Логотип
Күңелеңә җыйма

Югалткан бәхет 

Булат белән Гөлшат бергә эшлиләр. Аларның аралаша башлавына офиста беркемнең дә исе китмәде. Ике чибәр кеше бер-берсенә тартыла инде, дип уйладылар, чөнки ир белән хатын икесе дә бик чибәр иде. Гөлшатка 30 яшь, Булатка 35 яшь. Алар бергә яши башладылар. Берничә айдан соң Гөлшат авырга узды. Яраткан хатыннан балаң туу – зур сөенеч. Булат шунда ук Гөлшатка язылышырга тәкъдим итте. Хатын, әлбәттә, ризалашты. Әмма алар арасына өченче кеше килеп керде. 


Булат белән Гөлшат бергә эшлиләр. Аларның аралаша башлавына офиста беркемнең дә исе китмәде. Ике чибәр кеше бер-берсенә тартыла инде дип уйладылар, чөнки ир белән хатын икесе дә бик чибәр иде. Гөлшатка 30 яшь, Булатка 35 яшь. Алар бергә яши башладылар. Берничә айдан соң Гөлшат авырга узды. Яраткан хатыннан балаң туу – зур сөенеч. Булат шунда ук Гөлшатка язылышырга тәкъдим итте. Хатын, әлбәттә, ризалашты. Әмма алар арасына өченче кеше килеп керде. 


Менә өченче кеше Гөлшатның өеннән чыкканын көтеп тора. Подъезддан түгәрәкләнеп килгән хатын чыкты. Өченче кешене Гөлшатның тынычлыгы да, чибәрлеге дә, матур итеп ясалган прическасы да ярсытты. Гөлшат килеп җитүгә ул аның каршысына чыгып басты. 
– Башыңны бетерәм хәзер, – диде дә йөзенә китереп тә сукты. Көтелмәгән хәлдән башы әйләнеп китеп, аздан гына егылмый калды Гөлшат. Ул тизрәк куллары белән эчен тотты. 


– Син мине белмисең, ә мин сине беләм! Аны калдыр, йә мин сине үтерәм, – диде Гөлшатны сагалап торган хатын. Ул – Булатның беренче хатыны иде. 
Тиз-тиз генә китеп барган хатын артыннан Гөлшат бик озак карап торды. Ул һаман бер сорауны кабатлый иде: «Нәрсә өчен?» Ул бит аның ирен тартып алмады. 
Кичен Булат Гөлшатны кочаклап-назлап тынычландырырыга тырышты. «Бу беренче һәм соңгы тапкыр, син аны башка күрмәячәксең», – диде. Әмма сүзләренә ир үзе дә ышанмады. Беренче хатыны  Наҗияне тынычландыра алмаганын аңлый иде.


 Булат чыгып киткәндә дә  Наҗия истерикага бирелде. 
– Мин сине беркемгә дә бирмим! – диде, уртак гаилә тормышлары тәмамланганын аңларга теләмичә. 
– Наҗия,  тавыш чыгаруларыңнан, урынсыз көнләшүләреңнән туйдым. Минем ял итәсем, тынычлап яшисем килә.
– Синең кызың бар! Бала хакына сине җибәрмәячәкмен.
– Кызымны ташлыйм димим. Аңа ярдәм итеп, аның белән аралашып яшәрмен. Минем синең яныңда гына буласым килми. Син мине бөтен барлыгың белән басасың. Яшәргә, сулыш алырга ирек бирмисең...


– Китәсең икән, үз-үземне үтерәчәкмен, – ди  Наҗия, ирнең сүзләрен ишетергә дә теләмичә, – син йә минеке, йә беркемнеке дә түгел..
– Наҗия, бар да хәл ителгән инде. Җаныма якын хатын очраттым. Безнең бәхеткә комачаулый алмассың.
– Карарбыз. Син бары минеке генә булачаксың, – дип кычкырып калды аның артыннан хатын. Югыйсә күптән аерылганнар инде. Булат һаман чыгып китә алмый хатыны белән бер фатир бүлешеп яшәде. Хәзер менә Гөлшат белән очраша башлагач, бар көчен җыеп, чыгып китәргә карар кылгач, аерылган хатыны тавыш чыгарды. 


Эшендә көчле куллы җитәкче булса да, өйдә сүзен кистереп әйтә алмый торган ир иде ул. Хатынына каршы сүз әйтергә куркып, аның үкчәсе астында яшәде. Өстәл суга белмәде, усаллык һәм ахмаклык белән очрашкач, югалып калды. Ире сүз әйтмәсен белгән хатынның холкы тагын да начарланды. Югыйсә танышканда  Наҗиядән дә изге күңелле кыз юк иде. 
Алар студент чакта бер бәйрәмдә таныштылар. Наҗия авыл кызы иде. Язмышы да авыр, әнисе эчә башлагач, әтиләре ташлап чыгып китә. Кыз тырышлыгы белән мәктәпне тәмамлап институтка укырга керә. Булатка ул бик ихлас, самими кыз булып тоелды. Студент чакта ук өйләнештеләр. Булатның әти-әнисендә яшәделәр. Яшьләрне сөендереп, кызлары туды. Булат институт тәмамлагач, эшкә урнашып, карьера ясады, ә  Наҗия декрет ялыннан кире институтка кайтып тормады. Ул ир хатыны булып кына яшәде, аның бер көн дә эшләргә теләге юк иде. Гаиләм нык, янымда яраткан хатыным – бу бәхет инде дип йөргән вакытта, Наҗия үзгәрә башлады. Юкка-барга тавыш чыгарды. Булатны көнләде. Иренең командировкаларга еш йөрүе ошамады. Хәтта «йә эшең, йә мин» дип ультиматум куйды. «Эшләмәсәм, сезне кем туйдыра соң», – диеп тә карады Булат. Ә  Наҗия баланы алып китәм дип куркытты. Әмма Булат аның беркая да китмәсен белә иде, белсә дә каты тормады. Башта хатыны депрессиядә дип уйлады. Әмма ул халәт бик озакка сузылды һәм арытты. Наҗия истерика вакытында әллә нәрсәләр кычкырды, табак-савыт ватты, ә Булат эш бүлмәсенә кереп бикләнде һәм Ходайдан элекке Наҗияне кайтаруны сорады.

Ул хатыны белән сөйләшеп карарга да тырышты, ләкин нәтиҗәсез.  «Димәк, мин җүнсез. Алайса ташла безне», – дип, авызын япты хатыны. Һәм тагын да ныграк бәйләнә башлады: аңа Булатның кигән киеме ошамады, ашавы, хәтта бала белән утырып китап укуы ярсытты. Булат эштән соң кайта башлады, командировкаларга шатланып китте. Беркөнне кайтып керүгә үк борынына спирт исе килеп бәрелде. Булат, чишенеп тормастан, кухняга керде. Анда хатыны ялгызы эчеп утыра иде.
– Килеп җиттек... – дип кенә әйтә алды Булат. 
– Баланы әни алып китте. Мондый җүнсез әти белән ничек чыдап яшәсен бала йөрәге, – дип, хатын шунда ук һөҗүмгә күчте, Булат бүлмәсенә кереп бикләнде.
Әнә шулай алар 13 ел яшәде. Булат бала хакына түзде. Кызын бик ярата иде, ялгызын гына әнисе белән калдырасы килмәде. Кызы да әтисенең интегеп яшәгәнен күреп, әнисеннән гел яклады, моның өчен әнисе кызына да бәйләнә башлады. Хатынын куркытырга теләп аерылырга да биреп карады Булат. Әмма болай да җиңә алмады. Аерылышсалар да, ир өйдән чыгып китә алмады. Ә  Наҗия моны белә иде. 


Һәм Булат Гөлшатны очратты. Барысын да аңлады: яшәргә кирәк! Баласы алдында бурычын үтәде. Кызы үпкәләмәс, аның ничек яшәгәнен үзе күреп, ишетеп тора. Өйдән хатынының каргышларына, куркытуларына күмелеп чыгып китте ул. 
Ярты ел бәхеттә яшәде Булат. Гөлшатның аңа карата мәхәббәте, хөрмәте өчен ул бик рәхмәтле иде. Хатынны кирәк булса, кулларында күтәреп йөртергә әзер иде. Әмма  Наҗиянең тормышларына килеп керүе генә аны борчуга салды. Тынычлыкта калдырмаган. Яраткан кешесенә хәтта кул күтәргән. Барысы да Булатның көчсезлеге аркасында... «Мин аның белән сөйләшермен», – диде ул Гөлшатның чәчләреннән сыйпый-сыпый, әмма бу сүзләренә үзе дә ышанмады.
Тагын бер атнадан аңа участок полициясе шалтыратты.  Наҗия Гөлшатның подъезддан чыкканын каравыллап торган да, кыйный башлаган. «Мин сине үле бала тапканчы эзәрлекләячәкмен», – дип кычкырган.  Тавышка күршеләре йөгереп чыгып, полиция чакырткан. «Ир-ат башың белән хатын-кызны урынына утырта алмыйсыңмы инде», – диде аңа полиция чакырткан күршесе. Булат эндәшмәде.

 
– Хәзер аңа нәрсә булачак соң инде? – дип сорады ул участок полициясеннән.
Булат диванда бөкләнеп яткан Гөлшатка карады. Аларның күзләре очрашты.
– Борчылма, берни дә язмыйм... Ә икенче тапкыр ул миңа кислота сибәм, диде...


Булат  Наҗия янына кире кайтты. Аны көчсезлектә гаепләрсез, чүпрәк диярсез. Әмма ул яраткан хатынын саклап калыр өчен шул адымга барды. Аңлады:  Наҗияне ул җиңә алмый, хатын аны психология ягыннан баса. Ул аңа хәтта каршы да эндәшә алмый. 
Ун елдан соң соң Булат йөрәк өянәге белән үлеп китә. Соңгы елларда ул бик нык эчә башлый. Ул шул рәвешле бәхетен югалтуын, бәхете өчен көрәшергә көч таба алмавын онытырга теләгәндер, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар