Хикәя
Хикәя
Эче пошканда яки юлда йөргәндә тыңлый торган берничә җыры бар аның. Шуларның тезмәсен телефонына куйган. Әле дә автобуска кереп урнашу белән колагына наушникларын тыгып та алды һәм бу дөньядан аерылды да:
Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул...
Алсу Бәхтиева җырлый. Күкрәге белән күтәреп, төптән чыгарып башкара белә җырны. Кайберәүләр кебек чәрелдәми. Шуңа нәкъ аның язмасын сайлап алган. Бик сирәк җырчыларны гына тыңлый шул ул Ләйлә, тавышларында бәрхет йомшаклыгы, моң дулкыннары булганнарны гына. Һәм җырларының да мәгънәле, йөрәккә үтерлекләрен генә.
Идел диңгезгә коя...
Бу җырны да юкка сайламаган. Гомумән, һәр яратып тыңлый торганы бер истәлеккә, хатирәгә нигезләнгән шул. Менә «Зәңгәр күлмәк» – әтисенеке, шул сәбәптән кадерле. «Зәңгәр күзләр, бөдрә чәчләр, бездәйләргә пар түгел. Пар түгеллеген белсә дә, өзелеп сөя яшь күңел», дигән, исемен дә белмәгән җырны, үзенең әнисенә әтисе шаяртып җырлады дип, сөйли торган иде әнисе. «Кышкы серенада»ны туган тиешле бер апа бишек селкеткәндә җырлый иде, инде бигрәк сагышлы һәм моңлы итеп. Җизнәсе белән кинога барганда, Ләйләне бала белән калдыралар, апа шул җыр белән сабыен йоклатып китә. Әллә нишләп шул апасы бәхетсездер, эчендә зар бардыр итеп сизде, әле бала гына тоемлавы белән. Ә инде «Идел бит ул»... асылда атамасы «Су буйлап» шикелле бу җырның. Тик бала чагында аны башкаручы да, тыңлаучылар да «Идел бит ул», диләр иде, һәм хәтерендә дә шулай уелып калган. Хәтерендә... Әйе, хәтерендә шул...
Сабантуй яланының бер очындарак елга ярында урнашкан зур табынның ир-егетләре көрәш-ярыш карарга китеп беткәч, анда калган хатын-кыз, ашъяулык өстен бер кат җыештырып, чәй-ашларын кайнарлатып, иркенләп утырды. Бая ир-атның, бала-чаганың тамагын кайгырткан булсалар, әле бер-берсен сыйлашты:
– Киленнәр, якынрак утырсагызчы. Әйдә, салма куерып китә атыу, ашыйк.
– Аштан алда чәй эчмәсәм, батмый миңа. Чәйгә җиткәне бармы?
– Колмак икмәген, кара, бу якка җибәрегез әле?
– Ә-әй, ничек татлы булган бу шулпа! Сыер ите сыер ите инде, шулпасы да башка.
Азрак тынып китеп, тамак ялгагач, табынга пар бөркеп торган самавырлар килеп утыра да, тагы чыр-чу сөйләшү, көлешү, шаяру китә. Аннан, иң олылардан булган Кәримә әби, табынның чираттагы өлешен ачып җибәрүне белдереп, Рәбигага эндәшә:
– Йә, килен, Иделне җырла, хәзер ирең килеп җитәр...
Рәбига әби (Ләйлә хәтерләгәндә әби иде инде), каенапасының әйткәненә җәһәт күнеп, сөлге белән авыз-кулын сөртә дә, чәчкәле яулыклы башын чак кына кырын салып, җырлап та җибәрә:
– И-иде-е-ел би-ит у-ул, И-и-иде-ел би-и-ит ул...
Барысы да, шул исәптән, Ләйлә дә аңа карап ката. Берәү дә бу җырны, юк алай түгел, Рәбига әби җырлаган җырны читкә карап тыңламый. Чөнки җырыннан, тавышыннан бигрәк, ул үзе матур. Иллегә җитеп барганда да ул әле артык олылар төсе алмаган, күз-ирен читләренә яткан вак сырларны исәпләмәгәндә, йөз-төсе, сын-кыяфәте, әлеге Кәримә әби әйтмешли, кәртинкә кебек. Ә инде иреннәренең җырлаганда купшы кыймылдавы, озын керфекле түгәрәк күзләренең хисле генә булып йомылып-йомылып китүе, нәфис ак муенының сузылып, купшы иягенең өскә күтәрелеп, җилкәләренең тибрәлеп утыруы... Кыскасы, авылда аннан матур хатын да, килен дә юк. Әле әбиләр рәтенә кереп, өлкән балалары уналты-унҗиде яшьләрдә булганда да, чибәрлектә аны алмаштырыр хатын заты күзгә чалынмый.
Онытылып киткән хатын-кызны исенә китерергә, аннан бигрәк Рәбига әбисен туктатырга теләмәсә дә, Ләйлә, чарасыздан эндәшергә мәҗбүр:
– Рәбига әби, тукта, бабай килә!
– Әй, корыгыры, читтә йөрсә, ни булган! – Кәримә әби сукранып, самавырга үрелә. – Шу бу якка, теге юләр килеп, самавырга тибеп җибәрмәсен, – дип, Рәбиганы үзе ягына күчертеп ала.
Алпан-тилпән басып килгән Әхмәт бабайның үгез карашы мәҗлес арасыннан хатынын эзли. Исереп үк җитмәсә дә, кызмача. Самый җенләнә торган хәлдә. Ул аңлаганчы ук, Рәбига әби аягүрә баса:
– Мине эзлисеңме, Әхмәт, кил монда. Шулпа салып биримме? Чәйме?
Аңа ярдәмгә башкалар кушыла:
– Әйдә, каенага, изелгән корыт бар – эчсәң.
– Менә, симездән калҗа кайнешемә, кил.
Холыксыз ирнең көен көйли инде хатын-кыз. Табында, адәм арасында аларның ниндиенең дә бәясен төшерми дә инде хатыннар.
Әхмәт хатыны янына кырын төшеп ятты да, түшәк астына тыгылганын ым белән генә сорап алып, касә төбенә салып күтәреп куйды. Ул шуны йотканчы апа-килен, җиңги-сеңелләре кулыннан ите-шулпасы, икмәге-корты, мае-кәнфите алдына шуып утырды.
– Аша-аша, кабып эч! – Кәримә әби – аның әнисенең сеңлесе, иң олы хатыннардан санала, аңа агай-энегә тиргәбрәк сүз кушса да, шелтәләп җибәрсә дә – бара. Сүзе үтә, каршы эндәшүче булмаячак. Хәтта Әхмәт кебек эт тискәресе дә, исереп әллә нәрсәләр чыгарып беткән кеше дә авыз эченнән мыгырдаудан артык уза алмый.
– Әллә ятып торасыңмы? – иренең оеп баруына шулай дигән иде Рәбига, тегесе шуны гына көткән кебек:
– Нишләп ятыйм мин? Бар гамь күңел ачканда! Хәзер сугып та егармын! – дип җикеренде.
– Йә-йә! Сукмый тор әле. Кая, килен, менә бу самавырны җанландырып алып килсәң, – тизрәк Рәбиганы читкә җибәрү җаен да тапты Кәримә.
Хатыны самавыр тотып киткәч, аның учак тирәсендә җитез генә кыланганын карап яткан ир, торып янына барып, нәрсәләрдер сөйләнеп, янында урала башлады. Хатын тиз генә эшен бетереп, самавырны алып кире табынга килде. Ир монда да иярде. Хатын табынның икенче ягына чыгып, азык-төлекне өстәп чыкты. Талагы ташып алган ир җайлап шул якка чыкса, монысы түгәрәкнең икенче ягына юлланды. Алар шулай йөреп, табынны әллә биш, әллә алты әйләнделәр. Бу хәлне утыручыларның барысы да белә дә, телләре сөйләп, авызлары ерылып утырсалар да, күз кырыйлары ипләп кенә аягөсте йөрүчеләрне күзәтә. Һәрберсе ирнең хатынына сугып җибәрүеннән куркып, сагайган. Ярый әле, бәхеткә, шушы табын ирләренең бер яшьрәге килеп җитте. Ул җитәр-җитмәстән үк эндәшә:
– Әхмәт абый, кая киттең дә бардың ул? Тимерҗан көрәшкә чыкты бит! Давай!
Ир ай-ваен куймый, Әхмәт абыйны алып китә. Чөнки бу гаилә ирләренә аны хатыныннан ераграк йөртү бурычы йөкләтелгән. Калганнар җиңел сулап җибәрә, әмма берәү дә әлеге хәлне кабат телгә алмый. Бу хакта әрләү дә, тикшерү дә, начар яклап сөйләү дә гадәттә түгел, күрәсең. Бары яшьрәк хатын-кызлар гына, жәлләүле карашларын сиздермәстән, Рәбигага күз ташлап-ташлап алалар. Олылар гадәти хәл итеп өйрәнгән, күнгән әллә...
Рәбига әбинең матурлыгын үзе белгән тел белән сөйләгән иде бит инде Ләйлә. Ә менә Әхмәт бабасының ямьсезлеген әйтеп кенә аңлатып булмыйдыр. Үз чиратында аның кебек сөйкемсез адәм авылда да юктыр. Ул кәрлә, ул чалыш аяклы, ул сыңар күзенә тай типкәннән ак төшкән, ул казан төбедәй каралыгы, ул салынып тәшкән авызы – тфү! Бәләкәйрәк чагында Ләйлә аңа карарга да курка иде. Әнисе белән әтисенә дә: «Әхмәт бабай шайтан, әйбит», – дип әйтеп көлдергәч, әнисе «Ходай биргән төсе инде – нишләтәсең», – дип, тыеп куйган иде. Һәм, әлбәттә, авылдагы ул-буны яңа аңлый башлаган йөзләгән бала кебек үк, Ләйлә дә бу парның бергә булу сәбәбен сорамый калмады.
– Рәбига әби нишәп Әхмәт бабайга чыккан икән, әни? – дигән иде әнисе белән икәү генә чәй эчкән бер кичтә. Дүрт баласының һәрбесе ниндидер бер яшьтә бирә торган сорау булгач, әнисе дә артык аптырамады. Авылда барысы да белгән тарихны сөйләде.
... Рәбиганың үзеннән ике яшькә зур апасы Рәйсәгә бала чактан ярәшелгән булган икән Әхмәт бабай. Әтиләре фронтовиклар, бергә сугыш юлы үтеп кайтып, тәүге балалары бересендә – кыз, икенчесендә ул тугач, кодалашырга вәгъдәләшкәннәр икән. Рәбигалар икенче авылда яшәсә дә, Әхмәт әтисенә ияреп аларга барып, кызларны белеп-күреп йөри. Алар да Әхмәтне төс-башка беләләр һәм кыз өендә еш кына «кәләш»не «ямьсез кияүгә» кушып үчеклиләр. Шаяруын шаяралар, әмма берәү дә Әхмәткә чыгарга җыенмый анда. Рәйсә егетен хезмәттән көтеп алган, Рәбига озаткан мәл була Әхмәтнең әтисе кыз сората барганда. Кәләш була торган кыз да күп уйлап тормый, «суга барам» сылтавы белән чыга да югала. Ул да булмый, көтеп утырганнарга «Рәйсә егете белән качкан», – дигән хәбәр дә килеп җитә. Дусты алдында оятка калган өй хуҗасы, аяк астына төкереп, капкага юлланган кодаларның алдына чыгып:
– Йо-ок! Борылыгыз! Кордашка кыз бирәм дигәнмен икән – бирәм! Миндә кызлар бүкән саен утыра, әнә! Сайлап ал!
Җенләнеп киткән әтиләреннән курыккан кызлар һәм хатыны исенә килгәнче, мулла Рәбига белән Әхәткә никах укып та куя. Шулай итеп, әтисенең намусын аяк астына салып таптый алмый, үз бәхетенә аяк чалып, чыгарга мәҗбүр була кыз.
Әхәт гаиләсендә, киресенсә, бер өер ир-егетләр үсә. Карагай шикеллеләр. Баш бала гына нигәдер энеләренең буй-сыныннан, холык-фигыленнән мәхрүм. Әбиләр әйтмешли, чынлап «җен алмаштырган» булгандыр аны.
Янында шундый матур хатынның булуын күтәрә алмый әллә ир, әллә кызганудан, әллә башка сәбәптән, тота да тукмый, тота да тукмый инде. Чак кына авызына алдымы, ул табында, ул кеше арасында дими, селти дә җибәрә. Ире эчкәндә качып-посып, этелеп-төртелеп йөри бичара хатын. Тик шул килеш тә кайтуны, китүне белми – яшәп ята.
– Ә теге егете армиядән кайтты микән? – бу сорау берничә елдан гына килде Ләйләгә.
Әнисе уйланып утырды да тагы сөйләп китте:
– Әле тәүге генә баласын күтәреп әнисенә кайтып барганда, юлда очрап, утыртып алган аны теге егет. Шуфир булган икән. Ишетми тормагандыр инде, белгәндер Әхмәтнең кем икәнен дә. «Киләм дә алам, Рәбига, бернәрсәдән дә курыкмыйм да, оялмыйм да. Тукмалып яшәвеңә йөрәгем сызлый», – дигән, ди...
– Һы-ы... Рәбига әби нәрсә дигән?
– «Әстәгъ! Кем әйтә аны? Бигрәк әйбәт яшибез, ирем бигрәк әйбәт», – дигән дә төшкән дә калган. Аннан кайтып җиткәнче баламны йөземә каплап еладым, ди...
Бу тарихны белгәннән соң әбисенең җырлагандагы сагышлы карашын аңлый хәзер Ләйлә. Аны тыңлаучыларның барысы да аңлагандыр инде. Шуны, мөгаен, Әхмәт бабай да беләдер дә, шуңа да җырлавын җене кебек күрәдер дә. Ходай кодрәте белән сылу итеп яратылган хатынының күркәмлеген әллә кешедән, әллә үзеннән ничек яшерергә белми азапланадыр. Битен корымга буярдай, коега салырдай, телен кыркып алырдай булып йөридер... Нишләсәләр дә, ярты гасыр бергә гомер итеп, дистәдән артык балага гомер биреп, икесе дә бакыйлыкка күчкәннәр инде. Зат-туган арасында күзгә-башка чибәррәк кызлар үсеп җиткәндә «Рәбига әбисенә охшап тора», дигәнрәк очындыру сүзләре генә торып калган. Аннан аның җыры калган инде, җыры – «Идел бит ул»ы!
Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы төн,
Без аерылган төн бит ул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк