Логотип
Күңелеңә җыйма

Йолдызнамәгә ышанасызмы?

Узган җәй «Татар радиосын» тыңлап барам шулай, кичкә тамагыгыз авыртырга мөмкин, диләр. Көлдем дә әле, әйе, авыртыр инде, утыз градус эсседәме?! Һәм... нәрсә булган дисез?

Йолдызнамәләргә ышанмыйм мин. Динебез дә андый хорафатларга ышанып, ширк катнаштырмаска куша. Монысы – беренчедән. Икенчедән, ул йолдызнамәләрне дә нәкъ минем кебек гап-гади кешеләр уйлап чыгарып яза бит инде, киләчәктә ни буласын Аллаһы Тәгаләдән гайре кем белсен? 

Шулай да... Беркөнне иртән эшкә чыгып киткәндә колагыма «Беренче канал»дагы йолдызлар фаразы чалынды. Кызыксынып кына тыңлыйсы иттем. Тукта, тукта, ни диләр, минем йолдызлыкта туганнарга бүген юлларда сак йөрергә, техника белән эш иткәндә игътибарлырак булырга кушалармы? Авариягә юлыгу ихтималы зур, диләрме? Машина ачкычларына үрелгән кулым бермәл һавада эленеп калды. Әллә бүген эшкә метро белән генә барасы инде? Бер дә авариягә очрыйсы килми бит. Ышанмыйм дисәң дә, күңелгә шик керә шул. Аннары, йолдызнамә белән бәйле  «ачы тәҗрибәм» бар. Узган җәй «Татар радиосы»н тыңлап барам шулай, кичкә тамагыгыз авыртырга мөмкин, диләр. Көлдем дә әле, әйе, авыртыр инде, утыз градус эсседәме?! Һәм... нәрсә булган дисез – кичкә тамак төбе кызарып, кабартма кадәр булып шешеп чыкты. Ангина! Кирәк бит, ә! 

Менә бүген дә куллар ачкычка үрелгән мизгелдә шул хәл искә килеп төште. Әй лә, Аллаһы Тәгалә ни язса, шул була инде. Кечкенә кызымны да бию түгәрәгеннән барып аласым була, машинасыз ярамас, дидем дә, машинамны кабызып, юлга кузгалдым.
Әллә нинди генә көн булды ул. Көне буена кар иште, кичкә юллар тәмам кар боткасына әверелеп, йөреп булмаслык хәлгә килгән иде. Эчтән парланган алгы тәрәзәләрнең күз турысына гына ясалган ике тишектән карап, ташбака тизлегендә кайтырга чыктым. Әле бит Казанның җәһәннәм почмагына барып, кызымны да алырга кирәк. Бераз ашыкмый ярамас!

Кайда – яшелгә, кайда сарыга чыгып, кайда усалланып, кайда юл биреп, чак кайтып җитештем. Дәресләре бетәргә бераз вакыт бар икән дә барын, инде машинаны куяр урын юк. Тукта, әнә теге йортның ишегалдына кереп карыйм әле, бөтенесе дә эштән кайтып җитмәгәндер, урын булмый калмас, дисә-әм! Бар, ди, тот капчыгыңны! Каян кешедә моның кадәр машина, диярсең. Дәү әни әйтмешли, талчук базары икән монда. Инде кире ничек чыгасы?! Бердән, ишегалдына керә-чыга торган юллары галәмәт тар, аның да бер читенә терәп машиналар тезелгән. Икенчедән, турыга гына чыгып булмый, борылмалы-сырылмады. Ай Аллам, кергәндә ничек кердем икән соң мин монда? Җитмәсә, бакта бензин бетеп, лампа кабынды. Харап эш! 

Ничә ел йөртәм инде машинаны, тәки матур гына итеп артка таба йөрергә өйрәнеп бетеп булмый. Сигезле санын сырлый көпчәкләрем. Алай итеп, болай итеп, бер мәрхәмәтле бәндәсенең ярдәме белән, ничек тә чыктым бит теге әйтмим инде нинди тишектән. Чыгуын чыктым да, тагын машинаны кая тыгып торырга соң? Алдан кычкырталар, арттан кычкырталар. Мәктәп кырыенда киң генә җәяүлеләр сукмагы бар, булмаса, кая, шунда булса да барып басыйм, дип, машинамны шул якка бордым.

Мин инде сыеп беткән идем,  бернинди дә хәвеф-хәтәр булырга тиеш түгел иде, теге кеше килеп чыкмаган булса! Каян килеп чыгып тора анысы да юл өстендә! Шуңа юл бирәм, дип, рулемне чак кына уңрак тарттым, һәм... машинаның уң фарасы ачык торган мәктәп капкасына килеп бәрелмәсенме? Чылтырап пыяла коелган тавышка минем сүгенүем кушылды. Менә шуннан соң әйтеп кара инде син, йолдызнамәгә ышанмыйм дип! Ышанмас җиреңнән ышанырсың.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар