Логотип
Фоторепортаж

Казанга татар ашлары осталары җыелды

Кызыксынган, иренмәгән кешегә үзен күрсәтү өчен дә, башкалар белән танышып, аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен дә мөмкинлекләр бар хәзер. Интернет киңлекләрендә берсеннән-берсе кызыклырак конкурслар, мастер-класслар узып кына тора. Мәсәлән, узган шимбәдә башкалабызның «Роналд Макдоналд Йорты»нда «Тәмле марафон»ның йомгаклау этабы узды. Нинди марафон дип, сорасагыз, «Татар интернетын үстерү» фонды интернет киңлекләрендә татар телен үстерү, татар халкына, аның аш-суына игътибарны арттыру максатыннан октябрь аенда «Тәмле марафон» башлап җибәргән иде. Шартлары беренче карашка гади кебек кенә күренсә дә – 21 көн дәвамында көн саен берәр төрле милли ризык пешереп, интернетка куя бару – марафон ахырына таба сафлар шактый сирәгәйгән. Иң тырышлары, түзем, үҗәтләре – алар исә 10 кеше – ахыргача бирешми, соңгы көнгәчә җитә алган. Арада көн саен бер генә түгел, берничә төрле ризык пешереп, фотоларын, рецептларын сайтка урнаштыручылар да булган. Мәсәлән, «Сөембикә» укучыларына яхшы таныш Мәрьям Миңнеголова 21 көн эчендә 60 төрле ризык пешерергә җитешкән.

Инде финалга узучыларның үзләренә килсәк, әйткәнебезчә, алар ун кеше. Кызганыч, икесе тантанага килә алмаган, алар белән читтән торып кына танышсак, калган катнашучыларның үзләрен күреп сөйләшү, кайберләреннән хәтта осталык дәресләре алу да насыйп булды. Һәрбер катнашучы буш кул килмәгән, үзе белән бер, кемдер хәтта ике-өч төрле дә ризык – әлеге игелекле йортта әниләре белән яшәп дәваланучы сабыйларга күчтәнәчләр дә алып килгән.

Әйдәгез, танышыйк соң үзләре белән.

Азнакайның Мәндәй авылыннан Мәрьям Миңнеголова (ул күчтәнәчкә бик тәмле дә, искиткеч матур да зу-ур торт пешереп алып килгән иде. Кунакларга исә куертылган сөт белән басылган баллы шарчыклар пешереп күрсәтте. Тәмле дә, җайлы да гына бу рецептны сезгә дә тәкъдим итәбез.

190 г куертылган сөт;

2 йомырка;

1 чәй кашыгы камыр күперткеч;

300-350 г он.

Боларның барысында бергә болгатабыз, үзләнгәнче басабыз һәм бау кебек тәгәрәтәбез. Әлеге бауны урман чикләвеге зурлыгында кисеп, үсемлек маенда кыздырабыз. Артык мае аксын өчен, кәгазь тастымалга тезеп торабыз да, зур вазага өеп, өстеннән шикәр оны сибәбез.

Арчадан Розалия Кильмәтова исә бик тәмле итеп өчпочмаклар пешереп күрсәтте. «Бәхетле»нең камыр цехында эшләп, камыр ризыклары пешерергә тәмам остарып беткән бу ханым, искиткеч тәмле өчпочмакларының сере белән генә уртаклашмады, коммерция серен ачарга ярамый, димәк. Әмма без аннан өчпочмакларны матур итеп бизәргә өйрәнеп калдык.

Казаннан Нурфия Халикова әнә марафонда кызлары белән катнашкан. Дүрт айлык нарасые булу да комачауламаган аңа. «Кайсыбер көннәрдә кызларым пешергәнне куйдым. Алар минем булышчыларым», – диде ул 11 яшьлек Исламия, 9 яшьлек Хәнифә һәм бишегендә йоклап яткан 4 айлык Нурхәяткә елмаеп карап. Алар күчтәнәчкә зу-ур ике таба белән гөбәдия пешереп алып килгәннәр иде.

Люция ханым Әблиева шулай ук Казаннан. Шигырь, хикәяләре белән ул да «Сөембикә» укучыларына яхшы таныш. Люция ханым үзе дә күчтәнәчкә «Сөембикә» журналында басылып чыккан суган бәлеше һәм баллы бәлеш әзерләгән. Кунакларны ул бәлеш белән генә түгел, шигырьләре белән дә сыйлады.

Алсу Фазлыева да Казаннан. Башкалабыз мәктәпләренең берсендә туган тел укыткан бу ханым да күчтәнәчкә баллы бәлеш пешереп алып килгән.

Казаннан Ләйсән Семенеева әнә подноска тау кебек өеп бананлы кекслар пешергән. Тирәли мандариннар да тезгәч, ул бөтенләй дә табын бизәгенә әверелде – карап торышка ук авыздан сулар килә.

Лаеш районы Сингел авылыннан Альмира Миңнуллина бер чиләк авыл катыгы һәм зур коштабак тутырып ит пәрәмәчләре әзерләгән. Андый да тәмле катыкны күптән авыз иткән юк иде: яңа сауган куе сөтне озаклап кайнатып, яңа аерткан авыл каймагы салып оетылгангадыр, искиткеч тәмле иде ул. Пәрәмәчләре дә авызда эреп китмәле – камыры юка гына, эчлеге йомшак, сусыл, итен бер дә жәлләмәгән, мул куллы хуҗабикә икән.

Резидә Волкова – шулай ук укытучы. Лаеш районы Никольское авылыннан килгән. Күчтәнәчкә кетердән тора торган кош теле пешергән. Ул да ялындырып тормады, кош телен пешереү сере белән бик теләп уртаклашты. 5 йомырканы сытып, чәй кашыгының очы белән генә чәй содасы саласы да, бик озаклап болгатасы. Он салып, камыр «сөйләшә» башлаганчы басасы. Шушы камырдан ике җәем чыга. Аларны юка итеп җәеп, ромбиклап кисәсе дә, кызган майда йөздереп аласы. Өстенә шикәр оны сибеп, табынга чыгарасы.

Чаллыдан Лилия Габидуллина юка итеп белен пешерү буенча осталык дәресе күрсәтте. Янынннан бер адым да читкә китми булышып йөргән ире дә көч биреп торды үзенә. Күчтәнәчкә исә алар йөземле дөге бәлеше пешергәннәр.

Ә килеп, кичәне җырга күмүче «Хыял» ансамбле җырчысы Гөлүсә Ахунованы да телгә алмый калырга ярамас. Моңлы тавышы, матур җырлары белән кичәне тагын дә ямьләп, күңелләрен күтәреп җибәрде ул.

Кичәне исә «ТНВ»дан Айзилә Батырханова белән «Татнетны үстерү» фонды җитәкчесе Раил Гатауллиннар алып барды.

Осталык дәресләре олылар өчен генә узмады, бу көнне «Роналд Макдоналд йорты»нда яшәүче балалар өчен дә бәйрәм булды. Рәссам Айгөл апалары Мәҗитова бик матур бәйрәм открыткалары ясарга өйрәтте аларны. Сабыйлар соңыннан бу открыткаларын әниләренә бүләк итте.

Марафон тәмам. Финалга чыккан һәркем җиңүче, аларга диплом һәм Венера Мәҗитованың рецептлар китабы бүләк ителде. Әлбәттә инде, кочак-кочак тәэссоратлар, ай буена үзара ярышып тәмам дуслашып беткән кызлар белән очрашып танышу, фикер алышу, сабыйларны куандыру шатлыгы, игелек кылудан алган сөенеч – кичәдән әнә шундый бай багаж белән таралыштык.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар