Логотип
Күңелеңә җыйма

Яшүсмерләрнең без белмәгән тормышы

Хәзер заман икенче: балалар тиз өлгерә. 8-9 нчы сыйныфта укучы яшүсмерләрнең урамнарда электрон сигарет пыскытып барулары гадәти күренешкә әверелде. Беркем дә аларны туктатмый, кисәтү ясамый.  Эскәмияләрдә сыра шешәләре тотып утыручы малай-кызларны күрү дә гадәти күренешкә әверелде...

Хәзер заман икенче: балалар тиз өлгерә. 8-9 нчы сыйныфта укучы яшүсмерләрнең урамнарда электрон сигарет пыскытып барулары гадәти күренешкә әверелде. Беркем дә аларны туктатмый, кисәтү ясамый.  Эскәмияләрдә сыра шешәләре тотып утыручы малай-кызларны күрү дә гадәти күренешкә әверелде. «Ярый әле минем балам түгел», дип уйлыйбыз да юлыбызны дәвам итәбез. Чәчләрен кызыл-зәңгәр төсләргә буяткан, иреннәренә көмеш боҗралар таккан кыска итәкле кызлар, чәчләрен үстереп, резинка белән артка җыеп куйган  малайларны күргәч тә  йөрәкләр «жу» итеп китми. Яшүсмерләрнең кайберләре безгә аңлашылмаган тормыш алып бара. Аларның эчке дөньясы, кумирлары, музыкасы совет заманында тәрбияләнгән өлкәннәр өчен ят булып калачак. Без аларны аңламаячакбыз, кабул итмәячәкбез.
Ходай Тәгалә тереклек дөньясына Мәхәббәтне зур бүләк итеп биргән. Хәзер бу тирән хис кыйммәтен югалта бара:  кайбер кызлар 6 нчы сыйныфта укыганда ук малайлар белән очраша башлый. Социаль челтәрләрдә  яшүсмерләрнең бер-берсе белән үбешеп төшкән фотоларын күрү гадәти күренеш. Гашыйк булу яшьләрнең башын әйләндерә. Укуларын онытып, урамнан кайтып кермәүчеләр бар. Ә әти-әни өчен баладан да кадерле кеше юк. «Кайда йөри, кемнәр белән?» дип үзәкләрең өзелеп тора. «Ана күңеле балада, бала күңеле далада», дип юкка гына әйтмиләр бит халыкта. Минем улым Казанда рус мәктәбендә укыды. 7 сыйныфта укыганда ук миңа сер итеп мәктәп тормышын тасвирлый иде. Класста кызларның, малайларның электрон сигаретлар белән шаяруларын, сүгенүләрен әйтә иде: «Әни минем Славаның туган көненә барасым килми. Анда малайлар виски алып килә,  аннары тәмәке тарталар»,– дигәне бар. Мин баламның сердәшчесе булдым, сыйныфтагы кызларның кем белән йөргәннәрен, сүгенгәннәрен, кайсы малайның нинди аракы эчкәнен дә белә идем. Улымның классташы Андрейның очрашкан кызы белән подъездда мәхәббәт белән шөгыльләнеп йөргәнен белдем. Ләкин мин балам каршында сүз бирдем:  болар хакында беркемгә сөйләмәскә, бу хәлләр икебез арасында гына калырга тиеш. Һәр ана кеше баласы белән уртак тел табарга тырыша. Миңа улымның бар нәрсә турында  ачыктан-ачык сөйләве ошый иде.
Мәктәптә узган җыелышларда ата-аналар балаларының нинди билгеләр алуы белән бәйле сораулар күтәрәләр. Бу укытучы балага кычкыра, икенчесе билгене дөрес куймый, янәсе. Һәр ата-ана өчен үз баласының яхшы укуы мөһим. Ләкин газизләренең эчке дөньясы, хис-кичерешләре икенче планда кала. Кайбер ата-аналар улларының тәмәке белән шаяруын, аракы белән кызыксынуын башларына да китереп карамый. Алар өчен үз балаларыннан да тәртипле, акыллы кеше юк. «Биш»ле алганнарына сөенәләр, класс җитәкчесенә, директорга бәйрәм саен акча җыялар, яхшы бүләкләр алып бирәләр. «Балам ач йөрмәсен, тәмле ризык алып ашасын», – дип, балаларының кесәсенә акча тыгып җибәрәләр. Ә җан кисәкләре әти-әниләре биргән акчага сигаретлар, сыра сатып ала.
Ничек укысалар да, мәктәп еллары инде артта калды.
Балам укыган мәктәп янынан узганда йөрәгем «жу» итеп китә, Аллаhка шөкер, улым начар компанияләргә эләкмәде, дип сөенәм. Ул бүгенге көндә югары уку йортында укый. Очрашып йөргән кызы бар.

Фәгыйлә ШАКИРОВА язып алды.

<a href="https://ru.freepik.com/free-photo/rear-view-of-group-of-school-friends-walking-outdoors-lifestyle_19085765.htm#query=%D0%BF%D0%BE%D0%B4%D1%80%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%BA%D0%B8&position=27&from_view=search&track=sph">Изображение от rawpixel.com</a> на Freepik
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар