Хикәя
Операциягә керер алдыннан Сания үткән көнне күз алдына китерде. Искитмәле җылы иде ул. Сентябрь ае, әмма гүя җәй уртасы әйләнеп килде – әбиләр чуагы булып алды: пәрәвезләр оча, күбәләкләр уянды, чәчәкләр баш калкытты. «Мин Наилемне тапканда да сентябрьнең шушы көннәре иде. Ул елны нигәдер сентябрь азагында ук кар яуды, суык булды», – дип уйланды Сания. Шактый авыр операция ясарга керергә әзерләнсә дә, хирург хатынның кәефе әйбәт иде. Моның нидән икәнен дә белә ул: Наиле кайтачак. Бүгенме, иртәгәме, әмма кайтуы кайту... Ана бит ул: тоя, сизә.
...Операция беткәч, Сания аяк буыннарында авырту тоеп, икенче катка күтәрелде, кабинетына узды һәм, аркасын терәп, диванга утырды. Җеп өзәрлек хәле калмаса да, хирург хатын шат иде. Ул беренче баласын таба алмый җәфаланган яшь анага операция ясады һәм ике җан иясен – ананы да, баланы да газраил тырнагыннан алып калды. Гомумән, балалар табу йортында эшләү дәверендә шактый үлем күрде ул. Һәр үлем аның бер көнлек гомерен урлады, шул ук вакытта саклап алып калынган һәр җан аңа шулхәтле үк гомер өстәде. Андый чакта Сания күп сөйләшә, кәефе күтәрелеп китә, карашы йомшара. Ә инде үлем күргәндә, хирург хатын һичкемгә күтәрелеп карамас, аз сөйләшер, хәтта беренче ярдәмчесе, уң кулы Асия ясап китергән чәйдән дә баш тартыр иде. Хатынының бу холкын белгән артист ире дә мондый көннәрдә бик шауламас, рольләрен тыенкырак тавыш белән ятлар иде. Ә Сания белә: ире Хәмзә, артист булгангамы, шау-шу ярата, кирәксә-кирәкмәсә дә кычкырып сөйләшә, гел юк-барга куана, шатлана. Шундый кеше инде ул Хәмзә. Иренең гамьсезлегенә, бала-чага кебек куана белүенә Сания кайчак көнләшеп тә куйгалый. Ләкин ихлас күңелдән көнләшми. Ул белә: Хәмзәнең, мөгаен, беркайчан да аның шикелле шатлана алганы юктыр. Бик тә, бик тә бәхетле минутлары була Саниянең...
Асия керде, кулында чәйнек, чәшкеләр.
– Чәйләп алыйк әле, Сания апа.
– Эчик булмаса. Әллә нигә хәлем китеп тора.
Асия чәй көйләде, өстәлгә үзе пешергән камырны куйды.
– Җитешегез, Сания апа. Кичә сеңлемнең туган көне иде. Егете килде. Сакал җибәргән. Шуңамы, олырак күренде. Сеңлем камыр ярата, печенье-прәннек булса, аш та кирәкми аңа, ипи дә...
– Кыз чакта шулай инде. Ә үзең соң? Үзең яратмыйсыңмыни? Ничә яшь әле сиңа? 22 тулып киләме?.. Сеңлең чибәр, үзең дә сылу син, Асия. Йә, йә, Наил кадәр Наил күргәч: «Инәй, күрче бу Асияне, гел күз алмалы түгел үзеннән», – дип сокланды. Хаты килде бит әле. Өйләнәм, кайту белән язылышабыз, дигән.
Сания шулай диюгә, кыз әллә нишләп агарынып китте, бер мәлгә ни әйтергә белми аптырап торды. Ләкин аның бу хәлен Сания күрмәде, ул чәй эчү, улы турында сөйләү белән мәшгуль иде. Врач, ниһаять, кызга күз төшерде.
– Үзең кайчан кияүгә чыгасың инде. Сеңлеңнең йөргән егете бар, дисең... Синнән алда чыгып куйса?..
– Их, Сания апа... Юри генә кылануыгызмы...
– Димәк, вәгъдәләшкән кешең бар, көтәсең. Хезмәт итәме, укыймы әле?..
– Юу-ук, беркемем дә юк минем. Бар иде...
– Кем?
Кыз Саниянең күзләренә күтәрелеп карады. Сания шаккатты. Шулхәтле сагыш һәм хәсрәт күрде ул бу карашта, йөрәге өшеп китте.
– Сания апа, нигә егетләр элекке кебек кызлар өчен атышмыйлар икән? Андый чорлар да булган бит. Намус өчен, сафлык өчен атышканнар.
– Яшәү мәгънәсенә төшенүләредер егетләребезнең. Яшәү мәгънәсе бер мәхәббәттән генә тормый бит, Асия акыллым. Менә без бүген синең белән ике җанны үлем тырнагыннан алып калдык, һәм миңа бик җиңел булып китте. Беләсеңме, ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, Наилем турында онытып җибәргәнмен. Өйләнәм дип язгач, башта рәнҗегән идем үзенә, шул сүзләрдән соң кинәт күңелемнең бер ягы кителеп киткән сыман булды. Мин бит аның әнисе, һичьюгы башта киленне кайтарып күрсәтсен иде.
Саниянең бу турыда очраклы гына сөйләшүе түгел иде. Наил Асияне белә иде. Бер тапкыр больница хезмәткәрләре оештырган кичәгә килгәч, Наил кич буена диярлек Асия белән биеде. Ни турындадыр сөйләштеләр, көлештеләр, серләштеләр яшьләр. Сания аларны күзәтте дә, күзәтмәде дә. Наиле Асияне сайласа, ул бишкуллап риза булачак иде. Әмма Наил кичәдән әнисе белән кайтты, хәтта кызны озата да бармады.
Асия кинәт кенә өстәлгә башын салды, елап җибәрде. Сания тәмам аптырап калды. Торып кыз янына килде, иңенә кулын салды.
– Ни булды сиңа, Асия? Нигә алай, әйтче?
Асия кинәт күтәрелде дә коридорга чыгып китте. Сания һични аңламады. Шуннан ул Асияне эзләп чыкты. Кыз коридор почмагына барып сыенган да елый. Кызны бу хәлендә күрүгә врач хатын ни кылырга белмәде, килде дә Асиянең коңгырт чәченнән сыйпаштырды.
– Ни булды? Күңелемә бер шик килде. Әллә инде...
– Сания апа, – кыз башын түбән иде. – Сания апа, мин...
– Балакаем!.. Бу ни инде тагын? – врач күңеле белән тойды, кызның күз карашыннан ук аңлады. – Кемнән? Әйт. Веревкиннанмы?
Сания кызның яңакларыннан кысып тотты, яшь тулы күзләренә карады.
– Юк, Сания апа... Кирәкми... Минем кешечә кияүгә чыгасым килә, ак туй күлмәге киеп, кочагым тулы чәчәкләр белән. Балам булгач, ул бәхеттән мин мәхрүм ителәчәкмен... Риза булыгыз, зинһар, Сания апа...
– Күптәнме? Кайчан?
– Бүген үк, хәзер үк ясагыз.
– Йә Ходаем, Асия. Мин сине үз баламдай беләм дип йөри идем бит...
...Сания өенә гаять авыр тойгы белән кайтты. Хәмзә репетициягә бармаган, ял көне идеме, өйдә, түр бүлмәдә кем беләндер телефоннан сөйләшә. Наил белән бугай, димәк, күңеле дөрес тойган була, чынлап та кайталар. Сания плащын салды, түргә узды, бер мәл тәрәзәгә карап торды.Төньяктан күк йөзен күксел-кара болытлар томалап килә. «Менә әбиләр чуагы да үтте», – дип уйлады ул һәм кухняга узды. Тәрәзә төбендә бер бәйләм роза чәчәкләре күреп туктап калды. Асия тормышындагы хәл күңеленә авыр таш булып ятты. Кызның җиңел хискә бирелеп китүенә рәнҗүдән дә түгел иде бу, хәтта үзе белән бергә эшләгән кызны кызганудан да түгел иде, йөрәге кушмауга карамастан, ихтыяр көчен җуеп, җан кыюдан иде булса кирәк. Әлбәттә, шуңардан.
Сания башын як-якка чайкый-чайкый гаҗизләнә калды, үзалдына ыңгырашып куйды. Нигә, нигә риза булды соң әле ул?! Кызны кызганды?.. Врач бит ул, врач! Әйе, ул гаепле. Кем алдында гаепле? Кыз алдында. Ул аны үгетли ала иде, ул ана кеше. Ана булуның никадәр горурлык икәнен аңлата ала иде.
Ул арада кухняга Хәмзә килеп керде.
– Кайттыңмы? Әле генә Наил белән сөйләштем. Бүген юлга чыгабызмы, чыгаммы диде шунда... Бик начар ишетелә, аңлап бетермәдем.
– Беләм, – диде Сания битараф бер хәлдә.
– Нәрсә? Сиңа шалтыратканнар идемени?
– Юк. Шалтыратмаганнар иде. Ана бит мин, Хәмзә. Бу розаларны балаларга дип алдыңмы?
– Кичә премьера булды бит. Алкышлар. Жәл, дежурда булып калдың. Менә чәчәкләр бирделәр. Ярап куйды әле, балалар кайта, яшь килен. Чәчәкләр белән каршы алырбыз.
– Хәмзә, мин бу чәчәкләрне больницага илтәм. Асия чирләп китте.
– Куй инде. Нинди сентиментальләшү ул тагын. Балаларны каршы алырга коры кул белән барабызмы?
– Алар үзләре чәчәкләр безгә, Хәмзә. Ә чирлегә чәчәкләр – дару ул. Илтим?..
– Ярый соң. Миннән дә сәлам юлла. Бу арада нигәдер театрга йөрми башлады әле ул чибәр кызың. Егетләр сагына үзен. Тик озак йөрмә, балаларны каршы алырга бергә чыгарбыз.
– Мин хәзер әйләнеп кайтам, Хәмзә.
Сания ал, кызыл, ак роза чәчәкләрен ипләп кенә газетага төрде.
«Ул миңа кемнән булуын әйтергә тиеш. Аның янында чуала торган сары сарбай Веревкин булса, эшеннән кудырачакмын мин ул явызны. Нинди кызны алдаган бит, эт җан, – дип, юл буе үзалдына тиргәшеп барды Сания, аннары кинәт кенә: – игә әле мин тиктомалга ул егеткә ябырылдым. Бәлки, ул бөтенләй гаепле түгелдер. Асияне юатасы иде. Менә дигән егетне очратыр әле. Чибәр бит син, сылуларның сылуы, кулыңнан килмәгән эш юк, диярмен... Тукта, ни әйтте әле ул операционныйдан чыккач... Наилегез бәхетледер, сез дә, диде бугай. Ә үзенең күзләрендә мөлдерәмә яшь. Их, бала, бала, минем Наилем сине яраткан булса, алай итмәс иде. Андый түгел ул».
Икенче каттагы үз бүлмәсенә күтәрелеп тормады, ишек янында торучы сестрадан халат сорап алды.
– Бир әле миңа бер халат. Беләсеңме кем мин бүген? Чирле янына килүче берәү. Менә кем мин бүген, матурым, – Сания чәчәкләрне кызның борыны янына китерде. – Хуш ислеме? Йә, кем янына килүем? Әйтче?..
– Җиденче палатада ята ул.
Халат бирүче шәфкать туташы нигәдер Саниянең куанычын аңламады. Әмма Саниягә шулай сөйләшүдән барыбер җиңелрәк булып китте. Ул кызның төксе генә дәшүенә игътибар итмәскә тырышты. Табигать тарафыннан һәр хатын-кызга бирелә торган барлык йомшаклыкны, ягымлылыкны, йөрәк җылысын, кече күңеллелекне һәм изгелек сыйфатларын Сания һәрчак кешедән азрак алып, үзе аларга күбрәк бирергә омтылды. Һәм ул күп вакытта шулай эшләде дә. Шулай эшләгәндә аңа җиңел, бик җиңел булып китә иде.
– Беләсеңме соң әле син җиденче палатада кем ята?
– Асия, – диде кыз һәм күзләрен күтәреп, сынап-текәлеп врач хатынга карады. Шәфкать туташының ачулы карашы Санияне каушатып җибәрде. Ләкин янә үз-үзен тыеп калды врач хатын.
Җиденче палатага җиткәч, Сания, йөрәк ярсуын тыеп, бер мәлгә туктап торды. Газетага төргән роза чәчәкләрен ача төште, иснәп карады. Хуш исле чәчәкләрне сулаган саен сулыйсы килә иде.
– Исәнме, – диде ул палатага килеп керүгә. Асиянең карашы куанычлы тоелды аңа. – Менә сиңа чәчәкләр, мәхәббәт чәчәкләре, гашыйклар чәчәге алып килдем.
«Хәле юк. Авырмы, җиңелме, операция өстәлендә ятып чыкты», – дип уйлады Сания.
– Рәхмәт инде, – диде кыз, ирен чите белән генә елмайгандай итте.
Сания чәчәкләрне кызның күкрәгенә салды. Кыз аларны берәм-берәм иснәп чыкты, үзалдына күзе-йөзе белән елмайды. Шунда кинәт кызның аскы ирене дерелдәп китте, борын яфраклары агарынды. Сания урындык алып кызның янәшәсенә утырды.
– Борчылма. Оныт син аны. Белсәң иде үзен. Нинди ата-ана тәрбияләп үстерде микән шул явызны. Миһербансыз ул, кансыз. Нинди ана күкрәген имеп үсте микән, явыз. Беләсеңме, гафу итмә. Балакаем, мин белмимме хәлеңне, – дип, кызның агарынып калган яңагыннан сөйде врач хатын. – Бөтенләй сулып калгансың бит. Зөһрәдәй гүзәл идең, бит алмаларың уттай янып тора иде... Кайгырма, үкенер әле ул, үкенер... Ә син чыккач, аңа әйт. Син үтерүче аны, диген. Ә ул барыбер сиңа килер, тапмас синдәй кызны, синдәйләр сирәк була безнең арада. Бик тә акыллысың, сылусың бит син, Асиякәй. Үзең генә белмисең. Егетләргә дә ошыйсың. Әле булса хәтеремдә, теге кичәдән кайткач, Наил әйтте: «Матур ул синең Асияң», – диде. Димәк, минем улыма да ошаган булгансың.
Сания нәүмиз бер халәттә үзен тыңлап яткан Асиядән күзен ала алмады. Кыз каядыр түшәмгә караган да, чарасыз бер кыяфәттә уйга чумган – аны бөтенләй тыңламый кебек иде.
«Беләме икән бу ана, – дип уйлады кыз. – Аның Наиле бит Казанга китмәде. Икенче көнне үк безгә килде һәм атна буена миндә ятты».
Ул көннәрдә Асия эш сәгатьләрен бетерә алмыйча газапланды. Эш бетүгә өйгә чапты. Дөньяларын онытып яратыштылар. «Өйләнәм, – диде Наил. – Ике айдан кайтып алам», – дип ышандырды. Кайтмады. Икенче берәүгә өйләнгән. Асия аңардан... Белә микән шуны бу ана, белмичә хәленә керергә тырышуымы?
Кыз эчтән генә, тавышсыз гына елады, сыкранды, тамак төбеннән яман төер китми йөдәтте.
– Йә, ярый, сәламәтлән. Торып йөрергә ашыкма.Үзең беләсең. Саклан. Нык бул.
Врач иелеп кызның маңгаеннан үпте. Сания чыгып киткәндә, Асия аңа нидер әйтергә ымсынды, әйтмәде, төкереген генә йотты һәм стенага карап тынып калды.
Сания ашыкты. Коридорда аны көтеп торган сестрага күз дә төшермәде. Ләкин сестра аны үзе туктатты.
– Сания апа, әйттеме? – дип сорады кыз.
Сания туктады, кыз әйткән сүзләрнең мәгънәсенә хәзер генә төшенгәндәй, сестраны күздән кичерде.
– Ни әйтергә тиеш иде ул миңа?
Шәфкать туташының йөзенә мыскыллы елмаю кунды. Сания гаҗәпләнә калды.
– Сания апа, Асия Наилдән ясатты бит абортны. Соңгы кайтуында Наилегез бер атна Асиядә ятып китте. Өйләнешәбез дип ышандырган булган. Кайтып алам дигән...
Саниянең аяк астыннан идән шуыша башлады, ул көч-хәл белән стенага барып сөялде.
– Дөресме, хакмы шул?
Сестра кайтарып бер кәлимә сүз әйтмәде, борылды да китеп барды...
Сания урамга чыкты. Ул ярсып өенә ашыкты. Гүя күкрәген тишкәннәр һәм, йөрәген өшетеп, күкрәк куышына улап җил керә иде. Тамак төбендә төер йомарлана. Яшь төере түгел иде бу, юк, яшь төере әче була, ачу төере иде. Тик кемгә? Үз-үзенәме, тәрбияләп үстергән бердәнбере, моңа чаклы күз алмасыдай күргән Наиленәме?
Наилнең сабый чагы, бала чагы, балигъ булуы, мыек үстерүе – егет булып җитүе, студент чагы, фәнни-тикшеренү институтында эшли башлавы – һәммәсе күз алдыннан уза. Соңгы кайтуы, кичәгә барулары, икенче көнне җыенып, Наилнең Казанга дип китеп баруы... Ә ул?! Ул, мәкерле җан, атна буена гыйшык уйнап Асиядә яткан. Кызның йөрәгенә минем аша үтеп кергән. «Бу ни була инде тагын! Ни өчен Наил, ни өчен башка берәү шулай итмәгән?!» – дип кычкырып әйтеп куйгалады Сания. Димәк, аның анасына булган мәхәббәте нибарысы алдавыч кына, нибарысы офыкка эленгән ялган чаршау гына булган. Ә мин аны, һәр ана кебек, күкләргә чөеп мактадым, тыйнакларның тыйнагы итеп күрдем. Асиягә аны ким дигәндә әүлия итеп күрсәттем. Кыз бала ана сүзенә ихлас күңелдән ышанган, юкса ул аны якын да җибәрмәс иде. Миһербансыз! Мине алдавың гына җитмәгән, син аны да алдагансың ич! Аны да, чишмә суыдай саф күңелле баланы да, юньсез нәрсә. Наил! Наил!!!
Юк инде, күңел дигәнең алай да ышанып бетми, аяклары өенә түгел, Асияләр квартирасына алып китте ананы.
«Мин аны барысыннан да гаделрәк, сизгеррәк итеп күрдем. Минем өчен аннан да акыллырак, тыйнаграк, шәфкатьлерәк, зиһенлерәк кеше юк иде бу дөньяда. Ә ул әнә нишләгән. Бактың исә, ул күпләрдән явызрак, мәкерлерәк булган икән бит. Әй, бала, бала. Йә, яраттың, ди. Сөям, дип әйттең, ди. Әтиең Хәмзәгә әнә шул сүзләрне тезү берни түгел, ул аның чынлыгына үзе дә ышанып бетми. Мин атаңның яратуын гомерем буена әнә шул төче сүзләреннән түгел, күзләреннән күрдем, йөрәгем белән тойдым. Нигә инде өйләнәм дип бичара кызны ышандырырга. Нигә шул чын булмаган ялган сүз аша кыз йөрәгенә үтеп керергә. Нигә?! Ә бит син аны, белеп торам, яратмагансың. Яратырга өлгерми калгансың. Саф йөрәктән ярату өчен вакыт кирәк. Ихласлык шунда гына килә гашыйлар йөрәгенә».
Шулай дип үртәлсә дә, улы Наилен тиргәсә дә, ана күңеле һаман да ышанып җитми иде әле. Курка иде һәм Асияне җәберләүче Наил түгелдер, дигән өмет чаткысы бар иде йөрәгендә.
Шуңамы, ашыга-кабалана Асияләр яшәгән өйгә таба китте. Менә аларның подъезды. Сания икенче катка күтәрелде, кыңгырау төймәсенә басты. Төймә эчкә батты һәм туктаусыз чыңлый башлады. Ишек ачылды, бусагада Асиянең сеңлесе Фәридә пәйда булды.
– Исәнмесез. Керегез. Асия апа кайтмады әле. Кайтыр инде ул. Вакыт. Китапханәгә кергәндер.
«Белмиме, белеп тә белмәмешкә салышуымы», – дип уйлады Сания. Эчкә узды. Беренче урындыкка утырды. Йөрәк тибүен тыярга теләде.
– Йомышым минем синдә, Фәридә.
– Миндә?! – дип гаҗәпләнә калды кыз.
– Фәридә, әйт әле, Наил, минем улым, монда булгаладымы?
Фәридә бер тын ни әйтергә белми торды. Сания бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Ике бүлмәле квартира. Бүлмәләр кызларча җыештырылган. «Заман таләпләреннән бер дә калышмыйлар үзләре», – дип уйлап өлгерде Сания.
– Наил абый кайттымыни? Ул аны шулхәтле көтте, Сания апа, белсәгез икән...
Саниянең аркасына гүя салкын су койдылар. Соңгы өмете өзелде ананың.
– Ул аңа өйләнәм дип вәгъдә итеп киткән иде, – диде Фәридә. Һәм: – Нишләп торам соң әле, чәй әзер, әйдәгез, чәй эчеп алыйк, – дип, өстәл хәстәрләргә кереште кыз.
– Рәхмәт, Фәридә. Кайтыйм әле. Әллә нигә кәефем китеп тора.
«Димәк, Наил чынлап та Казанга китмәгән, – дип тәмам сабырсызланды Сания. – Димәк, ул Асияне генә түгел, мине дә, атасын да алдаган. Ә бит иртәгә эшкә дип кабаланган булды, ашыкты...»
Кайтып җитәрәк күңеле тәмам ярсыды, гаҗизләнүдән ни кылырга белми йөгерә-атлый башлады. Менә алар гаиләсе яшәгән өй, подъезд, квартира. Хәзер звонок төймәсенә басар, ишекне Хәмзә ачар, бәлки әле яшь кәләше белән Наил дә кайтып җиткәндер.
Ишекне ире Хәмзә ачты.
– Тәмам югалдың син, – диде ир үртәлеп.
– Кайтмадылармы?
– Юк әле. Бәлеш белән эш чыкмастыр. Камыр басарга йомырка юк.
Сания өс киемен салмый гына түргә узды.
– Беләсеңме, Хәмзә, мин аны кайтса да өйгә кертмим.
Хәмзә башта һични аңламады, барып телевизорны сүндерде. «Ни өчен?» дип тә сорамады, тәмам аптырашта калды.
– Ни булган, кемне булса да нахакка рәнҗеткәнме? – диде ул, ниһаять.
– Явыз ул, миһербансыз җан, Хәмзә!
– Бу ни инде тагын? Кичә генә идеал итеп сайраган идең түгелме үзең?..
– Ул кеше үтерде, Хәмзә, кеше. Менә бүген, сәгать төнге икеләрдә үтерде.
Хәмзә тартырга эзләргә тотынды, тапмады, бүлмә буйлап әрле-бирле йөрергә кереште.
– Ачыклабрак сөйләргә мөмкин булмас микән. Кая соң тәмәкесе, черт возьми! – Ир нервыланды, ниһаять, папирос кабын тапты, кабызды, һичкайчан өйдә көйрәткәне булмаса да, яңаклары яңакка ябышканчы суырып куйды.
– Бу һич тә мөмкин хәл түгел, Сания. Ишеттеңме, дим! Син шаярттың гына бит, Сания. Шулаймы?
– Юк, Хәмзә, шаяртмадым.
– Йә Хода, күрәселәребез бар икән. Кайда, ничегрәк?
– Больницада, операция өстәлендә.
– Һичнәрсә аңламалы түгел. Ну, эшеңне дә әйтсәм әйтим инде. Нинди табышмак ул тагын?
– Минем сестрам аңардан балага узган, һәм мин аңа бүген аборт ясадым. Үз кулым белән, менә шушы куллар белән...
– Уф, Аллам. Тәмам котны алдың бит. Йә, булсани! Ясаган – беткән. Телефоннан кәләшемнең исеме Асия диде түгелме соң?..
Сания иренә сүз катмады, ул акрын гына, сабыр гына кузгалып китте. Хәмзә һични аңламый елмая иде. Наил кеше үтермәгән, ул нибарысы...
– Оятың кайда синең, Хәмзә, – врач хатын кемне гаепләргә белми тәмам ярсыды. – Әйтче, оятың кайда?! Моннан соң син минем өчен иң-иң түбән һәм әшәке кеше. Һәм мин ничә еллар шул кеше белән гомер иткәнмен. Ишетәсеңме, Хәмзә!.. Мин бүген бу өйдән китәм. Асияләргә. Тор берүзең сөрәеп. Ишетәсеңме! – Сания иренә таба борылды. – Менә бу кулларым белән мин бүген үз оныгымны үтергәнмен, үз оныгымны!.. Хәмзә, ул кайтканда, мин монда булмаячакмын. Ишетәсеңме, дим, Хәмзә!.. Үгетләмә мине, сорама, үтенмә... Кирәкми... Ачык ярама тоз салма. Башкача итсәм, миңа бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмаячак. Аңла, кер хәлемә...
– Ни өчен минем турыда уйламыйсың бераз, – диде Хәмзә сабырсызланып, ишеккә аркылы төште. – Аек акыл белән уйлап кара әле, Сания. Без синең белән азмы-күпме, әйбәт гомер иттек бит...
– Мин Наил улыбыз өчен яшәдем иң элек. Ә ул әнә, берүзе өчен генә яши. Ач ишекне, Хәмзә. Туктатма мине. Барыбер китәрмен. Тыйма. Үтенәм...
Ир аңа юл бирде, врач хатын баскычлардан түбән төшә башлады. Каты үкчәләрдән баскычлар ыңгырашты. Шушы ыңгырашу, таш баскычларның рәнҗүе Саниянең күңелен айкады. Шушы йорттан квартира алгач, ике яшьлек Наилнең баскыч саен туктый-туктый менүе күз алдына килде, сумка асып мәктәпкә дип йөгереп төшкән чаклары, балигъ булгач, ике баскыч аша сикерә-атлый менүләре, ниһаять, соңгы тапкыр портфель тотып Казанга китүе...
«Асия мине гафу итмәс, гафу итәрлек хәлме?» – дип ыңгырашты хирург хатын тротуарга аяк баскач. Каты басудан түгел, бүген төнлә кылган эшеннән баскычлар гына түгел, бар табигать еламсырый кебек тоелды анага.
«Азат хатын», № 10, 1979 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк