Логотип
Проза

2020 елның язы

Бу яз – Ләйләнең утыз икенче язы. Язмы, яз, башка еллардагыдан берни белән дә аерылмый. Инде күптән язлардан әллә ниләр өмет итми ул.

Бу яз – Ләйләнең утыз икенче язы. Язмы, яз... Башка еллардагыдан берни белән дә аерылмый. Инде күптән язлардан әллә ниләр өмет итми ул. Бар иде исәр чаклары, гөрләвекләргә ияреп күңеле иләсләнгән, шомырт исләреннән исереп, ташулардай хисләре ташыган чаклар. Бәхетле язлары булды, бәхетсезләре... Парлы чагы, язларны ялгыз каршылаган еллары. Менә бу язны да ялгызы каршылый. Ялгызлыгына исе дә китми анысы Ләйләнең. Әнисе генә кызының гаиләсез калып, картаеп баруына пошына.

– Синең яшеңдә мин инде дүрт бала анасы идем бит, – ди ул, Ләйлә кунакка кайткан саен. – Сине кияүгә биреп, балаларыңны күрә аламмы, юкмы?

– Үзең әйтмешли, Ходай язган булса, күрерсең, әни, борчылма, – дип, сүзне тизрәк башкасына бора Ләйлә. Әй яратмый да соң шушы темага сөйләшергә. Шуның өчен дә авылга сирәк кайтырга тырыша ул. Югыйсә күргән берсе: «Әле кияүгә чыкмадыңмы?» – дип сорауны үзенең һичшиксез үтәргә тиешле бурычы саный монда.

– Картайганчы, үзең өчен булса да бер бала тап син, – дип киңәш биргән булалар бит әле. Әйтерсең аларның киңәшеннән башка Ләйлә моны үзе белми!

– Баласын тапканчы, ул балага лаек әтисен табасы бар әле, – дип җаваплый Ләйлә. Ә чынын әйтсәк, мондый сораулар да, хәленә кергән булып бирелгән мондый киңәшләр дә җен ачуын чыгара аның.

– Кияүгә чыгарга кирәк, ялгыз каласың, дип, аны кайгыртучыларның күпмесе генә бәхетле булды икән соң гаилә корып...

Әле яшьрәк чагында Ләйлә үзе дә ак күлмәктән үз туенда балкып утыру турында аз хыялланмады. Ләкин аһ, менә шушының белән чәчләрне чәчкә бәйләп, уртак балалар үстерсәң икән, диярлек кешесен очратмады. Булды ул күңелгә ошаган егетләр, булмады түгел. Әллә мәхәббәтләренең көче җитеп бетмәде, әллә инде, никахлар күктә укыла, диюләре хакмы – берсе дә Ләйләнең йөрәген чынлап торып яулый алмады.

Хәтерли әле, берсендә дус кызы белән кызык өчен генә берәүдән фал ачтырганнар иде. Аның: «Үзеңә насыйп егетне очратасың. Мәхәббәтең нәфрәт аша киләчәк», – дигән сүзеннән әй көлде дә соң Ләйлә. Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр дә диюен, нәфрәтнең мәхәббәткә әверелүе турында моңа кадәр бер дә ишеткәне юк иде.

Яше барган саен, кешеләргә, аеруча капма-каршы җенескә карашы үзгәрде кызның. Таләпчәнрәк карый ул кешеләргә. Ир-ат икән, ул һичшиксез тормышта нык торган, төпле фикерле, булдыклы ир булырга тиеш. Әнисеннән аерыла алмаган, үз булдыксызлыгында башкаларны гаепләгән, тормышыннан лар-лар зарланып йөргән ирләрне, гомумән, кешегә дә санамый ул.

Шундый берәү ул эшләгән оешмада да бар. Зарлануын зарланмаса да, дөньяның бер булдыксызы булып күренә ул Ләйләнең күзенә. Өстәвенә, яше утыздан узса да, һаман да әнисе белән яшәп ята. Коридорда яки лифтта шул ир кисәген күрсә, җене котыра башлый кызның. Аның ялтырый башлаган костюм-чалбарыннан, сирәкләнә башлаган чәчләреннән үк хәчтерүшлек бөркелә сыман.

Берәр бәйрәм уңаеннан корпоративка җыелсалар, хезмәттәшләре шаяртып, аларны бергәрәк утыртырга тырыша. «Ул да ялгыз, син дә ялгыз, бәлки, арагызда берәр очкын кабынмасмы» янәсе. Кемгә кемгә, ләкин бу ир кисәгенә карамый инде анысы Ләйлә!

Чәршәмбе кич оешма җитәкчесе Ләйләне үз бүлмәсенә чакырып, дүшәмбедән командировкага барасын әйтте. «Балаң да юк, көйсез, көнче ирең дә...» – дип, андый сәфәрләргә ешрак үзен җибәрүләренә ияләнгән инде ул. Бу юлы да карышып тормады, барырга икән, барырга!

– Ә, карагыз әле... Сезнең белән Фиркать Харисович та барачак, – диде җитәкче инде чыгып барган Ләйләгә.

Барган җиреннән сөрлегеп куйды кыз. Башын җитәкчегә таба борып, борынын җыерды: «Фу-у! Ансыз гына бара алмыйммы соң?»

Ләйлә Илдусовна, сез Фиркать Харисовичны алай бетереп үк атмагыз әле. Яхшы белгеч ул. Ир-егет буларак та начар кеше түгел, – диде җитәкче, аның болай борын җыеруыннан көлемсерәп.

Поезд билеты икесенә бер купега алынган иде. Егет Ләйлә белән уртак тел табарга тырышса да, кыз әллә ни илтифат күрсәтмәде. Укый торган китабына капланды да, аның барлыгын, гомумән, онытты. Ара-тирә колагына Фиркатьнең телефоннан кем беләндер сөйләшкәне генә чалынгалады. Ниндидер аш турында, ниндидер памперслар турында сөйләштеләр... Гаиләсез ирнең андый темаларга сөйләшүен ишетү сәер иде.

Чираттагы тапкыр аның кемгәдер шалтыратып: «Ашата алдыңмы? Юындырып алырга да кирәк инде...» – дигәнен ишетеп, Ләйлә китаптан башын күтәрде. Кызның карашындагы сорауны егет тә аңлады. Кызарды, уңайсызланды.

– Әнием... авырый... Командировкага киткәндә, «сиделка» чакыртырга туры килде... – диде ул аклангандай.

Ләйләнең күз алдына озак еллар урын өстендә авырып яткан әбисе килде. Андый кешене карауның авырлыгын ишетеп кенә белми ул. Әнисенә дә, Ләйләгә дә, башка туганнарына да җитә иде мәшәкать.

– Хәзер бер атна буена әниегезне «сиделка» карап торачакмы? – диде кыз Фиркатькә гаҗәпләнеп карап.

– Нишлисең инде... «Мин бара алмыйм», – дип тора алмыйсың бит.

– Соң, бара алмыйм, әнине карыйсым бар, дисәгез, көчләп җибәрмәсләр иде әле.

– Юк инде, анысы – минем проблема. Шәхси тормыш белән эшне катыштырырга ярамый, – дип җаваплады егет, уңайсыз елмаеп.

Казан–Мәскәү арасы бер төнлек юл. Шушы бер төн эчендә Фиркать Харисовичның тормышыннан әллә никадәр яңалык белде Ләйлә үзе өчен. Әнисе – опера җырчысы булган. Солист буларак чыгышлар ясамаса да, труппа составында бик күп илләр гизгән икән. Фиркать үзе дә сәхнә артында үскән. Әнисенә ияреп, ул да гастрольләрдә күп йөргән. Бердәнбер улын да авырлык белән генә үстергән ана башкача бала тапмаган. Әтиләре вафатыннан соң, әнисенең дә сәламәтлеге сынаткан. Инде менә ничә еллар ул хәзер бөтенләй урын өстендә.

Беренче карашка хәчтерүш кебек күренсә дә, егет бер дә төшеп калганнардан түгел. Хәтта чит илләрдә дә эшләп кайтырга өлгергән. Әнисе болай авырмаса, бәлки, аның да тормышы бөтенләй башкача булыр иде дә бит... Юк, юк, үкенеп тә, уфтанып та әйтмәде моны ул. Гомумән, алай димәде. Бу – Ләйләнең үзе чыгарган нәтиҗәсе генә. Менә ни өчен кайчаннан бирле бер үк костюмнан йөри, еш кына йөзенә аруы-талчыгуы чыга икән Фиркать Хариосвичның! Бер ялгызы ничә еллардан бирле авыру әнисен караган егетнең, билгеле, үзенә игътибары да, вакыты да җитмидер.

Поезд Мәскәүгә якынлашкан саен, кызның күрер күзгә күрексез генә бу егеткә карата булган фикере тамырдан үзгәрде. Ул аның таушалган костюмын, сирәкләнә башлаган чәчләрен инде күрмәде – бик сирәкләрдә генә очратырга мөмкин булган олы, шәфкатьле йөрәкне, сабырлыкны, әнисенә ихтирамны күрде. Аны кечкенәдән әлеге сыйфатларның мөһимлегенә инандырып үстерделәр ич. Моңарчы аны булдыксызга санап йөргәне өчен үзеннән үзе оялды ул.

Ләйлә фал ачучы әбинең әйткән сүзләрен инде күптән оныткан иде. Күңелендәге бар нәфрәтен сүндереп, йөрәгендә бәләкәй генә бер ут кабынды аның. Бу – мәхәббәт иде. 2020 елның язында, Казан–Мәскәү поездында яралды ул Ләйләне еллар буена үз бишегендә тибрәтеп, иңенә канатлар куячак, аңа әни булу бәхетен татыяачак мәхәббәт.

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур, эчтәлекле хикәя. Рәхмәт, Лилия! Иҗади уңышлар телим

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хәчтерүш дигән сүзнең мәгнәсен күптән түгел генә белдем . Тәрҗемәсе Крестоносец!

      Хәзер укыйлар