәтле яратып йөргән кешесе булмаса да,  сөеп-сөелеп,  тиң күргән парыңа чыгарга хыяллана иде... Ике балалары туып, тормыш йөген бергә-бергә җигелеп тарта торгач, Раузаның күндәм күңеле   бу  тәүге мәхәббәтеннән алданган, күңеле яраланган  егетне  кабул итте. Иренә карата йөрәгендә мәхәббәт бөреләре бөреләнде.    Тик,  дистә елга якын ире белән яшәп тә, Рауза  аны аңлый алмады. Оныттымы икән ул Миңнисаны?  Ул бит Раузага Миңнисага үч иткән кебек кенә өйләнде. Әллә һаман яратамы? Миңниса гына үзен оныттырмады.  Кунакка кайткан арада да,  сеңлесенә килгәләп,  ярасына тоз салып чыгып киткәләде. Казахстанга бергә  качып  киткән егеткә үзе теләп чыкса да, тормышлары  барып чыкмады.   Сүзгә нинди үткер, чая булса да  аракыга сабышкан ирен эчүдән туктата алмады. “Кичерегез мине, әти-әни.  Мин ялгыштым”, – дип,  бусагаларына кайтып егылган кызларын ата-анасы кичерделәр. Миңниса, иреннән аерылып, якындагы  шәһәргә эшкә урнашты. 
      Бер яктан апасын кызганса, икенче яктан Раузаның күңеленә  үз гайләсе, үз бәхете өчен борчылу, шомлану хисе  үрләде.  Бер яктан тамыр тарта, кан тарта, апасы белән туганлыкны онытмыйча, тату яшисе килә. Икенче яктан Миңниса,  еш кына килеп, күңел яраларын кузгатып китә. Инде Рауза күптән ир хатыны. Аңа Хәбирдән  башка беркем дә кирәкми. Ул инде иреннән, ике сөекле баласыннан башка тормышын күз алдына китерә алмый.  Ә  хатасын соң аңлаган апасы, килеп, тормышын бозарга теләгәндәй йөри.  Хәбирнең  генә ни уйлаганын белеп булмый. Шул мыштымлыгы  белән үзәкләренә үтә генә бит хатынының...
      ...Тышта тәмәке тартып утырган ирен көтеп уйланып ята торгач йоклап киткән Рауза йокы аралаш,   янына иренең килеп ятканын тойды да, аңа  табан аркасы белән сыеныбрак ятты.   Иренең ишек алдында утырганы бу юлы Раузага шундый озак күренде. Көтә торгач, йоклап та киткән. Вакыт  күпме икән? Раузаның  хәтеренә  кинәт Миңниса килгәне исенә төште. Әллә килмәдеме, төшендә генә күрдеме? Юк, төшендә түгел икән. Хәбир, хатынының өстендәге  юрганны  көйләп яба-яба: “Тынычлан, Рауза. Мин бая  Миңнисага әйтәсемне әйттем. Килсәң, туган булып кил,  башкача безнең тынычлыкны бозып йөрмә, дидем. Синнән башка миңа беркем дә кирәкми, хатыным”.    Иренә тагын да ныграк сыенып яткан Рауза, мыш-мыш килеп йоклаган балаларын тыңлый-тыңлый  изрәп киткәндә, тәрәзәдән  аның тыныч  йөзенә якты таң нурлары  үрләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Физэлиянен тормышны торле яктан тасвирлап фэхем бируче хикэялэре очен бик зур рэхмэт сезгэ "Соембикэ" кызлары. Молодцы - Сез булдырасыз!!!

    Хәзер укыйлар