Логотип
Проза

Ай сылуы-4

Давыт, кызы Зөлфиянең үле гәүдәсен тапканнан соң, бик нык үзгәрде.

башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/ay-syluy-3

 

***
Давыт, кызы Зөлфиянең үле гәүдәсен тапканнан соң, бик нык үзгәрде. Кабинетында бикләнеп, озын-озак бер ноктага карап уйланып утыра башлады. Кая китте аның бөтенесен өркетеп торган ярсу көче, кая китте горур кыяфәте? Читтән карап торганда йоны йолкынган тавыкка охшап калган иде Давыт. Кызы белән нигә талашты соң? Тыңлаусыз булды шул, гел үзе теләгәнчә эшләде. Хатыны бала тапканда үлгәч, тормыш уты сүнгәндәй булды Давытның. Шул көннән бары тик кызы өчен генә яшәде, бала өчен һәммәсен эшләде. Бизнесы гөрләп барды, булган саен күп кирәк булды, өйгә соң гына кайтты. Ул эшкә киткәндә кызы йокыдан тормаган, кич кайтканда йоклап киткән була иде. Бала караучы сабыйга әни дә, әти дә булды. Үзенең баласы булмаган апа кеше баланы иркәләп бозар дип башына да китермәде Давыт. Зөлфия иркә, көйсез бер кыз булып үсеп җиткәндә нидер эшләргә соң иде инде. Кем белән аралашасы килсә, шуның белән өйгә кайтты, ни сораса, шуны күчтәнәч итеп биреп җибәрде. Унбиш яшендә әнисеннән калган алтыннарны биреп җибәргәнен белгәч, Давыт беренче тапкыр кызына кул күтәрде. Үз гомерендә бер тапкыр кул күтәрде, кызы шуны онытмады. Шул көннән башлап бөтен нәрсәне әтисенә каршы эшләде... Нариман белән очрашып йөрер дип кем уйлаган? Зөлфия тирәсендә үзе кебек бай егетләр бөтерелгәнен күрә иде Давыт. Катнашмады, үзе сайлар, сайлый белер дип уйлады. Кызы сайлаган кешенең Нариман икәнен белгәч, дуамалланып егетне эзләтеп тә караган иде, шәһәрдән чыгып киткән диделәр. Шуның белән тынычланып ялгышты ир. Шул вакытта ук табасы, дөмектерәсе булган аны. Ә ул... Э-э-эх! Зөлфиясенең авырга узганын белгәч, Давыт акылын югалткандай булды. Ул вакытта кызын куып чыгармаган булса, ике оныгы туар, Зөлфиясе дә исән калыр иде...
Кызының газаплы үлемендә үзенең гаепле булуын аңлый иде Давыт. Бизнесында кылган гөнаһлары әйләнеп кайтканын да төшенә. Зөлфиясе кара җир астында ята, аның белән бер кабергә оныгын да салды. Күзен йомды исә, күз алдында кызының, аның матур Зөлфиясенең туфрак белән араланып беткән чәче, канга баткан йөзе. Яңа гына дөньяга килгән ялангач сабыйны кызганудан күпне күргән, күп явызлыклар эшләгән егетләргә кадәр телсез калдылар. Авырлы хатын өстеннән машина белән чыгып киткән бит, кабахәт! Давыт шатырдатып тешләрен кысты. Үкенүдән чигәләре чыңлап, күзләренә кан сауды.
Ай бу дуамал холыкны! Зөлфияне куып чыгарганчы, бер утырып сөйләшсәләр ни була иде? Күпме ялынды бит аңа кызы. “Әти, бала тапканчы гына яшәп торыйм, синең күзеңә күренмәм, аннан соң башка шәһәргә күчәрмен”, – дип гозерләнде. Горурлыгы хәттин ашкан! Имеш, партнерлары алдында хурлыкка калдырды. Дур-рак! Авторитет кадерле, имеш... Йә, шуннан... Йә, Давыт, инде ниләр кылырга уйлыйсың? Акчаң күп, байлыгың хәттин ашкан... Яныңда ни хатының, ни балаң, ни оныгың юк! Нәрсәгә сиңа бу байлыклар? Ул яхта, самолет нигә сиңа? Башының сызлавына чыдый алмаган Давыт ярсып өстәлдәге бар нәрсәне сыпырып төшерде. Өстәл өстендәге, Испаниядән алып кайткан сувенир бәхет кошы идәнгә төшеп челпәрәмә килде. Кечкенә генә бер кыйпылчык битенә эләгеп, кан таплары ак күлмәгенә сиптерде. Ул арада ишектә сәркатип кыз пәйда булды. Аның куркуы йөзенә чыккан иде: “Ой, Давыт Кәримович! Сезнең битегездән кан ага!” – дип баскан урынында катып калды. Офиста шау-шу, ыгы-зыгы купты, умарта оясы диярсең...
Бераздан тавыш тынды. Давыт та үзенең уйларын тәртипкә салды. Оныгын эзләргә, табарга! Барысын да тиешле дәрәҗәдә оештырырга, ашыкмаска, сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Нариман сүзе белән генә бармаска, теге “авыл сарыгының” нинди кеше булуын тикшерергә... Волонтерларны тартыр, барысына да түләр! Тапканчы эзләтер! Ярты байлыгын бирер, әмма оныгын тапмыйча тынычланмас!
Шушы ният Давытны тормышка кире алып кайтты. Икенче тапкыр язмыш елгасының ярында ялгыз калган, үз гаебен таныган, бу хәлләрдән чыгу юлы тапмыйча үзенә кул салырлык хәлдә булган эшмәкәргә көч керде. Максаты иңнәренә канатлар куйган кебек булды. 
Давыт үзенең дәвамчысын, оныгын табачагына чын күңеленнән ышана иде. Табачак, һичшиксез, табачак! Нәзере дә бар: оныгын тапса, шәһәр үзәгендәге шәхси ял итү базасын балалар бакчасына бүләк итәчәк. Аның оныгы да шул балалар бакчасында тәрбияләнер. Бала караучыларга шикләнеп карый ул хәзер. Аның кызын да шуның тәрбиясе юлдан яздырды.
Күңеленең бер чите белән Давыт: “Теге кыз баланы урламагандыр. Киресенчә, Нариманнан коткарып калгандыр, юкса, качып урманда ятмас иде”, – дип уйлый иде. Үз тормышын куркыныч астына куеп баланы коткарган кеше балага начарлык кылмас дип тә өметләнә. Фоторәсемдә бала белән чыгып качкан кызның мөлаем йөзен күргәч тә эченә җылы керде. Бер гөнаһсыз, чиста күңелле авыл кызыдыр, эх, табарга иде аларны тизрәк, дип ашкынды. Кайда икән алар? Нинди хәлдә? Нигә беркем дә аларны таба алмый? “Урманда качып яталар”, – дигәч, бөтен урманны айкатты, Нариман әйткән алачыкны да тикшертте. Әмма алачык буш, качкын кыз баланы алып юк булган иде. Кемнән кача ул? Давыттанмы? Әллә Нариманнанмы? Ул бит Нариманның җир йөзеннән юк булуын белми. Бәлки, берәр газетага игълан бирергәдер. Үзе укыймы, башкалармы? Барыбер, сүз йөри инде ул, аның аягы икәү генә түгел, бер дистә!
Давыт, үзенең череп баеган олигарх булуын да онытып, Идел буена урнашкан кечкенә генә бер шәһәргә килеп төпләнде. Кешеләрдән качтымы ул, әллә ялгышларыннанмы? Үзенең җаны белән ялгыз калып, бөтен тормышына нәтиҗә ясарга теләве булдымы? Шау-шу, ясалма төчелек, “подстава”лардан туйган җанын ял иттерәсе килдеме... Беркем белән махсус танышу, очрашуларга бармады, күңел ачу урыннарына йөрмәде. Тыныч кына яши бирде. Хәер, тыныч кына дип әйтү дөрес булмастыр, Давытның күңеле оныгын тапмый һич тынычлана алмаячак, аның күңел түрендә бүреләр улый иде. Шәһәрне генә түгел, бөтен тирә-якны тутырып эленгән белдерүләр дә нәтиҗә бирмәде. Волонтерлар да ярдәм итә алмадылар. Алар инде күптән эзләнүләрен туктаттылар. Бары уң кулы – Артем Борисович кына Давыт кебек өметен җуймый. “Борчылма, Кәримыч!  Еллар узгач та табылалар бит. Мин ышандырып әйтәм сиңа, оныгыңны табачакмын!” – дип тынычландыра. Табылыр онык, һичшиксез табылыр, тик йөрәк кенә нигәдер чыгымлый торган ат кебек артка чигенергә маташа. Берничә көннән бирле өзлексез башы сызлап интектерә. Үтәргә өлгерәме-юкмы тормышында иң мөһим бурычны?
Давыт йөрәген учына кысып башын өстәлгә салды. Йөрәге, тибәргәме-юкмы дигәндәй, сизелер-сизелмәс кенә үз эшен башкара иде. Үз гомерендә хуҗасына бер тапкыр да хыянәт итмәгән йөрәгенә ышана әле Давыт, оныгын тапмый торып, туктарга хакы юк. Аның әле оныгын кулына алып сөясе, үзенең нәсел дәвамчысын аякка бастырасы, аңа бик күп нәрсәләр хакында сөйлисе бар. Бабасының ничек итеп үз көче белән баюын белсен, әмма бәхетнең байлыкта булмавын аңлатырга да онытмас Давыт.
***
Гөлниса, шәһәргә килеп керүгә, баганадагы белдерүләрне укып алды. “Ярый әле Айсылу ышанычлы җирдә”, – дип сөенде ул. Монда аны дөнья бетереп эзлиләр икән бит. Нариман эзләтәдер инде. Әгәр аны да эзләсәләр? Гөлниса куркып тирә-ягына күз салды. Юк, аның хакында уйлаган кеше дә юк. Ник берәрсе сәләмә киемле яшь хатынга борылып карасын?! Ник берәрсе аның ни өчен бу хәлгә төшүе белән кызыксынсын?! Беркемнең беркемдә эше юк! Үземнеке яхшы булсын, кешенеке “нипачум”! Ялгышасыз, кешеләр, алай дөрес түгел, алай яшәп булмый! Тормыш яхшы, яшәү рәхәт булсын өчен, бер генә кешенең бәхетле булуы җитми. Бөтен кеше бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгәндә генә кешелек бәхетле булачак. Хәзер нәрсә? Барысы да каядыр чаба, барысының да йөзе караңгы. Башларын иеп, иңнәрен салындырырлык нинди кайгылары бар икән бу кешеләрнең? Үз фатирларында яшиләр, яраткан эшләрендә эшлиләр... Менә Гөлниса урынында булып карасагыз, белер идегез булганның кадерен. Гел елмаеп кына йөрер, Аллага шөкер итеп туймас идегез. Аңламыйсыз шул, аңламыйсыз... Хәер, Гөлниса бу ачы хакыйкатькә үзе дә күптән түгел генә төшенде бит. Авырлык күрми генә тормыш кагыйдәсен аңлап булмый, күрәсең...
Гөлниса бер максатсыз урамнарны әйләнде. Үз фатирына керәсе, өстендәге бу алама киемнәрне салып ташлыйсы, юынасы килсә дә, түзде. Йөри торгач, үзенә игътибар итмәүләренә тәгаен ышангач кына, тәвәккәлләде. Шәһәрдән китәр алдыннан фатир ачкычын күрше апага калдырып: “Авылга китәм, фатирны карап, гөлләргә су сибәрсең әле”, – дип киткән иде ул. Күрше апасы аны хәерче киемнән күреп бик гаҗәпләнде: “Нигә хәбәр итмәдең? Мин сине озакка китә дип белмәдем дә, борчылып беттем. Нинди сәләмәләр кидең соң син?” – дип сорау арты сорауга күмде. “Авылдагы йорт янып бетте”, – дип алдады аны Гөлниса.
Мәрхәмәтле күршесе кыз юынып чыкканчы өстәл әзерләп куйган иде, икесе бергә утырып чәй эчтеләр. Җәмилә әби Гөлниса югында шәһәрдә булган яңалыклар хакында сөйләде: кем үлгән, кем туган, кем яңа фатир алган. Шәһәр артык зур булмаганга, монда яшәүчеләр бер-берсен беләләр иде. Гөлниса үзенең тарихын ишетүдән куркып куырылып килсә дә, әбидән “банктан акча урлаган кыз качкан” дигән сүзне ишетмәде. Киресенчә, байтак сөйләшеп утырганнан соң, әби: “Вәйт, аңгыра баш!” – дип башына сукты да тиз генә үз фатирына чыгып китте. Ул аннан ниндидер конверт тотып керде. “Син китеп бер ай узгач, ниндидер бер егет китереп китте. “Күрсәгез, әйтегез әле, миңа шалтыратсын”, – дип номерын калдырды, анысы да шунда. Ике-өч тапкыр килеп сине сорашты, “Кайтса, хәбәр итә күр”, – дип бик үтенде инде мескенкәем. Егетең булды ахры. Нәрсә, ачуланышкан идегезмени? Ярар, килешерсез әле. Яшь вакытта андый гына хәлләр була инде ул. Ярар, кызым, син укы инде бу хатны, ял ит. Берәр нәрсә кирәк булса, кер, мин соң ятам”, – дип, Җәмилә әби чыгып китте.
Гөлниса аптырап кына конвертны ачып, хатны укый башлады. Күз алдына шундук хат язучының йөзе килеп басты, яратмый иде ул аны. Юаш кына, бозау кебек бер нәрсә иде ул егет. Көне буе каш астыннан гына карап утырып, кызның ачуын чыгара иде. Хат яза белә икән әле үзе!
“Гөлниса! Мин синең гаебең юклыгын белә идем. Мин генә түгел, башкалар да ышанмады ул аферага! Аларның икесен дә “генеральный” эштән куды, срочно сине эзләп табарга кушты. Кайларда йөрисең? Кайту белән эшкә чык, синең урының буш, кеше алмадылар. Калганнары хакында очрашкач сөйләшербез. Минем сиңа әйтер сүзләрем күп җыелды. Илдар”, – дип язылган бу хат Гөлнисаның кулын пешерде. Күпме вакыт киеренкелектә яшәп, һәр кыштырдаган тавыштан шикләнеп яшәгән тән җебеде. Ярым аңгырайган халәттә Гөлниса, әрнеп, стена буенча акрын гына идәнгә шуып төште. Ничә ай гомере куркып, качып, бомж булып әрәм үткән... Гөлниса тагын бер кат хатка күз төшерде. Кеше алмадылар дигән... Инде алганнардыр, ярты ел буе, кечкенә банк булса да, баш хисапчысыз тора алмый. Бик ярата иде эшен, әрәм булды. Нигә куркып калды соң ул? Нигә качты? Гаебе булмаганын белә торып! Бераз сабыр итсә, ни була иде инде? Әллә инде... Гөлниса бу дөньяны аңласын өчен шундый хәлдә калу кирәк булганмы? Шул сәбәпле Алла аңа сынау биргәнме? Әгәр дә шулай икән, бик вакытлы, яхшы сабак булды бу! Калган гомеренә җитәрлек, бик теләсәң дә онытылмаслык. Характеры бик авыр иде шул Гөлнисаның, һава торышы кебек, көнгә әллә ничә үзгәреп торды. Борынын югары тота иде, хезмәттәшләре дә әллә ничә тапкыр үзенә бу хакта әйттеләр. Әмма ул аларның сүзләренә колак салмады, кеше рәнҗетү берни тормый иде аңа. Кем инде ул, йә? Үзен хезмәттәшләреннән өстен санап, Илдарны үзенә тиң санамаган булып... Ә ул әнә нинди егет икән! Гөлниса өчен кайгыручы, аны эзләүче, авыр вакытта ярдәмгә килүче бердәнбер кеше!
Гөлниса икенче көнне банк ачылуын түземсезлек белән көтте дә иртәнге тугызда кредит бүлеге номерын җыйды. Әле трубканы кем аласын, ул кешегә үзенең ни диясен белми иде. Тәне калтыраганга, “тавышым да дерелдәр” дип борчылды. Трубканы шундук алдылар. Бу – Илдар иде, ул берничә тапкыр: “Тыңлыйм сезне!” – дип кабатлады. Әмма Гөлнисаның теле аңкавына ябышкандай булды, берни әйтә алмады. Илдарның тавышын ишеткәч, ихтыярсыздан күзләреннән яшь акты. Мизгел эчендә башыннан: “Минем нинди бәхетле көннәрем булган икән, кадерен генә белмәгәнмен”, – дигән үкенечле уй узды. Илдарның трубканы куймыйча тын гына көтеп торуына чиксез сөенде ул. Көч-хәл белән: “Илдар, бу мин әле”, – дия алды. Ничек таныды Илдар Гөлнисаның карлыгып, төссезләнеп беткән тавышын? Ә бит таныды! Димәк, Илдар Гөлнисаны ярата! Кешеләр, ишетәсезме? Гөлнисаны яраталар, ул исән, ул яши, ул кемгәдер кирәк! Менә бу – иң мөһиме, аның өчен иң зур бәхет!
Калганы төштәге кебек булды. Илдар үзен чын егетләрчә тотты. Гөлниса әйткән бөтен телефоннарга шалтыратып чыкты, алар белән очрашу билгеләде, кызны бер генә минутка да ялгыз калдырмады. Тимерхан Идрис белән бергә шундук юлга чыгасыларын әйткәч, каршы алу урынын билгеләде. Сәвия әбинең балалары яшәгән фатирга да барып кайттылар. Әбиләренең кайдалыгын белгән кешеләрне онык колач җәеп каршы алды. Әмма балаларның гына бәгырьләре йомшамады. “Фатир хәтле фатирын югалтты, хәзер аны йортка керсәк, без дә фатирсыз калабыз бит!” – дип сүз әйтергә дә ирек бирмәделәр. Илдар белән Гөлнисаның китәргә җыенуларын күреп, онык: “Мине дә көтеп торыгыз”, – диде дә, бераздан киенеп, аркасына рюкзагын элеп килеп тә чыкты. “Иртәгә кадәр уйларга вакыт бирдем. Әгәр дә әби безнең белән яшәмәсә, мин дә чыгып китәм. Әбине ташламыйм, барыбер”, – диде ул, оятыннан аска карап. Гөлниса Сәвия әби өчен сөенеп туя алмады, аны оныгы ташламаячак! Бәхете бар икән әле әбинең... Илдар егетнең аркасыннан шапылдатып сөйде дә өчесе бергә төнге шәһәр буйлап сәяхәткә киттеләр. Ничек сагынган Гөлниса шәһәрне! Менә бу урында җәйге кафе була иде, берничә тапкыр Илдар шунда кофе эчәргә, туңдырма белән сыйланырга чакырып карады. Гөлнисаның борыны югары вакыт иде шул... Гөлниса Илдарның үзенә карап торуын күреп, оялып куйды. Илдар аның уйларын сизәдер кебек тоелды аңа. Егет елмаеп Гөлнисаның кулын учына алды: “Безнең бәхетле көннәребез алда әле”, – диде ул, кызның күзләренә мәгънәле карап.
Гөлнисаның ике бит уртасы кып-кызыл булып чыкты.
***
– Бүген нинди көн әле, Айсылу кызым?
Бу сорауны Сәвия әби өченче тапкыр бирә инде. Айсылу өч тапкыр “өченче көн” дип җавап кайтара. Әбине аңлый ул, үзе дә аның хәлендә. Түземсезлек белән Гөлнисаны көтәләр. Алар гына түгел, Гайшә дә көтә ахры, бер тавышы-тыны юк, еламый да... Туктале, нигә тавышы чыкмый аның? Айсылу баланың кыяфәтен күреп, тиз генә маңгаена кулын куйды. Бала ут янып, хәлсез ята икән бит! 
– Әби! 
– Әү, кызым, ни булды?!
– Тиз генә җыенам да Гайшәне алып шәһәргә кайтам.
– Туктале, кабаланма, ул хәтле ни булды? Кичкә Гөлниса килеп җитәр, Алла теләсә.
– Балада температура, әби! Карап торып үтериммени аны?
– Анда кайтсаң, икегезне дә үтерүләре бар.
– Мине теләсә нишләтсеннәр, әмма Гайшәне болай яткыра алмыйм, – дип сөйләнде Айсылу, үзе тиз генә баланы яхшылап төрде, өстенә ни бар шуны киде.
Аны карап торган Сәвия әби, әллә бала өчен кайгырып, әллә кызның тәвәккәллегенә ышанып, сикереп торды да әзерләнә башлады.
– Мине беркем эзләми, сине каплап булса да торырмын. Киттек, әйдә, юлны да беләм, күрсәтермен, – дип кызуланды.
Шәһәргә килеп җиткәнче ничә тапкыр үлеп, ничә терелде икән Айсылу? Үзенең җылы сулышлары белән терелтергә теләгәндәй, йомшак юрган аша нәни Гайшәгә: “Түз, бәгырем, әниең хакына түз, минем хакка яшә, балакаем, күз нурым”, – дип пышылдады. Үзен эзләүләренә шикләнми иде Айсылу. Шуңа күрә, шәһәргә килеп керүгә, поликлиникага баланы тапшырып калырга өлгерергә иде исәбе. Әмма Сәвия әби аның бу фикерен хупламады.
– Кем карасын синең бернинди дәкүминте булмаган балаңны? Әйдә, болай итәбез. Мин сезне хәзер бүлнискә алып барам, “Урамда таптык”, – диярбез. Карамый калмаслар, бала бит ул, – дип, Айсылуның җиңеннән өстерәде.
Җәяү киттеләр. Күпне күргән әби: “Бөтен җирдә синең рәсем, шоферларга да таратканнардыр, хәзер тотып алырлар”, – дип аңлатты.
Бәхеткә, ерак бармадылар. Авыр хәлдәге баланы Айсылу табиб өстәленә алып кереп салды:
– Бу бала белән мин ярты елдан бирле качып йөрим. Аңа туганнан бирле бер укол ясаганнары юк, урманда яшәдек. Хәзер ул үлем хәлендә. Коткарыгыз аны, доктор! Мине теләсә нишләтегез, шалтыратыгыз полициягә, әмма Гайшәне коткарыгыз! – дип ялварды.
Табиб Айсылуга беренче ярдәмне күрсәтергә кушып, үзе тиз генә балага ярдәм күрсәтергә ашыкты. Баланың хәле кыл өстендә иде. “Хәзер бар өмет Аллаһы Тәгаләдә. Сора, кызым, сора Аннан”, – дип пышылдады кызга кайсыдыр.
Гайшәнең гомере өчен табиблар өч көн көрәштеләр. Дүртенче көнне бала күзен ачты. Шул көнне аларны алырга да килеп җиттеләр. “Ачуланма, Айсылу, табиб гаепле түгел. Берсе акчага кызыгып, эзләүчеләргә саткан сине”, – диде шәфкать туташы. Айсылуга барыбер иде, инде баланың хәле яхшырды, ул савыгачак. Ә башкасы мөһим түгел! Аларны мәҗбүриләп машинага утыртканда, Сәвия әби читтә карап калды. Бик игътибар белән машина номерын карый иде ул. “Әй, әбекәй, булышмакчыдыр инде мескенем. Нишли ала инде ул? Әле генә үлемнән котылып калган идек, әҗәл тагын канатын җәйдемени? Бу гөнаһсыз җанның ни гаебе бар?” – дип өметсезлеккә бирелде Айсылу.
“Бу инде соңгы чиктер, башкача якты дөнья мине, мин якты дөньяны күрмәмдер. Бәхил булыгыз, Сәвия әби, Гөлниса! Кичер мине, Зөлфия! Әманәтеңне үти алмадым”, – дип елады ул эчтән генә. Гөлниса кайда икән хәзер? Кире килдеме? Әллә аны да кулга алганнармы? Ичмасам, аларныкы яхшы булсын иде... Айсылу башын машина тәрәзәсенә салды. “Салкын сөягемне дә таба алмаслар, каберем кайда икәнлекне дә белмәсләр. Нинди рәхәт күрдем инде мин бу дөньяда?” Айсылу башын күтәреп нидер әйтмәкче иде дә, кире уйлады. Машина эчендәге өч ир берни дәшми, роботлар кебек үрә каткан кешеләрнең сулаганнары да сизелми иде.
Ниһаять, килеп җиттеләр. Әзмәвернең берсе Айсылуның кулыннан баланы тартып алды, икенчесе этеп-төртеп машинадан төшерде дә, кулларын каерып диярлек тотып, йортка таба алып китте. Ул арада беренчесе йөгереп каршыларына чыкты һәм Айсылуның кулын җибәрергә кушты. Әзмәвер иңбашларын сикертеп куйды да, теләсә нишләтегез дигәндәй, машинага таба китте. Әле яңа гына: “Ну беттең син, кызый!” – дип, баланы алып өйгә кереп киткән ир төче елмаеп: “Рәхим итегез!” – дип кулларын җәйде. Бернигә өметләнмәгән Айсылу, гомеренең соңгы минутларын яшәвен уйлап, битараф кыяфәт белән йортка узды. “Язмышның өстеннән сикереп үтү дә, әйләнеп узу да мөмкин түгел икән. Аллаһы Тәгалә язганнарны күреп бетермичә, беркем дә бу дөньядан китә алмыйдыр”, – дип уйлады ул. Бу йортта үзен ниләр көткәнен башына да китерә алмый иде Айсылу.
 

(ахыры 16.02.2020)

Теги: ай сылуы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кат кат укып сыктым дауамы матур ботар тип омотта калам. Рахмат.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бигерэклэрдэ. Кызганыч хикэя бик рэхмэт язуыгыз эчен

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бигерәкләрдә яхшы итеп язылган хикәя рәхмәт сиңа Мөнирә!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик эйбэт эсэр

          • аватар Без имени

            0

            0

            бик эйбэт

            Хәзер укыйлар