Бу әби белән сөйләшеп утыру бик кызык. 87 яшь аңа. Үз-үзенә гел гаҗәпләнә: «Ник тик кенә утыра белмим микән мин? – ди.– Гел берәр эш эшлисем килеп кенә тора». Яшьлегендә эшләп күрсәткән дә соң ул. Тегү фабрикасына барып кергән көнне үк нормасын арттырып үтәгән! Әллә гел аяклы машина педаленә баса-баса эшләгәнгә, аяклар йөрмәү кебек касәфәтне белми.