Логотип
Проза

Җирәнчәч

Укучыларымны кайтарып җибәреп, соңгы дәрестә яздырып алган иҗади эшләрен тикшереп утыра идем, кесә телефонымның шалтыравын ишетеп, сумкама үрелдем. Экранда таныш түгел номер. Билгесез номерларны, гадәттә, җавапсыз калдырсам да, бу юлы алай итмәдем. Шалтыратучының кем икәнлеген ачыкларга теләп, телефонның яшел төймәсенә бастым:
— Алло, Айсылумы бу?– дип эндәште бер ир заты. Шалтыратучының тавышы таныш та, таныш түгел дә кебек, шуңа сагаеп калдым.
– Әллә начар ишетеләме? – дип дәвам итте ул. “Мине бу белеп шалтырата инде. Кем икән? Тавышы да ягымлы гына тоела”, – дигән уй йөгереп үтте шулчак баштан. Шуңа да:
– Әйе, тыңлыйм, – дип җавап бирүдән башка чарам калмады.
– Айсылу, мин бит бу, Алмаз, сыйныфташың. Таныдыңмы? – дип тезеп алып китте шалтыратучы.
Мин бер мәл өнсез калдым. Таныдым тавышын, нишләп танымыйм, ди инде. Унбер ел буена бергә укыган сыйныфташ егетне дә танымаска. Телемне чак әйләндереп:
- Әйе, таныдым, – дип җавап бирдем.
– Әллә элемтә начар инде? Син бик начар ишетеләсең? – диде Алмаз.
- Ә мин сине бик әйбәт ишетәм, – дип, тагын теләр-теләмәс кенә җавап бирдем аңа.
- Номерны каян тапты икән бу, дип аптырый күрмә, яме. Өегезгә шалтыратып белештем. Айсылу! Сине сыйныфташлар белән очрашуга чакырып шалтыратуым иде. Бу җәйдә мәктәпне тәмамлауга унбиш ел була бит. Син дә киләләсеңме? – дип сорады Алмаз.
“Ә” дә диялмәдем, “җә” дә диялмәдем. Шулай да “Ярар, уйлап карармын. Вакытын алдан хәбәр итәрсең”, – дип әйтергә өлгердем бугай.
Телефоннан килгән өзек-өзек тавыш мине гүя айнытып җибәрде. «Тукта, Алмазның тавышын ишетүгә нигә каушап калдым соң әле мин? Әллә теге чакны хушлашу кичәсендә хәтерне калдырганы өчен юньле-башлы сөйләшергә теләмәдемме? Әллә башка сәбәптән тел көрмәкләндеме?” – кебек сораулар бер-бер артлы миемне ярып үттеләр.
Хәтерне нык кына калдырган иде шул Алмаз ул чакта, ничәмә төн рәттән күз яшьләрен түктергән иде. “Еллар үткән саен бар да онытылды бит инде. Нигә хәтер сандыгына бикләп куелган хәтирәләрне киредән яңартырга?” – дип, акылым шунда ук икенче яктан йодрык төйнәп алды. “Кемгәдер үпкәләп, ачу саклап йөрүдән миңа файдамы да, башкагамы? Яшь чакта, юләр чакта хаталы гамәлләр кылына, җиде кат уйланылмаган сүзләр әйтелә инде ул. Әнә бит хәзер бер дә “җирәнчәч”, – дип үчекләми, «Айсылу”, дип ягымлы гына эндәшә. Ул вакыттагы кебек унҗиде яшь түгел, утыз ике бит инде безгә! Һәркайсыбызның үз юлы сайланган, максатлар билгеләнгән, азмы-күпме эшләр эшләнгән” – дигән уйлар йөгереп үтте баштан.
Шулай уйлап, мин башлаган эшемне дәвам итәргә булдым. Тик, уйларымны дәфтәр тикшерүгә юнәлтергә күпме генә тырышсам да, соңгы кыңгырау кичәсендә булган күңелсез хәл белән бәйле хатирәләр арытаба эшемне дәвам итәргә ирек бирмәде. Җитмәсә, тәрәзә аша үтеп кергән май кояшы: «Утырма инде шушында, чык тизрәк урамга. Җылы сулышым белән иркәләрмен үзеңне», дигәндәй тышка чакыра.
Дәфтәрләрнең тикшерелмәгәннәрен пакетыма салдым да, тиз-тиз генә киенеп урамга чыктым. Тулай торак белән мәктәп арасы җәяүләп ун минутлык кына юл. Күкрәгемне тутырып язгы май һавасын суладым да, салмак кына атлап кайтыр якка кузгалдым.

***
Кайбер кешегә Ходай Тәгалә барын да берьюлы өеп бирә: зифа буй-сынын да, чибәрлеген дә, сәләтен дә. Мин генә, нишләптер, андый бәхеттән мәхрүм калганмын. Йөз-кыяфәтем дә, килеш-килбәтем дә ташка үлчимлек кенә. Җәлпәк борын, кысык күзләр, җирән чәч, кыска буй – булса да тик миндәгенәдер. Көн тудымы, әни белән әти, сүз куешкандай: “И, минем матурым, и, минем акыллым”, – дип аркадан сөйгән булалар. Сизеп торам, минем күңел булсын өчен генә шулай диләр алар. Матур син дигәнгә генә матур булып булса икән ул! Хәер, энәле булса да, керпе дә бит әнә баласын “йомшагым”, – дип сөя, ди. Үз балалары булгач, әни белән әтигә, бәлки, матур булып күренәмдер дә. Көзге генә нәкъ киресен сөйли шул. Аңа караган саен: “Их, әнекәччәем, карыныңда яткан чагымда “Матур булсын бу бала” дип, никләр теләмәдең?” – дип уфтанам. Көмәнле чагында әни бу хакта уйламагандыр инде, күрәсең. Югыйсә, бу кадәр дә сөйкемсез җан булып яралмас идем.

Шул ямьсезлегем аркасында туганнан башлап күпме кимсенү кичергәнмендер. Тигәнәк төсле ябышып калган бер түгел, мең кушаматым бар минем. Балачакта, исемем белән дәшкән кеше дә юк, урамга чыккан саен: «Әй, җәлпәк борын, кысык күз, җирәнчәч, кәтүк»,- дип үчекләп җанга тияләр иде. Ходай Тәгалә шундый итеп яратканга әйтерсең лә мин гаепле. Исемемне дә бит ичмасам гадине генә сайламаганнар, “Айсылу” дип кушканнар. Кай җирем ай да, кай җирем сылу инде минем? Регинадыр, Алинадыр кебек мәгънәсе билгесез берәр исем кушсалар, ни булгандыр.
Матур булмаганга күрәдер инде, югары сыйныфларда укыганда минем белән бер генә егетнең дә дуслашасы килмәде. Йөзгә-биткә сөйкемле сыйныфташ кызларның егетләр белән чыркылдашуларын күргән саен йөрәк өзелә иде.

Бүгенгедәй хәтеремдә, соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерлек бара иде. Мәктәпне дүрт кыз һәм дүрт егет тәмамлыйбыз. Күңелдә берчә сагыш, берчә горурлык хисләре бөтерелә. «Хушлашу вальсы» әйләнгәндә ничек яхшы булачак. Берегез дә парсыз калмаячак”, – диде бер көнне сыйныф җитәкчесе безгә карап. Шунда арабыздагы иң ачы телле егетләрнең берсе Айнур ярымпышылдап, ярыммыскылап:
– Җирәнчәч белән кем вальс әйләнер икән? – дип әйтеп салмасынмы.
Алия Харисовна бу сүзләрне ишетмәмешкә салышты. Минем исә гарьләнүдән күзләргә яшь бөртекләре бәреп чыкты. Аларны кул сырты белән сыпырып алдым да, кычкырып елап җибәрүдән чак тыелып, сыйныфтан чыгып киттем. Тынычлангач, кире кердем. Керә-керүгә Айнур янә теле белән «чагып» алды:
- Җирәнчәчне Алмаз белән биетәбез, – диде ул хихылдап.
- Мин аның белән вальс әйләнмим. Минем Гөлнур белән биисем килә, – дип, әйтеп салмасынмы Алмаз!
Өстемә бер чиләк салкын су койдылармыни! Унбер ел буена бергә укыган иптәшләремнән мондый мыскыллау сүзләре ишетермен дип һич уйламаган идем. Күңелем нык кителсә дә, күз яшьләремне күрсәтмәдем. Шул мизгелдә баштан: “Бөтен мәктәп каршында Алмаз тәк тә кыен хәлгә калдырмас. Ни дисәң дә, без бит сыйныфташлар”, – дигән уй ялтлап үткәндәй булды.
Тик уйлаган уйларым юш килмәде. “Хушлашу вальсы” агыла башлауга сыйныфташым, үч иткәндәй, Алия Харисовнаның каршысына барып басты. Сыйныф җитәкчесе, Алмазга ачулы карашын ташлады да, теләр-теләмәс кенә артыннан иярде. Инде елап җибәрәм дигәндә, физкультура укытучысы Илгиз Гайниевичның каршыма атлавын күреп, тыелып калдым. «Айсылу, әйдә вальс әйләнәбез”, – дип, ул мине җай гына биергә алып төшеп китте.

Бу хәлдән соң һәр иртәдә: “И, Ходаем, дөньяда ялгызымны гына калдырмасаң, үзем кебек берәр “бүсер сурәте” белән булса да парлаштырсаң ярар иде”, – дип тели башладым. Моңсуланып йөрүемне әни дә сизеп-аңлап тора. Теге чакны соңгы кыңгырау бәйрәмендәге хәлләрне үз күзләре белән күрде ич. Җае туры килдеме: “И, кызым, сиңа дигәне табылыр әле. Мин әйтте диярсең, бер дигән егет карар үзеңә. Күңелең матур бит синең. Бу дөньяда якты һәм матур күңелле кешеләр сирәк ул”, – дип юаткан була. Әле дә әти-әни бар инде күңелне үсендерергә. Алар булмаса, бу дөньяда серләремне кемгә сөйләр идем дә, шатлыгымны кемнәр белән бүлешер идем?
Кичләрен йоклап китә алмый борсаланып яткан чакларда “Нәрсә соң ул матурлык?”- дигән сорауны үз-үземә еш бирәм. Матурлык, әни әйтмешли, кешенең күңелендә булырга тиештер, минемчә. Күңеле матур кешенең йөзе дә якты, уйлаган уйлары да чиста-пакъ була бит. Матурлыкны, бәлки, кемдер йөз-кыяфәтнең чирбәрлегенә, килешле буй-сынга кайтарып калдырадыр. Килешәм, болай уйлаучыларда да хаклык бар. Тик йөз чибәрлеге генә матурлык төшенчәсенең бөтен асыл сыйфатларын да ачып сала ала микән? Минемчә, матурлык ике төргә бүленә: тышкыга һәм эчкегә. Тышкысы йөз-кыяфәтнең чибәрлегенә генә кайтып калса, эчке матурлыкның мәгънәсе тагын да киңрәк һәм тирәнрәк. Тышкы һәм эчке матурлык тәңгәл килгәндә генә кеше бар яктан да камил шәхес була аладыр ул.

***
Вакыт дигәнең аккан су белән бер, «һә» дигәнче үтә дә китә икән. Алмаз белән сөйләшүдән соң бер ай чамасы вакыт узган иде бугай. Экранда янә аның номеры калкып чыкты:
- Сәлам, сыйныфташ, таныдыңмы? – дип сүз башлады ул.
- Таныдым инде, шалтыручылар исемлегендә син хәзер беренче булып торасың, – дип тыныч кына җавап бирдем аңа.
- Икенче атнага сабантуй икәнлеген онытмагансыңдыр бит. Авылныкыннан соң, барыбыз да җыелып Агыйдел буена төшеп китәбез, диде Алмаз «юк», – дип әйтергә урын калдырмаслык итеп.
“Ялгыз кешенең нинди планы булсын инде?” – дип әйтмәкче булган идем дә, тыелып калдым:
- Барырга уйлап тора идем, – дип җавапладым.
- Алайса, Сабантуй яланында очрашканчыга кадәр, – дип, саубуллашып, трубкасын куйды Алмаз.

Шәһәрдә яшәү һәм эшләү сәбәпле, сыйныфташлар белән юньләп күрешкән дә юк. Сигезебездән беребез дә авылда калмадык. Алмаз - Мәскәүнең үзендә үк эшли, эшкуарлык белән шөгыльләнә, диләр. Айнур белән Гөлнур – Чаллыга, Илнар белән Рәсим район үзәгенә урнаштылар. Сөмбел белән Айгүзәлне чит районнарга кияүгә алып киттеләр. Алмаз белән миннән башкалар барысы да гаиләлеләр. Һәркайсы берешәр-икешәр бала үстерә. Әни теге чакта: «Сиңа дигәне табылыр әле» - дисә дә, һаман үз парымны очрата алганым юк. Мәктәп белән тулай торак арасын таптап уза гомер. Юк, тулай торакта гына бикләнеп утырмыйм мин. Кайбер чакларда бүлмәдәш кыз белән татар концертларына баргалыйм. Ничәмә тапкыр концертка барып, юри генә булса да ялгызы гына килгән егетне очратканым булмады. Үткер кызлар яхшы егетләрне яшь чакларында ук сайлап алып бетерәләр, диюләре дөрестер, күрәсең.

***
Иртәгә сабантуй дигән көнне шәһәрдән авылга кайтып төштем. Әни мин кайтуга телне йотарлык тавык ашы, бер өем тәбикмәк пешереп куйган, әти мунча өлгертеп йөри. Рәхәт тә соң туган йортта. Тәбикмәк белән чәй эчеп, мунча кереп чыккан соң тәннәр язылып, сулышлар иркенәеп киткәндәй булды. Әни җәйгән йомшак түшәккә менеп яту белән изрәп йоклап та киткәнмен. Йокыдан уянганда кояш кыздыра башлаган иде инде.
- Бигрәк тәмле итеп йоклый идең, бәбкәм. Шуңа иртән-иртүк уятырга кыймадым. Сабантуй башлангандыр инде, тамак ялгап ал да менеп китәрсең, – диде әни.
Йомшак түшәк җылысыннан аерылырга теләмичә, бераз киерелеп-сузылып алдым да, торып утырдым. Аннары тышка юынырга чыгып киттем. Кәеф шәп, күңел күтәренке. Җитмәсә, гомер булмаганны, матур төш керде бүген – тау башына менеп пар күгәрченнәр очырып йөрдем.
Тиз-тиз генә тамак ялгап алдым да, тау башында гөрләгән сабантуй яланына менеп киттем. Тауга күтәрелеп кенә килә идем әле, кызу-кызу адымнар белән миңа таба килүчене шәйләп, туктап калдым. Кем соң бу? Бәй, Алмаз түгелме соң? Кара син аны, ничек калынаеп киткән. Мәскәү килешкән үзенә. Алмазны күргәч, башка килгән тәүге уй шул булды. Агыйдел суыдай яшькелт-соры күзләре, кызларныкыдай нечкә иреннәре, дулкынланыбрак торган коңгырт чәчләре, май кояшы кебек елмаюы гына үзгәрмәгән.
– Кара әле, танырлык та түгел үзеңне. Син бит, Айсылу, тагын да матурланып киткәнсең, – дигәч, “Нәрсә, бу мине үчеклиме, әллә чынлап әйтәме?” – дип уйлап, сагаеп калдым.
- Урамда күрсәм, билләһи, танымас идем үзеңне. Бер кашык суга салып йотарлык булгансың син. Хәер, укытучы кеше шулай матур булырга, үзен карап кына йөртергә тиеш инде ул. Безнең Алия Харисовна да шундый иде бит, – дип, минем “матурлык”ка мәдхия җырлавын дәвам итте Алмаз.
Кем кем, ә Алмаз белән күрешүне болай итеп күз алдына да китермәгән идем. Май кояшымыни, әллә каян балкып тора. Әйтерсең лә теге чакны кыз күңелен бөтенләй рәнҗетмәгән дә, мине кеше алдында мәсхәрәгә калдырмаган. “Уф, яшең барган саен бигрәк бөтен нәрсәне энә күзеннән үткәрергә өйрәнеп киттең әле. Күрмисеңмени, сыйныфташың сине ничек якын итеп тора. Шул җитмимени сиңа, тинтәккә” – дип, күңелгә килгән килделе-киттеле уйларымны куып җибәрергә тырыштым.
Алмаз мине ялан читендә үсеп утыручы кушкаенга таба алып китте.
- Сыйныфташларның барысы да җыелып бетте. Сабантуй беткәнне көтеп тормыйк, хәзер үк Агыйдел буена төшеп китик, диләр. Син каршы түгелдер бит, Айсылу? – дип сорады ул, күзләремә туп-туры карап.
Егетнең карашыннан тән куырылып киткәндәй булды. Гап-гади генә сорау бирде, югыйсә.
- Башкалар фикеренә мин дә кушылырмын инде, – дидем, килешүемне белдереп.
Сыйныфташлар белән якын туганнар кебек күрештек. Барысы да сагындырган икән. Гөлнур белән Айгүзәл бәбидән соң нык кына тазарып киткәннәр. Сөмбелнең гәүдәсе исә үзгәреп тә карамаган: мәктәптә укыгандагы кебек зифа буйлы килеш калган. Егетләр турында сөйләп тә торасы түгел, әллә хатыннары пешергән ризыклар килешкән, әллә эчкән сулары, барысы да Алмаз кебек калынаеп беткән. Очрашуга һәркем үз пары белән килгән, балаларын гына алмаганнар. Сыйныфташларның һәркайсының мине якын итеп торуын күрүгә үземнең дә күңелгә рәхәт булып китте. Күңелдә йөргән кимсенү тойгысы да үзеннән-үзе эреп юкка чыккандай булды. Хәтта кеше кырында кыен хәлгә калдырган Алмазга да тырнак очы кадәр дә үпкәм калмады.
Миннән башкаларның барысының да үз транспорты бар иде. Азык-төлекне мин килгәнче үк алып куйганнар, һәркем, үз машинасына утырып, Агыйдел буена юлланды. “Мин кемгә утырып төшим икән?”- дип аптырап торганда Алмаз: «Айсылу сине үзем алып барам» – дип, җиңелчә генә иңнәремә килеп кагылды һәм җитәкләп алып машинасы янына алып китте.
Шухры-мухры түгел, елкылдап торган “Джип”та гына җилдерә икән егетебез. “Кара әле, мәктәптә уртача гына укып йөри иде. Чит ил машинасы ук алып утырган. Төшемле урында эшлидер, мөгаен”, – дип уйлап куйдым, сыйныфташымның “тимер аты”на карап. Кайда эшләве, тормыш-яшәеше турында төпченергә генә кыймадым. Кирәк дип тапса, табында утырганда үзе сөйләр әле, дип уйладым. Өйгә кереп өстемне алыштырып, әни пешергән ит бәлешен алдым да, йөгерә-атлый капка төбендә мине көтеп утыручы Алмаз янына чыгып киттем.
Агыйдел елгасының текә яр буенда урнашкан аланлыкка барып җитү белән егетләр учак ягып җибәрде, без, кызлар, өстәл кору эшенә тотындык. Сыйныфташ кызлар тәмле-тәмле пирүкләр-бәлешләр пешереп, әллә ничә төрле кабымлыклар әзерләп алып килгәннәр. Һәркем үзе әзерләп алып килгән сый-нигъмәтен тезеп салгач, аларга кибеттән сатып алынганнары да кушылгач, өстәл тагын да матурланып китте.

Ул арада уха да пешеп чыкты. Айнурның абыйсы кичә балыкка барган, күчтәнәчкә дип җибәргән икән. Иң элек балык шулпасыннан авыз иттек. Бераздан торба да пешеп җитте. Табигать кочагында ризык икеләтә тәмле була, һәркайсыбыз табынга тезелгән аш-суны яратып ашадык. Ашап-эчеп алганнан соң, тост әйтүләр башланды. Иң тәүдә шушы чараны оештыручы Алмаз сүз алды:
– Сыйныфташларым! Сезнең белән очрашуга Мәскәүнең үзеннән үк очар коштай талпынып кайттым. Сезнең һәркайсыгыз белән күрешүемә шатмын. Иң мөһиме – барыбыз да исән-сауларбыз. Җир йөзендә яшәүдән, сау-сәламәт булудан да кыйммәтрәк нәрсә бар бу дөньяда?
Күрәм, тормышта барыгыз да үз урыннарыгызны тапкансыз, гаиләләр коргансыз, балалар үстерәсез. Айсылу белән безгә дә, андый бәхет елмаер, Аллаһы боерса. Иртәме-соңмы без дә сезнең кебек үз тиңнәребезне очратырбыз Моңарчы эндәшми-тынмый гына ашап-эчеп утырган Рәсим моны шунда ук эләктереп алды һәм уенын-чынын бергә әйтеп тә салды:
– Соң нигә ул үзеңә тиң ярны читтән эзләргә, Алмаз? Син – өйләнмәгән, Айсылу кияүгә чыкмаган. Кавышыгыз да куегыз. Мин әйткән иде диярсез, менә дигән пар чыгачак сездән. Очрашырга тагын бер яхшы сәбәп булачак бит бу, шулаймы, сыйныфташлар? – дип әйтеп салмасынмы!
Башкаларга бу сүз җитә калды, «шулай», «шулай» диешеп, гөрләтеп кул чабып җибәрделәр. Җир тишеге булса, валлаһи, кереп китә идем шул мизгелдә. Колак яфакларыма кадәр кып-кызыл булып чыкты. “Нәрсә, тагын күмәкләшеп башымнан көләргә уйладыгызмыни?” – дип үпкәләп, табыннан торып ук китмәкче булган идем дә, уемнан кире кайттым. «Язмаганны сөйләмәле, Рәсим”, – дип, карашымны җиргә төбәдем, шул мизгелдә күз кырые белән генә Алмазга карап алырга да өлгердем.
– Дөрес фикерлисең син, Рәсим. Айсылу егет карамаслык кыз түгел, – диде ул, бу сүзләргә җавап итеп.
Алмаздан мондый җавап көтмәгән идем, арытаба вакыйгалар нинди юнәлеш алыр икән дип, карашымны җиргә төбәп утыруымны дәвам иттем. Рәхәт тә, кыен да иде миңа бу мизгелдә. Рәхәт – чөнки бу сүзләрнең ихластан әйтелгәнлеген тоям, кыен – чөнки Алмазга күтәрелеп карарга оялам.
Тукта, аның белән тәүге тапкыр телефоннан сөйләшкәннән бирле иләс-миләс килә башлады түгелме соң инде бу күңел? Шулай бугай шул, элгәре мондый халәттә йөргәнемне хәтерләмим. Әллә утыз ике яшькә кадәр егетләр белән дуслашып йөргәнем булмаганга шулай тоеламы бу, белмәссең. Үзгәрдем, нык үзгәрдем мин соңгы вакытта: хәтерем югалды, башымдагы уйларым чуалышып бетте, күңел кошым, читлегеннән очып чыгардай булып талпынып, канат кагына башлады.
– Рәсимнең әйткәннәре Аллаһы Тәгаләнең «амин» дигән чагына туры килсен, дип, әйдәгез монау чокырларны күтәреп куйыйк, – дигән сүзләр татлы уйларымнан арындырып җибәрде.
Чокырлар бушагач, мине кыен хәлдән коткарырга теләптерме, Алмаз барыбызны да күмәк уенга чакырды. Уен уйнап, торбадан соң шашлык кыздырып, су кереп, көннең кичкә авышканлыгын сизми дә калганбыз.
“Инде кайтырга да вакыт җиткәндер”, дип уйлап кына куйган идем, шулчак кемнеңдер машинасыннан “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә яңгыраган “Хушлашу вальсы” көе агыла башлады:
Әйләнәбез парланышып,
Балачакның соңгы вальсы.
Бергә узган шул вакытлар
Күңелләрдә мәңге калсын

Таныш көйне ишетеп, тертләп үк киттем. Унбиш ел элек булган вакыйгалар чылбыры йөгерешеп күз алдымнан үтте. Күзләремә ачы яшь бөртекләре килеп тыгылды. Ул арада сыйныфташлар һәркайсы үз парын алып биергә төшеп китте. Шунда берәүнең сак кына яурыныма кулын салганлыгын тоеп, сискәнеп киттем. Яныма Алмаз килеп баскан икән.
– Айсылу, парлашып биибезме? – диде ул җиңелчә генә мине үзенә тартып. “Мин синең белән биимим”, – дип авызымны турсайтасым килсә дә, аякларым үзеннән-үзе аның артыннан атлады. Аклан уртасына чыгып басып, кулларымны аның киң җилкәсенә салуга Алмаз “җирәнчәчем” – дип мине күкрәгенә кысты. Муеныма аның җылы тыны килеп бәрелде. Чытырдатып күзләремне йомдым. Аннары күтәрелеп Алмазга карадым. Аның миңа төбәлгән яшькелт-соры күзләреннән оялып, тиз генә карашымны читкә бордым. Шунда бу көйнең Алмазның машинасыннан агылганлыгын шәйләп алдым һәм үзалдыма елмаеп куйдым. Үзем исә егетнең киң күкрәгенә тагын да ныграк сыендым. Бу мизгелдә талгын гына агылган «Хушлашу вальсы» йөрәктән-йөрәккә күпер салырга өлгергән иде инде.

***
Парлы биюдән соң сыйныфташлар кайту ягын хәстәрли башладылар. Алмаз: «Әйдә тагын аз гына утырыйк инде, бергә-бергә күңелле бит” – дип, сыйныфташларны калырга үгетләп караса да, «Өйдә балалар көтеп тора, әнкәйләр дә борчыла башлаганнардыр, болай да көн озынына Агыйдел буенда яттык» – дип тегеләр сүз куешкандай тиз-тиз генә кайтып китү ягын карадылар. Агыйдел буенында Алмаз янында каласым килсә дә, мин дә сабакташларым белән беррәттән кайтырга җыендым. Парлы биюдән соң «Алмазга утырып кайтмаска» – дигән карарга килгән идем. Шуңа да:
– Мине дә үзегез белән алып кайта алмассызмы икән? – дип, аның үзенә генә ишетелерлек итеп Гөлнур сыйныфташыма эндәштем.
– Әллә синең күзләрең томанланган инде, сабакташ? Югыйсә, Алмазның үзеңә күзе төшкәнлеген күрми калмас идең. Әллә күреп, шулай кыланган буласыңмы? Исәр булма, тәкәбберләнмә, сөю кошы менә-менә күңелеңә очып керәм дип торганда, кулыңнан ычкындыра күрмә. Булса – бүген кавышып калачаксыз, булмаса – икегез ике якта ялгыз кошлардай каңгыраячаксыз, – дип колагыма пышылдады.
– Уңайсыз бит әле, – дигән булдым җавапсыз калмас өчен генә. Үзем исә Алмазны күргәннән бирле вакыйгаларның нәкъ Гөлнур әйткәнчә борылыш аласын күңелдән генә көтеп йөри башлаган идем инде.
Гөлнур дөрес әйтә, тәкәбберлек бар инде миндә. Үземә гел зыянга гына эшли торган тәккәбберлек ул, югыйсә. Бүген менә холкымдагы шул сыйфатны аяк астына салып таптарга кушалар. Бара алырмынмы бу адымга? Сөю кошын тотып кала алырмынмы? Хәер, нигә вакыйгаларны ашыктырырга? Барсын бар да үз җае белән, – дип уйлап, учак сүндереп йөрүче Алмаз янына килеп бастым.
– Без дә кайтабызмы? – дип сорадым, бер-бер артлы кайтыр якка кузгалыша башлаган машиналарга ымлап.
– Ашыгасыңмыни? – дип сорады Алмаз вакытны сузарга теләгәндәй.
– Юк, ашыкмыйм. Ашыгып барырдай җирем юк алай, – дип иңнәремне сикертеп җавап бирдем аңа.
– Ашыкмагач, әйдә Агыйдел буенда бераз сөйләшеп утырыйк. Ни дисәң дә унбиш ел аз вакыт түгел. Кемгәдер серләреңне сөйләгәч, күңелләр бушанып кала бит ул.
– Ярый алай булгач, син әйткәнчә булсын әйдә, – дидем, ризалашуымны белдереп.
Шулчак Агыйдел өстен яңгыратып ак пароход кычкыртып җибәрде.
– Әйдә пароходка сәлам биреп калабыз. Ул да безне күреп кычкырта бугай, – дип йөгерә-атлый текә яр буена килеп бастык.
Ниндидер бәйрәм үткәрәләр, ахрысы, пароход палубасы шау-гөр килеп тора. Җырлыйлар, бииләр, күңел ачалар. Парлашып Агыйдел ярын күзәтеп баручылар да бар.
Пароходның безнең турыдан салмак кына узып киткәнен икебез дә эндәшми-тынмый гына күзәтеп тордык. Тынлыкны Алмаз бозды:
- Ямьле дә соң үзебезнең Агыйдел буйлары! Шушында кайтып күкрәкне тутырып бер сулыш алсам, Агыйделдә тансыгым басылганчы су коенсам, тәнгә еллык энергия запасы кереп тулгандай хис итәм үземне. Шуңа да һәрвакытта да ялымны җәйге чорга туры китереп алырга тырышам. Айсылу, син дә җәйге каникул чорында өйдә ятасыңдыр бит. Мин кайткан вакытларда нишләп бер дә урамда күренмәдең ул? – дип кисәк кенә сорап куйды Алмаз.
– Мин бит “Алмазга күреним әле”, – дип урам буйлап чабулап йөрмим. Өйдә генә утырам, – дип төрттеребрәк җавап бирдем аңа.
Ул “Алай икән” дигән мәгънәдә баш кагып куйды да, миңа якын килебрәк:
– Әнә, күрәсеңме анау утрауны, – дип, Агыйдел елгасының уң ягында урнашкан комлыкка төртеп күрсәтте.
– Күрәм, – дидем, утрауга таба карашымны борып.
– Беләсеңме аның ничек аталганлыгын? – дип, миннән сорау алуын дәвам итте егет. Шушында туып-үссәм дә, утрауның ничек аталганлыгын белми идем, шуңа “юк” – дип иңсәләремне сикертеп куюдан уза алмадым.
– Мәхәббәт утравы ул, – диде егет белдекле кыяфәт чыгарып.
– Нигә шулай аталган инде ул? – дип кызыксынып сорау бирдем аңа.
– Менә монысын ук белмим инде, Айсылу, – дип җавап бирде ул, бу хакта нигә сүз кузгаттым инде, дигәндәй.
– Алмаз бирәк серле күренәсең әле син бүген.
– Серле дип, серле дә түгел инде, – дип, кыер-кыймас кына җавап бирде Алмаз.
Сизеп-күреп торам: аның миңа нидер сөйләсе килә. Тик башлап китә алмый гына интегә.
– Утыз ике яшемә җитеп кызлар кулы да тотып караганым юк, дия генә күрмә, барыбер ышанмыйм, – дидем аңа сөйләр сүзен башлап китәргә җай биреп.
– Дөрес әйтәсең, кызлар кулы тотып карамаган егет түгел инде мин, – дип
килеште Алмаз.
– Шуннан, ниндирәк егет инде син? Сөйлә, давай, ялындырма. Мәктәптә укыганда бер мондый түгел идең ич. Бер сөйли башласаң, туктата алмый интегә идек, – дип, шаяртып алдым аны.
– Сөйләгәч сөйлим инде, Айсылу. Тик минем хикәятемнән соң синең бер генә минутка да минем янда каласың килмәс, дип кенә куркам шул.
– Нинди куркак куян булдың соң әле син, Алмаз? Куркам да, куркам дисең. Сөйлә башта, аннан карарбыз. Барыбер синсез кайтып китә алмыйм бит инде мин. Караңгы төндә урман эченнән ялгызым атларга әллә мине кушйөрәкле дип беләсеңме? – дидем шаяртып.
Ул “Кайсы урыннан сөйли башларга соң әле?” – дигәндәй бераз тын утырды да, башлап китте:
– Бәлки, ишеткәнсеңдер, Мәскәүдә мин зур гына фирманы җитәклим. Эшем, алла шөкер, көйле бара, клиентлар ышанычлы, бизнесым тотрыклы. Күңелнең матди тансыгын басардай бар да бар миндә. Тик менә монда гына бушлык хөкем сөрә, – диде ул йөрәк турысына төртеп күрсәтеп.
Күңелен бушатырга җыенган кешене артык сораулар биреп бимазалыйсым килмәде. Күрәм, бик үк ачылып китәсе килми егетнең. Шул ук вакытта күңелен бушатасы да килә.
– Ялгыз кеше өчен беләсеме иң авыры нәрсә, Айсылу?
– Юк, белмим, - дип җавап бирдем аңа, үзем исә тиз генә “Мин дә ялгыз бит. Чыннан да, нәрсә соң әле иң авыры?” – дип уйлап алдым. “Озын кичләрне бер ялгызың үткәрүдер, мөгаен” – дип үз-үземә җавап бирүем булды, Алмаз минем уйларны укыгандай:
– Озын кичләрдә берялгызың калу, – дип сүзен дәвам итте. – Шундый чакларда күзгә яшьләр килә минем. Егетләр еламый, дигән булалар да ул. Еламый димени, күңел кемдә дә бер бит инде ул. Күңел йомшарган чакларда: «Эштән кайтуга хатыным йөгереп чыгып каршы алса, тәмле ашлары белән сыйласа, балаларым “әти” дип, муеныма килеп сарылсалар, мин нинди бәхетле булыр идем!» – дип уйлап куям. Чынлап әйтәм, элек бу хакта уйлап та караган юк иде. Утызны узгач күңелгә шушындыйрак уйлар керә башлады. Җитмәсә, әнкәй ялга кайткан саен: “Өйлән, давай, әнә, сабакташларың икешәр-өчәр бала үстерә. Оныклар сөялмичә дә үлеп китәм ләбаса”, – дип теңкәне корыта. “Әнә, Айсылу ялгыз йөри дә, син”, – ди.
Егетнең бу сүзләре миңа корт чаккандай тәэсир итте:
– Әнкәң кушканга мине сабакташлар белән очрашуга чакырырга булдыңмы? – дип, егетне бүлдереп сорау бирдем.
– Юк инде, нишләп аңа булсын. Монысын ук сөйләмәм дигән идем дә, тәки сөйләтәсең инде, – диде дә егет, бераз тын торганнан соң дәвам итте:
– Әйткән идем бит кичләрне ялгыз үткәрү кыен иде, дип. Эшкә баргач, дус дип санап йөргән бер хезмәттәш егеткә сүз уңаеннан гына шул хакта ычкындырдым. Тегеңә җитә калган бу сүзләр.

Икенче көнне туган көнем иде. Иртән-иртүк кабинетыма килеп кереп: “Мин сиңа нык шәп туган көн бүләге әзерләдем. Кафега-фәләнгә чакырам дип, авызыңны да ачма, дус кызым белән өйеңә киләбез. Әзерләнеп көтеп тор”, – дип, борылып чыгып китте. Табын әзерләтү проблема түгел хәзер. Тиешле оешмага шалтыратсаң, җаның ни тели, шуны өйеңә үк китереп бирәләр. Мин дә шулай иттем. Кичке сәгать җидегә бәйрәм табын әзер, мин кунакларымны көтеп басып тора идем инде.
Хезмәттәшем бик төгәл кеше минем. Җиде тулу белән ишектә кыңгырау тавышы ишетелде. Ишекне барып ачсам, ни күрим, икәү генә түгел, өчәү килгәннәр болар. Үзләре белән миңа таныш булмаган бер кызны да иярткәннәр:
– Алмаз, син, берүк, ачуланма инде. Анжела янына ахирәте кунакка килгән булган. Аны да үзебез белән иярттек инде, – дип, гаепле кешедәй миңа карады Алмаз. Шунда мин күрерлек итеп кенә сул күзен кысып та алды. “Миңа кыз димләргә җыена түгелме соң, бу Артем?” – дигән уй йөгереп үтте баштан. Шулай да үземне тиз кулга алырга өлгердем:
- Әйдәгез, үтегез, – дип кунакларга дәштем.
– Наташа, – дип, таныш түгел кыз күрешергә кулын сузгач, егылып китә яздым. Ике тамчы су кебек сиңа охшаган иде ул Айсылу. Килеш-килбәте, буй-сыны, йөз чалымнары, җитмәсә, чәчләре дә нәкъ синеке төсле җирән иде. Йөрәгем тотамы, дип торам. Үзем аңа карап катканмын, үзем: “Кит, дивана, әллә юләрләндеңме? Нишләп Айсылу булсын ул”, - дип уйланам. Каушадым да төштем, шулай да кызның йөзенә тагы бер кат текәлебрәк карарга батырчылык иттем. Бары шунда гына борын очында миңе барлыгын да, күзләренең төсенең дә синеке кебек яшькелт түгел, зәңгәр икәнлеген, буеның да кыскарак булуын чамалап өлгердем.

Табынга утыргач, Наташа, тәлинкәмә әле салат салган, әле икралы кабымлык куйган булып, үзенчә мине хәстәрләргә тырышты. Кызның ничек тә миңа ярарга тырышуы әллә каян күренеп торды. Шуның белән үзенннән биздерде дә куйды ул. Чебен кебек артык күзгә кереп барган кешене яратмыйм мин. Кызларның да әрсезләренә түгел, тыйнакларына өстенлек бирәм.
Үзем ипләп кенә таныш булмаган кызга күз салам, үзем: “Ярты сәгать саен тәмәке тарткан, ирләр кебек шәраб чөмергән кыз белән чәчемне чәчкә бәйлимме соң, Аллам сакласын. Чуртыма да кирәк түгел бу марҗа миңа. Тыйнак, әдәпле, оялчан булулары белән аерылып торучы үзебезнең татар кызларына җитәме соң! Өйләнсәм дә, тик үз динемдәге кызга гына өйләнәм!” – дип уйланам. Бер сүз белән әйткәндә, күңелемә хуш килмәде минем туган көн бүләге. Бер-ике сәгать вакыт үтүгә, “Кайчан кайтып китәрләр инде болар?” – дип утыра башладым. Ә алар, үч иткәндәй кайтып китмиләләр дә, китмиләр: юк-бар сүз сөйләп, ашап-эчеп утыруларын беләләр.
Кәефләнеп алгач, Наташа тагын да ныграк кыюлана башлады. Әле алдыма менеп утыра, әле чытыкланып битемнән үбеп китә. Кунак булганга гына тешемне кысып түзеп утырдым инде. Кунак булмаса, әллә кайчан ишектән борып чыгарып җибәрә идем үзен.
Сәгать унике тулгач кына кунакларым кайту турында сүз кузгата башладылар. Шунда Наташа: «Синең яныңда калырга буламы?» – дип колагыма пышылды. Кызның шәраб исе аңкып торган тыны килеп бәрелүгә күңелне җирәнүле тойгы биләп алды. Шуңа да ике дә уйлап тормыйча: “Юк”, – дип җавап бирдем. Теге авызын турсайтып, ишеккә таба атлады.
Кунаклар кайтып китү белән авылга шалтыратып синең хакта белештем. Күршем Таһир: «Айсылу шәһәрдә укытучы булып эшләп йөри. Аның кебек күркәм холыклы, матур күңелле кешене көндез чыра яндырып эзләсәң дә, таба алмыйсың», – дигәч кенә җаныма җылы йөгерде. Беләсеңме, шул көннән башлап әллә нәрсә булды миңа, Айсылу. Гел синең турыңда гына уйлап йөри башладым. “Җирән чәчләре һаман шул килеш микән, буятмадымы икән?” – дип, сине төрле кыяфәттә күз алдына китерергә тырыштым. Теге чакны “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә сине рәнҗетүем бер генә минутка да күз алдымнан китмичә җәфаландым. Яшь идем шул ул чакта, акны карадан аера белми идем. Сине тизрәк күреп сөйләшәсем, яшьлектәге шул хатам өчен гафу үтенәсем килде. Уйланып йөри торгач, сыйныфташлар белән очрашу оештырырга кирәк, дигән фикергә килдем. Шунда синнән гафу үтенергә тәк тә берәр җай чыгар, дип уйладым.
– Һәм барысы да син уйлаганча килеп чыкты, әйеме? – дип көлемсерәдем егетнең бу хикәясен тыңлагач.
Үзем исә ышанырга да, ышанмаска да белмәдем аның бу сүзләренә. Ышанмаслык та түгел шул, бер-беренә ике тамчы су кебек охшаш кешеләр Җир йөзендә юк түгел. Ялганламыйдыр Алмаз. Ялганлаган кешенең күзләре янып торучан була бит ул. Әнә бит егетнең күзләрендә һичбер андый кылану һәм чытыклану чаткылары юк. “Яшь чак – юләр чак», дип борынгылар белми әйтмәгәннәрдер. Адәм баласы бит ул да. Ә адәм баласы хаталардан хали түгел. Бүгенге дөньяда бер гөнаһасы да булмаган бәндәне бар, табып кара. Юк ул андый кеше. Без бит бу җиргә абынырга, хаталанырга һәм дөрес юл табып кабаттан торып китәр өчен килгәнбез. Тормыш юлында каршылыклар очрап тормаса, аларны җиңә белмәсәң, яшәүнең нинди кызыгы булыр иде дә, нинди яме булыр иде”, – дип уйландым эчемннән генә.
Алмаз минем хикәятем тәмам дигәндәй көрсенеп куйды да, кыюсыз гына:
– Айсылу, теге вакыттагы хатам өчен гафу итәсеңме мине? – дип сорады. Шул мизгелдә “Юк, итмим”, – дип, авызымны турсайтып торып китәсем килсә дә, Алмазның сүзләренең ихласлыгын, карашының эчкерсезлеген тоеп:
– Итәрмен инде алай бик инәлеп сорагач, – дип, керпе кебек энәләремне тырпайтып кына җавап бирдем.
– Рәхмәт сиңа, – диде ул иңбашымнан кочаклап алып.
– Нәрсә өчен рәхмәт? – дип, исем өчен генә сорадым аннан.
– Хаталарны кичерә белгәнең өчен рәхмәт, – диде ул Агыйделгә карап.
Аны кыен хәлдән коткарырга теләп:
- Синең турыңда белдек, хәзер мин үзем хакында сөйлимме соң? – дип егеткә таба борылдым.
– Үзең кара. Сөйләмәсәң дә мин синең хакта белеп торам инде. Синең әйбәтлегең йөзеңә язылган ич, – диде ул, чәчләремә җылы тынын өреп. Аның тыны чәчләремә килеп кагылуга әллә ничек тән куырылып киткәндәй булды. Алмаз менә-менә «җирәнчәч», - дип үчекләр кебек тоелды. Алмаз исә минем янга тагын да якынрак күчеп утырып, авызын колагым турысынарак куеп, “җирәнчәчем”, - дип пышылдады. Мин, бәхеттән башым әйләнә башлавын тоеп, күзләремне йомдым. Үзем җаным-тәнем белән шушы мизгелнең тагын да озаккарак сузылуын теләдем.

***

Агыйдел әкрен генә дулкыннарын ярга кага. Биткә дымлы җылы җил килеп бәрелә. Елга өстеннән ак томан күтәрелә. Анда-санда акчарлаклар кычкырган тавышлар ишетелә. Аларга чекерткәләр җыры, текә яр хуҗалары – имәннәр шавы кушыла. Бар дөньямны онытып Агыйдел буеның кабатланмас табигатенә сокланып утырганда, парлап кычкырган акчарлаклар тавышын ишетеп, сискәнеп киттем. Алмаз да карашын шул якка борды.
– Кара әле, акчарлаклар, җитмәсә, парлылар. Алар шулай иртә таңда ук уяналар микәнни? – диде ул гаҗәпләнеп.
– Балаларын ашатасы булганга иртә таңнан уянганнардыр, – дидем җавапсыз калмас өчен генә.
– Юк, аңа түгел, безне сәламләргә була шулай парлап очып йөриләрдер алар, – диде Алмаз мине үзенә таба тарта биребрәк.
– Шулайдыр, – дип килештем аның белән һәм “Кайтабызмы?” – дип егеткә текәлдем.
– Кайтырбыз инде, – дип, килешеп башын кагып куйды егет.
Без Агыйделгә сокланулы караш ташладык да, кайтыр якка борылдык. Бер-ике адым атлауга икебез дә артыбызга борылып карадык. Ни күрик, акчарлаклар очуларыннан туктап, без утырган яр кырыена килеп кунганннар, үзләре мәхәббәттә аңлашкандай томшыкларын томшыкка терәгәннәр. Моны күреп, икебез дә берьюлы елмаеп җибәрдек. Ирексездән безнең дә иреннәр-иренгә үрелде. Татлы үбешү ничә минутка сузылгандыр, белмим. Агыйдел ярына күз салганда акчарлаклар парлашып очып киткәннәр иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур хикәя. Бер тында укыдым. Иҗатыгызда уңышлар телим!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур язылган, мин дэ мэктэпне бетергэн елларыма кайтып килдем)))) бэхетле, бернинди борчусыз яшь чаклар искэ тоште.... Укырга да жинел, тиз анлашыла да. Рэхмэт! Унышлар!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин сезнен хикэялэрне бер сулышта укый башладым!*сезнен очке деньягыз бик Матур жылы!рэхмэт унышлар сезгэ!*

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мина ошады. Азагы да эйбэт.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бер сулышта укып чыктым. Бик матур язылган. Бәхетле булсыннар дип кенә телисе килә.

            Хәзер укыйлар