Логотип
Проза

Җавап эзлим

Әле соңгы араларда гына булды бу хәл.

Сөт алырга дип, кибеттә чиратта тора идем. Гадәттәгечә ашыгам, кабаланам. Көн узып бара, әле күпме керәсе җирем, күрәсе кешем, ашыгыч эшләрем бар. Чиратсыз кереп булмый. Ә алдымда торган ике-өч әби бер дә ашыгырга җыенмыйлар. Ипле генә сайланалар, уч төпләренә бакыр акчаларын чыгарып салып, кат-кат һәм бөртекләп саныйлар. Шулай иткәч ул күбрәк тоеламы икәнни соң?.. Әллә соңгы тиеннәре белән хушлашырга теләмиләрме?..

Алдымдагы соңгы әби сатулашырга кереште. Ә мин шартларга җитеп ашыгам, кабаланам.

– Кызым, сөт бардыр бит?

Бар икәнен белә, күреп тора югыйсә. Ә сатучы, яшь булса да, түзем һәм, ни хикмәт, ипле генә җавап биреп тора:
– Бар, әби, бар. Сөт тә бар, сөт өсте дә, кирәксә, каймак та бар.
– Сөтнең ниндиен китерделәр, кызым?
– Өч ярымлысы да бар, өч тә икелесе дә. Сыегы да бар инде, әби.
– Чәйгә ярап торыр, кызым, шул сыегын бирерсең, яме...

«Сөт өсте белән тәмлерәк була ул, әби» дигән сүзләр тел очымда калды. Чак әйтеп ташламадым.
Әби эремчек сайларга керешкән иде инде. Аның шоколадлысы да, йөземлесе дә, майлысы да бар икән. Ә ул майсызына, очсызрагына тукталырга булды.

Ниһаять миңа да чират җитте бит дип куандым эчтән генә. Ә әби кесәләрен капшарга кереште. Кесәләрендә булган бар мөлкәтен чыгарып салды уч төбенә. Аның бар байлыгы минем күз алдымда. Вак акчалар гына түгел, хәтта ике данә кабак орлыгы да бар иде анда. Кат-кат санады акчасын. Шулай көттергәне өчен үзенә дә кыен булып китте кебек.

– Кызым, күпме дидең әле? – дип кайтарып сорады бераздан. Сатучы кызга да санатты акчасын.
– Тагын утыз җиде тиен кирәк, апа, – диде сатучы кырыслана төшеп.
– Җитми икән шул, – диде әби, уңайсызланудан як-ягына каранып. – Бәлки, ышанырсың, кызым. Пенсия алыр көн дә җитә, китерермен.
– Юк, апа, сез күп, ә мин бер генә, – дип каршы төште сатучы кыз. Минем дә эшләгәнем ашарыма җитми.

Очраклы рәвештәме, читенсенепме, минем тарафка да күз ташлап алды карчык.

Инде хәстәрләп өлгергән идем, бер тәңкәмне суздым. Ул алмады. Майсыз эремчеген кире кайтарырга ният кылып, кулындагы капчыгын актарырга кереште.

Берлекне мин сатучы алдына ташладым. Һәм үземә кирәкле әйберләрне санарга керештем.

Карчык кинәт капылт кына тагын миңа күз төшереп алды. Бу юлы инде аның үз-үзен тотышында ниндидер яңа, сәер үзгәреш тоемлап өлгердем. Сискәнү дип әйтергәме, әллә уңайсызлану яисә кабалану идеме...

– Рәхмәт, – диде. Һәм күзләренә төшкән чал чәчләрен чигәсенә сыпырып куйды. Күзләрендә яшь тамчылары сиземләнгән кебек булды аның. Һәрхәлдә, алар мөлдерәмә иде.

Ул җәһәт кенә чыгу юлына юнәлде. Кеше-кара күзенә чалынмый гына тизрәк китеп югалырга ашыкты.

– Ул сезне таныды кебек, точно таныды, – диде сатучы, теге карчык күздән югалып, бераз ара узгач.

– Мөмкин, – дидем үзалдыма. Мин дә аны төсмерләгән кебек булдым. Әмма төгәл генә әйтә алмадым.

Ыгы-зыгы белән көн дә узды. Кич җитте, караңгы төште. Кибеттәге әлеге очрашу онытылмый бит, келт итә дә хәтергә килеп төшә. Уңайсыз булып китә үземә, әйтерсең лә ул түгел, мин аңардан бурычка алганмын. Әйтерсең лә чал чәчле ул әбинең шундый кыен хәлгә төшүенә мин үзем гаепле...

Аның карашы, кан тамырлары кызарып чыккан мөлдерәмә күзләре... Капылт кына кире борылып, кабалана-кабалана чыгып китүе... Көненә күпме кеше белән очрашырга туры килә югыйсә. Кул сузып хәер эстәп торучылар да кая карама ич. Ә бу карчык һәм аның сыек сөт белән майсыз эремчеккә җитмәгән утыз җиде тиене тетрәндерә, искә төшкән саен калтыранырга мәҗбүр итә үземне. Һәм тагын сатучының «таныды кебек, точно таныды» дигән сүзләре китми колактан.

Ньютон башына алма төшкәндәй, яткан җиремнән сикереп тордым бермәл. Кара инде аны, онытканмын. Танымаганмын. Ул бит таныш, бик тә таныш караш булган минем өчен! Алтынчы класста идек булса кирәк. Безнең авылга институт тәмамлаган яшь укытучы кайтты. Татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр бирде ул безгә. Ул гади укытучы гына түгел, бик матур апа да иде әле. Һәм сирәк очрый торган тавышка, моңга ия җырчы иде. Тавышы кош сайравын, чишмә агышын хәтерләтә иде. Безнең авыл клубында концерт булса, аны тыңлар өчен генә дип, әйләнә-тирә күрше авыллар килә торган иде. Без аның дәресләрен көтеп ала идек. Ул дәрескә кергәндә, алдагы рәтләргә утыру өчен, төртешә-тартыша үпкәләшеп бетә идек. Аның озын кара толымнарын, ачык зәңгәр күзләрен бер күрү өчен ут йотып яши идек, хәтта үзенә яшертен генә гашыйк та булып йөри идек бугай әле. Ә ул безне татар теленең матурлыгын, аның йомшак мамыгын тоярга өйрәтте. Тукай, Такташ шигырьләрен укып сокландырды, чын шигърият һәм гүзәллек дөньясына әйдәп алып керде. Ул ни кушса, без шуны үти идек, тел очыннан чыккан сүзләрен йотып кына бара идек. Апа кушса, бер кичтә Һади Такташның озын-озын поэмаларын да ятлап өлгерә торган идек. «Апа», дидем. Әйе, без аңа үзгә бер җылылык һәм ярату белән «апа» дип дәшә торган идек. Ә ул безгә ягымлы итеп «үскәнем» яисә «матурым» дияр иде... Шигырьне матур итеп сөйләсәк, чәчләребездән сыйпап куя иде хәтта. Аның җанны иркәләгән мактау сүзләре, зәңгәрсу җылы карашы, хәтта бармак очларындагы кайнарлык әле дә онытылмаган, тоемланып тора икән бит...

Авылга ямь өстәп, көтмәгәндә кайтып төшкән кебек, ярты ел укыттымы икән, юкмы, ул саубуллашмый гына китеп тә барды безнең авылдан. Казанда йөргән егете булган, кияүгә чыгып, шуның янына киткән, диделәр. Ышанасызмы-юкмы, без еладык хәтта. Мәктәптән, юк-юк, авылдан ямь качты. Без гүя ятим калдык. Татар теле һәм әдәбияты дәресләренең кызыгы китте. Сагындык, юксындык без ул чакта апабызны...

Менә сиңа очрашу!.. Ни булган безнең апабызга?.. Аңа ярдәм итәргә иде бит, табарга иде үзен. Исемен белсәм дә, фамилиясен белмим. Кибетче кыздан да сораштырып торам: безнең апа шул көннән соң бу кибеткә башка кермәс булган. Ул да мине таныгандыр, күрәсең. Һәм бик тә кимсенгәндер. Матур һәм моңлы гына түгел, горур да булган  икән бит безнең апабыз.

«Кәефең юкмы, йөзең нигә чытык? Балтаң суга төшкән кешедәй йөрисең...» – диләр миңа. Әйтеп аңлата торганмы соң?.. Бездә туган телебезгә мәхәббәт уяткан, аны яраттырган, җанга шигырь һәм моң оеткысы салган апа өчен әрни җан. Ул бит югары белемле укытучы иде. Гомер буе эшләгәндер. Гаиләсе, балалары кайда икән? Әллә берьялгызы калганмы?.. Ярар, ялгызы да булсын ди. Ул бит гомер буе эшләгән булырга тиеш. Күпме сабыйларны үзенең ягымлы карашы, җылы сүзе, сәнгатьле укуы һәм кабатланмас моңы белән игелеккә өндәгәндер. Кул кушырып тик утыра торган заттан түгел иде ич ул.

Күпме эзләсәм дә очратмадым, таба алмадым апабызны. Инде хәзер апаның үзен түгел, аны шул хәлгә төшергән, утыз җиде тиен өчен укучысы качарга мәҗбүр иткән гаеплене эзлим. Ул кем? Кем гаепле моңа?! Сабыйларны олы мәхәббәткә ирештергән – туган телнең матурлыгын, татар шигыренең бөеклеген, моңның мәңгелеген яшьли безнең җанга салган апабызны кем шулай кимсеткән? Мин шул гаеплене эзлим.Табарга ярдәм итегез, зинһар...

Фото: Изображение от pressfoto на Freepik
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди язмыш!!! Аяныч!!! Правительство! повернись лицом к ветеранам учительского труда.

    Хәзер укыйлар