Логотип
Исемнәре тарихта

Алсу Гайнуллина

«Азат хатын» журналының 1978 елгы март санында басылган язма. Авторы – Кояш Тимбикова. Алсу Гайнуллина турында матбугатта басылган беренче язмалардан.

(Әлеге язма «Азат хатын» журналының 1978 елгы март санында басылган)

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә (Т. Миңнуллин пьесасы) тамашачыны хәйран иткән бер күренеш бар: әле генә бүгенге көннең унҗиде яшьлек кызын уйнаган актриса борынгы заман туташына әйләнә дә куя. Вакыйга буларак, бу – искитәрлек хәл түгел. Сәхнә – шартлы урын, драматург белән режиссер теләгенә таянып, монда әллә нинди эшләр башкарылырга мөмкин. Тамашачыны мәсьәләнең икенче ягы шаккаттыра. Мең дә берне белүче, ачуы чыкса, егетеңне ник туганына үкендерә алучы бүгенге Гөлфирәне дә, борынгы заман туташы Йөзембикәне дә бер үк актриса уйный. Гөлфирә – сөйкемле, булдыклы, тәрбияле кыз. Аның холкында бабасының әтисе булган Әлмәндәр картның шуклыгы, тапкырлыгы, изге хәйләкәрлеге дә чагылып-ча- гылып китә. Унынчы дистәне ваклый башлаган Әлмәндәр, кызның кыланмышларына карап, үзенең яшьлеген, Йөзембикәгә гашыйк чакларын искә төшерә. Шул мизгелдә Гөлфирә – Алсу-Йөзембикә – Алсуга әйләнә дә куя.

Карап утыручыга рәхәт. Артистларга исә мондый кискен борылышны кичерү, бер чордан икенчесенә сикереш ясау, әбисенең әнисе яшьлегендә яши башлау – гаять катлаулы хезмәт. Күпләр, мөгаен, моны башкара да алмас иде. Алсу Гайнуллина исә бу борылышка шундый ныклы әзерлек белән килә ки, тамашачы баштарак аның шул ук актриса икәнен абайламый тора. Өстенә чалбар кигән, күрше егете белән твист биегән Гөлфирәне бәби итәкле озын күлмәкле, яулыгын чөеп бәйләгән, чиләк-көянтә асып су буена төшкән борынгы заман Йөзембикәсе белән тиңләштерергә мөмкинме?! Бусы бит бөтенләй башка дөнья кызы! Адымы да бер сөям генә, тавышы – күгәрчен гөлдерәве, кешеләргә күтәрелеп карарга да кыймый, бер кулы яулык читен әзерләп куйган: егет-җилкен очраса, йөзен хәзер каплап өлгерә. Бераздан, актрисаның осталыгы аркасында, тамашачы Йөзембикәнең икенче төрле сыйфатларын күрә башлый. Ул да, Гөлфирә кебек үк, хөр күңелле икән ләбаса! Ул да бик күпне белергә тели, айның серлелеге аны уйга салган. Егетнең сүзләреннән әллә нинни мәгънәләр эзли. Йөзембикә Гөлфирә ише генә дә булмас иде әле! Заманасы – теләкләргә тышау. Шулай да югалып калмаган ул, авылдагы йөзләгән кызның йөрәген яндыручы Әлмәндәрне үзенә гашыйк иткән. Җаен туры китереп, очрашу әмәлен дә эзләп тапкан – чишмәгә суга килгән. Су кирәк булган эчен түгел бит, һич юк, чиләгенә су алырга онытып кайтып ук бара әнә!..

Йөзембикә белән Әлмәндәрнең очрашуы тамашачының җанын тетрәтә, чөнки күрешү дигәнең туксан бер яшьлек картның хыялында гына фараз кылына бит, шайтан алгыры! Картның якасына котылгысыз әҗәл ябышкан, барысы белән дә хушлашыр сәгать суккан. Әлмәндәр гомеренең иң мокатдәс мизгелләрен күз алдыннан кичерә: яшьлек! Йөзембикә! Гөлфирә! Гөлфирәсе – оныгының баласы, нәкъ Әлмәндәр картның яшьлек хыялы.

Сагыш аша нәтиҗә ясап куясың: гомере бушка үтмәгән бит моның, Әлмәндәр токымы яши бирә! Әсәрнең буеннан-буена килә торган шушы якты фикерне ачуга Әлмәндәр образы белән бергә Алсуның Гөлфирәсе дә, Йөзембикәсе дә зур өлеш кертә.

Алсу Гайнуллина – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективына әле соңгы елларда гына килеп кушылды. Башкарган рольләре дә, катнашкан спектакльләре дә бармак белән санап чыгарлык. Әмма ләкин аның сәхнәдәге һәр чыгышы тамашачыга чын ләззәт, дөнья матурлыгын танытуда яңа ачкыч бирә икән, Алсу Гайнуллинаның театрга килүен сәнгатебездәге табышлардан санарга туры килә.

Аның сәхнәгә аяк басуы бары тик талантлы кешеләр язмышына гына хас булганча хәл ителә. Урта мәктәпне тәмамлап өлгермәс борын аны театр училищесына чакыралар.

Алсу, мәктәптә укыганда ук, иң гадәти бер клубның драма түгәрәгенә йөри. Һәвәскәрләрнең бер спектаклен театрның тәҗрибәле артистлары Рәшидә Җиһаншина белән Һидаят Солтанов карый.

Көннәрдән бер көнне Алсуны театрга чакырталар. Килә. Тетарның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов кабинетында имтиханга охшаш тикшерү башлана.

Шигырь сөйлә әле! – диләр.

Алсу сөйли.

Җырлый беләсеңме?

Алсу үзе булдыра алганча җырлап та бирә.

Спектакльдән өзек уйнап күрсәт әле!

Уйный Алсу.

Сынаучылар үзара киңәшләшәләр дә:

Без сине театр училищесының икенче курсына алабыз, – диләр.

Ул арада урта мәктәптә өлгергәнлек аттестатына имтихан бирер чак җитә, училищедагы укулар катлауланып килә. Алсу, елап, Рәшидә апа янына керә.

Булмый миннән, китәм, – ди.

Ник?

Бик авыр, чыдар хәлләрем калмады. Артист буласым да килми.

Авырлыклардан курыксаң, беркем дә була алмассың, – диләр аңа. – Тырышып кара әле, бәлки, җиңәрсең?!

Алсуны Марсель Сәлимҗанов үзе укыта. 1974 елда актриса академия театрына эшкә билгеләнә. Улы Искәндәрне аякка бастыруга киткән вакытны алып ташласаң, Алсуның театрда ныклап иҗат итүенә әле ике генә сезон. Шул кыска ара эчендә ул хәтергә уелып калырлык образлар тудырып өлгергән: Агазия («Ташлама утны, Прометей»), Зөһрә («Мулланур Вахитов»), Гөлчирә («Ташкыннар»), Кеккина («Хатыннар гайбәте»), Әлмирә («Суган суфые»)... Арада иң кадерлесе, әлбәттә, Шәфика ролендәге кичерешләр («Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз»).

Бер карасаң, Гайнуллинаның иҗат юлы бер-бер артлы килгән бәхетле очраклардан башланып киткән төсле. Ярый ла күреп алганнар, ярый ла Марсель Сәлимҗанов классына эләккән, ярый ла тарихи театрга эшкә алганнар, ярый ла әйбәт рольләр биргәннәр. Өстәвенә, аңа талантлы артист Илдар Хәйруллин гашыйк булган, өйләнешкәннәр, баласына да дүрт яшь тулып килә.

Тик берсе артыннан берсе агылып торган бу шатлыклы хәлләр актрисаның зиһенен томаламаган. Алсу, бәхеткә каршы, бу беренче куанычлар артында нинди зур җаваплылыклар сагалап торганын яхшы аңлый. Ул үзенә тапшырылган хезмәткә баштан-аяк бирелгән. Аның өчен сәнгатьтән дә, халыкка хезмәт итүдән дә изгерәк нәрсә юк. Яңа роль тапшырдылармы, тормыш ыгы-зыгылары да, гаилә мәшәкатьләре дә, хәтта нәни Искәндәргә бәйле борчу-шатлыклар да икенче планга күчә. Актрисаның бөтен барлыгы театр таләпләренә буйсындырылган. Агазия ролен оста башкарган өчен аңа Бөтенроссия фестиваленең  беренче дәрәҗә дипломы бирелгән икән, монда инде һичнинди очраклылык та юк.

Дөрес, Алсу Гайнуллинаның моңарчы башкарган һәр роле – аның яшьтәшләре. Ләкин холыклары ягыннан алар бер-берсенә һич охшамаганнар. Актриса аларның һәрберсен үзләренә хас сыйфатлар белән бизи, кабатланмас образлар итеп гәүдәләндерә. Кыенлыклар хәзер аны куркытмый, киресенчә, катлаулы образлардан ул аеруча ләззәт таба, эзләнә, табышларын алдагы җиңүләргә баскыч итеп файдалана белә. Алкышларны исә ул күп кыенлыклар аша ирешелгән җиңүнең бик кыска бер мизгеле генә итеп таный.

Тамашачы актерның тәмам өлгергән эшен генә күрә. Ял сәгатендә, иркен залда, йомшак кәнәфигә чумып, тамаша карап утыру чиксез рәхәт! Мөгаен, шунлыктандыр, яшьләр арасында: «Артист булыр идем!» – диючеләр бихисап. Мөмкинлек чыгып, үзенә яңа роль тапшырылган артистларның бәргәләнә-бәргәләнә эзләнүләрен, теләгән алымнарын таба алмый газаплануларын да күрергә туры килсә, артист хезмәтенә мөнәсәбәт үзгәрер иде.

Алсу Гайнуллина, әле япь-яшь булуына да карамастан, бу хакыйкатьне тирәннән аңлый.

Талантлы хатын-кызлар фидакарьлеге татар театры тарихына гаҗәеп матур сәхифәләр теркәгән: Сәхибҗамал Волжская, Гөлсем Болгарская, Нәгыймә Таҗдарова, Гөлсем Камская, Нәфига Арапова... Халыкчан сәнгатькә тугры булу бу талант ияләрен үлемсез иткән. Бүген дә сәхнәбезгә уннарча талантлы артисткалар хезмәт күрсәтә. Алсу Гайнуллина да кыю рәвештә әнә шулар рәтенә килеп кушылды. Аның да татар сәхнәсе маякларына, сүзебезнең башына борылып кайтып килсәк, Әлмәндәрләр токымына лаек булуына өмет тотыйк!

Кояш Тимбикова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар