Кыз яулык читен азрак тартып, Ибәтулла көткән җавапны әйтте: – Мин риза, әткәй...
Тарихи-биографик повесть
(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bally-kirpech)
Кыз яулык читен азрак тартып, Ибәтулла көткән җавапны әйтте:
– Мин риза, әткәй...
Мондый җавапка бераз аптыраган мулла абзый да:
– Бәрәкалла, бәрәкалла! – дип, кәҗәнеке төсле юка сакалын сыпырып куйды.
Фәтхулла, күрәсең, тимерне кызуында сугарга ярата:
– Мулла абзый, үзең ишетеп тордың, егет белән кыз риза, әнкәсе белән без дә риза. Төп эш сездән тора! Аллага тапшырып, балаларга никахын да укып куйсагыз, – дип, муллага кире уйларга урын калдырмады.
Мулла моңлы гына бер мәкам белән:
– Аллаһның әмере, Пәйгамбәребез хәзрәтләренең сөннәте һәм имамыбыз Имам Әгъзәм хәзрәтләренең иҗтиһады буенча, Фәтхулла кызы Гайникамал туташ сез, – мулла Ибәтуллага борылып, атасының исемен сорады да дәвам итте, – Габдерәхим улы Ибәтулланы килешенгән мәһәр (мулла кабат егеткә күз атты, мәһәр нәрсә янәсе) белән хәләл тормыш иптәше итеп кабул иттегезме? – дип сорады.
Гайникамал җавап биргәнче Ибәтулла кызга дигән мәһәр турында уйланды булса кирәк:
– Тәтеш көмешчеләреннән пар көмеш беләзек алып бирермен, – дип ярып салды.
Егетнең җавабы Фәтхулла байга бик ошады, аның яшел күзләре кысылып елмайды. Ул канәгатьлек төсмере чыгарып:
– Кызым, синең сүзне ишетмәдек әле, – дип Гайникамалга текәлде.
– Әйе, – диде самовар артындагы тавыш.
– Син, Ибәтулла энем, Фәтхулла кызы Гайникамалны, Аллаһның әмере, Пәйгамбәребез хәзрәтләренең сөннәте һәм имамыбыз Имам Әгъзәм хәзрәтләренең иҗтиһады буенча, килешенгән мәһәр белән алдыгызмы?
– Алдым, хәзрәт, алдым, – дип, ашыга-кабалана җавап тотты егет.
Мулла абзый никах догасын укырга кереште:
– Аллаһүммәҗгаль һәзәл-гакъдә мәймүнән мубаракан...
Хәзрәтнең моңлы мәкаме, соңгы җөмләләре авыз эчендә йотылып дәвам итте. Фәтхулла муллага никах сәдакасын биргәч, хатынына эндәште:
– Әнкәсе, инде чәй эчеп алсак та ярар.
Артыгын сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Өстәлгә сызыклы бәрәңге сумсасы килгәч кенә, Фәтхулла сүз әйтүне кирәк санады:
– Ибәтулла энем, инде хәзер кияү дисәм дә ярыйдыр, шулай бит, мулла абзый? – диде мулла ягына карап. – Кулың эш рәте белгәч, тамагың ач булмас, Гайникамал кызым аш-суга әнисеннән дә остарак ул! – диюгә, кызның бит яңаклары алсу алма төсле кызарып китте.
Мулла абзый Фәтхулла байларда озак юанмады. «Инде минем эшем бетте, балакайлар!» – дигән төсле, көрәк сыман зур учларын тагын бер сыпырып «амин» итте дә торырга кузгалды.
Шулчак бай бераз аптырабрак калган хатынына эндәшеп:
– Әнкәсе, мин мулла абзыйны озатып килим. Һөнәрче Сәмигуллага да кагылып чыгармын. Теге атнада биргән тарантасыбызны төзәтеп бетергәндер. Бүген кияү белән кызыбызны авылга озатырга тарантас кирәк булыр бит?! – диде.
Сәүдәҗиһан җавап кайтарып өлгергәнче, Фәтхулла эш тә йөкләргә өлгерде.
– Кызыбызның бирнә сандыгын тагын бер карап алыгыз, минем йөземне кызартырлык булмасын!
– Ярар, ярар, атасы, карарбыз!
Ирләргә ияреп Ибәтулла да йорт эченә чыкты. Капкага җитәрәк, Фәтхулла аны туктатып:
– Арт бакча аратасында атлар. Үзең күрдең: тарантаска кайсын җигеп китәрсез – сайлый тор. Ат җиккәнең бардыр бит?
Егет:
– Ярар, Фәтхулла абзый, карармын, – диюдән уза алмады. Ул һаман бүген күктән үз өстенә ишелеп төшкән бәхеткә ышана алмыйча, «Бу төш түгелдер бит?!» дип, уйлары белән җиргә төшә алмый газаплана иде.
Ибәтулла атлар торган утар янына килде.
Утарда байның биш аты бар икән!
– Бик таза, матур атлар! Әй, матурлыгы шуның кадәр генә, безгә эш өчен менә бу урыс олау аты шәп булыр.
Ибәтулла утар кырыена ук килеп атны күзәтте.
– Төсе дә матур, җирән. Күкрәк колачы да нинди киң, җилкәсе биек, – диде егет үз-үзенә сөйләнеп. Эшләп арый калса, иткә суярга да яхшы токым бу! Бай абзыйдан берсе шушы атны сорармын.
Утар читендә үз дәрәҗәсен белеп, колак яфракларын торгызып баскан юртак, егетне сәламләгәндәй, бер тапкыр башын селкеп алды. Ибәтуллага бу ым: «Исәнме, янәсе! Мине сайласаң, уңарсың, хуҗам!» – дигән төсле тоелды. Акбүз атның гәүдәсе шактый озын, җилкәсе биек, горур иде.
Егет: «Бай абзый бирә калса, синең белән икәү авылларда эш белешербез, юртагым, шулай бит?!» – дип уйларга өлгермәде, Фәтхулла тавышы килде:
– Йә, Ибәтулла, сайладыңмы? Әйткәнемчә, ике ат синеке!
– Әйе, бай абзый, атларың бик көре синең. Әле менә уйлап торам. Синең тарантасны барып алырга менә бу акбүз юртагың шәп булмас микән?! Балыкчыга Гайникамал белән кайтып киткәндә, тарантаска әнә теге читтәге урыс атын пар итеп җиксәк, ни диярсез икән? Анысы безгә көндәлек эш өчен бик ярап куяр иде.
Фәтхулла бай йомшак кына кеткелдәп, сакалын сыпырып куйды:
– Син, Балыкчы татары, мин уйлаганнан да кыюрак, җитезрәк булып чыктың бит әле! Ялгышмаганмын икән сине кияү итеп сайлап.
Ибәтулла Фәтхулла байның бу сүзләре астында мактаумы, аптыраумы икәнен чамаларга тырышты.
– Мин Сәмигуллага әйтеп кайттым: «Хәзер сиңа тарантас алырга минем кияү киләчәк, атны үзе җиксен», – дидем.
Фәтхулла сөйләшүне беткәнгә санап, өйгә таба кузгалды.
Ярты сәгатьтән кара тарантаска җигелгән пар ат байның капка төбендә тора иде инде. Тарантаска башта кызның яшел бизәкле калай белән тышланган бирнә сандыгы менеп кунаклады. Башына ак челтәр шәл ураган Гайникамал әнисен тагын бер мәртәбә кочаклап, әтисенә кул биргәннән соң тарантаска менеп утырды.
Ибәтулла бәхет тулы байлыкны бүләк иткән Фәтхулла байның озын бармакларын шытырдатып учына кысты:
– Алланың рәхмәте яусын, Фәтхулла абзый, Сәүдәҗиһан апа! Кызыгызга бармак белән дә кагылмам! Кайгырмагыз! Ятимлектә үскәнгә күрә яхшылыкның кадерен беләм мин.
Гайникамал капка төбендә басып торган әти-әнисенә кабат бер каерылып карады, аннан челтәр шәле белән йөзен каплады, ике иңбашы туктаусыз дерелди, елый, күрәсең.
Атлар күз ачып йомганчы Йомралыдан олы юлга чыкты. Байга келәт салырга дип кенә килгән егетнең Балыкчыга өйләнеп, пар атлы тарантаста кайтуын авылдашлары ничек каршы алыр? Абыйсы тәрбиясендә яшәүче Кәримә яшь бикәчтән көнләшмәс микән? Гайникамал Ибәтулланы бәхетле итә алырмы? Егетнең башындагы мең төрле уйларын җәйге җил үзе белән уратып алып китте дә кабат әйләнеп, Ибәтулла ныгытып тоткан дилбегәгә чорналды. Йомышчы җил дә: «Бу Ибәтулла тормыш дилбегәсен дә нык тотардай егеткә охшаган, бирешмәс!» – дип, пар атның ялларында чорналып рәхәтләнеп биеде.
Егетнең авылга кайтып җиткәнче Гайникамалның күңел кылларын тартып карыйсы килде. Ул азрак авыз эченнән генә көйләп барды да киң күкрәген җилгә ачып җырлап җибәрде:
Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына шул.
Җир җимертеп эшләр куәт
Егет чакларда гына...
– Әй, Гайникамал, җаным (Ибәтулла авыз эченнән «җаным» сүзе чыгуына үзе дә азрак каушагандай), шундый итеп яшәрбез! Менә күрерсең! Бер дигән йорт өлгертербез. Кирпечтән! Үзебезгә Зөя балчыгыннан яндырып, кызыл кирпечләр сугармын. Илле ел, юк, йөз ел торырлык!
Ибәтулла дилбегәне сул кулына күчерде дә уң ягында тыныч кына баручы, авылдан чыкканнан бирле сыңар сүз дә әйтмәгән Гайникамалның иң башына сак кына кагылды:
– Менә, әйткән иде Ибәтулла диярсең, Гайникамал!
Кыз шәл читен ачып егеткә тутырып карады. Бу карашта аптырау катыш сәерсенү дә, ышаныч та, никахлы иренә соклану катыш ярату да төсмерләнә иде.
– Ибәтулла!
– Әү, Гайникамал!
– Бик кума әле атларны!
– Курыкма, төшеп калмыйсың. Минем кулга бер эләккән әйберне ычкындырмыйм мин.
Кызның теле чишелеп китте:
– Ник, мин әйбермени?!
– Синме, синме?! – егет чагыштырыр өчен сүз эзләде, – син күктән учыма атылып төшкән тургаем минем!
– Әй, көлмәсәнә!
– Көлмим! Беләсең килсә, тургай ул бөтен кырларның иң матур җырчысы! Их, Гайникамалым!
Ибәтулла беләкләрендә әйтеп бетергесез көч артканын, йөрәгендә ниндидер очкын кабына барганын тойды. Янәшәсендә утырып баручы кыздан күчкән ялкын егетнең тәнен пешереп алган кебек булды.
– Ибәтулла!
– Әү, Гайникамал!
– Тагын берәрне җырла әле, тавышың бик матур!
– Алла боерса пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп, җырлашып кына яшәрбез, җаным!
Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була!
Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,
Бик сагынган чак була.
Алда Иске Әнәле авылы күренде Аю күпере янында бер карт чалгы белән үлән чаба иде. Егет атларын туктатып, сәлам бирәсе итте:
– Исәннәрме, абзый!
– Ә-ә-ә, исән әле, улым! Сәйфетдин абзаң булам мин, – диде картлач, башындагы ямьшек эшләпәсен салып, тирләгән маңгаен сөртеп.
– Кайсы авыллар, энем?
– Болын-Балыкчы, Сәйфетдин абзый! Юллыгың әйбәтме?
– Әйбәт, улым, әйбәт! Гомер буе шушы кулларым туйдырды үземне дә, балаларны да.
Ибәтулланың күкрәк кесәсендәге шомарып беткән бакыр бер тиенлек барлыгы исенә төште.
– Сәйфетдин абзый, өйләнеп кайтып киләм. Беренче очраган кеше син булдың менә. Хәзинәдә барын ал әле сәдакамны, – дип, Ибәтулла Сәйфетдин картка бакыр тиенне сузды. Карт чалгысын җиргә куеп, тузанга баткан учларын арлы-бирле сөрткәләп алды да авыз эченнән нидер әйтеп, дога кылды.
– Исән йөрегез, улым, кулларың эшкә ятып торсын!
Атлар кузгалды. Ибәтулланың үзе эшләгән кечкенә генә яхшылыкка күңеле булып, Гайникамалга карады.
Яшь бикәч иренең киң күңеллелеге өчен эчтән генә сөенеп, Ибәтуллага карап елмайды.
«Хатыным минем эшләгән гамәлләремне ошатыр болай булгач», – дип куанып, егет атларны кызулатты. Апасны чыгып, Каш тавына менгәч, Ибәтулла кинәт кенә атларны туктатты да:
– Гайникамал, мондагы наратлыкта җиләк күп була. Аллаһы Тәгалә биргән бүләкне сиңа җыеп килим әле. Беррәттән балчыгын да карармын, кирпеч сугарга яраклы булмасмы, – дип, тарантастан җәлт кенә төшеп, каршыдагы наратлыкка таба атлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Котеп алам дэвамын. Бик мавыктыргыч итеп язылган. Татар халкынын тормышын-конкурешен бик оста итеп сурэтлэгэн автор. Алда ижади унышлар телик Голнурга!
0
0